Логотип
Проза

“Алдадым Гөлданияне!”

 - Гөлдания тәтә! Ни җаның белән тынычлап бәбкә саклап утырасың? Гөлчәчәкне больниска алып киттеләр бит! Казанга ук! Вертолет белән!

   Оныгы Гөлчәчәкләрнең күршесе Зөлфиянең, түбән очтан йөгереп менгәнгәдер инде, сулышы кабып тиз-тиз әйтеп бетергән бу хәбәре Гөлданияны урынында тораташтай итте. Аннары ул кинәт кипкән иреннәрен көч хәл белән кыймылдатып:
   - Бәбиләргәме? Хәле авырайганмы? – дигән соравын бирде.
   - Шулай гына булсачы! – диде Зөлфия үтә дә хәвефле тавыш белән. – Сыер сөзгән! Исән калсалар ярый да...

   Хәзер инде карчыкның тез буыннары йомшады, ул, ары атларга да, кабат сорау бирергә дә хәле калмыйча, сукмак буендагы чирәмгә сыгылып төште. Күңеле сизгән иде бит, сизгән иде Гөлчәчәгенә нинди дә булса бәла киләсен. Тик үз вакытында чарасын гына күрә алмады. Хәер, аның кулыннан килерлек идеме? Ата-анасы Гөлчәчәкне кияүгә бирергә килешенгән чакта, Гөлдания бер сүз дә кыстыра алмады. Килене Кәбирә чатнатып:
   - Әнкәй, син катышма, оныгыңны бик яратсаң да, бала безнеке. Аның бәхетле, мул тормышта яшәвен телибез, - диде.

   Бәхет белән мул тормышның еш кына бөтенләй икесе ике нәрсә булуын, бар, аңлатып кара син аңа. Улы да хатынының сүзеннән чыкмый, ачуым бер килмәгәе. Тик җөпләп тора шуны. Бер уйласаң, аңа да үпкәләрлеге юк Гөлданиянең. Заманында үз куллары белән аларның чәчләрен чәчкә бәйләгән иде бит. Шушы үзсүзле, башбирмәс чая Кәбирәне үзе теләп алды киленлеккә.

   Улы Сабирның армиядән кайтып кына төшкән көннәре иде. Әле хәрби киемен дә салырга өлгермәгән зифа буйлы, очкын кара күзле һәм инсафлы егетнең теләсә кайсы кызны әсир итәрдәй чагы. Кичләрен уллары клубка чыгып киткәндә, Гөлдания ире Равилгә төртеп:
   - Атасы, бүген-иртәгә улыбызга берәр кыз ябышып ук кайтмагае. Алдан ук туй хәстәрен күрә башларга кирәк, - дип шаярта.
   Әллә фәрештәләрнең “Амин!” – дигән чагына туры килде, вакыйгалар коточкыч тизлек белән куерырга кереште. Гадәттә, кичен клубта ниләр булганын, аннан соң кем малае кем кызын озатып куйганын көтү куганда бөтен авыл белә. Гөлданиягә дә улының иптәшләре белән күрше авыл клубына йөрүе, Кәбирә исемле кызны озаткалавы мәгълүм булды. “Ай-һай, чая кыз, ычкындырмас синең улыңны. Җитмәсә, бик юаш та Сабирың”, - дип өркетүчеләре дә табылды. Тик берничә көннән соң Сабирның Кәбирәдән читләшүен, үзе кебек тыйнак табигатьле Сиринә белән аралашып китүен җиткерделәр. “Ярар, үзләре беләдер, хәерлесе булсын, - дип юрады Гөлдания. – Яшьләр арасына кереп йөрмәм инде. Улым кемне сөйсә, киленем шул булыр...”

    Тик, бәндә теләр, тәкъдир көләр, диләрме әле? Улы сөйгәне килен булдымы, башкасымы? Кая гына чыкмасын, кая гына бармасын, Гөлданиянең юлына гел Кәбирә очрый башлады. Колхоз үзәге булгач, шул авылга йомышы да төшеп тора бит аның. Әле кибеткә, әле фельдшерга барырга туры килә. Менә шунда каршыга Кәбирә чыга да инде. Туктата да елый, туктата да елый:
   - Гөлдания апакаем, ниләр генә эшлим? Сабирны өзелеп яратам, хыянәтен күтәрер чамаларым юк. Миннән башкага өйләнсә, үземә бер-бер хәл кылам, - ди.
    Ни дисен Гөлдания, үзегез аңлашыгыз, минем эшем түгел, дип, котылырга да тырышып карый. Аның саен Кәбирә артыннан калмый:
   -Гөлдания апакаем, сиңа миннән дә яхшырак килен булмаячак. Әйт инде Сабирга, ул синең сүздән чыкмый. Шундый да итагатьле итеп үстергәнсең улыңны, ике сүзнең берендә “әни” дип кенә тора бит ул, - дип, ана кешенең салпы ягына салам да кыстыргалый.

    Гөлдания бу хакта ире белән киңәшергә тырышып карады, анысы, кулын гына селтәп:
    - Мин сине үзем сорап бардым, улыңа алыгыз әле, дип минем әнигә син килмәгән идең бугай, - диде дә сүзен бетерде. Иреннән төгәл киңәш ишетмәгәч, Гөлдания үзе улына басым ясарга кереште:
   - Улым, кыз баланы рәнҗетергә ярамый. Күз яше төшәр бит. Ул да адәм баласы. Гаебең бардыр, мөгаен. Юкка еламыйдыр ул, - диде.

   Сабир күпме генә акланып маташса да, ышанмады. Ахыр чиктә Кәбирә - Гөлдания апаны, Гөлдания апа улын җиңде. Ярар, язмышым шулдыр, дип, килешергә булгандыр инде улы да. Туйлар ясап алып кайттылар Кәбирәне. Күпмедер вакыт узгач, “яңа пешкән” кайнанага килененең: “Алдадым Гөлданияне. Тәки алдырдым малаена”, - дигән сүзен ирештерделәр ирештерүен. Гөлдания сер бирмәде: “Булдырды шул, бер сүзем юк. Киленебездән иллә дә уңдык”, - дип җавап кайтарган булды.

   Менә шулай яшәп киттеләр. Сабир – механизатор, кирәк булганда – тракторга, кирәксә - комбайнга утыра. Кәбирә авылның кечкенә кибетендә сату итә. Тора башлауларына бер ел дигәндә, кызлары Гөлчәчәк туды. Гөлданиягә эш артты инде, тик ул аны сизмәде дә. Бердәнбер улының сабый чагы онытылган, ә онык бигрәк тә татлы була икән. Киленен дә еллар буе декрет ялында утыртмады: “Баланы үзем дә карыйм мин, эшеңнән аерылма”, - диде. Өй эшләрен дә читкә куймады, балалары, атлы эштәге ире кайтуга, дөнья ялт иткән, ашарга әзер, бала тупырдап йөгереп йөрер иде. Гөлчәчәктән соң тагын бер кыз алып кайтты килене – анысына Илгизә дип исем куштылар. Тик, әллә беренче онык булгангамы, Гөлчәчәген аерып яратты шул Гөлдания. Кайчандыр аңа үз әнкәсе әйтә иде, баланы артык яратырга ярамый, дип. Сөйгән чакта да, “Алла биргәнем”, - дип сөяргә кирәк, юкса Аллаһы Тәгалә, миннән дә артыграк сөя бу баласын, дип, кабат үзенә кайтарып алыр, дия иде. Әйтмәдеме соң инде Гөлдания ул тылсымлы сүзләрне, гел-гел кабатлап торды лабаса. Шулай ук күпсенде микәнни Аллаһы Тәгалә Гөлданиянең оныгына мәхәббәтен. Әстәгъфирулла, Раббым, үзең кичер!

   Гөлчәчәк урта мәктәпне тәмамлап тормады, тугызынчы сыйныфтан соң, педагогия көллиятенә китәргә булды. “Дөньяда укытучы эшеннән дә мөһимрәге юк. Балаларны бик яратам бит мин. Үземне дә яраталар, - диде челтерәп көлә-көлә. – Илгизәнең дә артымнан калмый тагылып йөрүен күреп торасыз бит”, - дип тә өстәде. Үзе шулай хәл иткәч, ата-анасы каршы килеп тормадылар.

     Шулай да бер көнне Гөлдания, ире белән икәүдән-икәү генә калгач:
     - Атасы, болай уйлавым гөнаһтырмы инде, Кәбирәне әйтәм әле, Гөлчәчәкне миннән көнләдеме әллә, сөенә-сөенә читкә чыгарып җибәрде, - дип әйтеп бакты. – Юкса, урта мәктәптә укымаслык идеме ул, институтка керә алмаслык идеме?
    - Һи-и, анасы, шул да булдымы сүз, - диде ире. – Үз баласы бит, үги түгел. Укыйсы килгән кеше югары белемне теләсә кайчан ала.
    Иллә коры да инде шушы Равиле, юк шунда бераз карчыгының хәленә керергә, борчуларын аңлагандай итәргә. Аның сүзенә карап, Гөлданиянең шикләре барыбер таралмады. Оныгы, чыннан да, күбрәк аның тирәсендә кайнашты шул. Кичләрен бөтен гаилә телевизор каршына утырганда да, кухняда кыштыр-мыштыр килеп калган әбисе янына Гөлчәчәге йөгереп чыгар иде: “Дәү әни, бар, син дә ял ит, савыт-сабаны үзем юармын!”  Йә булмаса, мәктәптән йөгереп кайта да, көне буенда анда ниләр булганын, дәресләрен-тәнәфесләрен, дус кызлары белән ниләр эшләгәнен ашыга-ашыга әбисе белән уртаклаша. Әбисенең:
 - Кит аннан? Шулай булдымы? Ә син нәрсә эшләдең? Икенче юлы менә болай ит, - дип, сораулар да, киңәшләр дә бирә-бирә тыңлавы кызны гел серләрен аның белән уртаклашырга ымсындырып тора иде бугай.

   Яшьтәш кызлар кебек үзара чыркылдашкан әби белән онык ягына карап, Кәбирә:
Берегезгә акыл кермәгән, икенчегезнең чыгып барадыр инде, тәмам тиңләшкәнсез, дип төрттерә.

   Гөлданиянең әнә шул “тиңдәш” оныгы, сыйныфташлары рәхәтләнеп укуларын үз мәктәпләрендә дәвам иткәндә, әллә кайдагы педагогия көллиятенә китте дә барды. Телефоннан шалтыратып торса да, дәү әнисенең күңеле булсын дип, озын-озын хатлар юлласа да, теге җырдагыча инде: “Хаты гына килә генә, сүзе генә килә генә, сөйләшергә үзе юк”. Гөлчәчәгенең каникулга кайтыр көннәрен тыны белән суырып алырдай булды инде Гөлдания. Дөресен әйткәндә, барысы да көтте инде, тик алай да Гөлдания кадәр үк булмас.
    Каникулга кайтканда, Гөлчәчәк бераз ябыгып, буйга тартылып киткәндәй тоелса да, күзләре очкынланып яна иде, ә үзенең теле телгә йокмады, укуы, укытучылары берсеннән-берсе әйбәт дуслары турында сөйләп туймады.
  - Тик шунысы начар менә. Нишләптер гел кызларның гына укытучы буласы килә. Андый малайлар бик сирәк. Безнең төркемдә дә егерме биш кешедән беребез генә малай, - дип уфтанып та куйды. Бераздан, көлә-көлә булса да, аерым бер җылылык белән тасвирларга кереште шуны: - Без аны Шурик дип йөртәбез. “Кавказская пленница” киносындагы Шурикка охшаган ул. Шундый ук күзлекле, оялчан, беркатлы. Аның каравы, бик күп белә, башкалардан да ярдәмен кызганмый.

  Өйдәгеләрнең барысы да сизде микән, әмма Гөлданиянең күңелендә бу “Шурик”ның оныгына бик тә якын булуы яисә булачагы турында бер шик тә калмады. Һәм нәкъ шулай булып чыкты да. Каникулга кайткан саен, кызның бөтен сөйләгәннәре арасында шушы егет һаман-һаман ешрак телгә алына башлады. Үз исеме Галимҗан икән. Күрше районнан гына ди.

   Практика вакыты җиткәч, Гөлчәчәк, өйдәгеләрнең һәммәсен шаккатырып, Галимҗан белән алар авылына китте дә барды. Хәер, шаккатырга да соңгарак калдылар, чөнки бу хакта практикалары башлангач кына билгеле булды. Гөлчәчәк чираттагы каникулына кайткач кына, Кәбирә, кызын каршысына утыртып:
  - Кыз балага бер дә килешми инде болай. Егет кешегә ияреп, аның авылына барып төшү, ким дигәндә, тыйнаксызлык була, - дип оялтып маташты.
   - Ә күп дигәндә? – дип, гадәтенчә шаярткандай итте Гөлчәчәк, аннары: - Әни, борчылма, мин бер начарлык та эшләмәдем. Авыллары да, мәктәбе дә бик ошады. Фатирда бер ялгыз әбидә торганымны да беләсең бит инде, Галимҗаннарда түгел, - дип акланды.
    Бу сөйләшүне ишетеп торган Гөлдания үзалдына гына көрсенеп куйды: оныткан килене үзенең яшь чакларын, оныткан! Ләкин мондый чакта аларны искә төшереп тору, үзе әйтмешли, “ким дигәндә” утка керосин сибүгә тиң булыр иде. Ә оныгының планнары зурдан икән әле: Галимҗанны армиягә озаткач, үз авылында эшләп торырга. Аннары инде, ул кайтканнан соң, өйләнешеп, бөтенләйгә алар ягына китәргә. Бергә эшләргә, бергә укуларын дәвам итәргә. Монысын Гөлчәчәк сер итеп әбисенә генә сөйләде. Әти-әнисе белән әлегә уртаклашмый торырга булган, алдан кычкырган күкенең башы авырта, дип аңлатты.
    Тик... алдан кычкырмаса да, башкайлары авыртасы булган шул Гөлчәчәгенең. Көллиятне тәмамлап кайткач, кызга үзе укыган мәктәптә эш урыны табылмады. Үзләреннән өч чакрым ераклыктагы авыл мәктәбенә барып урнашты.
  - И-и, яшь кешегә еракмыни? “Комсомолка, спортсменка и просто красавица”га? Ике атлыйм да бер сикерәм мин ул араны! – дип сөенеп йөрде.

   Ут борчасыдай кыз чыннан да сынатмады. Яратып эшләгәне кыяфәтеннән дә, сүз сөрешеннән дә аңлашылып тора иде. Ике-өч көн саен Галимҗаныннан хатлар килде,  ул да аларны җавапсыз калдырмады. Тик Кәбирәнең бу хат алышуны өнәмәве сизелеп тора, ризасызлыгын кайнанасыннан да яшерми анысы:
   - Соң, әнкәй, үзең уйлап кара, кадерләп үстергән балабызны әллә кайдагы гидай “Шурик”ка биреп җибәрәбезме? – ди. – Ни нәсел-нәсәбен белмибез. Күргән-белгән ягыбыз түгел. Аннары, нинди рәтле ир-ат маңкасы да кипмәгән бала-чага арасында әвәрә килә? Кулыннан бүтән эш килмәсә генә инде...
 - Шулаен шулайдыр да, - дип башта килененең сүзен җөпләгәндәй итә Гөлдания. – Тик Гөлчәчәгебез дә җүләр түгел ләбаса. Кемне сайлаганын беләдер. Кызың кемне сөйсә, киявең... – шушы урында ул, барган җиреннән кинәт сөрлеккәндәй, туктап калды да, сүзен дәвам итмәс булды. Дөнья шул бу: бер алдын күрсәтә, бер – артын...
    Кәбирә, эштән кайткан кызының кичләрен дә күбрәк компьютер каршында утыруын күреп: 
  - Кызым, көн-төн күзеңне бетереп, кампитырыңа карап утырма әле. Кайчакта клубка чыккаласаң да ярыйдыр. Яшьләр йөри, диләр. Шуригың аңа гына үпкәләмәс,- дия башлады.
   Шулай итеп, Гөлчәчәкнең егете турындагы беренче билгеләмәсе – “Шурик” исеме - әнисенең теленә бөтенләйгә берегеп калды. Җитмәсә, ул аны ниндидер мыскыллы мәгънә биреп, басым ясап әйтә бит әле. Гөлчәчәк аны төзәткәләп тә карады, тик “сүз кошы” инде авызыннан очып чыккан һәм һич кирәкмәгән урынга барып “оялаган” иде.
   Ахыр чиктә Гөлчәчәк инде тугызынчыда укый торган сеңелесе Илгизә белән бер ял көнендә клубка чыгып китте.
  - Мәктәптә безгә кичләрен клубта йөрергә рөхсәт итмиләр итүен, - диде сеңелесе. – Ярар, синең белән булгач, бер юлга ачуланмаслар әле.
   Әллә ни соңармыйча гына, кызлар клубтан күтәренке күңел белән кайтып керделәр. Гөлчәчәк кайбер сыйныфташларын да очраткан. Кызлары шәһәрдән ялга кайткан булса, авылда эшләп калган егетләр дә бар икән әле. Әнә,үзеннән бер-ике сыйныфка өлкәнрәк Әхнәф атасы белән фермерлык итә ди. (Бу хакта ишеткәне булса да, Гөлдания оныгын бүлдермичә тыңлады.) Үзләренең пай җирләренә авылдашларыныкын да кушып, иген игәләр. “Многопрофильный механизатор” мин хәзер, дип күкрәк каккан Гөлчәчәк алдында. Иң модный дискларны куеп, магнитофонны да ул кабызып җибәргән. Авыл клубын ду китереп, шәһәрчә “дискәтүк” ясаганнар. Гөлданияләрнең яшь чагындагы гармунлы “бичырлар”ны хәзер “дискәтүкләр” алыштырган икән.

    Шуннан соң Гөлчәчәк ял көннәрендә булса да клубка чыккалый башлады. Әлеге дә баягы Әхнәф озата да килгәләгән үзен. Гөлчәчәк:
   -  Миңа өметләнмә, егетемне армиядән көтәм, - дип, катгый фикерен әйтсә дә, Әхнәф:
    - Үпкән-кочкан җилгә очкан. Туйдан соң онытырсың, - дигән.
    Кыз бу сүзләрне җитди кабул итми, әлбәттә. Үзе теләмәгән кешегә нишләп кияүгә чыксын ди әле ул? Әмма синең теләк белән башкаларның теләге кисешкән ноктада нинди генә очкыннар чәчрәмәс? Көннәрдән бер көнне Әхнәф әти-әниләре белән бергәләп өйләренә үк килеп кермәсенме! Гөлчәчәкнең әти-әнисе дә аларның киләсен алдан белгән, әлбәттә. Мондый эш киңәшми эшләнәме соң?

   Ял көне бит, дигән булып, Кәбирә иртәдән үк аш-су бүлмәсендә кайнашты – гөбәдиягә дип камыр куйды, зур кәстрүлгә аш салды. Гөлчәчәк белән Илгизә дә тик тора алмый бит инде – токмач кисәргә, салат ясарга керештеләр.
   Гөлдания, бу ыгы-зыгыга аптырап, бәйли башлаган шәлен алды да телевизор каршына барып утырды. Һәм менә!..

   Эшнең нидә икәнлеген хәзер генә абайлап алган Гөлчәчәк – аны сорарга килгәннәр! – олы якка йөгереп кереп, әбисенә сыенды. Менә шунда әйтте дә инде Кәбирә аңа теге хәлиткеч сүзне:
  - Әнкәй, син катышма, оныгыңны бик яратсаң да, бала безнеке. Аның бәхетле, мул тормышта яшәвен телибез, - диде...
  ... Зөлфия, хәлсезләнгән Гөлданияне чирәмнән көчкә күтәреп торгызды да, култыклап, өенә озата китте. Өйдә дә - ниндидер хәвефле тынлык. Барысы да Казанга ук китеп бардымы икәнни? Әллә кодагыйлардамы? Аңгы-миңге хәлдәге Гөлданияне тиз генә калдырып чыгарга кыймадымы, Зөлфия аны диванга утыртып, плитәдәге әле суынырга өлгермәгән чәйнектән чәй ясап бирде.
   - Рәхмәт, кызым, бар, - диде Гөлдания.
   Күрәчәге булган икән балакайның. Әхнәфе дә: “Син миңа ризалык бирдең бит инде”, - дип алдашып торгач, Кәбирәсе дә: “Ата-ана ризалыгыннан башка рәхәт күрмәссең”, - дип куркыткач, нинди чая Гөлчәчәк җебеде дә төште. Елый-елый булса да, язмышына күнде. Тик шуннан соң ул инде сүрәнләнеп, моңаеп калды, коштай очып, көлеп-канатланып йөргән чаклары тәмам онытылды.

   Бөтен авылны шаулатып, зурлап туй ясадылар. Кода-кодагыйларның бер-берсенә бүләкләре дә мулдан булды. Кызы ниләр кичергәндер, ә Кәбирә чыннан да бик бәхетле иде.
   Моннан соң Гөлчәчәк туган йортында бөтенләй диярлек күренмәде. Ә нигә? Ата-ана ризалыгын алып кияүгә чыкканда, аның үз күңелендә ниләр кайнавы, үпкәләве-рәнҗеше турында уйладылармы соң бу өйдә?

   Яшь килен җиң сызганып яңа дөньяны көтәргә кереште. Килен төшкәч, үз көчендәге япь-яшь кайнанасы да вазифаларын аның җилкәсенә күчерүне хуп күрде. Янәсе, үзең хуҗабикә бул. Гөлчәчәк, ике сыерны савып, сепаратын аерткач, ирен эшкә озата да, көн саен өч чакрымдагы мәктәбенә ашыга. Кайтуына тагын бетмәс-төкәнмәс эш көтеп тора. Кайнана-кайнатасы, атна буе җыйган сөт-каймакны төяп, ял көнендә район үзәгенә илтеп сатуны гадәткә керткән. Килен төшкәч, тагын бер сыер алырга уйлыйлар. Уеңны кычкырып әйт кенә, ишетүчесе шунда ук табыла. Ул арада “Фәлән авылда Фәлән абзыйлар сыер сата икән. Сөте бик мул, ләкин сөзгәк диләр”, -  хәбәре кайтаваз булып килеп ирешә. Хәбәрнең беренче өлеше кызыктыра, икенче өлеше аңнарына барып җитми. Алалар сыерны. Күршеләре генә аһ итеп калган, диләр. Бөтен көтүне дер селкетеп тота иде, кемне генә харап итәр бу сыер? Үзләре дә сөтенә кызыгып каяндыр кайтарттылар да, хәзер ничек котылырга белмиләр, дип сөйләгәннәр.
   Хуҗалыкта мәшәкатьләр тагын да арта. Өстәвенә, балага узган Гөлчәчәккә икеләтә авыр. Башы әйләнә, күңеле болгана, тамагыннан ризык үтми. Оныгының хәлен белергә килгән Гөлдания бер көнне кодагыйларына:
  - Машинагыз да бар инде, кодагый. Сирәк-мирәк булса да, кияү Гөлчәчәкне мәктәбенә илтеп куя ала бит инде, - дип әйтеп бакты.
  - Машина бит ул Гөлчәчәкнең сулышы белән йөрми. Бензинның күпме торганын беләсеңме соң син, Гөлдания тәтә? – дип шаккатырды кодагый дигән кеше.
   Шуннан соң Гөлчәчәкне Равил бабасы ат җигеп эшенә илтеп куйгалады. Хәзер менә декрет ялына да чыккан иде югыйсә. Район табиблары, аяклары шешенгәнгә күрә, хастаханәгә кереп ятарга киңәш иткән. Тик кайнанасы гына бу хакта ишетергә дә теләмәгән:
  - Хуҗалыкта берүзем ничек өлгерим? Берни булмас. Табиблар әйтер ул, аларны тыңласаң, - дип кырт кискән.
    Аһ, инде менә... Бала туар вакыт җиткәндә...
    Тукта, нишләп болай аңгыраеп утыра соң әле ул? Юлга җыенырга кирәк! Казанга! Ул, тиз-тиз генә сандыгын актарып, кичә генә алган пенсия акчасын, бер сатармын әле, дип бәйләгән ике мамык шәлен зуррак күренгән сумкага бөкләп салды да  ишеккә ыргылды. Нәкъ шул чакта, капканы киереп ачып, җигүле аты белән ишегалдына Равиленең эштән кайтып кереше иде.
  -  Ашыкма, карчык, ашыкма, бәргәләнмә, - диде ул гадәтенчә сабыр гына. – Бөтенебез берьюлы бүлнис ишек төбендә утыра алмабыз. Телефоннан хәбәр иттеләр: Гөлчәчәгебез исән, операция ясыйлар ди. Туарга да өлгермәгән олан саклап калган анасын – сыер мөгезе аны тишеп чыккан.
    Димәк... Гөлчәчәк исән дип сөенергә кирәк? Тумас борын харап булган сабыйны исәпләмәгәндә...
   - Әхнәф тә анда, Казандадыр бит? – дип аптыраганнан гына сорыйсы итте Гөлдания, шунда буласы көн кебек ачык дип аңласа да.
  - Юк, - диде Равил. – Чәчүдә ул. Бүген-иртәгә төгәлләргә кирәк, аннары көннәр бозылырга тора, ди.
   - Көннәр!.. Бозылырга тора! – Мондый ук мәгънәсезлекне көтмәгән Гөлдания ярсу белән шушы сүзләрне кабатлады да ачык капкадан урамга атылды. Казанга! Олы юлда автобус очрамый калмас.
   ... Гөлдания Казанга барып җитеп, РКБның хирургия бүлеген эзләп тапканда, кодагые белән килене Кәбирә хафалы кыяфәттә больнистан чыгып киләләр иде инде. Эчендә берьюлы кайнаган ачу-ярсу, курку-хәвефләнү, өмет-ышаныч хисләре бердәнбер сорауга сыйды да бетте:
   - Ничек?
   - Реанимаөиягә чыгардылар, - диде килене. – Барыбер янына кертмиләр. Шурик та анда...
   - Галимҗан? Каян ишеткән?
   - Белмим. Теләсәң, үзеннән сорарсың.
    Кодагыйлар, башта кайтыйк дип эндәшкән булсалар да, Гөлданиянең барыбер үзләренә иярмәсен тоептыр, күрәсең, үзләре генә китеп бардылар. Ә Гөлдания, коридорга узуга ук, елаудан кызарган күзләрен күзлеге дә яшерә алмаган, әмма биредә булуы белән үк күңелдә тотрыклы бер ышаныч уяткан Галимҗан белән очрашты:
   - Исәнме, Галимҗан. Менә бит нинди кайгы...
   Егет бер мизгелгә югалып калгандай тоелды. Әмма ул үз-үзен бик тиз кулга алды да:
   - Гөлчәчәк исән бит әле! Һәм ул һичшиксез тереләчәк. Шулай булгач, кайгырмыйк, - диде. - Ә терелүгә мин аны үзебезгә алып китәм. Шикләнмәгез дә!
   Гөлданиянең күкрәгенә боз булып утырган борчулары кинәт эреп, күз яшьләренә әверелде дә чишмәдәй ага башлады. Бу аның бүген беренче тапкыр елавы иде.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрәтле хикәя . Бай кешегә килен булып төшсәң батрак буласыңны көт тә тор. Андый кеше үлгәндә дә бер тиен өчен чукына. Мондый байлык бәхет бирми.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик яхшы, эчтэлекле хикэя. Афэрин ,автор!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кеше баласын кызганмыйлар да инде кайберэулэр... Э кайберэулэр- хэтта уз баласын да, Кэбирэ узен кайгырткан, Голчэчэкне тугел. Эбекэй Голчэчэк белэн Шурикка ярдэм итэр, монысы hичшиксез! Голдания минем эбиемне хэтерлэтэ. Энием дэ бик-бик эйбэт минем! Э эбием тагын да олырак бит, иске карашлы тугел иде ул минем, китап укудан бигрэк, уенга да куа иде мине, кемне якын итсэм, шунын яклы була иде, хэтта "Урысмы, татармы, хэллеме, юкмы- кызыбызны кеше итеп тора торган булсын!" дия иде. Кызганыч, ботен якыннарым яраткан иремне эбием курэ алмады. Бик ошатыр иде ул аны....

        Хәзер укыйлар