Логотип
Проза

Атыла ла йолдыз...

Идел өстендә алтынсу Ай юлы. Төнге күкне исәпсез-хисапсыз йолдызлар чуарлаган. Ай юлыннан атлап шул йолдызларга таба китәсе, алар арасына кереп югаласы килә. Алинә, ирексездән, йолдызларны санарга кереште. Буталып бетте, яңадан саный башлады.
Унга җиттем, йөзгә җиттем,
Меңәрләп исәпләдем.
Санап-санап та югалттым
 Йолдызның исәпләрен.


Йолдызларның гына түгел, гомеркәйнең дә исәпләрен җуйды Алинә. Сулык-сулык килеп өзгәләнгән җанга йолдызлардан гына тынгы табып буламы соң? Күңел җылысы, ярату җитми аңа. Йолдызларның серле җемелдәве күзләрне чагылдыра, сагышны арттыра, су өстеннән сузылган Ай юлы да аны үзенә тарта сыман.
– Кая ымсындырасың син мине, салкын Ай? – дип кычкырды Алинә.

Төнге тынлыкта чупылдаган су тавышы ишетелде. Ялгыз балыкчының ишкәк тавышы белән җавап бирүе иде Иделнең. Елга өстендәге вак дулкыннар як-якка сибелделәр, сихри юл чайкалып куйды. Әйтерсең, күңелнең мөлдерәмә сагышы чайпалды, түгелде...
Айның тарту көченә карыша алмады Алинә, суга сикерде. Тән җылысы төнге су салкыны белән бергә кушылды. Күзләрен күктәге Айга төбәп җай гына йөзеп китте. Тизрәк шушы юлдан йолдызларга җитәсе килеп ашкынды йөрәк. Ул эчкәрәк кергән саен, су тирәнәя, Ай ерагая барды. Төнге балыкчының:
– Исәрләнмә, батасың! – дип кычкырган тавышы айнытып җибәрде аны.
Шунда гына үзенең ярдан шактый ерак китүен абайлады. Суга чалкан ятып хәл алды. Аннары яңадан ярга таба борылды. Ай, үчекләгән сыман, аның артыннан иярде.
Ярдан болынлыкка күтәрелеп, яңа чабылган печән өстенә ауды Алинә. Борынга җиләкнең хуш исе бәрелде. Гәүдә баягы авыр халәттән азат иде. Тәнгә генә түгел, җанга да җиңеллек, рәхәтлек таралган. Ул күзләрен йомды. 
Идел өстендәге тынлыкны ярып, моторлы көймә узды. Алинә, авыр уйларыннан арынырга теләп, күзләрен ачты. Җылы җил маңгай чәчләрен тузгыта, биттән иркәли. Йолдыз атыла.
Мин санаган йолдызларның
Атылды берсе җиргә.
Йолдыз атылганны күрә
Гашыйклар күзе генә.


Һәр атылган йолдыз саен: «Тагын кемнең җаны күккә ашты икән?» – дип уйлый Алинә. Сабый чагында әби­сенең: «Кеше җаны күккә йолдыз булып атыла; яңа ту­ган бала саен, күктә бер йолдыз кабына», – дигәне истә калган.
Болай кисәк кенә үлем турында уйлавы юкка гына түгел иде. Күрәзәче күңеле алдамый иде аны. Бу минутларда атылган йолдызларның берсе күршесе Надия йолдызы иде.
Алинәне подъезд ишеге төбендә милиционер каршы алды. Ашыгыч ярдәм машинасы да тора. Юеш күлмәге тәненә ябышкан, чәче тузгыган Алинәгә сәерсенеп ка­ра­дылар. Юлын бүлмәделәр. Арттан: «Бу йортта әллә барысы да авышкан инде», – дип мыгырданулары ишетелде.
Үз фатиры ишеге төбендә дә милиционер басып тора иде. Надияләрнең фатир ишеге исә каерып бөтенләй ачылган. Идәндә кан таплары ялтырый: тагын сугышканнар.

Милиционер, читкә тайпылып, Алинәгә ишеген ачар­га юл бирде. Өйдә берөзлексез телефон шалтырый иде.
– Ничекләр йоклап ята аласың? Күршеңне үтергән­нәр бит, – дип кычкырды телефоннан Разия. Башын көйде­реп: «Варисны үтергәннәр икән, – дигән шомлы уй уз­ды, – Надиянең «дуслары» җыелышып үтергән­нәр». – Надияне ире кыйнап үтергән, – дип өстәде Разия.
– Каян беләсең?
– Безнекен чакырттылар. Башын гына төйгән, ди. «Хатынымны үтердем», – дип, милициягә үзе килгән.
«Безнеке» дигәне – Разиянең милициядә эшләүче ире. Димәк, дөрес. Алинә, телефон трубкасын да куярга онытып, ишеккә атылды. Кизү милиционер киткән, целлофан капчыкка салынган мәетне «Ашыгыч ярдәм» машинасына салалар иде.
– Ярырга алып киттеләр, – диде подъезд төбендә җыелып торган халык арасыннан кемдер. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чыелдап урыныннан кузгалды.

Каргыш бу. Гөлзия карчык каргышы, дип уйлады Алинә. Надиянең атасы Якупны: «Яшь гомерең җилгә очсын. Үзеңнең газизеңә бирсен!» – дип, җиде юл чатында күкрәкләрен чыгарып каргаган дип сөйләгән­нәр иде аны. Баладан да газиз кем бар?!
Бу нәселгә, чыннан да, каргыш төшкәндер. Башкача ни диясең? Әле күптән түгел генә Надиянең бертуган абыйсы Габдияр, машина белән кеше таптатып, хөкемгә тартылган иде. Бик күп акчалар түгә торгач, шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителү белән «котылып калды».
Алинәнең уйлары, Идел дулкыннары сыман бөтерелеп, үткәннәргә барып тоташты.
 

* * *

Надия белән Варис яратышып өйләнешсәләр дә, башыннан ук тормышларының рәте-чираты булмады. Варис район башлыгын йөртә иде. Көне-төне хуҗа белән чапты. Балаларын карау, тәрбияләү түгел, Надия белән кешечә сөйләшергә дә арасы булмады аның. Күп гомере хуҗа хатынын һәм аның балалары күңелен көйләп узды. Башта хуҗаны эшкә илтә, аннары алар­ның җәяү йөрергә күнекмәгән балаларын бакчага озатып куя. Иң соңыннан машинага «бикә» чыгып утыра.

Кеше йомышын йомышлап йөргән арада, үз тормы­шының аяк астыннан шуып, упкынга тәгәрәгәнен Варис сизми дә калды. Әлбәттә, соңлап кайтуларның сәбәбе күп вакыт эш кенә түгел, бәлки, төнге күңел ачулар иде. Тәти кызларны «Каенлык»ка – ял почмагына ташып торган Варис үзе дә өлешсез калмый. Зәңгәр күзле, аксыл бөдрә чәчле чибәр иргә хатын-кызның күзе тиз төшә бит ул. «Кызлар үзеңә мунча яфрагы төсле ябышырга гына тора», – дип, хуҗа аны үз тирәсеннән ерак җибәрми.

Иң гаҗәбе шул – бу төнге кәеф-сафаларда хатыны Надиянең әтисе Якуп та була. Корсагы чыккан, комы коела башлаган, пеләше муртайган адәм югыйсә Якуп. Хуҗалык җитәкчеләре арасында капкорсаклы «аксакаллар» җитәрлек. Барысының да хуҗа кыланганны кыланасылары килә. 
Надия исә баштарак тавыш чыгаргаласа да, соңыннан, файдасыз икәнен аңлап, ирен тыймый башлады. Әтисе дә һаман: «Кызым, кияү кеше кешесе бит, үз иркендә түгел, ни кушсалар, шуны үтәүче», – диде. Якуп, киявенә каршы сүз әйтсә, үзенең дә кыңгыр эшләре тишелүдән курка иде. Элеккеләре онытылса да, яңаларын инде балалары гафу итмәячәк. Хәер, онытылды дип әйтү дөрес тә булмас. Хатыны гел искә төшереп, канына тоз салып тора. Яшьлектәге «шаярулар»ын гафу итә алмый. Күпләр узды Якуп кулыннан – яшь кызлардан да өлешсез калмады, картларын да кире борып җибәрмәде. Әмма күңеленә кереп калганы, үзәкне өзгә-не – Гөлзия кызы Гөлия булды. Бер күрүдә үк күңеленә вәсвәсә кереп оялады: ничек кенә үзенеке итәргә?

...Мәктәптә кыңгырау бәйрәмендә күрде ул кызны. Педагогика институтын тәмамлап кайткан яшь белгеч Гөлиягә ул көнне сүз бирделәр.
Фирүзә төсендәге җиңел күлмәктән иде кыз. Киеме дә зәңгәр күзләренә иш. «Болындагы күбәләк сыман бит. Гөлзиядә мондый кыз үсәр дип кем уйлаган?» Әнә шундый уйлар белән кымырҗыды Якуп күңеле. Ә бит Гөлзия белән алар ике сыйныфка гына аерма белән укыганнар иде. Кай арада өлгергән бу бала? Күзләрдә соклану катыш шайтан тоягы уйнады.

Гөлия сөйләгәндә аның азгын күзләре кызны капшадылар. Ваемсыз яшьлек дәрте белән янган кыз бала, берни сизми, үзенең киләчәккә хыяллары белән уртаклаша. «Хыялларың да, үзең дә минеке буласын белмисең әле син, кызый. Сөйлә әйдә, борчакны атып кал. Карарбыз», – дип, һаман үзенең бозык уйларына йөгәннән ычкыну мөмкинлеге бирде Якуп.

Тантанада тагын кемнәр сөйләгәнен, үзенең нәрсәләр вәгъдә иткәнен дә хәтерләми ул. Бөтен уй шул Зәңгәр күбәләк артыннан ияреп йөрде. Ата-аналарга балалары белән бергә сыйныфларга узарга кушкач кына, айнып киткәндәй булды ир.
– Якуп Җәгъфәрович, Надияне җитәкләгез, – дип дәште Гөлия.

Кайсы әтисен, кайсы әнисен җитәкләгән балалар сыйныфларга уздылар.
– Мин унынчыларның сыйныф җитәкчесе булам, – дип, укытучы кыз үзе белән таныштырды.
«Бакчы, җай чыгып кына тора лабаса. Моннан ары Надиянең укуы белән ныграк кызыксынырга туры килер, мәктәптән соң укырга керү турында да сөйләшергә кирәк», – дип уйлап, канәгать елмайды Якуп. Ә үзе исә саубуллашканда, башкалар да ишетерлек итеп:
– Йомышыгыз төшсә, рәхим итегез, булышырга тырышырмын, – дип, кызның кулын кысты.

Көн димәде, төн димәде күңел, һаман бер уй белән янды. Ванда белән Гөлия образы буталды. Икесе дә, бербөтен булып, мазасын алдылар. Яшьләрнең ялын оештыруны сәбәп итеп, кич клубка да чыккалый башлады Якуп. Ашау качты, күздән йокы китте, ябыкты. Моңарчы ата-ана җыелышларының ни икәнен дә белмәгән Якуп иң игътибарлы әтигә әйләнде. Бер генә җыелыштан да калмады. Ата-аналар комитетына да сайлап куйдылар үзен. Гөлия дә тартынмый, йомышы төшкән саен идарәгә килә. Бер көнне укучыларын Казанга сәяхәткә алып барырга җыенды кыз. Транспорт сорап, Якуп Җәгъфәрович янына конторга килде.
– Сеңлем, син әле бик яшь, тәҗрибәң дә юк. Балалар белән бергә әти-әниләрен дә алырсың, бәлки, үзеңә җаваплылыгы кимрәк булыр, – дип Гөлиягә киңәшен бирде ул, үзенең дә бик теләп барачагын әйтте.
– Казанда йомышлар да күбәйде, Надия белән үзем генә барып кайтырмын булмаса. Кирәк-яракларын да алырбыз, – диде ул хатыны Факиләгә.
– Бик яхшы булыр, – диде балаларына карата Якупның игътибары артуга сөенгән, иренең күңелендә нинди корт уйнаганын гөманламаган хатын.

Казанга экскурсиягә бару Гөлия белән араларны бермә-бер якынайтып җибәрде. Әмма кызга ничек тә булса ым кагарга җае һаман да чыкмый иде.
Уку елын ничек уздырырга белмәде Якуп. «Сабан­туй­да барыбер үземнеке итәм», – дип күңеленә беркетте.
– Тавышы да матур, оештыру осталыгы да бар, быелгы Сабантуй бәйрәмен Гөлзиянең укытучы кызы алып барыр, – диде ул бәйрәмне оештыру җыелышында.

Идарә әгъзалары моның киңәш кенә түгел, соңгы сүз икәнен аңлыйлар иде. Авыл советы рәисе Җәкәү Гыймадые гына ирен чите белән көлемсерәп куйды. Якупның кем икәнен яхшы белә ул. Моңарчы бер-берләреннән сер яшереп торганнары юк иде. Ә менә Гөлзия кызы турында әйтмәде. «Димәк, башкаларга сиздерәсе килми, үзенеке генә итәсе килә», – дип уйлап алды Гыймадый. Моңарчы икесенең дә гыйшык-мышык уйнаудан туктаганнары юк иде. Башта Якуп йөри, аннары Гыймадыйга кала.

Авыл советы сәркатибе Миңлегөлнең Җәкәү Гыймадые сөяркәсе икәнен, Миңлегөлнең үз иреннән кала, авылда бөтен кеше белә. Аны да башта Якуп бозды. Үзе туйгач, чират Гыймадыйга җитте. Халык арасында шикле сүз чыга башлагач, комсомол туе ясап, бригадир Миңгалигә ярәштеләр.
Миңлегөл белән Гыймадый арасындагы «шуклык» әле бүген дә гамәлдә. «Миңлегөл сыер сауган арада да күрше печәнлегенә менеп төшә ул», – дип, белми шаяртмыйлар авылда. Югалып кала торган хатын түгел ул. Авызына салганны көтеп утырмый, кирәк булса, кеше авызындагын тартып алырга да күп сорамый.

Ирен мунча чабындырып озаткач, янына күршесе Гыймадыйны кертүе дә сер түгел. Андый вакытларда ул Миңгалине мунчадан аеруча юмалап: «Картым, мунчадан соң берәр чәркә җибәреп ал!» – дип, салпы ягына салам кыстырып озата. Белә, Миңгалинең бер чәркә белән генә туктыйсы юк. Салып алса, сыер урынына йоклый. Мунчадагы хатыны янына Гыймадый керү түгел, ник шунда мунчасын күчереп куймыйлар.
– Ике күршенең балаларына кадәр охшаш, – дип төрттерергә яраталар әче теллеләр.
– Нәсел бер безнең, Миңгали белән Гыймадыйның бабалары карендәш бит, – дип җавап бирә Миңлегөл, башын юләргә салып. – Телегез кычытса, кычытканга барыгыз, – дип тә өстәп куя.
Иң гаҗәбе – Миңгали Миңлегөле белән Гыймадый Рабигасы – ике көндәш – үзара бик тату. Якын, дус күрше булып, берсе пешергән ризыктан икенчесе авыз итеп, күпләрне көнләштереп яшиләр. Ялгыш та сүзгә килгәннәре юк.
 

* * *

Гөлия – Алинәнең иң якын дус кызы, мәктәптә бергә эшлиләр. Серләре дә уртак. Сабантуй бәйрәмен дә икәүләп әзерләделәр. Алинә шигырьләр яза. Сабантуйны алып бару тәртибен дә ул төзеп бирде. Гөлиягә Сабантуйны алып барасы гына калды. Авыл яшьләре, белгечләр арасыннан җырлаучыларны, мәзәк, нәфис сүз осталарын сайлап алып, менә дигән концерт та оештырдылар. Авыл карчыкларыннан ансамбль төзеп, аларга милли киемнәр тектереп, Сабантуй мәйданына чыгардылар. Өлкәннәр борынгы җырларны башкарганда күпләрнең күзләре яшьләнде. Сабантуйда барысы да Гөлиянең авызына гына карап тордылар.
– Кич белән буа болынлыгында бәйрәм ясыйбыз, – дип игълан итте Якуп, Сабантуйдагы халык таралыр алдыннан.
– Төнге Сабантуйга рәхим итегез! Тәкәгә көрәш булачак. Хатын-кызларны да көрәштерәбез. Килегез, аймыл булмагыз!
Аның уенча, шушыннан да уңайлырак форсат юк иде. Ничек тә кызны кармакка эләктерергә кирәк. Алинәдән генә аерасы иде үзен. Агылый белән тагылый сыман гел бергә йөриләр.


* * *

Буа болынлыгы акрын гына халык белән тулды. Болынлыктагы чәчәкләр хушисенә көяз ханымнар, чытлык кызларның хушбуй исләре дә килеп кушылып, биниһая бер ләззәт хасил итте. Күк гөмбәзенә йолдыз сипкәннәр диярсең, чалт аяз. Тулган ай яктысында, теләсәң, – җырлый-җырлый чигү чик. Гармунчы күңелгә ятышлы көй уйнап тора. Якуп егет булып йөргән чакларда бик популяр иде бу җыр. Кичләрен еш кына шул көйгә түгәрәк уеннары оештыралар иде.
Хәзер аны авылда уйный белүче дә юк дип ялгышкан Якуп. Онытылмаган икән әле яшьлек уеннары.
Көй бар, хәтер яши.
Таныш көй дулкынына кушылып Якуп үзе дә әкрен генә авыз эченнән җыр сузды:
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең...


Юк, Гөлияне уйламады ул. Зәңгәр күлмәкле башка кыз исенә төшеп, яшьлеген сагынудан иде бу. Һәркайсыбыз да шулай. Гомернең билгеле бер ноктасына килеп җиткәч, үткәннәргә әйләнеп карыйбыз. Тормыш юлында очраган дуслар, якыннар, югалткан-тапкан кадерле кешеләребез турында уйлыйбыз. Үзебез кичергән авырлыкларны, шатлыкларны, кайгы-сөенечләрне күз алдыннан үткәрәбез. Йөрәк түрендә, бик тирәндә, чит-ят күзләрдән яшереп, саклап йөрткән иң садә, иң кадерле серләребезгә кагылабыз.
Якупның да була андый минутлары. Әллә ни озын гомер юлы да үтелмәгән, ә искә төшерер, сагынып сөйләр әйберләр байтак. Бик ерактан, күңел төпкеленнән саркып чыга торган моңга төрелгән хатирәләр алар. Гомер буена тавышсыз-тынсыз гына Якупны озатып йөриләр. Якын да килмиләр, тынгы да бирмиләр. Диңгез суы төсле зәп-зәңгәр күзләр. Ул белә-белгәннән бирле гел шулай елмаеп, яратып карыйлар. Гөлзия кызының да нәкъ шушы зәңгәр күзләре харап итте ләбаса. Зәңгәр күзләр күрсә, үрсәләнә Якуп, үз-үзен белештерми башлый, төпсез диңгезгә чума.
 

* * *

...Армиядә хезмәт иткән чагы иде. шәһәргә чыккан солдатлар Рига урамнарын яңгыратып татарча сөйләшәләр. Латыш кызлары каратут йөзле татар егетләренә сәерсенеп карыйлар. Рус дияргә – телләре таныш түгел, ә үзләре Россия солдатлары.
– Миндә бер адрес бар, әйдә, Якуп, шуның буенча барыйк әле, – диде увольнениеләрнең берсендә Газиз. – Минем белән заводта эшләгән Степан дәдәй биргән иде. Ул сугыш вакытында шушы якларда йөргән: «Дустымның адресын бирәм, ничек тә барып күрергә тырыш, миннән сәлам тапшыр, үзеңә дә чит җирдә бер таныш булыр», – диде.

Шәһәр урамнарындагы чисталыкка таң кала торган монда. Урамда тәмәке төпчеге түгел, шырпы да күрмәссең. Кызыл чирәп түбәле йортлар да әллә кайдан елмаеп, латыш халкының зәвыгын, культурасын күрсәтеп торалар. Мондагы тәртипкә соклана-соклана, тиешле адресны эзләп шактый йөрделәр. Ләкин адреста күрсәтелгән йорт юк иде. Аның урынында ниндидер административ бина тора. Кыяр-кыймас ишек шакыдылар. Җавап бирүче булмады. Батырчылык итеп, әкрен генә ишекне ачып эчкә уздылар. Өстәл артында кәгазьләргә күмелеп бер хатын-кыз утыра. Егетләр тамак кырдылар. Баш кәгазьләрдән калкынды, зәңгәр күзләреннән нур чәчеп елмайды.

Газиз кыз белән нәрсә турындадыр сөйләште. Ә Якуп кыздан күзләрен ала алмады. Чем-кара чәчле, зәңгәр күзле латыш кызы, гомер буе яндырып яшәр өчен егетнең йөрәгенә «үрмәли» иде бу минутларда. Колагын­дагы күксел алкалар кызның күзләрендәге зәңгәрлекне тагын да җетерәк, елмаюын мөлаемрак итеп күрсәтә.
– Бу – Якуп, – диде Газиз, дустының иңнәренә кагылып. Баксаң, ул кыз белән танышып азаплана икән.
– Яков, Яков, – дип кабатлады кыз.
– Яков түгел, Якуп. Без – татарлар.

Якуп кызга кулын сузды. Кызның кечкенә йомшак куллары егетнең зур, көчле учларында мамык кебек кенә тоелды.
 – Ванда, – диде кыз җавап итеп.

Әнә шулай көтмәгәндә, уйламаганда килде мәхәббәт. Очрашулар ешайды. Ванда исемле латыш кызы бөтен барлыгын биләде Якупның. Әнисенеке кебек кара чәчлә­ре Якупка Ванданы гел татар кызы сыман күрсәтә иде.
– Мин сине Татарстанга алып китәм, – диде Якуп.
– Мин риза.
– Рөхсәт сорап әнигә хат язам да, бергәләп – икәүләп кайтабыз.
– Өчәүләп – мин бала көтәм.

Икенче көнне үк Якуп, хәлне аңлатып, әнисенә хат салды. Бала буласын гына язмады.
Ванда белән Татарстан турында хыялланып, киләчәк­кә планнар корып, бергә кайтып төшү уена инде күнегеп кенә беткәннәр иде, җавап хаты килеп төште.
«Сары чәчле марҗа алып кайтмасаң, үзебездә җүнле татар кызлары беткән дип уйлыйсыңдыр. Кайт кына, унысы берьюлы көтеп тора. Үзең генә кайт, иярченеңне йортыма кертмим, ризалыгым юк», – дип язылган иде анда.
Якуп югалып калды. Вандага ничек аңлатырга? Әнисенең нәрсә язганын әйтергәме, юкмы? Барыбер кайткач беләчәк бит, әнисе кара тавыш чыгарачак.
Якупның кинәт агарынган йөзенә Ванда шунда ук игътибар итте.
– Нәрсә язган? Берәр яман хәбәрме?
– Менә сиңа адресланган махсус урыны да бар, – дип авыр сулады Якуп.
Хатны Вандага сузудан башка чара калмады.

«Марҗа баласы, тебя Татарстанда делат ничиго... дамуй не пущу, – дип рус сүзләре кыстырып язылган урынны көч-хәл белән укыды кыз. Аптыраулы карашын Якупка төбәде, – сына отпускай, ату проклинат буду, мама Марвар», – дип, яшь аралаш дәвам итте Ванда.
«Бу төшен үзе укысын әле, урысча язам, кирәк кадәрен аңлар», – дип уйлап ялгышмаган иде Мәрви карчык. Ванда барысын да аңлады, Татарстанга юл ябык аңа.
– Мин дә кайтмыйм, сезне калдырып китмим, – диде Якуп.
– Кайтасың, ана хакыннан да зуррагы юк, – диде Ванда.

Якупны озатканда Ванда гәүдәгә шактый түгәрәк­ләнеп килә иде.
– Кайтуга хат язам. Әнине барыбер күндерәм, килеп алам мин сезне, – диде Якуп, хатынны үбә-үбә. – Малай булса, Газиз куй!
– Яков куям. Синең төсең итеп Яков куям. Сизенәм мин, башка күрешмәячәкбез. Әниең риза булмас. Бәлки, малай булмас, кыз туар.

Якуп Ванданы берничек тә юата алмады. Тыела алмыйча елады да елады хатын. Үзе һаман бер сүзне кабатлады: «Без башка күрешә алмабыз!»


* * *

Якуп кайтканда әнисе урын өстендә ята – «үләргә» җыенган иде.
– Күп гомерем калмады, өйлән. Улым, соңгы үтенечем шул. Ризалыгымны алып кал! – диде.

Йөрәге янса да, Якуп «үлем түшәге»ндә яткан әнисенә каршы сүз әйтеп, хәтерен калдырудан курыкты. Хәлне аңлатып Вандага хат язарга утырды. Мәрви карчык шыпырт кына ятагыннан торып, ишек ярыгыннан улын күзәтте: «Марҗаңа хат язасыңмы? Яз, яз! Белербез нишлисен...» Аннары урынына ятып, улы ишетерлек итеп, ыңгырашырга кереште. Якуп түр бүлмәдә яткан әнисенең ыңгырашуын ишетеп, аның янына чыкты.
– Хәлең авырмы? Больницага илтимме, әни?
– Юк, җылы түшәгемдә үләм. Кәримә апаңны чакыр, Ясин чыксын, – диде Мәрви карчык, «көчкә» сулыш алып.

Тәмам коты алынган Якуп Кәримәләргә йөгерде.
– Әнинең хәле бик авырайды, зинһар, килә күр, Кәримә апа! – диде тыны капкан егет керә-керешкә үк.
– Әй Ходаем, ни генә булды икән? Әле кичә генә, син кайта дип, йөгереп йөри иде.
– Ясин чыгарга чакырды. Мин кайтканда урын өстендә ята иде. Ни генә булгандыр, тизрәк җыен, Кәримә апа!
– Әни, нигә ишегеңне дә япмый йөрисең? – дип, Якуп ачык калдырган ишектән Кәримәнең кызы Факилә кайтып керде.
– Мәрви ахирәтнең хәле кинәт начарланган. Якуп белән күреш, – диде Кәримә карчык, китапларын актарган җирдән, башын да күтәрмичә.
– Кайттыңмыни, Якуп? – диде кыз, егетнең күзләренә туры карамаска тырышып.
– Әйе, Факилә! Иртән генә кайттым әле.
– Мәрви апага ни булган соң?
– Үләм, ди. Бәхилләшә.
– Терелер әле, бик борчылма, кизү генәдер, – диде Факилә хәйләкәр елмаеп. 

Мәрви карчыкның сырхау чире нидән гыйбарәт икә­нен белә иде кыз. Шуңа күрә Якупның чын-чынлап борчылуына аптырамады. Ләкин серне чишәргә дә ашыкмады. Хәйләне Факилә белән бергә кордылар бит.

Кәримә карчыкны ияртеп кайтып килүче улын тәрәзәдән карап торды Мәрви. «Кара кайгыга баттыңмы, бала? Сине Факиләгә өйләндерми торып, «терелмим» әле мин», – дип, канәгать кенә яңадан урынына барып ятты.
– Әллә аңын югалткан инде, Ходаем?

Кәримә ахирәтенең йөзенә иелеп сулышын тыңлады.
– Аңымда. Үлмәдем әле. Күп калмагандыр. Бәхил бул! Миңа үпкә саклама, ахирәт, – дип пышылдады Мәрви карчык, күзләрен дә ачмыйча. – Ясин чык, дөньядан иман белән үтим!

Кәримә, каударланып, калтыранган кулларына Коръән алды. Дерелдәгән тавыш белән көйләп укый башлады.
– Йә-ә-си-и-и-и-н. Вәлкуръә-ән ил хәки-им...
 

* * *

Мәрви карчык, чыннан да, тиз генә «терелмәде». Больницага барудан да баш тартты. Аны ашатырга, юындырырга, тәрбияләргә кирәк иде. Бу эшләрдә Якупка Факилә ярдәмгә килде. Аңа рәхмәте зур иде егетнең.
– Син булмасаң, нишләр идем, рәхмәт сиңа! – дип, кызга гел рәхмәт укыды.

Якуп әнисен күтәреп кенә йөртә. Мунчага да күтәреп илтеп куя. Ә анда сулар әзерләп Факилә көтеп тора. Якуп бөтенесен эшләргә дә риза, тик терелсен генә. Әтисе урынына да, әнисе урынына да булган иң газиз кешесе бит ул. Гомер буе күтәреп йөртергә дә риза. Факилә генә авырсынмасын.
Якуп мунчада калдырып киткәч, Мәрви карчык белән Факилә көлешә-көлешә юыналар.
– Гел ятып торып, сөякләр ката башлады, – дип, Мәрви карчык тәмам хәлдән тайганчы чабына.
Аннары Факилә белән яңа планнар коралар.
– Хатларының берсен дә җибәргәнем юк, Мәрви апа, миңа каргышы төшмәс микән? – дип, Факилә, борчылып, сүз кузгатты беркөнне мунча чабынганда.
– Нинди каргыш төшсен. Эт каргышының бүрегә төшкәне юк. Минем киленем булып куйгач тынычланырсың, куйсана, юкны уйлап баш катырма!
 Факилә бик ярата иде Якупны. Мәктәптә укыганда ук күңеле төшеп йөрде. Егет кенә игътибар итмәде. Гомумән, кыз-кыркын янында чуалмады. Кичләрен, яшьләр клубта кино караганда, ул өендә китап укып утыра. Су буендагы уеннарга төшсә дә, гармунда уйнаудан бушамый.
Якупның «өйләнеп кайтам» дигән хатын алгач та, Мәрви карчык борчуын ахирәте Кәримәгә сөйләде.
– Малаең акыллы, ахирәт, начар хатын алмас, килен рәхәте күрергә язсын!
– Юк, марҗага өйләндерәмме соң, авылда да кызлар бетмәгән. Мин синең Факиләңне бик яратам, – диде Мәрви карчык, сүзенә аерым бер мәгънә салып.
– Ул минем үземә дә ошый, – дип, ике карчыкның сүзенә кушылды почтадан кайтып кергән Факилә. Хат ташучы булып эшли иде кыз.
 Шушы көнне аулакта сөйләшеп, Факиләнең әнисеннән яшереп, план кордылар да инде алар. Мәрви, улы кайтып керешкә, авыруга сабышып, урын өстенә ятты. Якупның кайткан көнне һәм аннан соңрак Вандага язган, Ванданың Якупны эзләп җибәргән хатларын да, Факилә, урлап, Мәрви карчыкка бирә барды.

Якуп ничәмә-ничә хат язды. Әмма Вандадан бер хәбәр дә ала алмады. «Оныттымы, бала тудырганда берәр хәл булдымы?» – дип кайгырды. Чыгып китәргә, барып хәлен белеп кайтырга теләде. Тик әнисе һаман аякка басмады. Аз гына рәтләнгән сыман була да, Якуп китү турында сүз кузгатуга, тагын урын өстенә егыла.
Соңгы араларда гел Ванданы төшендә күрә башлады ул. Йә юрганга төргән бала күтәргән була, йә бала җитәкләгән килеш вокзалда басып тора.
– Улым, болай интегеп яшәп булмас. Факиләгә дә авырдыр, мине картлар йортына илт, булмаса! – диде ул, чираттагы мунчадан тәмам «хәлсезләнеп» чыккач.
– И әни!

Якупның бәгырен актарып, иңрәү авазы булып чыкты бу сүзләр.
Җанының чарасызлыктан бәргәләнү халәте иде бу.
– Һаман шул марҗаңны уйлап саргаеп беттең. Мине илтеп ташла да, аннары үзең аның янына китәрсең.
– Ул китсә китәр, мин ташламыйм сине, Мәрви апа, беркая да җибәрмим, – диде Факилә.
– Ни кыз түгел син миңа, ни килен. Кешедән оят.
– Алай димә, син миңа әнием кебек.

Факиләнең бу сүзләре ихлас иде. Чыннан да, мең хәйләне бергә укмаштырып йөрүче Мәрвигә дә, күңел хакы өчен генә үзенә бер елмаеп та карамаган, шәүлә сыман йөрүче Якупка да ияләшеп килә иде ул. Күп сөйләшмәсә дә, Якупны үз янәшәсендә тою, һәр көнне күреп тору да рәхәт аңа.
Мәрвинең ялганына кушылуына, бу яман хәйләгә булышлык итәргә ризалашуына үкенә дә бугай Факилә. Әмма соң инде, ясыйсы хата ясалган. Җан рәнҗеше төшүдән куркып эчтән янарга гына кала. 

Якуп янәшәдә чакта бәгырен телгәләп торган «оят хисе» бераз тоныклана. Гомумән, Якупны гел янында гына тотар иде. Аның белән ялгыш кына күзләр очрашса да, башы әйләнеп китә Факиләнең, бәхет баса. Егетнең дулкынланып торган чәчләреннән сыйпап: «Мин сине яратам бит!» – дип, йөрәк серен ачасы килә. Тик егетнең коңгырт күзләрендәге тирән сагышны күрә дә, монда үзенең дә катнашы барлыгын тоеп, бөрешеп кала. «Их, Якуп, минем кем икәнлегемне белсәң, бусагадан да кертмәс идең. Алдакчы бит мин.

Сине сөйгәнеңнән аеручы», – дип, бөтен серне ачып, йөрәген басып торучы ташны алып ташлыйсы,
күңелен чистартасы килә. Дөреслекне белүгә, үзенең Якуп өчен дошманга әйләнәсен аңлап, тагын туктап кала. Аны югалтканчы, үлүең хәерлерәк.
Бер яктан намусы борчыса, икенче яктан гашыйк йөрәге тынгылык бирми Факиләгә. Барыбер бер беләчәк, без капчыкта ятмый. Әллә хәзер әйтергәме? Картлар йортына түгел, шайтаныма да китми бит бу карчык. Якуп өйдә вакытта гына чиргә сабышып ята, ул юкта җир җимертеп йөри. Китсен Якуп, теләгәнчә яшәсен, барыбер Факилә аның белән бәхетле булмас, урланган мәхәббәт белән бәхетле булганнар турында бер дә ишеткәне юк әле.
Тик Мәрви карчык кызның бөтен уен сизеп тора. Әйтергә түгел, авыз ачарга да ирек бирми. «Хәйләнең хәлиткеч ноктасына җиттек. Дилбегәне кулдан ычкындырсаң, хәзер мәлҗерәп төшәчәк бу. Йә серне ачып ташлар», – дип шикләнә.
– Кыз баланың егетле өйдә болай яшәве килешми. Алайса, әйдә, өйләнешегез. Шулай булса гына калам.
 

* * *

Туй хәстәре белән мавыгып, күзгә күренеп тернәклә­неп китте әнисе. Якуп моңа сөенде дә, ерактагы сөйгә­нен уйлап, хәбәрдарсызлыктан әрнеп, сагышланды да. Очрашмабыз инде, дип, дөрес сизендең микәнни соң, җаныкаем? Нишлим соң? Язмышлар шулайдыр...
Никах мәҗлесендә дә гәүдәсе генә Факилә янында булды. Күңеле хыялында йөрткән Ванда янында иде. Белә Якуп, гомергә йөрәктә яшәячәк ул – зәңгәр күзле чибәр латыш кызы. Шул мәхәббәтне уйлап яшисе, юксынып сыкрыйсы көннәре алда әле аның.
Туйдан соң Мәрви карчык тәмам аякка басты.
Бер елга якын өйдә тик ятып зарыккан иде ул.
– Килен саулык алып килде. Бәхет алып килде нигезгә, – дип авылны тутырды. Күрше-күлән дә:
– Кайнанасын тәрбияләп аякка бастырды. Игелекле бала булды, – диештеләр. Мәрвинең савыгуын яшь гаиләнең бәхетенә юрадылар.
Рига шәһәренә кире юл беткәнен акылы белән аңласа да, йөрәге каядыр ашкынды Якупның. 

«Китәргә кирәк миңа, теләсә кая китәргә», – дип алгысынды. Беркөнне гәҗитләр актарып утырганда игъланнарга игътибар итте. «Армиядән кайтучыларга ташламалар бар икән, мин авыл хуҗалыгы институтына укырга керәм», – диде ул иртәгәсен. Өйдәгеләр каршы килмәделәр. Укырга чакырып хәбәр килгәч кенә, аның көндезге бүлеккә кергәнен белеп, «аһ» иттеләр.

Авыл белән шәһәр арасын урый-урый, Якуп институтны бетергән арада Факилә бер-бер артлы ике бала тапты. 
Якупның балалары кемгә охшаптыр, сипкелле, җирән чәчле, яшькелт күзле булдылар.
– Гел Җәгъфәрем төслеләр, – дип сөйде Мәрви карчык оныкларын.
– Балаларыбыз синең төсле зәңгәр күзле, шомырт кара чәчле булырлар, – дип әйтә иде ул Вандага.
 – Синең төсле кара чәчле, коңгырт күзле булсыннар, – дия иде кыз.

«Кайда син, сөеклем? Һаман хатлар язам, ник бер җавап бирмисең? Исәнме син, юкмы? Ул үстерәсеңме син, кызмы?»
Надия белән Габдиярны алдына алып сөйгәндә дә Ванданы уйлады ул.

Якуп үзе әтисен хәтерләми. Әнисе әйтүе буенча гына ул аның зур гәүдәле, көрәшче, пәһлеван кеше булуын чамалый. Аталы балаларга кызыгып үсте ул. «Уфалла» белән урманнан утын, печән ташыганда да, әтиләр бәйрәме уздырганда да әтиле малайлардан көнләште. Шуңа күрә дә кирегә юл юк иде Якупка. Балаларының «әти» дип әйтергә тилмереп үсүләрен теләми. Вандадан туган баласы кемгә «әти» дип дәшә икән?..


* * *

Эзләмәде түгел Якуп, эзләде Ванданы. Институтта укый башлагач язган хатлары «Бу адреста яшәүче китте», – дип кире кайтты. Институтның беренче курсын тәмамлауга ук «Практикага җибәрәләр», дип, сәбәп табып, Ригага китеп барды. Тик Ванданы таба гына алмады.
Ванда игезәк бала тудырган булып чыкты. Берсе – малай, берсе – кыз. Яков белән Юта.
Бу хәбәрне Якуп балаларның тууын теркәгән чиркәүдәге Атакай аша белә алды.

Башта: «Әйтә алмыйм, өстемә гөнаһ аласым юк!» – дип, шактый тарткалашты Атакай. Әмма Якупның: «Алар минем дә балаларым, миңа аларны табарга кирәк, күптәннән эзлим», – дип ялваруына түзә алмады:
– Икесенә дә үзем исем куштым, изге суда коендырдым, – диде. – Ванда, әнисе белән ике сабыен ияртеп, гел гыйбадәткә килеп йөрде. Балалары бик матурлар, малае бер дә безнең халыкка охшамаган. Коңгырт күзле, кара чәчле иде. Синең төсле булган икән. «Минем яклаучым!» – дип сөя иде әнисе. Тик алар син әйткән адрес белән яшәмәделәр.
– Димәк, яшәү урыннарын алыштырган булганнар.
– Син азга гына соңардың, берәр ай алданрак килгән булсаң да очрашкан булыр идегез, – диде карт рухани.
– Кая китте соң алар?
– Чит илгә киткәннәрен беләм, кая икәннәрен әйтә алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, белмим. Үзем кызыксынмадым, үзләре әйтмәделәр.
«Күрешә алмабыз!» – дип, белеп өзгәләнгәнсең икән, зәңгәр күзкәй!
Әнә шулай дия-дия бәргәләнде йөрәк.
– Кайда сез? – дип кычкырды Якуп, чиркәүнең кирпеч стенасын ике куллап төеп. – Кайда сез, минем сөеклеләрем? Кайлардан эзлим? Кемнәрдән сорыйм? Кайда сез?
– Кайда сез? – дип, сорау булып, кабатлады кайтаваз.
– Сез күкләрдән безгә кавышу сорагыз инде, Ата-кай?! – дип үтенде Якуп, рухани белән саубуллашканда.
– Илчелеккә барып белеш, бәлки, ни дә булса ачык-лый алырсың, – дип киңәш бирде карт.

Якуп шулай эшләде дә. Ванданың әнисе, ике баласы белән Америкага киткәнлеген белде. Виза ясап, шуннан чакыртып алганнар.
Тәмам өмете өзелеп, канаты сынып кайтты Якуп.

Эч серен сөйләрдәй бер генә җан иясе дә юк бит, ичмасам. Кешегә әйтсәң бераз җиңелрәк булып китә. Адәм баласына бер сер сандыгы да кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ИСКИТКЕЧ УКЫГАН САЕН УКЫЙСЫ КИЛЭ ЭЧТЭЛЕКЛЕ МАТУР ЯЗЫЛГАН..ДЭВАМЫ БАРДЫР ДИП УЙЛЫЙМ ТИЗРЭК УКЫЙСЫ КИЛЭ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фикерегез өчен рәхмәт! Теләгегезне (әллә үтенечегезне дияргәме?) Рәсимә апага, һичшиксез, тапшырырбыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Укырга бик куңелле, ләкин бетмәгән әсәр кебек... укыйсы укыйсын һәм ахыры юк....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бу озекме,дэвамы бармы?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дэвамын котэбез

            Хәзер укыйлар