Логотип
Проза

Ай сылуы-5

Вагонга атылып диярлек килеп кергән коткаручылар бермәлгә ни дияргә белми бер-берсенә карашып тордылар. Вагон буш иде. Ни булган монда?

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/ay-syluy-4

 

***
Вагонга атылып диярлек килеп кергән коткаручылар бермәлгә ни дияргә белми бер-берсенә карашып тордылар. Вагон буш иде. Ни булган монда? Кая киткәннәр? Китәргә нәрсә, кем мәҗбүр иткән? Алай дисәң, әйберләр тузгытылмаган, бар да тәртип белән алып куелган. Кемдер мәҗбүр иткән булса, актарынып, тузгытып бетерерләр иде.
 Берсенең дә башына юньле уй кермәде. Барысы да Айсылуны эзләгәннәрен белә, әмма кем эзләтә, монысы табышмак иде. Нариман дияр идең, аның үтерелгәнен Тимерхан белә. Этләрдән калган сөякләрен үзләре табып, җиргә иңдерделәр. Тагын кем эзләтергә мөмкин? Әллә Зөлфиянең әтисеме? Әгәр дә ул булса, кичекмәстән Айсылуны коткарырга кирәк! Кызы Зөлфиянең үлемендә гаепле дип санап, Айсылудан үч алмас дип кем әйтә ала? Тик, аны кайдан табарга? Нигә алар, сөйләшенгәнчә, Гөлниса кире килгәнне көтмичә, китеп барганнар? Әллә алып киткәннәрме? Хәзер кайдан табарга инде сезне, Айсылу?!
Гомер буе куркуның ни икәнен белмәгән Тимерхан беренче тапкыр, кара тиргә батып, курку хисен кичерде. Кызының язмышы өчен курка, үзе өчен түгел. Болай булгач, утка да керергә риза иде ул. Инде очрашабыз, инде кызы бу михнәттән котылыр дип өметләнгән Тимерханга Айсылуның югалуы авыр тәэсир итте. Ул инде хатынына да булган хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп биргән, Идрис белән Айсылуны бала белән бергә үзләренә алып кайтачагын да җиткергән иде. Бик акыллы хатын белән яшәгәнен шунда гына аңлады Тимерхан. “Әлбәттә!” – диде ул, ирен аптырашта калдырып, кискен генә. “Синең балаң, дустың бит алар. Нигә каршы булыйм ди? Әнә, кызың, үз гомерен куркыныч астына куеп, кеше баласы өчен михнәт чигеп йөри. Бу кадәр үзеңә охшаса ошар икән!” – дип тә өстәде. Ярата хатыны Тимерханны! Юкка гына бер гарнизоннан икенчесенә иреннән калмый йөрдемени ул? Шул ярату йөртте дә инде аны! Айсылуны да тапсалар...
Сәвия әбинең оныгына озак кайгырырга туры килмәде. Кыю йөрәкле, тормышның әллә нинди бормаларын күреп тә, бирешмичә нык калган җете әби аларны үзе тапты. Әбисе белән үсеп, яхшыны яманнан аерырга өйрәнгән егет аны фатирларына алып кайтты. “Әби безнең белән яшәячәк! Минем бүлмәдә. Мин кухняда йокларга риза”, – диде ул әтисе белән әнисенә, каршы сүз әйтергә ирек бирмичә. Тегеләре ни “юк”, ни “ярый” димәделәр, үз бүлмәләренә кереп бикләнделәр. Бала ачуы яман икән. Әни кешенең генә ачуы, кар кебек күп булса да, тиз эри...
Калганнар өчен “штаб” – Гөлниса фатиры. Барысы да шунда җыелалар, барысы да бер уй белән башын вата: Айсылуны кайдан табарга? Илдар килеп кергәндә дә шул хакта фикерләшәләр иде.
– Дуслар, мин Айсылуның эзенә төштем, алар дөрестән дә Давыт Корбанов кулында. Сәвия әби күреп калган машина аның исемендә. Сезнең белән киңәшмичә берни дә кузгатмадым. Нишлибез? Полициягә әйтәбезме? Әллә үзебезнең көчкә генә таянабызмы?
Ирләр бер-берсенә караштылар. Тимерхан хәрби кешеләргә хас тавышы белән нык итеп:
– Бизнес өлкәсендәге күп кешеләрне беләм, бөтенесе дә кабахәт димәс идем. Мине Корбанов белән очраштыра аламы дустың? – дип Илдарга карады.
– Берсүзсез! Алайса иртәгә кадәр саубуллашабыз, банкка киләсез, мин дә сезнең белән барам, – диде Илдар.
Гөлниса егеткә сокланып карап туймады. Ярты ел эчендә әллә егет үзгәргән, әллә Гөлнисаның күзе ачылган...
***
Давыт эчендәген тиз генә тышка чыгара торганнардан түгел иде. Гомер уртасына җиткәч кенә үзгәрмәс бит инде. Бу юлы да Айсылу белән очрашуга сак карады ул. Үзенең ярдәмчеләренә кызны адәм рәтенә кертергә кушып, оныгы белән әвәрә килде. Башта сабыйны кулына алырга базмады, каты итеп тотармын да берәр җирен авырттырырмын дип курыкты. Ни хикмәт, бу сабый аңа шулкадәр якын, кадерле иде! Күзләрен тутырып карап торуын күр! Хатынының да күзләре шундый матур, түп-түгәрәк, саф, эчкерсез иде. Алар Давытка беркайчан да хыянәт итмәделәр. Ирнең йөрәге чәнчеп куйды. Хыянәт итмәделәр... Иң бәхетле көннәрнең берсендә шыпырт кына ташлап киттеләр...
Дилбәре кыз бала тапканда, Давыт чит илдә командировкада иде. Шатлыклы хәбәрне алуга, сөекле хатыны янына ашыкты, беренче самолетка билет алып, бер кочак мимозалар күтәреп, бала табу йортына килде. Хатынының әйткән сүзе бар иде: “Бала белән мине алырга килгәндә кулыңда мимозалар күрергә телим!” Давыт аның сүзен үтәде, әмма Дилбәр аны калдырып китте. Тавыш-тынсыз гына, беркемгә үпкәләми, егерме ике яшендә, елмаеп, үзеннән якты нур калдырып, мәңгелеккә китте дә барды. Дилбәрне күмгәч, аның каберен мимозалар белән төрделәр. Бер ел буена кабер өстендәге мимозаларны алыштырып торучыны да тапты Давыт. Хатынының үлеменә бер ел вакыт узгач, аның хакындагы хатирәләрне күңеленең бер почмагына бикләп куйды да башка беркем белән дә бүлешмәде. Дилбәр аныкы, Давытныкы гына иде. Ир баш-аягы белән бизнеска чумды. Кызы өчен яшәргә карар кылган иргә бизнес – мәхәббәт тә, тормышның мәгънәсе дә булды. Бу фикеренең ялгыш булганлыгын ул менә хәзер генә аңлады. Аңлады, әмма соң, бик соң... Хәзер инде Зөлфия дә юк... Оныгының дөм ятим булуына да Давыт үзе гаепле. Шулчак, үзе хакында уйлаганын сизгән кебек, Гайшә Давытка карап елмаеп куйды да кулындагы уенчыгын сузды. Аптырап калган ир ни кылырга белми торганда, сабый: “Тә-тә, тә-тә”, – дип кабатлады. Әллә уенчыгын мактый, әллә Давытка: “Син дә әйбәт”, – диме, аңламый бит әле яңа гына үзенең “бабай” икәнлеген тойган ир. Бу күренештән телсез калган Давытны ишеккә шакып айныттылар. “Айсылу душка кереп чыкты, әмма бик хәлсез. Иртәгә кадәр ял итсен, бераз гына маташасы бар әле аның белән. Кием-салым, маникюр, тегесе-бусы кирәк”, – дип тезеп китте Анна исемле хезмәтче ханым. “Ни кирәк, барысын да эшләгез!” – диде Давыт һәм: “Баланың исеме ничек икән, шуны гына сорагыз”, – дип үтенде. Давытның күңелендә Айсылуга карата ниндидер бер җылы хис уянып килә, ул инде аңа каты бәрелә алмаячак һәм җыенмый да иде. Тагын шуңа игътибар итте: шакыганны ишеткән бала башын сузып ишектән керүчене көтте, үз телендә нидер сөйләнде. Бала Айсылуны көтә түгелме соң?! Ниндидер дулкын Давыт “бабайның” күңел ишеген шакып алгандай булды, йөрәгенең сикерүе дә бетеп китте кебек.
Баланың исеме Гайшә һәм аны Зөлфия үзе кушып калдырганын белгәч, үз гомерендә беренче тапкыр Давытның күзеннән яшь чыкты. “Әле миндәге кешелек хисләре үлеп бетмәгән икән”, – дип уйлады ул, күз яшен сөртеп тә тормыйча. Менә шушы кечкенә генә җан иясе аның тормышын бөтенләй башка юлдан алып китәчәген, ул юл аңа бәхет алып киләчәген тойган ир, ниһаять, гаиләле булуның никадәр зур шатлык икәнен аңлады. Гайшә туйганчы уенчыклар белән уйнап, берничә тапкыр “тә-тә” дип кабатлап Давытның күңелен күргәч, арып-талып йокыга талды. Баланың кечкенә куллары белән сөт шешәсен тотуын, тамагы туйгач мес-мес килеп йокыга китүен йотлыгып күзәтте Давыт. Аның кулында оныгы йоклый! Менә бәхет нидә икән! Әй, кемнәр тавышлана анда? Шыпырт кына сөйләшеп булмыймы әллә? Нигә ишекләрне каты ябасыз? Әй, җилләр! Шулай каты исмәгез, шакымагыз тәрәзәне! Давытның кулында оныгы йоклый! Менә ул – байлык! Бу бәхетен беркем дә тартып ала алмас, беркемгә дә бирмәс аны Давыт! Ул инде үзен гомер буе бәхетле яшәгән кебек тоя башлаган иде. Әйтерсең лә булып узган хәлләрнең берсе дә Давыт белән булмаган, әйтерсең лә ул нәни Гайшәне әле генә тапмаган... Йа Алла! Нинди рәхмәтләреңне салдың син Давытка? Гомеренә яшь бала исен иснәгәне юк иде, рәхәтләнде ир. Битен баланың битенә, борынын борынына тидереп карады. Һе... кытыклый... Ипләп кенә баланы караватына салгач, Давыт үзалдына көлемсерәп куйды. Карале, булдыра икән бит! Гомере буе бала үстергән кешедән ким түгел бер дә...
Давыт үзен кемдер күзәткәнен сизеп, сискәнеп китте. Аз гына ярык калдырып ачылган ишек артында кемдер бар иде. Керүче күренмәде, Давыт ишекне ачып караганда беркем дә юк иде инде. Хатын-кыздан соң гына кала торган хуш исне тойган Давыт үзен Айсылу күзәткәнне аңлады. Бала өчен борчыладыр, дип уйлады. Борчылырлык та шул. Иртәгә алар арасында зур сөйләшү көтелә, бала язмышы хәл ителәчәк. Давыт инде үзе бөтенесен хәл иткән, Айсылуга күпме сораса, шуның кадәр акча бирер дә, аның белән хушлашыр. Каршы килсә, куып булса да чыгарыр. Кем хуҗа монда? Давытмы, әллә Айсылумы?
Әмма Давыт Айсылуны гына түгел, иртәгә үзен дә ни көткәнен белми иде әле. Эшләр ул уйлаганча бармаячак, бөтенләй башка эздән китәчәк иде. Газаплы да, бормалы да шул гомер юллары... Ул бормалар артында сине ни көтә? Беркем белми. Хәтта моңарчы үзен дөнья тоткасы дип санап йөргән Давыт та белми...
Ишек төбендә торучы, дөрестән дә, Айсылу иде. Бала дөньяга килгәннән бирле бергә булганга, үзләрен аеруларына эче пошып, Гайшә йоклаган бүлмәгә үтеп булмасмы дип күзәтеп йөрүе иде аның. Булмады, Гайшә янында Давыт утыра һәм бүлмәдән чыгып китәргә җыенмый да иде. Кире үзенә бирелгән бүлмәгә кереп бикләнүдән башка чарасы калмады Айсылуның. Ни булса да иртәгә булачак, ни генә булса да кыз берни эшли алмаячак. Закон каршында да, ошбу дөньяның явыз кануннары буенча да Давыт көчле, Гайшә бит аның оныгы. Әлегә кадәр бернинди документы, туу турындагы таныклыгы да булмаган балага ничек өмет итә ала инде Айсылу? Ни генә булмасын, Давыт Гайшәгә начарлык кылмас дип өметләнә кыз. Хәзер аның тормышы көйләнер, тамагы тук, өсте бөтен булыр. Әнә нинди мул, бай тормышта яшәячәк Гайшә. Моннан соң аның бер кайгысы булмас, Давыт ул бала бәхетле булсын өчен барысын да эшләячәк. Иң мөһиме шушы бит әле!
Айсылу йоклый алмады, чытырдатып күзләрен йомып, бер меңгә кадәр санап та күзен йокы алмагач, торып кышкы бакчага чыкты. Мондый бакча аеруча матур була икән. Ай нурларына коенып утырган каштан агачлары соклану уятып, кыз үзен чит планетага эләккән кебек хис итте. Бакчаның сихри матурлыгы Айсылуның борчылган күңелен тынычландырган кебек булды. Озак вакыт “төн кошы” булып йөрүләр үз эшен эшләгәнме, Айсылу төнге вакытны ярата башлаган икән бит. Күктә балкыган ай нурлары аңа юл күрсәттеләр, бәла-казалы урыннан читкә алып киттеләр. Төн сихри тынлыгы белән ошый иде аңа. Сиңа беркем күзен терәп карамый, ни эшләп йөрүең белән кызыксынмый, җелегеңә үтәрлек сораулар биреп бимазаламый.
Бая гына ишек артында качып Давытны күзәтеп торган Айсылу бик яхшы аңлады, аны Гайшәдән аерачаклар! Монда бала караучы да, бала өчен кирәкле бар нәрсә дә әзерләнеп куелган, балага уңай шартларның бөтенесе тудырылган. Давыт оныгы белән очрашасын алдан белгән. Кайдан белде икән ул? Әллә Нариман әйткәнме? Юктыр, кызын үтергән кеше белән нинди уртак эше булсын Давытның? Бу сорауларның барысына да иртәгә җавап булыр, әмма төнне уздырасы бар әле Айсылуның. Йа Алла! Ничек түзәр йөрәге, ничек яшәр ул Гайшәдән башка? 
Давытның Гайшә белән ничек әвәрә килүен карап торганда, Айсылуны бер ят хис биләп алды. Их! Менә хәзер бүлмәгә керәсе иде дә, Гайшәне кулына алып, Давытның киң җилкәсенә башын саласы иде... Әллә нинди бер күренмәс җеп кебек, шушы хис аны ишек төбенә кадаклап куйды. Давыт Айсылуның әтисенә бик тә охшаган икән: нәкъ аның кебек киң җилкәле, озын буйлы, көчле, ышанычлы ир заты.
“Башка ир-егетләргә гомердә дә күз салмам, яныма якын да китермәм”, – дип үзенә биргән анты башыннан очып чыгып китте кызның. “Давыт кебек ир яныңда булса, начар булмас иде”, – дип алгысыды күңеле. Бер күрүдә гашыйк булды кыз иргә. Йоклый алмавы да шул сәбәптән. Йөрәге чаптар аттай ярсый, күңеле бер ягымлы сүз, бөтен җаны-тәне наз көтә. Айсылу үз-үзе белән көрәшә башлады: Син нишлисең, кызый?! Нариманнан качып йөрүең җитмәгән, икенче бандит белән башыңны утка салмакчы буласыңмы?.. Давыт бандит түгел! Йөрәгем сизә, ул начар кеше түгел... Туктале, нигә шашасың син? Үзеңне аңа кирәк дип уйлыйсыңмы әллә? Беткәнме аңа, тирәсендә сырпаланып йөрүче кабарткан иренле, чытлык нәрсәләр! Ә нәрсә? Айсылу алардан кимме әллә? “Адәм рәтенә китерделәр” бит инде аны. Бер сәгать роза чәчәкләренең таҗлары салынган джакузида яткырып, урман пычракларын җебеттеләр, бөтен тәненә массаж ясадылар!  “Иртәгә хуҗа белән сөйләшәсең бар”, – дип чәчләрен буядылар, аяк тырнакларына кадәр әллә нинди ялтыравык нәрсәләр ябыштырып бетерделәр, бизәндерделәр... Кигән киемнәрен күрсәң... Патша кызларымыни, Айсылу ялык-йолык килеп тора!
Кышкы бакча искиткеч гүзәл, кыз өчен оҗмахка тиң иде. Айсылу ай нурлары яктырткан сукмак буенча алга атлады. Алда үзен ниндидер могҗиза көтәдер кебек тоелды аңа. Ашкынган күңел ялгышмаган икән...
Чәчәк атып утырган мимозаларны күреп, бихуш булган кызны чит тавыш айнытып җибәрде. Каршысында басып торган Давытны күрүгә, аякларының хәле бетте, нидер әйтмәкче булса да, өлгермәде, аңын җуеп ирнең кулларына ауды.
Берни аңламаган ир, Айсылуны аңына китерергә теләп, күпме генә тырышса да, кыз күзләрен ачмады. Әкияттәге кебек гүзәл туташны күреп каушаган Давыт, аны тиз генә бүлмәсенә алып кереп, йомшак караватка салды.
– Бик көчле стресс нәтиҗәсе, берничә сәгать шулай ятачак. Борчылмагыз, аны да борчымагыз, күзен ачкач, барысын да үзе аңлатыр, – диде Айсылуны яхшылап тикшергәннән соң табиб дусты һәм, тыныч төннәр теләп, Давытка серле ишарә ясап китеп тә барды.
Шул мәлдә Давытка нидер булды, Айсылу яныннан чыгып китә алмады. Кадакланган кебек төн буе кыз янында утырып чыкты. Нинди гүзәл йөз, кыйгач кашлар, куе озын керфекләр, ә иреннәре!.. Әгәр дә Айсылу бу йортта яшәргә калса, нинди бәхетле булыр иде Давыт! Ул бит аның оныгын коткарган кеше! Аннан соң... үзен күпме генә тыймасын, ир Айсылуга бер күрүдә гашыйк булды... Нигәдер аның күңеле кызга тартыла, Айсылу белән бер авыз сүз сөйләшмәсә дә, аңардан ниндидер рәхәт тынычлык килгәндәй тоела иде. Менә ул Давыт эзләгән кеше! Менә аның җаны озак еллар теләгән гүзәл зат! Ярты байлыгын бирергә дә риза Давыт, тик Айсылу гына беркая да китмәсен... Әгәр кала икән, нәрсәгә байлык, бөтен байлыгын да бирергә риза ул Айсылуга! Давыт кызның чем кара чәчләреннән сыйпады, үзенең бөтен тәнен ут алгандай булды, куллары калтырады. Кипшергән иреннәре белән: “Айсылу... Юк, син Айсылу түгел, ай сылуы син, ай сылуы!” – дип пышылдады. Хатыны үлгәннән бирле бер генә хатын-кыз затын да ярата алмаган Давытның йөрәгендәге гомерлек сагыш бозын гап-гади бер авыл кызы эретте. Аның тирәсендә моңарчы да кыз-хатыннар күп бөтерелде. Күңеле төшмәсә дә, күзе төшкәннәре белән кунып та йөрде. Әмма аларның бөтенесе дә ясалма матурлык артына качып, Давытның байлыгына кызыгучылар гына иде. Ә бу ай сылуы башка. Бу, сине яратса, гомергә яратыр, актык сулышына кадәр синең өчен генә җан атар. Менә шундый кеше кирәк иде Давытка. Һәм ул үз аягы белән аның йортына килеп керде. Бәхет кошы... Ычкындырма син аны, Давыт! Гафу ит, Дилбәр, фатихаңны бир Давытка! Гомере буена сине генә яратып яшәгән иргә бераз гына булса да бәхетле булырга мөмкинлек бир!
Яңа көн туды. Көтелгән сөйләшү, Айсылуга акча биреп чыгарып җибәрү, тагын ниндидер вак мәшәкатьләрнең берсе дә булмады. Бер мизгел эчендә ике кешенең гомер юлы бер сукмактан китте дә барды. 
Үзе янында йокымсырап утырган Давытны күреп, Айсылу башта курыкты. Нәрсә булганын исенә төшерә алмый торды. Бераздан соң гына төшенде, Давыт аның янында төн буе саклап торган! Эчке бер сөенү белән Айсылу йөрәгеннән: “Сез?!” – дип өн чыгарды. Үзе дә сизмәстән, күтәрелә төшеп, үзенә таба иелгән Давытның кочагына сеңде. Ике яралы йөрәк бербөтен булды, сагыштан бушап калган йөрәкләргә сөю тулды. Сүзләр артык иде монда. Ни дә булса әйтүнең, аңлатуның кирәге калмаган иде. Әйтерсең лә алар гомер буе бер-берләрен яратканнар, әйтерсең лә вакытлыча гына аерылышканнар да, кабат очрашуны көтеп торганнар! Бу кадәр бер-береңә тартылу, бер-береңне теләү өчен нинди сөю кирәклеген аңлыйсызмы сез, кешеләр?!
Күпме шулай бер-берләренең сулышын тоеп, аерыла алмый торырлар иде икән? Әле ярый ишек шакыдылар...
Алар янына берни булмагандай бала күтәреп йорт хезмәтчесе Анна килеп керде. Гайшәне икесе арасына утыртып куйды. Моңарчы булмаган хәл,  йорт эченә яктылык, шатлык нурлары иңде. Стеналарына кадәр ялгызлык салкыны сеңгән йорт эченә шатлык чаткылары сибелде. Бу йортка керергә рөхсәт сорап, бәхет ишек шакый иде...
Кунаклар килүен хәбәр иттеләр. Аларны каршы алырга яңа кушылган бәхетле пар бергә чыкты. Елмаеп басып торган Айсылуны күргән “коткаручылар” аптырашып бер-берсенә караштылар. Коткарырга дип килгәннәр иде бит алар! Кемне кемнән коткарырга соң монда?..
Давыт: “Ике туйны бергә итәбез. Бөтен чыгымнарны үзем каплыйм”, – дигән иде, сүзендә торды. Берсе алтын, икенчесе көмеш бизәкләр белән бизәлгән туй күлмәге кигән Айсылу белән Гөлнисадан күзләрен ала алмады килгән кунаклар. Кайсы көнләшеп, кайсы кызыксынып кәләшләрне күзәтте. Күбесе “урман карачкылары”на өйләнгән бай кияүләрне аңлый алмый интекте. Ничек инде? Шуның кадәр байлыгың, югары дәрәҗәң була торыпмы? Хикмәтнең байлыкта түгел икәнлеген каян белсеннәр алар?! Аны белү өчен Давыт күргәннәрне күрергә, ул кичергәннәрне кичереп карарга кирәк!
Кечкенә Гайшә туйда “беренче туташ” булды. Аны һәркайсы бер генә минут булса да кулында тотарга тырышты. Туган минутыннан алып яшәү өчен көрәшкә дучар булган бала алар өчен чын мәгънәсендә герой иде. Үзен кулына алган һәр кешенең битеннән, чәченнән сыйпаган Гайшә фәрештә кебек тоелды, үзләрен әлләкем итеп тойган кешеләрне сискәндереп җибәрде. Әйе, тормыш катлаулы, сукмаклары чуалган, син бүген югарыда, ә иртәгә үзең рәнҗеткән кешеләрнең аяк астында... Кем генә булсаң да, егылырга өйрәнергә кирәк... Бик нык егылганда да аякка торып басарлык булсын...
Давыт Айсылуны бер генә минутка да үзеннән читкә җибәрмәде. Кызның колагына: “Ай урламасын үзеңне, ай сылуы бит син, Айсылу!” – дип пышылдады.
Мәңгелек мәхәббәт булмый диючеләр ялгыша... Давытның Дилбәргә булган мәхәббәте сүнмәде... Ул бары тик Айсылуга гына күчте... Тагын да көчлерәк, тирәнрәк булып... Әйе, моны бар кеше дә аңламый... Бу хисне ирләр генә аңлар... Ярата белгән ирләр генә...
 

Теги: ай сылуы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур яҙылған. Һеҙгә ижади уңыштар теләйем.

    • аватар Без имени

      0

      0

      БИК эчтэлекле хикэя Айсылу куп михнэт курэ Гайшэне котара узедэ бэхетле .

      • аватар Без имени

        0

        0

        ??бик бик зур рәхмәт рәхәтләнеп укыдым бу хикәяне!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рэхмэт!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эсэр бик эчтэлекле язылган,аерылып булмый укудан.Рэхмэт сезгэ.

            Хәзер укыйлар