Логотип
Проза

​Ачы алма

(хикәя)

        Ире яратканча парда гына пешергән  кәтлит, җептәй нечкә кискән токмач салган аш әзерләде дә, Зәринә хастаханәдә  яткан Аязы янына ашыкты.  Анда ашатуын ашаталардыр, тик  өйдә пешкән аш  җылы килеш эченә керсен иде.  Бәлки, теләкләр тели-тели  әзерләгән ризыктан тизрәк савыгып та китәр. Шулай уйлана-уйлана Зәринә урам аша чыкты да якындагы кибеткә керде. Ире бер шәфкать туташын бик мактый, рәхмәт яугыры.   Туганы кебек тәрбияли, ди. Хастаханәдән чыккач, сөлек  белән дә, энә казап та дәваламакчы икән.  Зәринә дә белдексез түгел. Яхшылыкны җавапсыз калдырганы юк.  Хатын кибеттә  миһербанлы шәфкать  туташына рәхмәт йөзеннән каплы кәнфит сатып алды да хастаханәгә юлын дәвам итте.
       Ул палатага барып кергәндә Аяз урынында юк иде. Алай гына да түгел, ире яткан ятакта чит кешене күреп, Зәринәнең гаҗәпсенүенең чиге булмады. Әллә бер-бер хәл булганмы Аязы белән? Йә Аллам! Зәринә Аяз белән атнадан артык бер палатада  яткан олы яшьтәге абзыйга дәште:  “Рәшит абый, Аязны башка җиргә күчерделәрме әллә?”  Рәшит исә,  нигәдер кыенсынгандай, карашын читкә борды.  Хәтта күзләрендә  Зәринәне кызгану да чагылды кебек. “Сеңлем, иреңне чыгардылар бит кичә. Әйтмәдемени?”  Көтелмәгән бу хәбәрдән  Зәринәнең  кулындагы кәстрүлләре төшеп китә язды. Башыннан мең төрле уй узды. Аязны чыгарганнар? Ә кая булган соң ул, өенә кайтмыйча? Әллә бу абзый ялгышамы икән?  Хәле авырая күрмәсен иренең! Тизрәк постка барып сорашырга кирәк! Зәринә, зиһенендә кайнаган мең сорауга бер җавап та таба алмыйча, кизүдә утырган шәфкать туташы янына  юнәлде. Ул, каушавыннан исәнләшергә дә онытып,  кәгазьләренә иелгән  яшь кыздан ире хакында сорады.   Тик кызның җавабы Зәринәне тәмам  аптыратты да, куркытты да.  Дәвалау курсын бетергән Аязны  чынлап та кичә  хастаханәдән чыгарганнар иде. “Ә кая соң ул? Ул бит өйгә кайтмады!” – хатынның гаҗизләнеп  соравына кизүдә утырган кыз, мин каян белим, дип битараф кына җаваплады да  авырулар янына кереп китте.  Зәринә, җанын камчылаган соравына җавап ишетергә өметләнеп, табиб кабинетының ишеген шакыды. Ишек бикле булып чыкты. Тәмам аптыраган хатын якындагы эскәмиягә чүкте. Аязны кичә хастаханәдән чыгаргач, өйгә кайтып килгәндә бер-бер хәл булдымы әллә? Аллам сакласын! Алай дисәң, гаиләсенә хәбәр итәрләр иде. Кеше хәтле кеше югалырга, ул бит энә түгел!   Имин генә булсын берүк! Борчылуы йөзенә чыккан Зәринә  янына идән юуучы хатын чүгәләде. Зәринәнең уйларын укыгандай: “Иреңне югалттыңмы?” – дип турыдан-туры сорагач, хатын, әйе, әйе, дип баш кына кага алды һәм  соңгы өмет белән җыештыручы хатынга текәлде. “Аның кайда икәнлеген бары тик шәфкать туташы Идая гына белә...” – серле генә пышылдады  хатын. – Ә Идаяны көтмә. Ул бер атна ял алды”.   Нидер аңлый башлаган Зәринә авызын: ”Әллә...?” – дип ачкан гына иде, җыештыручы хатын аны бер сүздән аңлап алды: “Әйе, әйе, мәхәббәт алар арасында. Ирең монда кергәннең беренче көненнән башлап, Идая аны тәрбияләде. Үзенә ияләштерде. Менә бит, оятсыз, ияртеп алып та китте”.  Зәринә бу хәбәргә ышаныргамы-юкмы белмичә, бер тын өнсез генә утырды да каядыр ашыккандай сикереп торды, тагын утырды, тагын басты  да  кемнедер куып җитәргә маташкандай ишеккә ташланды. Җыештыручы хатынның арттан, кәстрүлләреңне онытма инде ичмасам, дигәнен ишетеп кире борылды.   Кәстрүлдәге ашларын, ашагыз, әрәм итмәгез, зинһар,  дип,  дерелдәгән куллары белән Рәшит абзыйга кертеп бушатты, каплы кәнфитне җыештыручы хатынга сузды.  Ары кагылды, бире сугылды. Ул кая барырга, нишләргә белмичә югалып калган иде.  Бер юнәлеш табарга теләп, башын кысып басып торды.  Башына бер рәтле уй кермәсә дә, Зәмирә  шуны гына белә иде – ул Аязны күреп аңлашырга тиеш!  Тик хастаханәдә аңа Идаяның адресын бирмәделәр.  Шулай, хастаханәгә ирен күрергә барган Зәринә    бер сәгать  эчендә аннан  ирсез хатын булып  чыкты.
      Уйламаганда-көтмәгәндә башына төшкән бу җан өшеткеч  табышмакны чишәсе, үзен борчыган сорауларны тизрәк  ачыклыйсы   килә иде Зәринәнең әлбәттә. Тик кайда җавап эзләргә аларга? Аязның кайда икәнлеген беркем дә белми. Ничек аңларга аның бу кыйланышын?   Уналты яшьлек кызы  Раушания белән алай да, болай да  уйлап карадылар. Егерме елга якын бергә гомер ит тә, менә шулай беркемгә дә кирәкмәгән ташландык хатын хәлендә утырып кал имеш! Өендә хатынның кулыннан эше китте.  Күңел биреп эшләп йөргән хезмәтендә дә сүлпәнлек сизелде. Шулай билгесезлек эчендә ике атналап вакыт үтте. Аяз кайтмады. Бер көнне генә, кызы белән хатыны өйдә юк чакны туры китереп, Аяз әйберләрен килеп алган иде.   Үзе үк тудырган шундый четерекле дә, кыен да  мәсьәләне чишәсе урында куркак үсмерләрчә качышлы уйнаган ирен Зәринә аңламады. Җиләттем икән, әйт! Туйдым, гарык булдым! диген.  Кемнедер яраттың икән, яшермә! Билгесезлектән дә авыр нәрсә юк икән дөньяда!
      Ялгыша белдең – төзәтә дә бел. Бәлки ире кайтыр, кешеләрчә аңлашыр, хатасын аңлар,  дип көтә-көтә көтек булган Зәринә беркөн сабырлыгын югалтты һәм көндәше Идаяның  кайда яшәвен эзли башлады. Танышларының танышлары аша Зәринә Идаяның адресын белде.  Биек кенә  йортның өченче катындагы тимер ишек алдында Зәринә шактый гына басып торды. Кыңгырауга күпме басса да, аңа озак кына ишек ачмадылар. Башын иеп баскычтан төшеп килгәндә кинәт ишек ачылды һәм аннан  ят  хатын кызыл чәчле  башын тыгып: “Йөрмә монда килеп, эзләмә аны башкача!”  – дип кычкырды да ишекне шапылдатып ябып та куйды. Кире күтәрелә башлаган Зәринә башына суккандай ни алга барырга, ни артка чигәргә белмичә баскычка утырды да елап җибәрде. Үзен үзе белештермичә   чит кеше ишек төбендә үксеп утырды да аякларын чак сөйрәп өенә кайтып китте.   Баскычта, ире белән чит хатын яшәгән фатирның ишеге төбендә,  бетонны эретердәй күз яшьләре генә калды...
         Иделгә таянма, иреңә ышанма – әллә кемнән ишеткән бу сүзләрне Зәринә соңгы арада  уеннан чыгармады. Алма кебек чагында    йөрешеп-сөеп кавышкан,  ике дистә ел диярлек иңгә-иң бергә тормыш йөген тарткан, азаккача юлдашы санаган иренә ышанды шул Зәмирә.  Күңелеңдә гел генә шик-шөбһә тотып,  кайчан ташлар да, кайчан алдар, дип ышанмый гына яшәү дә тормыш түгелдер.   Үзе алдый белмәгән зат, алданырмын, дип тә уйламый шул. Начар да яшәмәделәр кебек алар Аяз белән. Икесе бер авылдан иделәр. Хәтта күршеләр иде, йорт-каралтылары да  терәлеп кенә тора иде.  Башка кызлар егет эзләп кич чыкканда Зәмирә бакчага гына чыга иде. Ә  койманың теге ягында гына көтеп торган Аяз, кызны күрү белән,  бу якка ялт кына сикереп тә төшә. Шунда, әти-әниләренең күз алдында диярлек,  шомырт чәчәкләре исенә исереп,  ике язны бергә каршыладылар алар. Шомырт чәчәк аткан вакытта  кызлар җилкенә, балан чәчәк аткан вакытта  балык сикерә, дигәннәр... Кызыл алма кебек кызара-кызара Зәринә егетнең  сөю җырын тыңлады: “Алма бөреле, алма бөреле, алма чәчәге төрле. Башкаларга күз дә салмыйм, сине күргәннән бирле...”  Алмаларга карап, пар алма кебек матур пар булырга хыялландылар.  Бакчадагы  алмалар кызарып  килгән чакта   туй ясап кавышып та куйдылар.    Ярты еллап чамасы Аязның әнисе белән яшәгәч, яшьләр бәхет эзләп читкә чыгып киттеләр.  Себернең тимер вагонында яшәделәр, кызлары Раушания туды. Фатир сатып алырга җитәрлек акча туплап Уфага кайтканда,  алар  күптән утыздан узганнар иде инде. Өч бүлмәле фатирда,   тамыр тарткан туган якларда яшәү икесе өчен дә зур куаныч  иде. Һәр хәлдә Зәринә ире белән үзен бәхетсез тоймады. Иренә начар хатын булмады.  Аяз да гаиләсен яратты сыман. Шәһәрләр арасында йөри торган автобуска эшкә урнашты. Хезмәт хакы да ярыйсы гына иде. Зәринә тимер юл кассасында билет сатты.  Тимер юл льготасы буенча елга бер тапкыр юлда  бушлай йөреп, дөнья күреп, ял итеп кайттылар. Кызларын укырга алдынгы мәктәпкә бирделәр.   Заманына күрә ярыйсы гына машина сатып алдылар. Табак-савыт шылтыраган чаклары да булмады түгел. Тормыш булгач төрле чак була. Ничек ызгышып китсәләр, шулай ук килешә дә белделәр. Гомерлек юлдашы дип санаган ире шулай куркакларча кача-кача,   мыштым гына ташлап китәр дип беркайчан да башына китергәне булмады Зәринәнең. Хыянәтчел кеше куркучан була, дип юкка әйтмәгәннәр күрәсең.  Башка сыймаслык, аңлап булмаслык хәл килеп туды Зәринә өчен. Ташландык хатын исеме күтәрү дә бик җиңел түгел икән шул. Кай җире яхшырактыр ул Идаяның? Карап торуга бер артык җире дә юк кебек ул Кызыл башның.  Шул  азгын наз белән алдырса гына инде. Алай дисәң Аяз, яшьрәк чакта мавыккалап алса да,   һәр итәккә ябышмады  кебек. Агач ботаксыз, кеше гөнаһсыз булмый – Зәринә иренең шуклыкларын кичерә килде. Кызлары Раушания дә үсеп килә. Аның алдында да оят түгелме икән әтисенә?   Хастаханәдә менә шулай “туганы урынына тәрбияләп” кеше ирен тартып алган хатын, бәхетле булырмын, дип уйлый микән? Азган җанга җен юлдаш.  Шулай бер көн эчендә Зәринәнең еллар буена бөртекләп төзегән   тормышы җимерелде дә куйды.
        Дөньясы ишелә башлауның башы гына булган икән әле Зәринәнең. Алар Аяз белән  суд аша, озак, бер-берсен күрәлмый башлаганчы  аерылыштылар. Зәринә маташып караса да, ир белән хатын, үпкә-рәнҗүләрен онытып, кешеләрчә тыныч кына бер кат та сөйләшә алмадылар.  Аяз аларның уртак фатирларын суд аша бүлдерде. Бар тапкан милеге шушы фатир булган Зәринә кара кайгыга калды. Шушы уртак почмакларын мирас итеп кызларына  калдыру иде бит икесенең дә хыялы.  Кемнең-кемнең, ә баланың ата-ана малына хакы бар. Аннары бу фатир аларга күктән төшмәде. Себердә  тазалыкларын югалтып, акча җыйдылар алар  бу фатирга.  Кай арада, ни сәбәпле  Аяз, үз баласын онытып, Идаяның, аның ике улының  мәнфәгатен кайгырта башлады – Зәринәнең акылына сыймады.  Адәм языгы арбалы шул.  Идаяның беренче иреннән дә фатир каерып алуы ялган сүз түгел, ахры. Тәҗрибәсе бар, димәк.  Нәтиҗәдә өч фатирлы бүлмәне икегә бүлеп, Зәринә кызы  Раушания белән шәһәр читендәге бер бүлмәле кысан фатирда яши башлады.  Тормышны җимерүе генә җиңел шул, төзүе  ай-һай ничек авыр. Аяз,  әллә яңа гаиләсендә үзен бик бәхетле тойды, бу хакта уйламады, ахры. Йорт җиһазларына хәтле бүләргә кызыккан ир машинаны үзендә калдыру исәбе белән генә тынычланды. Эш урыны шактый ераклашкан Зәринә җаны сөйгән хезмәтеннән китәргә мәҗбүр булды. Шәһәр читендәге складка тауар кабул итүче булып урнашты. Зәринә үзе өчен кыйммәте булган югалтырлык бар нәрсәсен югалтты бу тормышта – ирен дә, фатирын да, эшен дә. Иң кыены –  Аязның хыянәтеннән соң тагын кешеләргә ышана башлау иде. Тормышны  бер җайга салып яшәп китү  икеле иде.  Кайчандыр иң якын саналган кешеләр бер-берсе өчен чит кешегә әверелделәр.  Әйтерсең дә,  матур яшьлекләре, мәхәббәтле төннәре, уртак шатлыклары булмаган да. Зәринә кадерле санаган бар нәрсәгә Аяз   киерелеп торып аягын сөртте. Ирен яхшы беләм дип санаган Зәринә аны танымады.  Аяз әллә чыннан да үз йөзен оста яшергән икейөзле адәм булган, әллә Идаяның сүзеннән уза алмый, аңламассың да.  Милек өчен дә кеше үз йөзен югалтыр икән. Кайчан ул мал колына әйләнде дә, кайчан үз баласын сөйми башлады?  Бу авыр сынаулардан соң кызы белән генә аралары якынайганнан якыная барды Зәринәнең.  Анасын кыз бала аңламыйча,  кем аңласын мондый  хәлдә калганда? Авыр чакта кыз бала әнисенә булмый, кемгә сыенсын?   Яшь булса да акыл ягыннан яшьтәшләреннән иртәрәк өлгергән Раушания әнисенең терәге була белде.   Агачның аскы ботаклары өскеләрен күтәрешә. Шуның сыман, алар да акыллы Зәринәсе белән бер-берсенә таяныч булдылар.  Әйе, иңнәренә төшкән бу йөкне ике нәзек кенә хатын-кыз күтәрә алдылар. Зәринә бар юанычын кызында тапты. Кызын укытырга тырышты. Югары белем алмаса да, Раушания, һөнәр көллияте тәмамлап, эшли башлады.  Бераздан үз тиңен очратып тормышка чыкты. Башта кеше фатирында түләп яшәделәр дә, бераздан яшьләр бурычка фатир сатып алдылар.  Нишлисең, заманы шундый. Анысына да бик сөенделәр. Аяз гына кызының тормышыннан эзен-юлын суытты. Зәринәнең янында кызы, кияве бар, оныклары булачак. Киләчәккә ышанычы бар. Ә Аяз ни уйлый икән киләчәк хакында? Менә тагын бер табышмак Зәринә өчен.
       Үз башына азгандай, акылын  югалткандай  атлыгып тормышын җимергән Аязның язмышы  аянычлы булды.  Әле булса Зәринә ирен,  ялгыш-хатадан саклый-аралый алмадым,  дип үз-үзен гаепли. Тик ни кыла ала иде соң хатын ул вакытта? Үз языгың – үз башыңа, димәсләр иде.   Идаяның тайгак юлда йөргән  ике улыннан кыйналып, Аязның гарип калганы ишетелде. Башына зыян килгән, сәламәтлеген, эшен югалткан  ирнең  фатирын да тартып алып, үги аталарына   җәһәннәм тишегендәге бер авылда иске генә йорт сатып алганнар, диделәр.    Идая  ирен ташламаган әлегә. Шунда бергә яшиләр, имеш.  Дәвалыйм, дип ирләргә сөлек куеп, энә казап кәсеп итүеме, юмалап та юхалап үзенә яңа корбаннар эзләвеме – анысын Идая үзе генә белә. Шәһәрдә дә яшәр иде дә, юлдан язган уллары әниләренә дә кул күтәрүдән тартынмый, диләр.   Ни чәчсәң, шуны урырсың. Якыннарын күп кенә хәсрәткә төшергән бу ир белән хатынны нинди киләчәк көтә – бер Алла гына белә. Төпсез каекка утырма, төтен бавына тотынма – башы эшләгән чакларда Аяз да үкенәдер дә бит,  соң шул инде.
        Егерме елга якын гомереңне сызып ташлап булмый шул, күпме теләсәң дә. Онытам, җуям,  дисәң дә бергә чаклар, хәтер түреннән калкып, йөрәкне сызландырмый калмый. Бергә төшкән фотоларны ертып кына ул елларны юк итәргә мөмкин түгел шул. Зәринә авылга кайтса да, әнисенең коймасы аша гына Аязның нигезе күренеп тора. Анда күптән кеше яшәмәсә дә, аларның яшьлек шаһиты –  шул ук шомырт  агачы, Зәринәне таныгандай,  ерактан ботакларын болгый.  Бакча түрендәрәк карт алмагачлар утыра. Алмаларына карап,  пар алмалар кебек матур пар булырга хыялланган  иделәр...  Әнә тегендә, бакча кырыенда  әтисе, әнисе белән өчәүләп бәрәңге алып ятканда Зәринәнең аяк астына пар алма килеп төшкән иде. Койма артында кеше-мазар күренмәсә дә, бу алмаларның кемнән икәнлеген кыз   чамалады, әлбәттә. Кызның  учына чак сыйган  ике алма шундый да матур иде. Берсе саргылт, алтынсу, ярмалы,  хәтта бераз үтә күренмәле кебек. Ә икенче алма  кып-кызыл!  Авыз сулары килгән Зәринә, кызыгып,  шул алмага тешләрен батырган иде, черек тәме тоеп, кире төкерде. Тыштан шундый да татлы, җитешкән күренгән алма чынлыкта черек һәм ачы булып чыкты! Кыз, ачуланып,  тешләнгән алманы койма аша иясенә ыргытты. Сау алма саптан төшми...  Алманың кызылына алданма, кызыл алма черек булучан, дигәннәр. Пар алмалар кебек матур пар булырга хыялландылар, ә менә ничек килеп чыкты... Пешүе җиткән алтынсу сары алма белән  кортлы кызыл   алма бер алмагачта үсми шул, алар да пар түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Физэлия ханым, бу эсэрбулган хэллэргэ таянып язылганмы? Рэхмэт, ошады.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ир-ат затында кайсы вакытта акыл баш миеннэн "алтынчы ноктага" кучэ шул... Аллага шокер кан кайнарлыгы миебезне пешереп зихенебезне югалттырмады. Рэхмэт, Физэлия!!!

      • аватар Без имени

        0

        1

        Тормыш катлаулы дибез.Кеше катлаулы.Яклаучы,терэк булырга тиешле кешен дошманнан да тубэнерэк бу очракта.Дошманнан -яхшылык ,якыныннан -сатлыклык котмисен бит .

        • аватар Без имени

          1

          0

          Физэллиянен эсэрлэрен укыган саен укыйсы килэ...Аларда бер-берсен кабатламый торган кеше язмышлары,иксез-чиксез халык тудырган мэкаль-эйтемнэрнен,сурэтлэу чараларынын оста урынлы кулланылышы сокландыра...Катлаулы язмышларны укучыга тээсирле итеп бируе шаккатыра!Рэхмэт,Фмзэллия!

          • аватар Без имени

            1

            0

            Эсэрнн укыгач,уземнен баштан уткэн Хэл йорэгэмне ярып,буген генэ булып уткэндэй будды. Синем ирэм дэ егылып,аягын чэрдэклэндерде. Гоголь урамындагы травматологиягэ салдылар. Шунда Валя дигэн мёд. сестра б/н чуалышып яткан. 4ай больницалында йордем,читлэтеп-читлэтеп эйтучелэр булды, эллэ анламадым,эллэ ул сузлэрне Кабул итэсем килмэдэмэ,анламыйм. Ойгэ чыккач, алты ай башны эйлэндереп ятты. Эшкэ чыгып, ике кон эшлэде, оченче конендэ маржасына кайтып киткэн. Ник больницадан гарип вакытында кпйтмадын дип сорагач, ул гарип мина кирэкми дип эйтте диде.

            Хәзер укыйлар