Логотип
Проза

Авыл терапиясе («Хуш, авылым!» әсәреннән өзек)

Алтмышынчы-җитмешенче еллар минем үз-үземне белә башлаган вакыт. Ул еллар авылын яхшы хәтерлим. Мәктәп тәмамлап армиягә киткән егетләрне бөтен авыл елашып һәм, исән-сау кайта күр, балакаем, дип, изге теләкләрен теләп озатып кала иде. Армиядән кайткач, үземнең дә өй борынча йөреп, авылыбызның яше-карты белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашып йөргәнем хәтердә. Әле аңа чаклы... бишенче сыйныфта укып йөргәндә – язгы ташу белән агып киткән вакытта – мине коткарырга дип бар авыл халкы җыелган иде. Исән-сау өйгә кайткач та, мин маңка малайның хәлен белергә дип кермәгән күрше-күлән калмады шикелле. Мичкә ягар алдыннан әни безне: «Бар, Зәйнәпбану йә Мәүҗүдә апаңнардан таба алып чыгып тор әле, улым», дип, күршеләргә  йөгертә иде. Мунча юк вакытта юынырга күрше Һидият абыйларга йөри идек. Утлы күмергә күрше Нурый абыйларга кертә торганнар иде. Әни берәр тәмле мич ашы пешергәндә күршеләрне өлешсез калдырмый иде. Күршеләр дә шулай.

Хәзер авыл халкы күршесенә утлы күмергә дә, таба алып торырга да йөрми. Үзендә бар. Халык капка эченә кереп бикләнде... Капкасы бастырыкта булгач, күңелләр дә бикләнде бугай...

Авылны сагынып язучылар күп булды. Авылны ташлап китәбез дә, «сагынам, үләм, бетәм!» дип, кайнар күз яшьләре агызабыз... Үзем дә шулар рәтендә мин. Барысы да бер чыбыктан сөрелгән дияр иде Бикнарат халкы бу очракта. Ләкин... ләкин мин барыбер күбрәк үземнең балачагым үткән авылны сагынам. Күңелем белән һаман җитмешенче еллар авылында мин. Нибарысы кырык еллап вакыт үткән, ул чактагы авыл белән бүгенге авыл тормышы арасында җир белән күк аермасы. Менә хәзер шул вакыттагы авылга кайтып яшәр идем мин! Без укыган мәктәп тә юк бит инде хәзер. Бөтенләй икенче урында таш мәктәптә укыйлар. Ул чакта укытучы Аллага тиң шәхес иде. Без бүген балаларны чын кешеләр итеп тәрбиялибез дип, мәгарифтә нинди генә яңа тәрбия алымнары уйлап чыгармыйбыз! Һәммәсе дә буш пистон кебек: нәтиҗәле эшләми, балаларны җүнләп тәрбияләргә ярдәм итми. Аптырыйбыз, шаклар катып, тагын нишләп карарга соң дип баш ваткан булабыз. Миңа калса, сәбәбе шулчаклы гади кебек: укытучының дәрәҗәсе, абруе югары иде ул чакта! Әйбәт тәрбиянең дә, яхшы белемнең дә төп сәбәбе әнә шуннан килә! Башымны кисмәгә бирәм: бу – шулай, йөз кат, мең кат шулай! Татар телен укытсынмы, математика яисә физкультурамы – ул кеше гади адәм затыннан түгел, ул – илаһи зат иде! Мин хәзер дә, очраклы рәвештә элеккеге укытучыларны күрсәм, каушый башлыйм, тотлыгам, берәр җиремдә, өстемдәге киемемдә гаеп юк микән дип, тизрәк өс-башымны күздән кичерәм! Әйдәгез, укытучының шул чактагы абруен кайтарыйк! Шуннан соң барысы да тәгәрәп барачак. Ошбу җөмләләрне яздым да, үзем дә көлемсерәп куйдым: тәрбия бирүдә менә дигән инновация проекты лабаса бу! Инновация, инновация дип, мәгарифнең башын катырабыз! Менә бит инновация, үткәннең яхшы якларын тормышка кире кайтару шәп инновация түгелмени?! Укытучының дәрәҗә-абруен күтәрү! Җүнле кием кия алсын өчен хезмәт хакын арттыру!

Миңа күбрәк гуманитар фәннәр якын иде. Әдәбияттан Зөләйха апа укытты. Унике битле дәфтәрне тутырып инша яза идем. Эчтәлеккә Зөләйха апа ике «бишле» куя, хәреф хатасы өчен кәкре борынлы дәү «икеле»! Бу җиденче сыйныфка чаклы артта өстерәлүнең төп сәбәбе иде. Җиденче сыйныфта тәртип өчен чак кына «неуд» билгесе эләкмәде. Без дә шаян идек, шук идек. Төгәл фәннәр миңа шактый авыр бирелсә дә, химия белән физикадан чиреккә «бишле» чыга иде. Физиканы мәктәп директоры Фәрит абый укытты. Директор буларак та, укытучы буларак та ул безнең өчен илаһи бер зат иде! Ничек инде шул кешенең предметын яхшы белмисең, ди! Фәрит абый фәлсәфәче, психолог иде. Истә калган: тәртибе начар булган өчендер инде, ул мәктәпкә бер Битаман малаеның әнисен чакырта. Апа кеше укытучылар бүлмәсенә атылып керә дә җикеренә башлый: «Нигә мине мәктәпкә чакыртасыз! Нишләгән минем малаем, кеше үтергәнме әллә ул?! Ата-анасын мәктәпкә чакыртырлык!» – дип автоматтан аттыра гына. Фәрит абый һәрвакыттагыча тыныч, сабыр. Ул тавышын күтәрмичә генә әйтеп куя: «Сине киләчәктә башка җиргә чакыртмасыннар өчен, әүвәл менә монда, мәктәпкә чакыртып сөйләшергә, киңәшергә булдык». Теге апаең шуннан соң лып итеп каршыдагы урындыкка утыра.

Ул «бабай» Рөстәменең химия фәнен җүнләп үз-ләштерми кара! Тавыш күтәрмәс үзе, сүкмәс, «надан» дип тә әйтмәс, тик аның үз-үзен тотышы, тыныч холкы сине урыныңа утырта да куя инде. Әгәр синең тарафка карап: «Синнән булмый инде, энем», – дигәндәй, кул селтәп тә ала икән – беттең, шул мизгелдә таяк белән кыйнаганнан да яманрак була, парта астына гына төшеп тә котыла алмыйсың, хурлыгыңнан җир тишегенә генә кереп китәсе кала!.. «Энем» дип, без малайларга биология укытучысы Нәркис абый әйтә иде. Элек колхозда агроном булып эшләгән дип сөйлиләр. Нәркис абый – кырыс укытучы. Тәнәфестә коридорда тузан туздырып чабышып йөргән малайларның беләгеннән тотып ала да, дивар буена алып килеп, әүвәл кулы белән бүрәнәгә шакый, аннан соң тегенең маңгаена чиртеп ала һәм: «Кара, икесеннән бер тавыш килә икән!» – дип, борылып китеп бара иде.

Нәркис абыйның хатыны Сөмбелә апа математикадан укытты. Кызганыч, ул безнең сыйныфка кермәде. Чөнки сәләтең булды ни, булмады ни, син әгәр Сөмбелә апада укыйсың икән, мәктәп тәмамлаганда барыбер ул предметны яхшы билгесенә генә укып чыгарга мәҗбүрсең! Чөнки сине Сөмбелә апаң үзе укыта! Мине математикадан Флера апа һәм Дания апа укытты. Алтынчы сыйныфта Флера апа Низамиеваның малае Илдар белән бер парта артында да утырдык. Мине бик тәртиплегә санаптыр, Флера апа үз малае белән бергә утыртты. Ләкин Флера апа каян белсен соң ул вакытта җиденчегә күчүгә сыйныфта иң тәртипсез бер хулиган малай буласымны! Җиденчедә мине кызлар белән утырттылар – авылдашым Сәвия белән бер парта артында утырдым. Шук идек шул. Укырга барган җирдән ярты юлда борылып, сыйныфташым Габделәхәт белән басуга, тракторлар янына китә идек. Габделәхәтнең әтисе Илдус абый – Татарстанның атказанган механизаторы, атаклы тракторчы. Малае да техникага гашыйк булып үсте. Габделәхәт миңа трактор җенен йоктырды. Алтынчыдан соң без инде «Беларусь» тракторында өлкәннәрне алмаштыра идек. Күршем һәм балачак дустым Фирдүс исә, әтисе Ризван абый ат җиккәнлектән, атларга гашыйк иде. Бәләкәй вакытта без аның белән гел ат янында булдык.

Дания апа – химия укытучысы Рөстәм абыйның хатыны. Эчкерсез, яраттыра торган укытучы. Үзен яраткач, предметын да яратмыйча булмый иде инде... Мин  география укытучысы Рәхилә апаны дәрес буе кызганып утыра идем. Фанатларча үз фәненә бирелгән Рәхилә апа кырык биш минут дәрес дәвамында бертуктаусыз сөйли, теманы шигырь-поэ-ма сөйләгән кебек тәмләп, матур итеп аңлата, ичмаса, чак кына ял итсен иде дип уйлыйм. Матур, җиңел хатын, өстәвенә, шәп шигырьләр яза. География һәм шигърият! Менә сиңа тагын бер инновация! Географияне аңа чаклы Наҗия исемле бер яшь кыз укыта иде. Әгәр дә мәгәр бүген мин аны очратсам, ихластан гафу үтенер идем. Дәресен тыңламыйча канына шактый тоз салганым хәтердә. Яңа мыек төртеп килгән яшүсмер ничек инде шундый чибәр кызның дәресен тәртипле генә тыңлап утыра алсын, ди. Кырык биш минут буе аңа текәлеп утырасың, ә ул синең якка бер-ике мәртәбә генә күз сирпеп ала да бүтәннәргә карап сөйләвен дәвам итә. Ничек моның игътибарын җәлеп итәргә соң? Шулчак кул үзеннән-үзе алдагы партада утырган кызның озын чәч толымына үрелә, сыйныфташ кыз да төшеп калганнардан түгел – борыла да кулындагы китап белән маңгаеңа шапылдата. Бер кисәтү, ике кисәтү... һаман шулай кисәтү ясап торса да сүз юк анысы – синең белән сөйләшә бит ул. Сиңа таба карый. Ахырда түзми: «Хөснетдинов, белеп тор! Ничек итсәм итәм, мин сине тугызынчы сыйныфка китерттермим! Усадка барып шоферлыкка укырсың!» Каты әйтә. Чибәр кызлар усал була шул. Шул җәйне кияүгә чыгып, каядыр Магадан якларына китеп барды бугай. Миңа көз көне тугызынчыга янә шул мәктәпкә укырга барырга туры килде инде... Нишлисең...

Мин бәхетле, Усадка түгел, сөенә-сөенә янә мәктәпкә барам. Чөнки анда сыйныф җитәкчесе Раушания апа бар, анда хәрби эш дәресе укытучысы Камил абый көтеп тора. Завуч Марс абый, аның хатыны рус әдәбияты укытучысы Ләлә апа Гыймадиевалар (Ләлә Сабирова – кыз фамилиясе – соңыннан «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире булып эшләде, кызыклы балалар язучысы), күрше Кодаш авылыннан килеп геометрия укыткан Тәнзилә апа. Тәнзилә апа, без малайларны шаккатырып, күрше авылдан бишекле мотоциклда килә иде! Каратутлы, бик чибәр кыз бит әле! Кеп-кечкенә буе белән шундый авыр техниканы ничек идарә итә алгандыр ул?! «Ничек мотоциклда йөри белә икән ул?» – дип, ис-акыллар китә иде инде безнең! Чибәр кызлар алар биек үкчәле туфли киеп, черт-черт кенә басып йөрергә тиеш бит инде канә?! Марс абый белән Ләлә апа икесе дә «высший класс» интеллигентлар! Мин яз көне (5 нче сыйныфта укыган чагында, бишенче дәрестән соң) авылга кайтып барганда Ашыт суында агып киткәч, Марс абый коткарып, өенә алып кайтты, аларның алма кебек түгәрәк ике малаен беренче тапкыр шул чакта күрдем. Айдар хәзер «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире, Алмаз – «Казан утлары» журналында  җаваплы сәркатип, шәп балалар язучысы. Марс абыйның киемнәрен кидереп, мине түрдәге караватка салдылар, эчтәге бозлы салкынны куу өчен Ләлә апа кайнар чәйләр эчертте. Әле дә: «Шул чакта ярый бу изге кешеләр очраган!» – дип сөенеп туя алмыйм.

Фәния апа аркасында тарих фәненә гашыйк идем мин. Сибгат Хәкимнең якташы, мөлаем, көлеп кенә тора торган бу укытучы безнең тарих фәненә гашыйк булуыбызның төп сәбәпчесе иде бугай.
Торам-торам да әле дә уйлап куям: «Нинди зур шәхесләр укыткан бит безне! Нияз абый Маликов-ны, мәсәлән, онытырлыкмыни! Туган авылым Бикнарат артында, Ашыт буенда, мари урманыннан ерак түгел пионерлагерь эшли иде.

Нияз абый – лагерь җитәкчесе. Хәрби офицер кебек таләпчән, ләкин хатыны Рәхилә апа кебек шигъри җанлы, җиңел гәүдәле, җылы күңелле шәп физика укытучысы! Ул безнең белән укытучы булып түгел, нәкъ яшьтәш кебек, үзен әллә кемгә куймыйча сөйләшә белә... Бу кешегә минем ихтирамым
бик зур!

Үзем бу юлларны язам, үземнең күңелдә «кемне оныттым икән?» дигән курку хисе бар. Чөнки ул шәхесләрнең һәммәсе дә бөек кешеләр. Мәсәлән, әдәбият укытучысы Филсинә апаны, әдәбиятның үзе кебек үк җылы, ягымлы ханымны – ничек онытмак кирәк, ди! Рус телен шәп белгән Илгизә апаны, мәсәлән! Гренадердай гәүдәле чын ир-егет Габдрахман абыйны! Әлбәттә, максатым укыту-чыларымның һәрберсен санап чыгу түгел. Максатым – аларның безнең өчен нинди абруйлы, дәрәҗәле кешеләр булуы хакында сөйләү иде. Ә бүгенге укытучының мәктәпләр, ата-аналар, балалар каршында абруен күтәрү исә безнең уртак бурычыбыздыр, миңа калса... Алар биргән белем-тәрбия кыйммәтенең һәм егәренең асылын аңлату өчен, ул төшенчәнең зур мәгънәсенең калыбына сыйдыру өчен, әлбәттә, бүген телдән төшмәгән «инновация» сүзе генә җитми!

Авыл баласының тәрбиячесе әти-әни, әби-бабай гына түгел. Авыл үзе тәрбияче. Авылдагы балаларны бар авыл бергә тәрбияли. Хәтта ата казлары да... Кечкенә чакта, кулыңа таяк алып, нәни бәбкәләр белән шаярырга уйласаң, ата каз ботыңнан эләктереп алачак. Алай эшләргә ярамый, димәк. Капка төбендә җим чүпләп йөргән чыпчыкларга шукланып таш атыйм дисәң, тәрәзәдән күрше апаның карап торуы бар. Ярамый!.. Урамнан узып барган фәлән абый белән исәнләшергә онытсаң: «Зыя малае тәрбиясез икән!» – дигән ярлык аласың. Югыйсә, синең мәгънәсезлегеңдә әтиеңнең ни катнашы бар? Менә бар икән шул. Кем малае тәртипсез? Зыя малае! Кем малае әйбәт малай? Зыя малае! Кич Битаман клубы янында яшүсмерләр тәмәке тартып шаярган! Кайсы авыллар? Бикнаратлар яки Җуас авылы малайлары!.. Авылның тамыры корый икән, киләчәк буыннар да зәгыйфьләнер дип куркам... Хәзер дөньяның рух сафлыгы илле биш-алтмышынчы еларда туган буыннардан тора. Алар, нигездә, бу язмада сурәтләнгән «теге» авыл тәрбиясе алган кызлар, егетләр. Минем Кукмарадагы Байлангар авылы мәктәбе директоры Хәтмулла Гәрәй улының, шул ук райондагы Илнур Хәким улы, Гомәр Һашим улы, Зөмәрә Нифкать кызының, Мамадышта Газиз Мәүлет улының, Апаста Илдар Хафиз улының, Казанда Сәлмән Әхмәтҗан улының, Гөлсинә Данан кызының, Руфия Әхәт кызының, Гөлсинә Закир кызының, Фәрдия Вәли кызының дәрес биргәннәрен күргәнем бар. Барысы да илле биш-алтмышынчы елгылар, куна-төнә мәктәптә яталар. Болар эшләгән мәктәптә бүген дә парта артына утырып укыр идем мин!

Алда тасвирланган хәл-вакыйгаларның барысын да ике генә сүз белән «авыл терапиясе» дип әйтеп булыр иде!.. Классик әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев, бу хакта иң югары сәнгать югарылыгында язып, бар дөньяны сокландырган иде инде! Күпме чагыштырсаң  да ике каләм эзе кабатлана алмый. Буяу карасы башка... Заманалар башка. Марсель Гали матур итеп сурәтләгәнчә, Мөхәммәт абыйның туган авылына ак «Волга» машинасында кайтып керәсе килә иде. Бар авылны шаккатырып! Кем кайткан? Сөнгать малае түгелме соң? Нәрсәгә утырып кайткан? Ап-ак «Волга» машинасында кайткан... Ә хәзер безнең күп егетләр  авыл уртасына вертолет белән генә төшеп утыра. Минем туган авыл Казаннан ерак түгел, берзаман бәлки метро да җибәрерләр әле. Күз алдына китерәм: җир астыннан гына капка төбенә килеп чыгасың! Шуннан соң авылның барлык ата казлары да шаккатып үләр иде, билләһи!.. Хәер, минем өчен авылга нинди техникада кайту кыйммәт түгел, ә кайтырлык туган авылыңның булуы мең тапкыр кадерлерәк! Ышаныгыз! Бу чынлап та шулай! Ишегалдында 2011 ел булуга карамастан, мин үземне һаман алтмышынчы-җитмешенче еллар авылына кайтам шикелле итеп хис итәм. Күңелгә шулай рәхәтрәк була...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар