Антон Павлович Чеховны татарча укыйбыз

XIX йөзнең икенче яртысында А. П. Чехов укучыларның игътибарын җәлеп итә. Озак та үтми бу язучы бер рус әдәбиятында гына түгел, ә бөтендөнья әдәбиятында да, сүз остасы, новатор, новеллист һәм драматург буларак, иң күренеклеләрнең берсе булып таныла. Заманының тискәре якларын тапкыр тел белән укучыга җиткерүдә А. П. Чехов яңа алымнар таба. Ул коллыкта тәрбияләнгән кешенең начар сыйфатларын сурәтләү белән генә чикләнми, ә шул җәмгыять шартларында кешенең әхлакый яктан ничек һәм ни өчен таркалуын да күрсәтә. Әмма бу сыйфатлар турында сөйләгәндә, бөек язучы коры тәнкыйть сүзләре кулланмый, ул җәмгыятьнең череп таркалган җирлеген үткен юморга, көлкеле сүзләр пәрдәсенә төреп бирә. Шуңа күрә дә инде А. М. Горький Чеховның әсәрләре турында: «Хикәяләренең нәфис тышчасы аркылы эчтәге кырыс кисәтү бик аз гына беленеп тора», — диде. Әнә шундый осталыгы өчен А. П. Чехов укучыларның иң яраткан язучыларыннан санала.
Түбәндә без олы сатира остасының кечкенә ике хикәясен бирәбез.
— Шайтаныма олагыгыз! Эштән эт кебек ачыгып кайтасың, ә алар шайтан белсен нәрсә ашаталар! Әйтергә дә ярамый тагын үзләренә! Әйттең исә, шыңшу, күз яшьләрен көт тә тор! Ни пычагыма дип өйләндем соң мин!?
Хуҗа кеше шундый сүзләр белән кашыгын тарелкага атып бәрде дә, урыныннан сикереп торды һәм, җенләнеп, ишекне шартлатып ябып чыгып та китте. Хатыны, үксеп, салфетка белән йөзен каплады да икенче бүлмәгә чыкты.
Ире, үз кабинетына кереп, диванга сузылып, йөзе белән мендәргә капланды.
«Шайтаным котырттымы мине өйләнергә! — дип уйлады ул. — Бик шәп «гаилә» тормышы, әйтәсе дә юк, өйләнергә дә өлгермәдем, инде атыласы килә!»
Чирек сәгатьләр чамасыннан ишек артында йомшак кына аяк тавышлары ишетелде.
«Әйе, бу гадәттәгечә инде. Хурлады, талашты да хәзер инде ишек тирәли йөри, килешергә тели. Бик кирәгең бар иде! Синең белән килешкәнче, асылынып үлүем артыграк!»
Әкрен генә шыгырдап ишек ачылды, ләкин ябылмады. Кемдер бүлмәгә керде, йомшак кына, юаш кына адымнар белән диванга якынлашты.
«Ярар! Гафу үтен, җыла... Майлы кукиш алырсың!.. Ник шартламыйсың шунда, барыбер бер авыз сүз дә ала алмассың. Менә йоклыйм, сөйләшергә дә теләмим.
Ире, башын мендәргә тәртә төшеп, әкрен генә хырылдарга тотынды. Ләкин ирләр дә хатын-кызлар кебек үк ихтыярсызлар шул. Аларны да эретергә, йомшартырга була. Артында җылы тән тоеп ул җәһәт кенә диван аркасынарак күчте, аягын тибеп куйды.
«Әйе... Хәзер менә сырпаланабыз, иркәләнәбез, ялагайланабыз... Тиздән иңбаштан үбәргә, тезләнергә керешербез. Яратмыйм шул назлануларны! Алай да... кичерергә кирәк булыр үзен. Аңа, бу хәлендә, борчылу зарарлы да бит. Берәр сәгать газаплыйм, җәзалыйм да «гафу итәрмен».
Колак төбендә генә тирән итеп көрсенү ишетелде, аннан соң икенчесе, өченчесе... Ул аркасына кечкенә генә кул тигәнен сизде.
«Ярый инде! Соңгы тапкыр кичерәм. Газаплавым җитәр инде мескенне! Шуның өстенә мин бит үзем гаепле! Бер дә юк өчен җәнжал куптардым... — Йә, чү инде, җаным!»
Ул, кулын артка таба сузып, җылы гәүдәне кочып алды.
— Тьфү!
Аның янында үзенең зур эте Дианка яга иде.
13 октябрь. Ниһаять, минем урамда да бәйрәм! Карыйм да үз күзләремә үзем ышанмыйм. Минем тәрәзәләр алдында биек, килешле гәүдәле, серле кара күзле кара тутлы берәү йөренеп тора. Мыеклары — искиткеч! Бишенче кон инде иртә таңнан кара төнгәчә ул менә шунда йөри, үзе гел безнең тәрәзәләргә карый. Ә мин игътибар итмәгәнгә салышам.
15 октябрь. Бүген иртәдән үк коеп яңгыр ява, ә ул, мескенем, һаман йөри! Шуның өчен үзенә каш сикертеп, үбү ишарәсе ясадым. Ул миңа сөйкемле елмаеп җавап бирде. Кем сон ул? Варя апам аны: «Ул миңа гашыйк булган, минем өчен яңгырда коена», ди. Нинди аңгыралык! Ничек инде кара тутлы шундый ук каракай кызны ярата алсын? Әни безгә, матуррак киенеп, тәрәзә янында утырырга кушты. «Бәлкем ул берәр жуликтыр, ә бәлкем яхшы әфәндедер», — ди әни. Жулик... имеш... И җүләр дә соң сез, әни!
16 октябрь. Варя миңа: «Син миңем тормышымны будың», — ди. Аның
Варяны түгел, ә мине яратуына мин гаепле! Ана тротуарга ялгыш кына записка төшереп җибәрдем. О, явыз! Җиңенә
акбур белән «соңыннан» дип язып, миңа күрсәтте. Аннан соң әрле-бирле йөрде дә каршыдагы капкага: «Мин каршы түгел, ләкин соңыннан», — дип язды. Язды да тиз генә сөртеп алды. Ник йөрәгем бу кадәр сикерә икән?
17 октябрь. Варя терсәге белән минем күкрәккә төртте. Әшәке, кабахәт көнче! Ә теге бүген городовойны туктатты да, безнең тәрәзәләргә күрсәтеп, озак итеп аңа нәрсәдер сөйләде. Хәйлә кора! Мөгаен, сатып ала... Тираннар, залимнар сез, ирләр. Ләкин сез нинди хәйләкәрләр, чибәрләр!
18 октябрь. Бүген, бик озак югалып торганнан соң, абыем Сережа кайтты. Ләкин ул урынга ятарга да өлгермәде, аны квартальныйга чакырдылар.
19 октябрь. Хәшәрәт! Кабахәт! Сережа кемнеңдер акчасын туздырып качкан булган, ә ул 12 көн буена аны сагалап йөргән икән!
Бүген ул капкага: «Мин буш, мөмкин» дип язды. Хайван... Үзенә телемне күрсәттем.
Лена ГАЙНАНОВА тәрҗемәләре.

ХАТЫНЫ БЕЛӘН ЫЗГЫШКАН

БЕР КЫЗНЫҢ КӨНДӘЛЕГЕННӘН

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.