Логотип
Исемнәре тарихта

Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсеше

​Парламент көн тәртибендә...


Утырышка куелган һәр мәсьәлә, кабул ителгән һәр закон проекты Татарстанны дөньяда танытуга, халыкка мул һәм тату яшәү өчен кирәкле шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Римма Атлас кызы РАТНИКОВА Татарстан Дәүләт Советына 2004 елгы сайлаудан соң килде. Парламент ишеген ачып кергән ул көннән соң унбер еллап вакыт узып киткән. Нинди иде дә, нинди булды ул?! Әллә ни үзгәрмәде дә шикелле. Гозер белән килүчегә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышкан, елмаеп җибәрсә, шундый якын, шундый кадерле кешеңә әйләнә белә торган һаман да шул Римма Ратникова инде ул. Һәм бүген ул зур сәясәтче дә. 

Тормыш кыйммәтләре турында аның белән әңгәмә кору – үзенә бер рәхәт. Әмма андый минутлар бик сирәк эләгә. Ник дисәң, аның эш көне, сәгатьләп димим, минутлап, бер атнага алдан язылып куелган. Менә әле дә безгә: «Иртән – чит ил делегациясе белән Президент янында, аннары – Комитет утырышында, аннары – «Бердәм Россия» җыелышында...» – дип тезеп китәләр. Аңладык, аңламаган кая. Бер сүз белән әйткәндә, очрашу күпмедер вакытка кичектерелә. Килешәбез: чыннан да, вакыты юк. 

Татарстан Президентын һәм муниципаль, җирле үзидарә органнарына сайлауга әзерлек эшләренең кызган чагы. Парламент Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең политсовет секретаре урынбасары Римма Ратникова шул уңайдан журналистлар белән матбугат конференциясе дә уздырды. Салмак-үтемле итеп сөйли башлауга ук, үзенә каратып куйды. Ул алда җитдидән-җитди эшләр торуы, партия эчендә алдан тавыш бирүнең (праймериз) бары «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан гына кертелгән яңалык булуы, аның авыл җирлекләрендә беренче мәртәбә уздырылачагы хакында сөйли. Уйласаң, уйланырлык нәрсәләр бар монда. Исегезгә төшерәбез: 2005 елдан Россия регионнары җитәкчеләренә вәкаләтне Россия Президенты бүлеп бирә башлаган иде. Әмма Президентны турыдан-туры сайлау нормасы Татарстан Конституциясеннән алынмады, ә бәлки, вакытлыча туктатылды. Хәзер без яңадан Президентыбызны турыдан-туры сайлауларга әйләнеп кайттык. Без тагын мөһим чаралар алдында. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең гамәлләре белән ил-дөнья күләмен­дә танылган республикабызның киләчәге шул сайлауларга бәйле. Шөкер, без тынычлыкта һәм муллыкта яши торган халык. Бу юлы да сынатмабыз дип уйлыйм. Кызыксындырган бөтен сорауларга да җаваплар алынды шикелле. Вице-спикер китәргә ашыга. Аны эшлекле очрашулар көтә. Ә мин исә үземчә нәтиҗә ясыйм: быелның 13 сентябрендә узачак сайлау республикабызны янә бер баскычка күтәреп куяр. Без – Россия дигән зур ил эчендә үз хокукларыбызны үзебез билгеләп яшәрлек мөмкинлекләр таба алган уйлы-гамьле халык.

Болай дигәндә, моннан чирек гасыр элек булган вакыйгалар искә төшә дә янә бер дулкынлану, республика өчен горурлану хисе кузгалып куя. Татарстан Югары Советы эшли башлаган беренче көннәрдән парламент хәбәрчесе, ул вакыйгаларның шаһиты булып йөргән кешегә, хәер,
бер миңа гына түгел, барыбызга да ул вакытларда дөнья үзгәргән, күктәге кара болытлар мәңгегә таралган кебек тоелган иде.


«Татарстанга мәхәббәтне – гимн аша...»

– Татарстан тарихында яңа бер дәверне, җитди үзгәрешләр чорын башлаган ул вакытлар, ул вакыйгалар, республиканың йөзен ачып җибәргән – аны тугралы, гимнлы иткән көннәр... Шуннан бирле егерме ел вакыт узган. Гимн итеп композитор Рөстәм Яхинның музыкасы сайланды. Халык яраткан, күңелләрне айкап ала торган бөек, шәп музыка иде ул. Ә шәп музыкага шундый ук шәп сүзләр кирәк иде. Белүемчә, Сез җитәкләгән комиссия гимнның тексты өчен конкурс игълан итте, сүзләре йөзләгән проектлар арасыннан сайланды. Сез тарихка нәкъ менә шушы эшләрегез белән кереп калдыгыз да... 
– Без ул чагында татар кешесе, гомумән, Татарстанда яшәүче халык өчен гимнга сүзләр сайлауның ни дәрәҗәдә җитди, җаваплы эш булуына тагын бер кат инандык.

Конкурсны үткәрү комиссиясенә килгән текстларны җентекләп өйрәндек. Тәкъдим ителгән җырларның һәркайсын Россиянең һәм Татарстанның халык җырчысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина белән бергәләшеп җырлап карадык. Әзер музыкага сүзләр язу авыр эш икән ул.

Без «Батыр» дигән исем астында җибәрелгән сүзләргә тукталырга булдык. Беренче конвертта – шигырьнең сүзләре. Икенчесендә – аны җибәргән кеше турында белешмә. Ул фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат булып чыкты. (Узган гасырның 70 нче елларында Рөстәм Яхин әлеге әсәрен дусты – фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеров белән килешеп иҗат иткән.

Шигырьне шагыйрь 1972 елда, ТАССРның 50 еллыгына багышлап язган булган. «Туган ягым» дигән шул җырны шагыйрьнең кызы Гөлшат, Гәрәй Рәхим белән берлектә, яңадан эшкәртеп, тирәнрәк мәгънә салып тәкъдим итте.) Без аны иң яхшы проект дип таптык. Әмма безгә текстның русчасы да кирәк иде. Гимн ике телдә – татар һәм рус телләрендә башкарылырга тиеш. Аны татары да, рус кешесе дә җыр­ларга тиеш. Рус текстына берничә вариант тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, арадан яшь шагыйрь Филипп Пираев­ның тәрҗе­мәсе сайлап алынды.

Безнең гимн «Татарстан Республикасында дәүләт символлары турында»гы закон белән ныгытылган. Аны закон саклый. Аңа берәүнең дә тел-теш тидерергә хакы юк. Дәүләт символларына без хөрмәт белән карарга тиеш!
– Сүз дә юк, Татарстан парламенты тарихындагы җаваплы эшләрнең берсе булган ул. Инде узганнан бүгенгегә кайтыйк. Без яңартылган дәүләтчелектә яши башлаган 25 ел эчендә бик күп нәрсәгә ирештек. Әмма, тәҗрибәдән күренгәнчә, регионнардан кергән закон проектларының бик азы гына Федераль Җыенда хуплау таба. Субъект хокукларын кысу түгелме бу?
– Дөрестән дә, мәгълүматларга караганда, регионнардан кергән тәкъдим-инициативаларның нибары ике проценты гына закон буларак кабул ителә. Әйтик, Дәүләт Советы Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы белән мөрәҗәгать итте, ди. Аны башта Дәүләт Думасы Советы карый, аннан соң закон проекты профиль буенча караучы җаваплы комитет кулына күчә. Әлеге инициатива шуннан соң гына төбәкләргә җибәрелә. Регионның фикере исәпкә алынсын өчен, әлеге проектны президент, йә губернатор һәм регионнардагы парламент
йә хупларга, йә кире кагарга тиеш. Сүз дә юк, дәвамлы һәм бик четерекле эш. Ләкин субъектларның күпчелеге кайсыдыр бер субъект­ның инициативасын хуплау турында карар кабул иткән очракта да, соңгы – хәлиткеч сүзне Дәүләт Думасы әйтә, ул кабул итә законны. Дума хәтта күпчелек субъектлар хуплаган йомгаклауны да кире кагарга мөмкин.

Парламент Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин бу мәсьәләне югары дәрәҗәдә бер генә мәртәбә күтәрмәде инде. Ләкин сәяси чынбарлык шундый. Бу катлаулы механизм илне бердәм хокукый кысаларга кую ихтыяҗы чыккан елларда кертелде. Хәзер бурыч үтәлде, тик ирешкәнне сакларга кирәк әле. Әйтергә кирәк, субъектларның закон чыгару инициативасы еш кына гамәлдәге федераль законның концепциясенә каршы килә. Региональ парламентлар күп вакыт капма-каршы идеяләр белән чыга. Ә моны бер федераль законда гына исәпкә алып бетерү мөмкин түгел. Бердәм хокукый кысаларда яшибез бит.

Безнең кайбер конкрет инициативаларыбыз Дума­да икенче укылыштагы төзәтмәләрне кабул иткәндә исәпкә алына алынуын. Әмма төзәтмәләрне янә Дәүләт Думасы депутатлары кертә. Баш­кача әйткәндә, без «авторлык хокукы»­бызны югалтабыз. Хәер, төзәтмәнең кем тарафыннан кертелүе бу очракта ул кадәр үк мөһим түгел. Закон эшләсен генә... Бер сүз белән: урыннарда закон проектын кабул итү статистикасы безнең файдага түгел, дияр идем. Кайчак проект нибары килеш­терелмәү сәбәпле генә, Дәүләт Думасыннан закон булып чыгып җитә алмый. Биредә хәтта документны редакцияләгәндә киткән хата да яисә юридик техниканы бозу да закон проектының язмышын хәл итәргә мөмкин. Хәзер без бу киртәләрне әйләнеп үтәргә өйрәндек. Шунысы да бар, еш кына проектлар Россия хөкүмәтенең тискәре фикере аркасында, бигрәк тә ул акчага бәйле булганда, зур финанс чыгымнары таләп иткән­дә гамәлгә ашмый кала. Бюджет аша җыйганны гына бүләргә була. Өстенлекле юнәлешләргә урын бирелүен истән чыгармыйк. Хөкүмәт белән идеяләреңне алдан ук тәгаенләп куярга кирәк. Шундый бер очрак булды: Дәүләт Советы безнең Эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме белән закон проекты эшләде. Ул тиешле процедураларны үтеп, Дәүләт Думасы Комитетына барып җитте. Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле әлеге тәкъдимгә каршы чыкты. Без­нең коллегалар мәсьәләне алар кат­нашында тикшермәгән, фикер алышмаган. Шулай итеп, проектны кире кайтардылар. Җитлеккән илләрдә бу лоббизм – парламент карарларын кабул итү барышына басым ясау дип атала. Ул илләрдә хәтта лоббизм турында закон да бар. Ә бездә юк.


Буш вәгъдәләр бирмәскә!

– Халыкны гел кризис белән куркытып торалар. Безнең респуб-лика да кыенлыклар кичерә. Мондый хәлдә Парламентның яклауга мохтаҗ гаиләләрне, инвалидларны кайгыртырга тиешле Социаль сәясәт комитеты һәм «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе халыкка нинди игелекле эшләр күрсәтергә җыена? Шушы уңайдан редакциягә килгән бер хаттан өзек китерим әле: «Сессия утырыш­лары­ның берсендә, – дип яза автор, – яшь ярымнан өч яшькәчә кадәрге баласы белән өйдә утырырга мәҗбүр аналарга пособие түләү мәсьәләсе күтәрелде. Ә безнең Светлана Захарова (комитет рәисе, – авт.) трибунага чыкты да, акча булмау сәбәпле, әлеге мәсьәләне кире кагарга тәкъдим итәм, дип, мине телсез калдырды. 

Ә бит баласын бакчага урнаштыра алмыйча, бер әти кешенең хезмәт хакына – очын-очка ялгап яшәүче гаиләләр бик күп!» Хат авторына ни диярсез? Электрон чиратларга ышаныч чамалы. Бәлкем, бу хәлләрне көйләү өчен махсус карармы, законмы кирәктер...
– Быел хәлләр, чыннан да, бик авыр. Күреп торасыз ич, бер-бер артлы явып торган санкцияләр ил һәм республика икътисадына нинди зыян салды. Нефтькә бәяләрне генә карагыз әнә. Өстәвенә, акча, доллар белән нинди хәл килеп чыкты... Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов матди кыенлык кичерүчеләр алдындагы бурычның, социаль программалар­ның һәм йөкләмәләрнең үтәлеп барылуы турында гел әйтә килә. 

Ә халык тормышның көннән-көн алга баруын, яхшыруын көтә. Ул шулай булырга тиеш тә. Мондый хәлдә безнең үзебезгә дә сайлаучыларны кабул итү җиңел түгел. Әле күптән түгел генә миңа өлкән яшьтәге бер апа килде. Үзе гомер буе балалар бакчасында эшләгән, бернинди уңайлыклары булмаган кечкенә генә бер фатирда яши. «Фатирымны алыштырыр өчен миңа 500 мең сум акча бирегез», – ди. Кызганычка каршы, хәзер бушлай фатир бирү дә, торак сатып алуга акча бүлеп бирү өчен закон да юк. Кеше аңламый: ул әле һаман социализм чоры идеяләре белән яши.

Депутат Захарованың чыгышына килгәндә... Утырышларда төрле социаль проектлар тәкъдим ителә. Без ул тәкъдимнәр өчен җан тырмашабыз, комитетларда җитди сөйләшүләр алып барабыз. Хөкүмәткә, авыр яшәүче халыкның хәлен яхшырту максатында, акча эзләргә-табарга кирәклеген аңла­тырга, шуны төшендерергә тырышабыз. Әмма акча, чыннан да, юк. Мөнбәрдән тикмәгә сүз куертуның мәгънәсе бармы? Анда чыгып, эш кыргандай кылану – безнең алым түгел. Күңелгә тигән андый сүзләрне депутат Захарова түгел, ә бәлки, хөкүмәт әгъзаларының берәрсе әйтергә тиеш булгандыр. Тик моннан ни үзгәрә?! Барыбер акча юк бит. Кайвакыт кискенкискен сүзләр дә әйтергә туры килә шул. Депутат­ның, булмаган вәгъдәләр биреп, халык хисләре белән уйнарга хакы юк!

Баласы белән өйдә утырырга мәҗбүр әниләргә пособие мәсьәләсе дигәннән... Республиканың бу өлкәдәге сәясәте – балалар бакчалары төзү. Тиздән өч яшьтән җиде яшькәчә бала-чаганың барысы да балалар бакчалары белән тәэмин ителәчәк. Иң бәләкәчләр өчен яслеләр төзүгә дә чират килеп җитәр. Әгәр дә әти-әниләргә акча өләшә башласаң, бакчалар төзергә акча калмый. Йә төзибез, йә шул акчаны ашап бетерәбез. Керемнәре аз булган әни­ләргә бишәр мең акча бирү нормасы керткән регионнар хәзер ни эшләргә белми. Әниләр акчаны ала, баланы бакчага йөртми. Нәти­җәдә, балалар бакчалары буш тора. Безнең коллегалар бу адымны ялгыш булган дип исәпли. Минемчә, иң яхшысы, азрак сабыр итәргә. Аның каруы, барлык балаларны да мәктәпкәчә учреждениеләр белән тәэмин итү мөмкинлеге булачак. Халык күңеленә шом-коткы салучы депутатлар популистлар алар.
Кем инде үз халкына каршы эшләсен? Йә, әйтегез: президентмы, министрмы, депутатмы? Минемчә, юк... Без халыкка бары игелек кенә телибез! Кызганыч, сәясәт ул – мөмкин кадәренчә дөрес гамәл кылу сәнгате.


Дәвамын журналда укый аласыз (2015, май).

Үткәннәрдән

* 1990 елның 30 августы. Татарстанның яңа сайлан­ган Югары Советы Дәүләт Суверенитеты турында Декларация кабул итте.

* 1991 елда кайбер депутатлар, шул исәптән Югары Советның 14 даими комиссиясе рәисләре закон чыгару эшләрен даими нигездә алып бара башладылар. «Народовластие», «Суверенитет», «Татарстан», «Согласие» төркемнәре һәм фракцияләре барлыкка килде.

* 1992 елның мартында Референдум булды. Ул Татарстан Республикасының, халыкара хокук субъекты буларак, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә кора алуын таныды. Татарстан бу авыр сынауны зирәк, акыллы җитәкчеләре ярдәме белән уңышлы үтә алды. 

* 1992 елның 6 ноябрендә уникенче чакырылыш Югары Советы Татарстанның яңа Конституциясен кабул итте. Республиканың яңа дәүләт символлары расланды, 120 дән артык закон кабул ителде.

* 1998 елның маенда Татарстан Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вазыйфасына керешүгә үк, Берлинда уздырылган 5 нче Европа форумында республиканың парламент практикасын камилләштерү буенча Европа программаларында катнашырга әзер булуын белдерә. Республика мәнфәгатьләрен федераль законнарга яраклаштыру өчен бәхәсләр дә шактый кыю барды. Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килә дип бәяләнгән законнар өйрәнелә һәм килештерелә. Һәм, ниһаять, «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы закон мөһим вакыйгаларның берсенә әверелә.

* 1995–1999 елларны халыкка йөз белән борылу чоры дияргә дә мөмкин. Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе белән Килешү төзегәннән соң, республика язмышын хәл итәрдәй күп кенә законнар кабул ителә. Ул чагында халык күңелен кузгатырдай бик күп эшләр эшләнә: җимерек йортлар бетерелә, нефть тармагы кризистан чыга, авыл хуҗалыгы кискен үсеп китә. Әлбәттә, бу уңышларда депутатларның да өлеше әйтеп бетергесез. Законнар эшләүдә алар хәтта Россия депутатларын да уздырып җибәрә.

* Инде 1999–2003 елларда эшләгән депутатларны алыйк. Иң кыенын алар күрә: эшләнгән законнарны федераль законнар белән яраклаштыру башлана.

* 2004 елгы сайлауларда кертелгән иң зур яңалыкларның берсе – халык илчеләрен партия исемлеге буенча сайлый башлау. Бу – Парламент составын кискен үзгәртте.
 
Татарстан гимны





(Рамазан Байтимеров сүзләре, Филипп Пираев тәрҗемәсе)

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан! 
Синдә генә безнең язмышыбыз, 
Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя, 
Да будет мирным твой небосвод! 
Единый дом у нас, одна семья, 
Живет в согласии наш народ. 
Богатый мудростью седых веков, 
Надеждой, верою ты нам стал, 
И пусть хранит тебя моя любовь, 
Моя Республика, мой Татарстан!


Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсеше

1990 нчы елның августы.Татарстанның яңа сайланган Югары Советы беренче сессиясенең көн тәртибенә Республиканың дәүләт суверенитетын игълан итүне максат итеп куя. Татарстанны бөтен дөньяга таныту өчен кирәк ул суверенитет. Сессиянең беренче утырышларында булган җитди бәхәсләрне дә, Референдум уздыру тирәсендәге фикер каршылыкларын да хәтерлибез. Кемдер – үткәрергә, ә кемдер үткәрмәскә диде. Референдум булды. Ул Татарстан Республикасының суверен дәүләт икәнен, халыкара хокук субъекты буларак, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә корырга кирәклеген таныды. Кайберәүләр юравынча, кан коешлар да, пычак уены уйнаулар да, милләтләр арасында ызгыш-талашлар да булмады. Без бу авыр сынауны зирәк, акыллы җитәкчеләребез ярдәме белән уңышлы үтә алдык. Ул чагында баш очында нинди кылыч уйнап торуын, белсә – элеккеге дәүләт җитәкчеләре, Президентыбыз Минтимер Шәймиев, аның тирәсендә тупланган тарафдарлары, депутатлар гына белгәндер.

1995-1999 нчы елларда Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе белән Килешү төзегәннән соң, Республика язмышын хәл итәрдәй күп кенә законнар кабул ителә. Законнар эшләүдә алар хәтта Россия депутатларын да уздырып җибәрәләр.
Тагын бер кызыклы факт: 1998 нче елның маенда Татарстан Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бу вазыйфасына алынуга, беренче эш итеп, Берлинда уздырылган 5 нче Европа форумында Татарстан Республикасының парламент практикасын камилләштерү буенча Европа программаларында катнашуга әзер булуын белдерә. Әйтергә кирәк, бу кыю белдерү була. Республика мәнфәгатьләрен федераль закон кысаларына яраклаштыру өчен барган бәхәсләр дә шактый кыю адым иде. Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килә, дип бәяләнгән законнар ныклап өйрәнелә һәм килештерелә. Килештерелгән һәр канун – үзе бер зур җиңү! Моның өчен парламентта эшче төркемнр оештырыла. Һәм, ниһаять, «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы закон кабул ителә.

Инде 1999-2003 нче елларда эшләгән депутатларга килик. Иң кыены аларга туры килә: эшләнгән законнарны федераль законнар белән яраклаштыру башлана. Судлар, бетмәс-төкәнмәс исбатлаулар нәкъ менә шушы вакытка туры килә.
2004 нче елгы сайлауда кертелгән иң зур яңалыкларның берсе – халык илчеләрен партия исемлеге буенча сайлый башлау. Бу хәл парламент составын кискен үзгәртә. 

Республикабыз һәм аның Парламенты 25 ел дәверендә узган юл хакында журнал битләрендә һәм сайтыбызда тарихи язмалар, әңгәмәләр, истәлекләр, фотоматериаллар даими бирелеп барылачак. Аның беренчесен журналның май саныннан укый аласыз – Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова белән әңгәмәбез шул хакта.

Ә бу фоторепортажыбыз – Татарстан суверенитеты яулаган истәлекле көннәр мизгелләре.
 

«ТАТАРЛАР АВАЗЫ. АЛТЫН УРДА ВАРИСЛАРЫ СУВЕРЕНИТЕТ ӨЧЕН КӨРӘШӘ» ВИДЕОСЫ
«Татарлар авазы. Алтын Урда варислары суверенитет өчен көрәшә», 1991 ел). Германиянең Bayerischer Rundfunk теле- радиокомпаниясе тапшыруыннан өзекләр. Текстны Фәрит Әмрулла улы Аги (Фәрит Иделле) укый.
 

 

Кара болытларны кем куерта?

Татарстан референдумына каршы көрәшүчеләр күп булды. Бу көрәш­нең штабы Россия Югары Советы иде. Ә аның Рәисе Руслан Хасбулатовны әлеге көрәшнең юлбашчысы дисәң дә буладыр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, элегрәк «Известия Татарстана» гәҗите журналисты Зилә Вәлиева:
— Мәскәүгә барып, Хасбулатов­тан интервью алырга уйладым. Бо- лай гына кереп булмас дип, башта якташыбыз Воронинга мөрәҗәгать иттем. Ул чакта Юрий Михайлович Россия Югары Советында комитет рәисе иде.
Алгы бүлмәдә хәтсез генә көтәргә туры килде. Шуннан, кабинетына эләккәч, Хасбулатов үзе дә гаҗәпләнде. Төрле японнар, американнардан соң татар журналисты килеп керү мәзәк тоелгандыр инде. Шуңамы, сөйләшүне әйбәт кенә башлап җибәрде ул. Ләкин позициясе, Татарстанның юлын өнәмәве беренче сүзләреннән үк сизелде. Мине куркытыйм диптер инде, те­лефон кнопкаларына баскалап, Тышкы эшләр министры Козыревны сүгеп ташлады. Тик минем күңел генә кайтты. Чын көчле кеше алай кыланмый бит ул. Тагын шунысы гаҗәпләндерде: сүзен үлчәп сөйләшми. Кызып китеп, әллә ниләр әйтеп ташлый. Аннары, ярар, гәҗиткә боларын кертмәссең инде, ди...
Кабинеттан чыккач, мине Воронин күреп алды. Гаҗәпләнүем, аптыра­вым, ә бәлки, куркуым да чыраема чыккан булгандыр инде. Тиз генә кабине­тына алып кереп китеп, су эчерде. «Ни әйтте, ни әйтте?!» — ди. Сер бирмә­дем, басылып чыккач белерсез, дидем. Язып биргәч, редакторыбыз (Ю.Алаев.— Р.Ю.) күпмедер вакыт миңа читтән сәер генә карап-карап йөрде. Үзе берни әйтми. Парламент җитәкчесе авызыннан чыннан да шундый сүзләр чыкты микәнни дип шикләнә иде булса кирәк. Ә бит мин Хасбулатов кертмә дигәннәрне кертмәдем дә әле. Кайбер сүзләрен тагын полосада да сызып калдырдык.

Хасбулатовның элек басылган интервьюлары ипле, матур иде. Аңладым инде, шомартып чыгарганнар. Журналист буларак беркадәр горурланам да: Хасбулатов чын үзе булып матбугатта беренче мәртәбә шушы минем ин­тервьюда күренде. Шуңамы, беркадәр кыскартып, аны күп кенә Мәскәү гәҗит­ләре дә бастырып чыгарды. Хасбулатов безгә хат та җибәрде әле, судка бирәм, дип. Ул хатны гәҗиттә минем җавап белән бергә бастык. «Судка бирәсез икән, рәхим итегез, җавап тотарга әзермен. Диктофон язмасы исән- сау, сез сөйләгәннәрнең барысы да басылып та чыкмады әле»,— дип. Шун­нан соң бүтән сүз куертучы табылмады. Минем үземнең «төнлә килеп алып китсәләр дә, бернишли алмыйсың бит» дип ут йотып йөргән чаклар булды анысы. Инде, әйдәгез, гәҗит язмасына күз салыйк. (Известия Татарстана.— 1991.— 5 ноября.) Ә әңгәмә 2 октябрьдә була. Менә болай башланып китә ул.

Руслан Имранович, сез Борис Ельцинның иң эзлекле тарафдары бу­лып саналасыз. Ә аның автономияле республикаларга карата позициясе ул былтыр Татарстанга килгәч, ап-ачык итеп белдерелде: «Йота алган кадәр азатлык алыгыз...»
Ялгыш позиция булган бу. Соңрак, РСФСР халык депутатлары съез­дында, Борис Николаевич моны үзе дә таныды. Алайса әйтегез, ул позиция хәзер нинди инде?

Россиянең позициясе шуннан гыйбарәт: Россия Федерациясе составы­на кергән республикалар — бербөтен Россия дәүләтенең аерылгысыз өлеше. Без ал арга чиксез автономия бирәбез...
Менә ул вакыттагы Россия парламенты җитәкчесе, шанлы демократ авы­зыннан коелган җәүһәрләрнең кайберләре: «Сезнең лидерларыгыз кызга­ныч миңа». «Менә нигә Татарстанга Президент кирәк булды инде?.. Россия Президенты аны теләсә кайчан эшеннән төшерә ала бит». «Сезнең законна­рыгыз законмыни ул? Мин аларны иртәгә үк бер селтәнүдә юкка чыгара алам».
Ләкин күпне күргән һәм шактый тәвәккәл (әңгәмәнең барышы шуны күрсәтә) журналистның йөзенә болар гына каешланган партократны — Ю.Во­ронинны да сискәндерерлек аклык иңдерә алыр микән? Хикмәт, әлбәттә, гәҗиткә керми калган сүзләрдә. Мәсәлән: «Без Казанны икенче тапкыр алыр­быз». «Шәймиевне Мәскәүгә тимер читлектә китерергә кирәк».

Рәсәй парламенты Рәисе бу сүзләрне, әлбәттә, барып ирешәчәген белеп әйткән. Җитәкчеләребезне өнсез калдырыр өчен. Ләкин буш янау, йодрык изәү генә дә түгел бу.
ГКЧП фетнәсенә бәйләп, Татарстан Республикасы җитәкчеләренә җина­ять эше ачалар. Ләкин гаеп табалмыйлар. Бу яктан өмет күренмәгәч, икенче яктан тотынып карыйлар.
Р. Хәкимов:
— 1991 елда Шахрайның килүе бик сәер булды. Чамалавыбызча, ГКЧПга сылтап Шаймиевне алып ташларга дигән уй белән килде ул. Белмим, кулында нинди кәгазе булгандыр, Шәймиев урынына кемне әзерләгәннәр­дер. Милли хәрәкәтне дә шул якка борырга маташтылар. Демократлар белән бергәләп коммунистларга, бюрократиягә каршы көрәшергә, дигән булып. «Долой коммунистическую бюрократию!» дип оран салулар мода­да иде бит ул чакта. Хәтерлим әле, милли хәрәкәттә җыелыш булды. Шәймиев турында төрле сүз әйтелде. Ул партноменклатура, ул фәлән, имеш. Ләкин без шундый фикергә килдек: Шәймиев — Президент, һәм аны Прези­дент буларак саклап калырга кирәк, шунсыз суверенитетка ирешеп бул­маячак.

Хәтерлим әле, мәйданда һәм театр янында — берьюлы ике митинг үтте. Берсе — демократларныкы. Икенчесе — милли хәрәкәтнеке, Шаймиевне як­лап. Фәүзия Бәйрәмова демократлар арасында иде.
Шахрай урамнарда йөрде, митингларда булды, депутатлар белән сөйләште. Ахырдан Югары Совет сессиясендә чыгыш та ясады. Татарстанга каршы берни дә әйтмәде ул. Залны берничек тә икенче якка бора алмаяча­гын сизде чөнки. Шуңа күрә ул бүтән төрле сүзләр әйтте. Хәтта алкыш­ларга да күмделәр үзен.

Референдум алдыннан болытлар аеруча хәтәр булып куерачак әле. Ә хәзер, әйдәгез, үткәндәге бер бәхәскә әйләнеп кайтыйк. Бәйрәмова М.Шәймиевкә (ул чакта — Югары Совет Рәисе) әйткән: Президент итеп сезне монда, Юга­ры Советта гына сайлап куйыйк, югыйсә халык сезне сайламаячак,— дигән. Фәүзиянең мондый эшләрдә тәҗрибә зур: Сабада ул чактагы КПССның беренче секретарен — «район хуҗасын» җиңеп, депутат булды бит ул. Инде менә карыйк: әгәр М. Шәймиев моңа күнсә, ни булыр иде икән? Суверенитет бинабызның бу олы ташын, мөгаен, суырып алырлар иде. Аннан, тишек хасил булгач, кирпеч арты кирпеч кубару читен түгел инде ул...

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар