Логотип
Проза

​АРЪЯКТАГЫ ЙОРТ

(хикәя)

        Аръякта Хәким йортында тормыш көтеп яткан Тәслимә, үз өен-ихатасын карарга чыккач, ишек алдына кермәс борын абзар ягыннан шак-шок килгән тавышларга колак салды. “Ходай рәхмәте! Тагын Мулланур нидер төзәтеп ята...” Ишек йозагын ачып та тормыйча абзарга юнәлде хатын. Чынлап та, алтмыштан узган аксак күршесе Мулланур абзар эчендәге кыйшайган ишекне төзәтеп ята иде. “Кая булдың кичә? Нигә чыкмадың?” – беренче сүзе шул булды Мулланурның. “Саулыктамы, күрше? Кичә эш күп булды шул...”, – дип аклана башлаган Тәслимәгә күршесе җиңелчә шелтәле карашын ташлады да эшен дәвам итте. Бераз хәл-әхвал сорашып, яңалыклар белән бүлешкәч, Тәслимә, Мулланурны өенә керергә чакырып, йортка кереп, чәй куйды. Хәкимгә тормышка чыкканына өченче ел китсә дә, әллә ничек, һаман үз йортын сагына Тәслимә. Иренең, ташла әйдә йортыңны, икебезгә сарай кебек йорт, җитмимени сиңа?” – дип еш кына ризасызлык белдерүенә карамыйча, көн аралаш диярлек үзенең артык зур булмаган, җыйнак кына өенә килеп китә хатын. Ташлыйсы килми шул һич кенә дә гомере үткән шушы газиз йортны. Монда ул ике кызын үстерде. Шушы йорттан ире Даутны соңгы юлга озатты... Ни дисәң дә, яхшымы-яманмы, шушы өйдә үтте гомере. Һаваларына хәтле икенче кебек монда... Ничектер сулышлар җиңел үз өеңдә... Монда адымнарга хәтле җиңел, ирекле... Күршеләр дә монда икенче...
      Чәй дә кайнап чыкты. Тәслимә, булганын җыеп өстәл әзерләде дә, ишек алдында һаман мәш килеп нидер эшләп йөргән Мулланурны алып керде.
– Үзенең һич кенә дә вакыты юк шул монда чыгып төзәтештерергә... – ире Хәкимне аклаган булды Тәслимә.
– Шулайдыр...– Мулланур мәгънәле генә сузды да, алдында торган чәйгә үрелде. Гомер буена бер авылда яшәп, Хәкимнең бер файдасызга кыл да тибрәтмәгәнен яхшы белә иде Мулланур.
Аның олыгаеп барган көнендә, үз йортын ташлап, аръяк Хәкимгә тормышка чыгуын күршесенең хупламавын әйбәт белгән Тәслимә сүзне җай гына икенчегә борып җибәрде. Авыл хәбәрләре белән бүлештеләр. Балалар искә алынды. Сөйләшә торгач, дөнья күләме яңалыкларына хәтле барып җиттеләр. Бераздан Мулланур: “Кайчан чыгасың тагын?”− дип, ишек алдыннан гына салынган уртак капка аша үзенә кереп китте. Күңеле булган Тәслимә дә, үзалдына җыр көйли-көйли, мунча-бакчаны карап, тикшереп чыкты да, кайтырга кузгалды. Шушында килеп, күрше-күләннең хәлен белеп, аралашып китмәсә, үзенә һава җитмәгәндәй тоела шул Тәслимәгә. Хәкиме, дөресен генә әйткәндә, кешене бик яратмый. Күршеләренә дә бик кирәк йомышы төшсә генә, биш елга бер тапкыр гына керә. Ачык күңелле хатынының башта күрше-күлән белән кереп-чыгып йөргәненә да тиз чик куйды: “Йөрмәсеннәр әле ачуымны китереп...” Иренең шул ачуын китермәскә тырышып, Тәслимә өйдә шым гына басып йөрергә өйрәнде. Әйберләргә дә рөхсәтсез кагылмаска тырыша. Нишлисең, түзәргә туры килә... Һәркемнең үз кимчелеге, үз өстенлеге бар. Сүз дә юк, уңган инде Хәким. Тормыш көтәргә дисәң, аңардан да булдыклы кеше юктыр тирә-якта. Аның яшәп яткан өе өй генәме соң? Биек койма белән уратып алынган калай түбәле, берничә бүлмәле, иркен таш йорты хан сарае кебек әллә каян күренеп тора. Ихатасында саный китсәң, ни генә юк! Колхоз заманында ферма мөдире булып эшләгән Хәким бик тә ныгытып калды тормышын. Әле дә булдыра. Олыгаям дип тормый, мал үстереп, симертеп сата. Беренче хатыны үлгәч алып килгән тол Тәслимәдән дә уңды абзый. Тормыш куып өйрәнгән хатынны эшкә өйрәтеп торасы юк. Үзе, таңнан торып, Хәкимнең дөньясына җигелә. Ә нигә... Хатын-кыз шулай булырга тиеш тә. Өч кызы гына башта әтиләренең олыгаеп барган көндә хатын алуын бик өнәмәделәр. Тора-бара Тәслимәнең сүзсез-өнсез генә, хәлдән таеп эшләп йөрүен күреп тынычландылар. Шулай да, үзара киңәшеп, тиз генә аталары йортын үзләренә яздырып та куйдылар. Белеп бетмәссең, янәсе, бу дөньяны... Тәслимәне үги кызларының бу адымы әзрәк кимсетсә дә, кысылмады, минем эшем түгел, диде. Шөкер, ул Хәкимгә йорт өчен килмәде. Үз йорты бар. Ялгыз башына дөнья көтү авыр булган өчен, әзрәк җиңеллек эзләп, ир терәге эзләп килде. Шулай да, кайткан арада да кызларның үзен бер сәбәпсез өтеп-өтеп алулары бәгыренә бик кагыла иде Тәслимәнең. “Нинди яманлыгым тиядер шуларга...” Аз сүзле ире белән бер дә ачылып сөйләшә алмавы да ничектер ошап бетми Тәслимәгә. Эчендә ни йөртә Хәкиме? Аңламассың... Дауты белән яшәгәндә акылында ни, телендә шуны әйтеп өйрәнгән хатын һаман өйрәнеп китә алмый яңа иренә. Үзен, иренә күңелендә ни барын ачып сала алмаган өчен, хәтта аның алдында гаепле тоя... Тормыш иткән иптәшеңнән нидер яшергән кебек. Ә Даутыннан яшерер уйлары булмады аның бервакыт та...
      Тәслимә, үз өеннән кайтышлый, елга аша салынган басма аша гына чыкты да, иренең күзенә бик күренәсе килмичә, өйгә кереп тә тормады, бәрәңге бакчасын утарга чыкты. Көн аралаш кондызларын җыеп барса да, бу явызлар тагын күренә башлаганнар. Моннан аръяктагы үз өе дә уч төбендәге кебек күренеп кенә тора... Эсседә тирли-тирли бераз эшләве булды, илле сутыйлык бакчаның башында Хәким күренде: “Кая булдың әле син? Мин сиңа әйткән идем бит, башта кибеткә барып кил, дип!” Иреннән якты чырай, җылы сүз сирәк ишеткән Тәслимә, тиз генә кулларын юып, кибеткә йөгерде. Ире кушкан товарны бер тиенгә дә арттырмыйча, калган акчасын кайтарып тапшырды. Тагын, җыелып ятмасын дип тиз генә кер юу, йөгереп кенә ашарга пешерү, савыт-саба юу, өйгә су кертү кебек тавык чүпләсә дә бетмәслек эшләрне башкарганчы кич тә килеп җитте. Төп хуҗаның өч сыерын, үзе ияртеп килгән Майкасын сауганчы, мал караганчы төн дә якынлашты. Әле җылы сөтне аертасы, май-каймак ясасы бар. Ялга Хәкимнең өч кызы кайтырга тиеш...

       Гырлап йоклап яткан ирен уятмас өчен, Тәслимә шым гына караватның бер читенә килеп түнгәндә күрше-күләндә күптән ут сүнгән иде инде. Хатын, авырткан беләкләрен җайлап салырга урын эзләп, озак кына йоклый алмыйча ятты. “Менә ныклы ир терәге турында хыялланган идең. Тормышка ашты теләгең...” – үз-үзе белән өнсез генә сөйләште ул. Әйе, Хәкиме начар түгел аның, эчми дә, тартмый да. Мал да таба белә. Йорт-җире дә нык. Артык ягымлы булмаса да, кул да күтәргәне юк. Бер уйласаң, сөенеп яшәргә була. Тик нәрсәдер куандырмый шул Тәслимәне. Әйтерсең дә, алтын читлек эченә кертеп бикләделәр дә, өстенә көмеш каймалы япма яптылар. Сәхнәләргә менеп җырлаганы булмаса да, күңелендә моң-җыр йөрткән Тәслимә, ире төшереп алган чакларында бик үтенеп сораса да, җырлый алмый монда нигәдер. Җырласа да, әллә нинди сагышлы көйләр килә күңелгә... Читлектәге кош ничек күңелле итеп җырлый алсын инде?.. Яшьлек тилелеге белән пар табу берни түгел икән. Әнә алар беренче ире Даут белән ике ай гына кыз-егет булып җитәкләшеп йөрделәр дә, өйләнешеп тә куйдылар. Балалар үстереп, дөнья куа-куа яши торгач, гомернең узганы сизелми дә үтте. Олыгая барган саен, үз парыңны табу авыр икән шул. Яр табуы кыен түгел, тиңеңне табу кыен, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Ни генә димә, Дауты икенче иде аның. Ә Хәким башка... Икенче ир − ямаулы дигән сүз дөрес икән...
        Иртәгәсен кич Тәслимә, үз сыеры Майка көтүдән кайтмагач, аны эзләп кичкырын үз йортына чыкты. Ике ел буена үз ихатасын оныта алмыйча капка ачылганны көтеп мөгрәгән хайванкайны күршесе Мулланур ихатага керткән, алдына эчәргә су салган... Өенә кереп гөлләренә су сипкән арада, капкадан кызу гына атлап, ире Хәким килеп керде. Бакча, абзарны тиз генә тикшереп чыкты да, җәһәт кенә атлап, чоланга күз салып, өйгә керде дә хатынына кычкырды: “Кая яшердең сөяркәңне?” Иренең хаксызга күршесенә көнләгәнен белгән хатын тыныч кына Хәкимгә бер тын карап торды да дәште: “Килешми, кычкырма”. Урынсызга тавышланганын аңлаган Хәким, хатыны алдында авторитетын төшермәс өчен генә булса да, ишекне шап итеп ябып, ишек алдына чыгып китте. Тәслимә тәрәзә янына килеп басты. Бу мизгелдә күңелендә түземлек дигән бер савыт тулды аның... Тап-тып... Соңгы тамчы тамганда тулы савыт чайпалып түгелә... Хатын тын гына бераз басып торды да, ниндидер үзе генә белгән бер карардан кинәт күңеле күтәрелгәндәй, җиңел сулап, тышка ире янына чыкты да, Хәкимгә тыныч кына соңгы сүзләрен әйтте: “Хәким, бар кайт өеңә. Мин башкача чыкмыйм анда ...” Берни аңламаган иренең үзенә төбәлгән сораулы күзләренә карап өстәде: “Монда һава икенче...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин, вакытында дэрес карар кабул иту кирэк, сонламаска... гыйбрэтле эсэр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Куплэргэ сабак булырлык хикэя бу!Искиткеч матур язылган.Афэрин,Физэлия!Эйе,бу доньяда икенче гаилэ турында уйлау да момкин тугел...Купме тол ирлэр,купме тол хатыннар ялгыз яши...Хэркем уз нигезен югалтудан курка...Балалары рохсэт итми... Хэм башкалар...

      • аватар Без имени

        0

        0

        бу апага ике кызын устереп ирен сонгы юлга озаткач инде хэзер экрен генэ тынычланып оныкларын яратып яшэргэ кирэк ул ир нигэ кирэк инде анын бит узенен балалары бар ул аларга бер кайчанда каршы суз эйтмиячэк

        • аватар Без имени

          0

          0

          Беренче ире эйбэт булгач, башкалар да шундый дип уйлаган индеТэслимэ. Аны гаеплэп булмый. Ялгызлык бик яман нэрсэ ул . Балаларга да артык йок буласы килми. Мал мал янына килгэч аерыла дигэн мэкаль дорес ул. Ике ирен чагыштырган. Куршелэре эйбэт булгач,шулар белэн аралашып яшэр. Намаз да укый башласа,ул ялгыз булмый...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Оч ел буе анламаган ирен, кызларына, Хэкимгэ хезмэтче булган... И хатын-кыз!... Кирэкме узенне шулай кадерсезлэргэ?........... Куршесе нинди эйбэт кеше. Э менэ бер шелтэм бар: кондыз бобр ул! Жук- конгыз!

            Хәзер укыйлар