Әни җыры

Әни җыры
Безнең әни уңган гына түгел,Чибәрләрнең булган чибәре,
Әти аны белеп сайлап алган,
Йөз гүзәлне читкә тибәреп.
Болыт кебек куе, кара чәче
Дулкынланып төшкән, таралып,
Зәңгәр күзләренең төпкелендә
Сөю назы торган яңарып.
Әтиемә аны бүләк итеп
Үстергәндер Байлар Сабасы,
Чистай—Саба каннарыннан туган
Чәчрәп торган мишәр баласы.
Бер генә дә түгел — унбер Тархан
Аваз салган ошбу дөньяга,
Тик тугызы гына яшәп калган,
Юлын алып милли кыйбладан.
Әниемнән күп сыйфатлар күчкән:
Хәтта челтер матур тавышы,
Гомере буе тавышында йөрткән
Туган җирен сагыну сагышын.
Сагынган ул яшел урамнарын,
Шул урамнан чапкан атларын,
Кичләр буе тынлы оркестрда
Уйнап йөргән үсмер чакларын.
Сабалардан бер әйләнер көнне
Тилмерепләр көткән чагында
Телләрендә ниләр булды микән?
Кемнәр йөрде икән аңында?
Төннәр буе дәфтәр тикшергәндә,
Уйларына кереп, чуалып,
Бәгыренә үткән сары сагыш
Шигырь булып төшкән чыланып.
Без аларны укып хәйран калдык:
Гүя булган ул яу кырында,
Эчтән янган икән гомере буе -
Моңнар шуннан икән җырында.
Саба якларыннан җилләр искәч,
Күңелләре тулып ташкайдыр,
Җыр өйрәткән булып җырлаганда,
Йөрәк әрнүләрен баскандыр.
Ул җырлары хәзер безнең моңда -
Без дәвамы аның җырының,
Ана табан асты - оҗмах, диләр,
Без чәчкәсе оҗмах кырының.
Әниемнең аяк эзе калган,
Җырлый-җырлый күз яшьләре тамган,
Әтиебез мәңге йокыга талган,
Шәфкать салган оҗмах кырының.
Әниемнең авыру хәбәре
Һич аяусыз кими санау еллар —Узып булмас узган кадәре...
Таңнарымнан алып чыгып китте
Әниемнең авыру хәбәре.
Гәмерләрнең тыйгысызын үтте —
Эштә булды узган кадәре...
Йөрәгемне телеп тозлар сипте
Әниемнең авыру хәбәре.
Савыктыру өчен әллә ниләр
Бирер идем таулар кадәре...
Чартлап суккан яшен кебек булды
Әниемнең авыру хәбәре.
Башта — давыл, җанда — өермәләр:
Ник әйтмәгән моңа кадәре?!.
Сөендерсен иде Ходаемның
Сәламәт ул дигән хәбәре.
Көмеш йөзек көтә тилмереп
Йөрәк-бәгырьләрем сыкрап әрни,Арчаларга төшсә юлларым,
Көллиятем сузган сихри моңнан
Үксеп елый күңелем кыллары.
Аяк тию белән шушы җиргә,
Болыннарны күзлим иң элек,
Каенлыкта яткан көмеш йөзек
Көтә сыман безне тилмереп.
Киеп куйсам, табып, шул йөзекне,
Кайтыр төсле япь-яшь чакларым,
Мин бит аны яшьлек хатирәмдә
Хисләремә төреп сакладым.
Сукмак саен туктап, эзләп йөрим
Яшьлегемдә салган эзләрне —
Тирән калган: хәтта тузаны юк
Яшерерлек яшьле күзләрне.
* * *
Ничә еллар узды безАрчадан Кеше булып чыгып киткәнгә,
Тәүге ярлар, саубуллашкан чакта,
Соң мәртәбә кочып-үпкәнгә.
Язмыш дигәннәре, һай, кырыс шул
(Без дигәнчә булып бетмәде):
Җан сөйгәнне ятлар пары итте,
Ә бәгырьдән барыбер китмәде.
Торып-торып кинәт искә төшә
Илдус абый, Сәләй Гатычлар,
Тел һәм хисап дәресләрендә без
Ясый идек хәтта ачышлар.
Без белмәгән һөнәр калмагандыр -
Өйрәттеләр, рәхмәт төшкере!
Көллияттә узган очкын еллар
Хәтердә бер рәхәт төш кебек.
Истән китмәс мәңге Арча ягы,
Яшьнәп үткән яшьлек елларым,
Шул якларга моңсу ядкәр булып,
Яңгырап торсын сагыну җырларым.
Йолдыз булдың гомер күгемдә
Безнең җаннар аерылгысыз, ахры -Күңелемә бигрәк якынсың,
Син бит әле йөрәгемә утлар
Өстәп торган сүнмәс ялкынсың.
Ничә тапкыр, хәсрәтемнән шашып,
Сиңа килдем табыш-киңәшкә,
Авырсынып борып чыгармадың,
Каралмадың, мине күргәч тә.
Гомер буе киңәшләрең белән
Күтәрештең авыр йөгемне,
Җылы сүзең нур өстәде миңа,
Каплаганда болыт күгемне.
Шул көчле нур кара болытларны
Еракларга куып таратты,
Дөньясыннан туйган чакларымда
Яшәр өчен өмет уятты.
Мәңге рәхмәтлемен барысы өчен,
Ярдәмеңне тоям бүген дә,
Якты маяк булдың юлларымда,
Йолдыз булдың гомер күгемдә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
9 апрель 2021 - 13:51Без имениИрең иҗат кешесе булса, хатын-кыз үзе дә иҗат кешесе булса, беренче урынга ирен куя, балаларын куя. Бу минем дә баштан үтте дисәм һич арттыру түгел. Без - хатын һәм ана беренче чиратта. Первым делом - мужья и дети, а сама, а сама потом» диясем килә мәгълүм рус җырын бераз үзгәртеп. Мин дә Газинур хатыны булып чирек гасыр яшәдем, иҗат иттем. Без бер-беребезне тулыландырдык. Без әле картаймаган, иҗат кешесе картаймый ул. Гөлнурга да, Рузиләгә дә дөресен сөйләгәне өчен рәхмәт.Хатын-кызга ни җитми?
-
9 апрель 2021 - 15:15Без имениМин салаватнын яратам корарга мин айгол булам фатих кызыДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:16Без имениМин тоже жибергэ кирэк була мин тоже татарча билэмДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:17Без имениМин тоже башкамнын ризалашамДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 16:13Без имениМин яратам салаватнын мин тоже жибергэ кирэк булаДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.