Логотип
Проза

Ашыгам, бик ашыгам

Хикәя


Хикәя
Телеграмманы алгач, йөрәгем урыныннан купты. Барырга. Берсүзсез барырга кирәк! Әмма ничек? Алтмыш чакрым якын ара түгел. Бер төн эчендә юлсыз авылга барып җитү өчен тылсымчы булсаң гына инде?! Ул яшәгән төбәк белән Соколка пристанен тоташтыручы бердәнбер ышанычлы транспорт – су трамвае. Ләкин аның иң соңгылары да китеп беткән булырга тиеш.
Бәлки, берәр моторлы көймә тотып булыр дигән өмет белән пристаньга юнәлдем. Мин ашыгып-кабаланып барып җиткәндә, пристаньга борыны гына тиеп торган баржадан ике кеше сикереп төште һәм, баржа чигенә башлап, арада күбекләнеп су кайнарга тотынды.
– Кая барасыз? – дип кычкырдым мин, сулышымны еш-еш алып.
– Сикер, сорап торма, – дип шаяртты баржадан төшкәннәрнең берсе.
– Тукта! Юләр кызый, нишлисең? – диде икенчесе.
– Төнгә каршы кемнәргә ышанып утырасың?..
Тик минем ярдагыларның әйткән сүзләренә колак салырга да, уйлап торырга да вакытым юк иде. Бердәнбер мөмкинлекне ычкындырасым килмичә, йөгереп килдем дә бөтен көчемне куеп еракка сикердем. Кемнеңдер көчле куллары, әллә су өстендә үк тотып алды тагын, шап итеп катыга бастырды.
– Ай-яй, йөрәк үзегездә! – диде мине тотып алган кеше.
– Сез кая барасыз? – дип сорадым мин, башка нәрсәдә гамем юклыгын белдерергә теләгәндәй.
– Кая барганны да белмисез, ә үзегез сикердегез. Хәзер кая барсак шунда барасыз инде, – диде ул, бераз шелтәләгән кебек итеп.
– Соколка ягына бит?
– Ә сезгә кая кирәк?
– Соколкага.
– Без ул пристаньне үтеп китәбез. Рәхим итеп утырыгыз, – диде егет, зәңгәргә буялган агач диванга күрсәтеп. Әгәр туңасыз икән, эчкә кереп урнаша аласыз.
– Юк, рәхмәт. Мин монда гына, саф һавада барам. Ә без озак барачакбызмы?
– Ашыгасызмыни?
– Ашыгам, бик ашыгам!
– Бер-бер хәл булмагандыр ич?
– Бер-бер хәл?
– Әниегез авырып киткәнме әллә дип соравым.
– Әнием бөтенләй икенче якта яши минем.
– Биредә туганнарыгыз йә булмаса танышларыгыз торамы?
– Юк.
– Аңлашылды. Ничек кенә булмасын, сезгә тизрәк Соколкада булырга кирәк, шулаймы?
– Әйе, бик тиз барырга кирәк миңа...
Шулчак танышым йөгереп өскә менеп китте. Бераздан мин баржаның, чынлап та, тизлеген кызулата төшкәнен сиздем. Тукта әле, минем моңа кадәр зәңгәр күзле, кара чәчле кешеләрне күргәнем юк иде микәнни? Бик матур була икән ич кара бөдрә чәчләргә сыенган зур зәңгәр күзләр. Бик сөйкемле!..
Баржада егетләр байтак иде, күрәсең. Берсе керә, берсе чыга һәм һәркайсысы кырын күз белән генә миңа карап уза. 
Берсе:
– Кичке салкын төште, җылыга кереп утырыгыз, – дип, үзләре янына кыстады. 
Икенчесе, кулына ипи белән колбаса тотканы:
– Ашыйсыгыз килмиме, каракай? – дип үтеп китте. 
Өченчесе, яныма ук килеп туктап:
– Әгәр безнең капитан тотып калмаса, сез хәзер кайда булыр идегез микән, ә, чибәркәй? Кем белә, баржа астына кереп китсәгез, үле гәүдәгезне генә табарлар иде, аны да бүген түгел. – Аннан, көлеп, – Егетләр күрдем дип, шулай кыланырга ярыймыни? Сез әле бик яшь! – дип өстәде.
– Мин бик ашыга идем, – дидем мин, урынымнан торып, һәм, хәлнең чынлап та бик хәтәр булганлыгын уйлап, калтыранып куйдым. Әмма башкалардан өлкәнрәк һәм дорфарак күренгән бу абзыйга сер бирәсем килмәде.
– Башыгызда гел юньсез уй, – дидем дә аңа аркам белән борылып, яр буендагы өзек-өзек урманнарга карап бара башладым.
– Һе, юньсез, имеш. Беләм мин сезнең ише чибәр кызларны. Әнә шул арада безнең капитанны нишләттегез. Баржаны ни өчен соңгы тизлек белән куа башлады дип уйлыйсыз?!
Минем турыдагы хәбәр, күрәсең, барысына да ишетелгән иде. Ләкин миңа бу тизлек кенә дә җитми, миңа тагын да, тагын да кызурак кирәк иде. Чөнки минем бар курыкканым – кадерле очрашуга өлгерми калу иде.
Ниһаять барып җитмәслек булып тоелган Соколка утлары җемелдәде. Биредә су тагын да киңәеп киткән. Кызгылт сулы Нократ нәкъ шушында кара-кучкыл сулы Чулман белән кушыла, диләр. Кызгылт дулкыннар – удмуртлыларның, кара-кучкыл дулкыннар башкорт дусларның кайнар сәламен алып килеп, кечкенә бер калкулыкка урнашкан Соколка янында кавыштыра да, Татарстанның киң Иделенә озата. Хәерле юл, дулкыннар! Алдагы көннәрегездә дә бердәм һәм бергә булыгыз!
Мин, тукталу белән ярга сикерергә әзерләнеп, баржаның борынына бастым. Күп булса тагын биш минут чамасы барасы калгандыр. Яныма коткаручым килде. Үземнең дә игелекле бу егетне тагын бер күрәсем килгән иде. Ул янәшәмә басты да:
– Менә вакытны бермә-бер оттык. Хәзер, шәт, өлгерерсез, – диде.
– Рәхмәт сезгә! Чын күңелемнән, зур рәхмәт!
– Бәлки, исемегезне әйтерсез? Минеке – Баязит, – диде ул кулын сузып.
– Диләрә.
– Диләрә! Бик матур исем. Диләрә, Соколка әллә сезнең туган җирегезме?
– Юк, мин бөтенләй Минзәлә ягыннан, – дидем мин.
– Кара, якташлар булып чыктык лабаса. Мин – Бикбаудан. Сез кайсы авылныкы?
– Калморзадан.
– Күрше авылларда туганбыз, ә кайда килеп очраштык. Кызык бу дөнья, – диде егет.
Без пристаньга якынлашканнан-якынлаша бардык.
– Диләрә, мин сезгә хат язармын, – диде ул, минем күзләремә карап.
Мин эндәшмәдем. Башкаларга әйткән кебек: «Сезнең халык гел шулай, бер күрә дә гашыйк була, имеш», – дип, каты бәреләсем килмәде.
– Бөтенләй онытып торам. Хәзер өлгерә аласызмы соң инде, Диләрә?
– Белмим.
– Бернәрсә дә аңламыйм. Сез берәр кайгылы чакыру белән бармыйсыздыр бит? – диде ул, иңбашларыма кулын куеп.
– Юк, киресенчә.
– Алайса, нигә борчыласыз? Нигә ашыгасыз?
– Шатлык белән очрашырга ашыгам.
– Егетегез беләнме, дисәм, ул сезне чакырмас, үзе килер иде?
– Ул армиядә. Урып-җыю вакытында эшкә җибәргәннәр, ә менә бүген алар кире китәләр. Соколка аша үтәбез дип телеграмма суккан.
– Менә ничек? Бәхетле егет! – дип өстәде ул, бераз тын торганнан соң. – Бәхетле! Үзе өчен җан атып торган кызны эләктергән! Мин сезгә уңышлар телим, Диләрә! Очрашуыгыз күңелле булсын!
– Рәхмәт, Баязит!
Ул, зәңгәр күзләрен тутырып, моңсу гына елмаеп миңа карады. Баржабыз яр буенда туктаган башка баржаларга килеп бәрелде, чигенде, кабат якын килде. 
Баязит кулларымнан тотты, йөземә туры карап:
– Диләрә, бик ашыксагыз да кабат алай кузгалып китә башлаган транспортка сикермәгез, ярыймы! – диде. – Ишеттегезме, Диләрә?
– Ишеттем, – дидем мин.
Баязит, бер аягы белән күрше баржага басып, миңа чыгарга булышты.
– Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз! – дидем мин. 
Юлын дәвам итүче баржага, минем якка карап торучы Баязитка бермәл кул изәп тордым да агымга каршы яктан пәйда булырга тиешле теплоходның кайчан килүен белешергә дип өскә таба йөгердем.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар