Логотип
Шигърият

Сагынуга дәва юк икән...

Ерак әбекәй

Мин аптырый идем элгәрерәк:
«Нишләп соң ул Ерак Әбекәй!»
Ничә бала үстек, мунчада ул
Һәммәбезгә итте «чәбәкәй»!

Бәет чыгарыша идем аңа,
Һәм мин язган шигырь-мигырьгә
Күз салгалый иде Сәйдә әбкәй.
Әйтә иде: болай тилмермә!

Син шигырьне озак уйлыйсыңмы?
Бәй, такмакчы булмак ниятең?
Әйдә, бераз искечәне укыйк! –
«Яңалиф»ме, «Коръән» кирәкме?

Соңрак белдем әткәй әнкәсенең
Безгә Якын Әби булганын,
Әнкәй әнкәсенең нишләптер гел
Безгә Ерак Әби булганын...

Без – бер көтү бала... Картаештык.
Сора төрле географик киңлектә:
– Бик кадерле кешең булдымы соң?
– Ник булмасын? Ерак Әбекәй!

...Һәм аңладым
Шушы дөньялыкта
Йөри торгач озак каңгырап:
Якын – Ерак арасы бик якын,
Ерак белән Якын – бик ерак!

...Күңлем төште –
                  зыяратта чакта
Әнкәемнең тирән туфрагын –
Ерак Әбекәйнең каберкәен
Улы – минем абзый –
миннән сорады...

Мин кайтырга куркам инде хәзер.
Мин әткәмнән беләм һәммәсен.
Ләкин чал сакаллы бабай:
– Минекеләр кайда? – димәсен!

Ә Ерак Әбекәй ул – хәтеремдә,
Кояшлы ул, нурлы, сөйкемле –
Ул Әбекәй генә түгел бугай,
Ул – татарның җаны шикелле!..
Кыйгач яңгыр
Көттем синең килереңне,
Могҗиза сыман көттем –
Күпме көткән яңгырларым
Кыйгачлап явып китте!

Кыйгачлап яуган яңгыр да
Гел үзең төсле булды –
Күкрәп килде, яшьнәп килде...
Әллә кая коелды!..
 

Күз тию


Хәтер сине, катлы-катлы итеп,
Онытыр өчен күпме төрмәсен...
Колагымда гел яңгырый һаман:
– Боларга күз тия күрмәсен!
...Чынлап та күз тию бармы икән?
Шуның чынын беләсе иде...
Хәер, аны белдең-белмәдең ни! –
Безгә... чынлап та бит күз тиде!
Тимәсә, син алай булмас идең,
Ә мин болай булыр идемме?
Безгә явыз язмыш юраганны
Күрдеңме син йә мин күрдемме?
Мин аңладым бугай күз тиюнең
Чынлап та бик зәһәр зәхмәтен –
Бер-береңә үлеп сокланышкач,
Әйтәсең: «Бу Ходай нишләтте?!»
Юк, читтән күз тими...
Гашыйклар гел
Күз тидерә берсе-берсенә...
– Кем күз тидерде? –
                         дип үкси берсе,
Берсе: – Кем эше? – дип көрсенә.
Минем үземчә бер чама гына...
Ышанмагыз – сөю дөрләсен!
Гашыйкларга карап әйтсеннәр гел:
– Берүкләр күз тия күрмәсен!
Картайгач та хәтта шулай булсын,
Яшьлек бераз канга үрләсен.
Әйтсеннәр: «Күр бу карт-карчыкны!
Берүкләр күз тия күрмәсен!»
Күз тиюләр бармы? Бар ул!
                                 Бардыр...
Ни икәнен аның кем белгән?
Бер-берсенә күз тидергән парга
Күзле кеше гел күз тидергән!
 

Кирәкми!


Елыйсың. Нигә еларга?
Елама, кирәк түгел!
Юкса бит ир-егеттә дә
Шау тимер йөрәк түгел.

Беләм, әйе, ялгышканбыз –
Ак һәм кара буталган.
Безгә тиешле учактан
Чит кешеләр ут алган.

Назлар кире кайтсалар да,
Язлар кайтмас кабаттан.
Без генәме үз канатын
Давылларда канаткан?

Ялгышканда көлгәнбез бит,
Елмайганбыз бит әле!
Хәзер дә көлик, капланып,
Күз яшьләре үтәли...

Елыйсың... Нигә еларга?
Елама, кирәк түгел!
Миндә дә бит шау тимердән
Ясалган йөрәк түгел!


Канат җиле

      Күтәрелде кошлар иле белән...  (Наис Гамбәр)

Безнең бәхет бары Мөслимдәдер...
Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер –
Өшәнгән бу бәгырь җылынсын...
Барыйк әле иртүк Ык ярына,
Тездән чумып салкын чыкларына,
Авыз итик каен сулышын!

Сукмакларга үлән үскәндер бит,
Тик учаклар әле исәндер бит –
Сагынгандыр безне сукмаклар...
Үзебезчә тик бер сөйләш кенә,
Чылтыр чишмәләргә эндәш кенә –
Телләреңә былбыл кунаклар!

Тынып ыгы-зыгы, алкышлардан,
Колак салыйк әле шул кошларга –
Моң тәменә алар өйрәтте...
Күтәрелсен кошлар иле белән –
Шул кошларның канат җиле белән
Савыктырыйк «үф»ләп йөрәкне...

Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер!
«Кыз сукмагы» синең исеңдәдер –
Безнең ярлар асыл яр иде!
Асылъярлар һаман шунда сыман...
Тәрәзәдән – гөлләр арасыннан
Караттырган чаклар бар иде!

Шул сукмактан тик бер үтик әле,
Таныш тәрәзләрне чиртик әле
Ай калыккач, зәңгәр эңгердә –
Зарыккандыр сөйгән ярлар көтеп!..
Тибрәнмәс шул инде пәрдә чите –
Кабатланмый сөю бу җирдә...

Ә шулай да кайтыйк Мөслимгә бер!
Моң чишмәсе бары Мөслимдәдер –
Кипкән иреннәргә моң тисен!
Күтәрелсен кошлар иле белән –
Җиллиселәр килә, җиллисе!

Әйдә, киен! Калсын бу мәгыйшәт!
Гомер уздырабыз монда нишләп?! –
Тормыйк әле, кайтыйк
Мөслимгә бер!
Беркая да качмас мескен дәвер –
Дәвам итәр бездән башка да...


Атлар чаба


Гел уемда, һаман уемда –
Атлар уйный урман буенда!
Әйтерсең лә сабан туенда, әй,
Сагынуга дәва юк икән...
Бүләр болыннары! Сәет урманнары!
Гөлләр моңы һәрбер таңында –
Хәтер кебек уйнап, якты дөнья
буйлап
Атлар чаба туган ягымда...
Олы юлда калдың озатып,
Биек йолдызларга күз атып.
Бер каравың җанны сызлатты, әй! –
Өзелермен инде, сөйгән яр!
Бүләр болыннары! Сәет урманнары!
Һәр чишмәгә таллар иелгән,
Синдә якты язым, янар яшьлек
                                   назым,
Язлар назы калды күңелдә.
Гел уемда һаман шул яклар,
Ял таратып чапкан шул атлар
Хыялымда һаман уйнаклар, әй! –
Сагынуга дәва юк икән.
Бүләр болыннары! Сәет урманнары!
Моңнар килә ерак киңлектән!
Тупыр-тупыр тояк!
Сөю юлы ерак...
Сагынуга дәва юк икән...
 

Кичер


Назларымны кичер – соңардылар,
Язларымны кичер – соңардылар,
Күзләремне кичер – соң бактылар,
Сүзләремне кичер – елаттылар...

Буш булганы өчен – кулларымны,
Кушылмавы өчен – юлларымны,
Ашыкканы өчен – елларымны,
Ашыкмавы өчен – уйларымны...

Барысын да кичер... Елап-көлеп...
Мин кичергән, гафу иткән кебек.
 

Бул гына!

Күкнең тансык балкышлары сыман
Җемелдә гел гомер юлымда! –
Синнән бүтән һични үтенмимен...
Бул син бу дөньяда!
Бул гына!

Һич югында ерак йолдыз нуры
Булып миңа там син тын гына...
Сөю дәшкән былбыл булып сайра,
Аккоштай йөз дөнья таңында!

Сиңа гына бары багышланыр
Хәтта соңгы сулар тыным да...
Миңа бүтән берни кирәк түгел! –
Син бул гына... Бары бул гына!..
 

Туган тел турында

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң:
«Әни!» – дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң:
«Әти!» – дип –
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң:
«Әни!» – дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң:
«Әти!» – дип –
Күзләреңә яшьләр тыгылыр –
Туган телең әнә шул булыр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар