Шәһәр чаганнары

Йолдызыбыз үзенең шигъри триптихына исемне дөрес куйган: әйе, шәһәр шагыйрәсе ул, шәһәрдә күргән дөнья, табигать… 

Шигъри чаганнар. Кызыклы, сурәтле күзаллау! Ике авыл баласы — олуг тәнкыйтьче 
һәм танылган шагыйрә тудырган Йолдыз — үзе дә шәһәр чаганы. Бездән аерылып торган, үзгә, әмма матур, эрудициясе, әдәби белеме сизелеп торган тансык иҗат. “Мәрхәбә!” — диик.

Рәдиф ГАТАШ. 

I

Синең тәрәзәләр 
күккә карый.
Иркә сабый булып
ярым үпкә белән
күккә.
Шыгыр-шыгыр
кыргый шәһәр чаганнарын,
шул чаганда көздән калган
 таган барын
син белмисең.
Таган тактасына 
гыйнвар кары
хәбәр ташый
синең хакта,
тәрәзәңә сеңгән 
бармак эзең
октавалар буйлап
каттан катка
ашыга-оча...

Оча бирсен әйдә.
Исем китми генә
тәрәзәләр саныйм
астан өскә.
Дүрткә кадәр...

II
Яланаяк кына 
             әллә кая
кайту:
Алтай?
     Кашан? 
           Сарай-Бату?
Чәрдәкләнгән асфальт аша.
әллә нәрсә эзләү:
йөз ел каза 
тезләр канаганчы...
һаман Казан, Казан —
унберенче гасыр 
әллә нидән качу:
җан үзәге — орчык
юкны эрләп борчый:
нәсел очы...
нәсел очы...
Гел чәй дә чәй,
хәтер — алма кагы:
— үткәннәрне оныт, балам,
киләчәкне сагын...
Туран җиле 
          кураларда
озын көйне
          өзә-өзә:
күңел-котып — 
           бер хронотоп
Ләүх-әл-Мәхфүздә.
үз дә...
       ләкин нидер җитми:
теле читме? 
           чиге тармы?
тамырыбыз
           типтәрме?
                    армы? 
әллә тагын... 
Без — 
асфальтка беркетелгән 
кыргый шәһәр чаганнары.

III
Бу таң минсез 
атмас төсле —
йөзле вольфрам яктысында
таң аттырам.
Ак торналар юлы сызам
пыскып янган йолдызлардан
язга таба.
Саба җиле,
илен танымыймы,
тайфун булып тәрәз кага:
— Кайтсын!
(Мең укылган сага — 
кайсын алма...)
җил бер кылда 
“Lieder” уйный,
һаман тынмый:
— Сагынырлык берни дә юк?
 Чынмы?
җирдә тыз-быз — 
               кызык эзли,
мең үзгәрә:
инде менә бөреләрдә 
               парә-парә — 
һәрбер сынга җил идарә,
ә аннары...
шау чәчәктә таң аттыра
шәһәр чаганнары.
Язның тыштан 
тып-тын чагы,
мыштым чагы сагынуның —гел бер көйгә.
Күрше өйдә генә
яна кемдер:
яланкүңел йөреп 
салкын тигән.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7383
    0
    51
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3047
    3
    39
  • 4287
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3225
    1
    23
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан