Логотип
Шигърият

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Милләткә бездән зыян юк...»

2009 елның, март санында басылган язма.

– Мин элек башка килгән һәр фикерне шигырьгә салып бара идем, – ди үзе. – Казанга килүем бу нәрсәне бераз үзгәртте. Үзең өчен генә язган вакытта бар да ярый, бата кебек, басыла башлагач, язганыңа тәнкыйть күзлегеннән карыйсың икән, таләпләр арта, моңарчы мөһим санамаган неч­кәлекләргә дә игътибар итә башлый­сың. Менә, мәсәлән, күптән түгел КДУның тәнкыйтьчеләр төркеме утырышына чакырганнар иде. Аны язучы Рифә Рахман җитәкли. Сәгать ярым сүктеләр үземне, йомшак якларымны ачыкладым. Үз өстеңдә эшләү өчен көчле стимул бит бу.

– Ә, гомумән, стимул нәрсә ул?
– Белмим. Мин язмый кала алмаганыма күрә язам. Бәлки, берәрсе укыр да минем белән килешер дип. Йә килешмәс дип тә уйлыйм – анысы да ниндидер бәя бит аның. Үземне сык­раткан күренешләр турында язам, үзем генә хәл итә алмаганнары турында. Шул ук милләт мәсьәләсе. Ул мине генә борчымый, әлбәттә. Ђйдә соң, бергәләп уйлашыйк, ни өчен әле мин эчтән генә кайнап яшәргә тиеш соң?

– Синең үзеңнән милләткә ни файда?
– Милләткә миннән зыян юк. Иҗатымнан диюем. (Көлә.) Аннары, безнең милләтнең аңын бераз селкетеп алу да артык түгел бит. Күп нәрсәдә мокытлар без. Тинтәк түгел, ә нәкъ менә мокыт. Югыйсә, шундый булдык­лы халык, булдыра алабыз, тик булдырмыйбыз гына. Белмим, бәлки сәбәбен басылып яшәгән үткәнебездән эзләргә кирәктер. Туган җиреңдә үз иманың, үз кыйблаңны тотып яши алмау да үзгәртәдер кешене.

– Кысрыклаган җирдән күчеп китәргә дә мөмкин ич.
– Ә ник мин ата-бабам җиреннән китәргә тиеш әле? Бүген шундый хәл була калса, читкә бер адым да атламас идем. Дини кысрыклауга килгәндә, без инде тәңрече дә булган, мөселман да, христиан да. Милләтне тел саклый. Милләт өчен хәзер телне саклап калу мөһим. Мәчет-мәдрәсәләрдә дә рус телендә укыткан бу көндә тел белән дин берлеге турында нинди сүз барырга мөмкин?

– Тел ул аралашу чарасы гына, дин исә — система, яшәү рәвеше, ул милләт тормышының төрле якларын колачлый, шуларны формалаштыра. Ә тел бүген, дөресен әйтик, шул әдәбият өлкәсеннән ерак китә алмый.
– Авыллардагы татар телен кая куясың? Менә шуннан чыгып, авылны сакларга дигән фикергә киләбез...

– Син үзең авылга кайтып торыр идеңме соң?
– Ихлас әйткәндә, юктыр. Ялкау бит мин, бәрәңге казырга, утын ярырга яратмыйм. Дөрес, ачтан үлмәс идем инде анысы. Тик шунысы да бар, минем кайтудан гына анда ни үзгәрер икән? Менә без барыбыз җыелышып кайтсак, беребез – бригадир, икенчебез – рәис... (Көлешәбез.) Безнең янда гына урман бар, шунда урындык сәнәгате ачып җибәрсәк, йә балык промыселын... Яшьләргә эш булыр иде, авылда калырлар иде. Ул вакытта инде мәктәпне рәткә китерсәң дә ярый...

– Иҗат белән генә берни үзгәртеп булмый, димәк?
– Бәлки минем авыздан сәеррәк яңгырар, ләкин иҗат ул иҗат, төп шөгыль була алмый. Гомумән, гомер буе шагыйрь булып калу мөмкин микән? Тукай, Такташлар яшендә китсәң, яхшырактыр, бәлки. Иҗаттан дим. Дөрес, олыгайгач та шәп әйберләр язучылар юк түгел. Тик андыйлар күпме генә инде. Язмый башлау авырдыр, мөгаен. Әле бит андый халәтеңне таный белү дә кирәк. Иң куркытканы – үз бөеклегеңә тәмам ышанып, йомшак әйберләр штамплап ятудыр. 

– Алайга китә калса, бүгенге чор иҗатың исәбенә генә булса да, мин сине кичерер идем. (Көлешәбез.)
– Ә, юк, брат, оятын кая куясың аның. Алайга калса, физик яктан да Такташ яшендә китүең яхшырактыр.

– Әйтәм аны, Рүзәл япь-яшь башы белән үлем турында яза, дип аптырый халык...
–  (Көлә.) Әйткәннәре бар. Шундый читен булып китә андый вакытта. Шигырь язган булам. Ә бәлки ул ши­гырьдәге халәт башка берәүгә күбрәк туры киләдер. Икенче ягы да бар. Үземә килгән авырлык әлләни какшатмый мине, ә башка кешегә килгәнен якын кабул итәргә мөмкинмен. Шуннан шигырьгә дә күчәдер инде, минем халәт булып түгел, лирик герой халәте булып.  

– Лирик геройга килгәндә, Рүзәл белән тәңгәлләштерерләр дип курыкмыйсыңмы? Синең лирик геройны әүлия дип атап булмый бит, ул самими табигать баласы гына да, сагышлы гашыйк кына да түгел.
– Булган инде бу. (Көлә.) Начар гадәтләре күренеп алгалый инде, дөрес – ул тәэсирне көчәйтү чарасы гына.  Аның шулай икәнен синең белән мин аңлыйбыз. Әни яратмый алай язуымны. Шигырьдә “әнкәй” сүзе очраса да, үзенә кабул итә, “миңа язганың моны” дип борчыла, ә мин, гомумән, Ананы күз алдында тоткан булам. Аннары, мин әтидән бик шөллим. Югыйсә, әткәйнең тавыш та күтәргәне юк миңа, кырын карашын күтәрү авыр. Шуңа шигырьдә дә якыннарыма бераз бәйле мин, болай язсам, ни уйларлар, дип куркам. Тик... Кәгазьгә төшә икән инде, төзәтергә кыймыйм.

– Шигырьнең вазифасын нидә күрәсең?
– Кара, бу турыда бөтенләй уйланганым юк икән. Нәрсә, матурлык дөньяны коткарырмы? Юк, коткармас­тыр кебек. Шунысын гына беләм, шигырь ихлас булырга тиеш.
 

Казан

Аллалар онытты яшьнәгән халыкны.
Шартлаган стенадан мәетләр калыкты.
Һәм йотты томанда шәфәкъны тын Идел.
Ахыргы каһарман кем иде? Син идең!..
Өзелде мәңгегә яңграган хөр азан,
Калыккан туң кояш эреде бераздан —
Казан!..

Батырып ал канга кыйналган милләтне,
Яңалар яңадан һәммәсен өйрәтте.
Күтәреп өскәрәк күгәргән тәресен,
Син күрдең! Күрмәгән гомумән күрмәсен...
Әрнетә йөрәкне тотмаган уразаң,
Туктады көн язда, башланса да яздан —
И, Казан!..

Шаһ Гали күкләрне тудырган бу халык
Иелде мәңгегә толерант кол калып,
Һәм җанны череткән канлы хач урнына,
Бүген үз канын һәркем үзе суыра... —
Ханбикәң күк горур манараң бераздан
Ишелер микәнни өстеңә, чал Казан,
Әйт, Казан?!.
 

Тамырлар 

Күз алдында — пәрдә, аның аша
Тонык кына кояш ялтырый.
Тышта җылы, бары куллар гына
Туңа әзрәк, туңа һәм ойый...
Түзалмады ярты көнгә яңгыр...
Түзалмады өч-дүрт сәгатькә...
— Китәм, — дисең, — ә мин калам әле,
Син үзеңә мине ияртмә...

Бу чирәмдә без, эх, ауный идек,
Бу таулардан аска йөгереп,
Бар җилләрнең якасыннан тотып,
Төшеп җитә идек иң элек...
Зират шаулый... Кабер саны арта,
Кими, димәк, безнең чордашлар...
Каберләргә түгел, күңелләргә,
Йөрәкләргә баса бу ташлар!

Монда басма иде — хәзер ул юк,
Монда чишмә иде — күмелгән...
Әле генә тулы калган чиләк
Җирдә ауный, суы — түгелгән...
Бил буеннан печән — бирче чалгы,
Чабыйм әле тиргә манылып!..
Дәшүче юк, беркем дә юк янда,
Яра гына әрни аргылып.
Барсы үткән. Елга гына ага,
Текә ярлар гына ишелә...
Әйтерсең лә, монда узган гомерем
Кичә ятып күргән төш кенә...

Су эчмисең: “Иеләсе”, — диеп,
Кочып эчеп үскән чишмәдән...
Чәчләр генә бераз агарганнар,
Күзләр генә бераз яшьләнгән...

— Китәм, — дисең... Миңа да китәсе...
Тик үзеңә мине ияртмә...
Бераз торыйм. Түзалмады йөрәк
Ярты көнгә, өч-дүрт сәгатькә...
Нәни чакта моннан узган вакыт
Мәңгелеккә диеп узганбыз...
Яз яшәртә, бер без генә инде
Бүгенгедән яшьрәк булмабыз...
 

Хәерле кич

Тәрәз арты — салкын караңгылык.
Каләм күккә кара тап түккән...
Һавада ай, һәм бары бер йолдыз.
Минем йолдыз... Ялгыз... Кич җиткән...

Һәм җил генә чыбыкларда уйный,
Һәм багана гына ут чәчә...
Ә алар артында — яңа көн,
Ә алар артында — киләчәк...

Һәм без генә икәү арттырабыз,
Киметәбез шушы араны.
Һәм без генә... Салкын кич каршында
Һәм без генә икәү, аннары...

Сөйлә миңа бар йолдызлар уен,
Бөтен табышмакның серен чиш.
Сөйлә миңа, ни кичерә аңсыз?
Аңсыз белән аңлы ник бер иш? —

Хәерле кич!..

Сөйлә миңа йөрәк серләреңне,
Сөйлә миңа, мин чит түгел ич!
Елыйм, дисәң, ела иңнәремә.
Ачуланмассыңмы, — дисең... Юк, юк һич...

Хәерле кич!..


Бары бер мизгелгә


Плащыңа төрендең дә чыгып югалдың,
Ачулы йөзеңне ыргытып көзгегә.
Ә яңгыр синең күк елады һәм яуды —
Димәк, кабат ялгыз мин керәмен көзгә.

Бары бер мизгелгә туктады сәгатьләр,
Бары бер мизгелгә тузаннар тузмады.
Туктады бар тормыш... Соңыннан вәгъдәләр.
Ләкин барсы чатнап яңадан кузгалды.

Яңгырда кавыштык һәм яңгыр астында 
Сөйләдем мин сиңа Такташның сүзләрен.
Тик юып төшерде яңгыр барысын да.
Ул юа әкренләп син узган эзләрне.

Бары бер мизгелгә дәшалмый калдык без,
Бары бер мизгелгә тынлыкны бозмадык.
Икене бер итеп күрсәтте көзгебез.
Тик чатнап барысы кабаттан кузгалды.

Плащыңа төрендең, зонтыңны ыргытып,
Капюшон сыманны күтәрдең өскәрәк.
Һәм киттең учыңа үчеңне нык тотып,
Тик мин барсын җаннан түбәнрәк күтәрәм.

Бары бер мизгелгә яңарды ярасы,
Туктаган сәгатькә җанлану килде дә,
Тәндә кан тамыры бүртенде, барысы
Ишелеп чатнарга бик тиеш иде лә...

Бары бер мизгелгә тукталып калдың син,
Бары бер мизгелгә якынрак үрелдең.
Туктады бар тормыш. Ә аның белән — мин.
Тик үтсен яңгыр һәм... һәммәсе терелер.
 

Адашканнар

                    Йолдызга
Без адаштык, ахры...
Килеп җиттек инде менә:
Кичәгедән — бүгенгегә
Кылган сәфәр
Бик катлаулы булды әллә? — 
Коңгырт шәфәкъ белән бергә
Көн сүрелеп килә...

Аяк асларында — көзге көйләр:
Хәзер берсе
Колагыңа бөкерәеп сөйләр — 
Тик ышанма! — 
Моң түгел бу,
Мәет-яфракларның
Ыңгырашы гына...

Без адаштык, ахры,
Ике гасыр арасында...
Ата-баба каласында
Яшәр өчен лаекмы без, юкмы?
Аекмы без, юкмы?!. — 

Ә офыкта — эңгер-меңгер...
Еллар аша,
Ертып күңел күген генә,
Кичәгедән — бүгенгегә
Хан илчесе атта чабып бара сыман...
Без адаштык ике гасыр арасында...

Ә офыклар — дымлы...
Күз алмасы кызарганмы,
Күз арганмы
офыкларга багып?
Җанның тәнне инкарь иткән чагы!..
Әмма җавап барыбер бер генә:
Хаталанма! — 
Күңелдәге бу котырган давыл — 
Хисләр түгел, 
Декабрь генә...

Без адаштык...
Без адаштыкмыни?!.
Бавын күккә бәйләп,
Аякларын чайкап Иделдә — 
Асылынган бер фәрештә 
Безнең 
Саклаучыбыз идеме әллә?
Әллә...
Табаннардан айрылмыйча,
Ычкындырмый тездән кулларын 
Безнең белән атлап килгән шәүлә — 
Юлдашыбыз да ук булганмы?..

Кая идек без шулкадәр гомер?
Без булдыкмы, булырбыз дамы?
Бездә кемнең рухы, кемнең каны?..
Кем исбатлар аны:
Иблисме? 
Алламы?

Ә офыкта эңгер-меңгер...
Көн сүрелә,
Калдырмыйча сыңар мәлен дә...
Әйе, без адаштык... Чынбарлыкта...
Ләкин без бар!
Без — бар... Әлегә.

«Сөембикә», № 3, 2009.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар