Логотип
Шигърият

Ләйсән Юнысова шигырьләре

Ул шигърияткә язгы ләйсән яңгыр булып килеп керде. Җаны бәргәләнгән чакта хисләрен түкми-чәчми ак кәгазьгә төшереп, күңелләрне сафландырды, җаннарны иркәләде. Әти-әнисе дә шагыйрьләр булган кызга кечкенәдән үк шигырь җиле кагылсын да! Ләйсән Юнысова шигырьләре – үзе бер дөнья!

Ул шигърияткә язгы ләйсән яңгыр булып килеп керде. Җаны бәргәләнгән чакта хисләрен түкми-чәчми ак кәгазьгә төшереп, күңелләрне сафландырды, җаннарны иркәләде. Әти-әнисе дә шагыйрьләр булган кызга кечкенәдән үк шигырь җиле кагылсын да! Китаплар, Хыял, Иҗат мохитендә үссен дә! Шәһәр кызына татар теле дәресләрен китап һәм авыл бирә. Ләйсән Юнысова шигырьләре – үзе бер дөнья! Аларда Марина Цветаева, Анна Ахматовалар чалымы сизелә. Яшәү, тормыш, мәхәббәт фәлсәфәсе, кысаларга, шартларга сыярга теләмәве  беркемнекенә охшамаган – бөтенләй башка яссылыкта! Яшь шагыйрәне күреп алган Мөдәррис Әгъләмов аңа зур өметләр баглый: «Халкыбызның шигъри дөньясында якты йолдыз булып калган Саҗидә Сөләйманова «шагыйрә» дигән төшенчәне яратмый иде. Ул үзен шагыйрь санады. Һәм үзенең шигъри дөньясында шул дәрәҗәгә иреште дә. Ләйсәнгә дә шуны телим», – ди ул.   

ҖАНЫМ, КУНЫП, ХӘЛ ҖЫЙСЫН...

* * *
Киредер мин –
Әллә нигә шунда
Кеше салган юлдан йөрмәдем.
Язмышымның талгын агышында
Урын табып кына йөзмәдем.
Ачык ишек көтеп торганда да
Кирелегем куды уратып,
Үз-үземә тапкан бураннарда
Йөрдем шулай бәхет урлатып.
Үз юлымны, үз җырымны эзләп
Чүлләр кичтем җилгә сарылып.
Юкка түгел икән – минем эзләр
Әнә калган, 
                 ята ярылып.
Тормыш ярып барам,
Язмыш ертып –
Йолдызыма таба ашыгам.
Офыкларсыз дала булып әнә
Җәелгән бит гомер
Каршыга.

* * *
Учлап-учлап, ашыкмыйча, уйчан гына
Яңгыр сибә тамчыларын учыма.
Утырам мин җиде юлның бер чатында,
Җиде төннең, җитмеш уйның кочагында.
Бер җилкәмнән җиде җилнең кулы какты.
Басып торам – җиде илнең җиде яты.
Бер узгынчы мин дөньяда – кемдер атым?
Җитмеш күзгә, җитмеш җанга барып бактым.

Җиде йозак күңелләрдә, җитмеш тозак.
Дәрвиш сыман йөрим Җирдә, бер ялгызак.
Җиде юлда адашканмын, кая чырак?
Җидегән йолдыз күктә дә соң... Йолдыз ерак.

Үзем генә
Озатмагыз мине ерак юлга.
Үзем чыгып, үзем кайтырмын.
Юл янчыгым – уй капчыгым тулган,
Йөри-йөри бераз саетырмын.
Үз гомерем – юлы үземнеке.
Үзем атлап, үзем абынам.
Үз хатама үзем үкенеп мин,
Үз Аллама үзем табынам.

Кеше сүзе мине озатмасын –
Үзем генә йөрим адашып.
Бер кәккүк тә белми ни язасын –
Утырмасын еллар санашып.

Юлларыма салам җәйгән булып,
Киңәшчеләр янда йөрмәсен.
Егылганым әле хәтсез булыр –
Елаганны беркем күрмәсен.

* * *
Аңгырайдым – яңа гына... Яңа гына
Язмыш сукты яңгыратып яңагыма.
Яңгырлардай шыбырдады күз яшьләрем.
Өлешемнән көмеш көтеп күп яшәдем.
«Күп сорама – аз алырсың», – диде Аллам.
Ярар, ярар... Синнән башка яши алам.

Күңелләрем йодрыкланды. Күкне каргап,
Басып торам, балбал сыман алга карап.

Пәрдәсез
Минем янда ни калган соң:
Ни күреп, әрсез генә
Маңгай терәп каплангансыз
Күңелем тәрәзенә?!
Әллә ниләр эзләмәгез –
Күңелем тулы яралар...
Тәрәзәләре пәрдәле –
Һәр күңелдә бар алар.

* * *
Җилләрдән мин тормыйм качып –
Тәрәзәм минем ачык.
Йә, яшен, суксаң сук –
Язмыштан узмыш юк...
Узмыш юк...

Тормыштан да тормыйм качып –
Күңелем минем ачык.
Йә, кайгы, суксаң сук –
Яшьлектән узмыш юк...
Узмыш юк!

Көзге этюд
Тагын килдем, кайткан сыман үз ягыма,
Алтын моңнар, кызгылт сары сагыш иле.
Мин ят түгел монда – әнә аягыма
Килеп ятты чиный-чиный сукбай җилең.

Синең балаң, җанда саклыйм сагышыңны.
Язмышымның җиле тисә әз генә дә,
Сине соңгы сары ертык яфрагыңдай
Бәргәләнәм, теткәләнәм, өзгәләнәм.

Елыйм әле, яңгырларга бериш булып,
Бушанганчы, ышанганчы бушлыгыма.
Шундый рәхәт елый синең яңгырларың,
Дөнья елый әкрен генә, кушылып кына...

Исергәнче сулап калыйм салкыныңны.
Озак тормам, тора алмам кунак булып.
Кошлар киткән якка таба, алгысынып,
Томырылып-томырылып китте болыт.

Торсын шулай агачларың мине көтеп.
Алып китәм күңелемдә сары көзне.
Озатырга чыккан юеш сукбай җилең
Саклап калды яңгырлардан минем эзне.

Сагыштан
Ай инешкә карана,
Күкләр, имеш, тар аңа.
Җиргә моңын сипкәнче
Төшәселәр бар аңа...

Инештә нурлар агар,
Көмештәй сулар агар,
Күкләр тамар йолдызлап –
Сагыштан сулыр алар...

Мизгел өчен булса да
Өзәм сезне, ромашкалар,
Өзелмәсен үзәгегез.
«Кем өчен?» – дип сорашмагыз –
Бу бүлмәнең бизәге сез.
Сезнең моңсу нәфислектән
Ялгыз йөрәк бизә алмый.
Ник бер генә күңелне дә
Минем сурәт бизи алмый?
Бизәр идем, түзәр идем,
Үзәкләрем өзелсә дә.
Чәчәк булып үсәр идем,
Мизгел өчен өзелсәм дә...

* * *
Өзелмә, үзәгем, өзелмә,
Керсәм дә картаймый көземә,
Үкенеп карамам көзгегә:
Алтын ул – саргаю төсе лә.

Көмештән киеник, көмештән,
Ул безгә кайчан да килешкән.
Зарланма син безнең өлештән –
Үзебез лә аны өләшкән.

Каргама, күңелем, Алланы:
Алгысып бар инде талганың,
Ялкынлап бар инде янганың...
Бездән тормый инде калганы.

Төренмә, йөрәгем, хыялга.
Хыял ул – хәерсез пыяла:
Ватыла да, кисеп, коела –
Уела да җаным, уела.

Җиткәндер ул безнең гомергә –
Күмелсен өметләр күмергә.
Ни насыйптыр әле күрергә...
Сүрелмә, учагым, сүрелмә.

Хуш
Китәм синнән, бәгърем, язларыма
Кире кайтам уйчан көзеңнән.
Яңгырларың елар. Ачы җилләр
Ыргылырлар минем эземнән.

Җәй күтәреп килгән идем, ә син,
Син көткәнсең миннән тып-тын кыш.
Миндә калды моңнар язлар катыш,
Сиңа көзең калды наз катыш.

Гомер буе мине саташтырып,
Алтын сагышларың борчырлар,
Язларыма бәреп кереп җилләр
Ачы назың булып кочарлар.

Юксынырлар, сагынырлар да бер,
очрашырлар карлар, яңгырлар;
Язлар, көзләр бетәр алмашып.
...Ерактагы миннән соңгы сәлам –
Ләйсән яңгыр, назлы сибәләп,
Көзләреңә керер адашып:
Әллә белеп, әллә саташып...

* * *
Ә минем башым авырта.
Ә минем гамем юк бернидә.
Утырам берсүзсез. Ә сез
Шаулашасыз тирә-юнемдә.

Елмаеп утырам: мин дә бит
Кайнашканмын кичә үзәктә.
Мәш киләсез бүген дә.
Ә мин?
Мин бүген сезне күзәтәм.

Ә миңа кызык. Мин – читтә.
Сөйләшәсез кызып, аһ итеп...
Мин катнашмыйм бүгенге көндә.
Мин аның сүзсез шаһиты.

* * *
Күзләр тулы җил,
Сүзләр тулы су.
Миңа күңелсез.
Миңа ямансу.

Җылы кояшым,
Кая качтың син,
Назлы кочагың
Кемгә ачтың син?

Җылы юксынам.
Көтәм сине, кил.
...Күзләр тулы зар.
Сүзләр тулы җил...

Калсын
Күз яшем аша
Дөньяга карыйм.
Йотлыгып карыйм,
Күзем алалмыйм.

Шау-шулы дөньям,
Синеме күрәм –
Тирә-юнемдә
Бар да бәллүрдән.

Тын, чиста һәм буш.
Ваклыклар качкан.
Күгеңдә яңа
Йолдызлар ачам...

...Серле кояшым,
Тукта, кипми тор.
Сихри дөньямны
Алып китми тор.

Тик бер мизгелгә
Калсын шул килеш...
Үзем тутырам –
Калсын шул килеш.

Төсләр
Бөре исе – бәхет исе,
Кояш исе, яз исе.
Янып торган алсу чәчәк –
Сөю төсе, таң төсе.

Ак алмагач – төсе,
Сафлык төсе, кар төсе.
Алма исе – муллык исе,
Зыңлап торган җәй исе.

Сары төсем, алтын төсем,
Саубуллашу, моң төсе.
Яфрак исе – җилләр исе, 
Кышка барган көз исе.

Куе зәңгәр – салкын төсе,
Йолдыз төсе, төн төсе.
Карлар исе – таулар исе,
Мәңгелек җиһан исе.

* * *
...Елар әле дидегезме,
Үксеп-үксеп, үкенеп.
Белдегезме, сиздегезме,
Көттегезме бу көнне?!

Инде көтәсездер, ахры,
Мескен башым игәнне.
«Җүләр булдым. Гөнаһларым
Ярлыкагыз», – дигәнне.

Үксеп-үксеп елауларым
Үкенүдән түгел лә –
Ачы яшем җүләрлекне
Юксынудан түгелә.

Югалттым...
Талчыктым. Арыдым. Ялыктым.
...Эзләдем якты ялкынны –
Утларда көйде канатым,
Җилләрдә китте яманатым.

Еладым. Рәнҗедем. Оныттым.
Ялкынсыз яктыга юл тоттым.
Бозларга барып юлыктым –
Канатым канаттым.
                Оныттым...

Өметем һаман да өзмәдем –
Мин утсыз җылы эзләдем.
Җанымны гына елаттым –
Яктысыз, юлны югалттым...

Арыдым
Бәргәләнә бер күбәләк,
Әй, омтыла, ымсына
Күңелләр яктысына да
Җаннарның җылысына.

Очасы килә аның да
Сагындырып, сөйдереп.
Җылы эзли күбәләгем,
Канатларын көйдереп.

Бәргәләнә, бер күңелдә
Урын табарга теләп.
Якты эзли, канатларын
Бозлардан телә-телә.

Әй, берегез, кызганмыйча
Күбәләклек җылысын,
Күңелегезне ачыгызчы –
Җаным, кунып, хәл җыйсын.

Соңардың
Килдең...
          күпме күрдем төшләремдә.
Иңдем,
         елый-елый түшләреңә.
Куллар
         танышырга ашыктылар.
Еллар
        мине тәмам бушаттылар:
Күптән
        сине көттем бер тынгысыз.
Күктән
        умырылып төште йолдыз.
Соңлап –
        бигрәк озак булды юлың...
Зыңлап
        өзелеп калды соңгы кылым
                                           син киткәндә...

Мөдәррис Әгъләмовка
Яз син, бала, яз, дидең.
Күңлең тулы наз, дидең.
Язың азган чагында
Үз акылың аз, дидең... –
Шундый усал остаз идең.

Язның көне аз икән,
Салкын күңел – баз икән.
Остаз барда яныңда
Оста гына яз икән.
...Шагыйрь көне аз икән.

Янып беттең гөлт итеп,
Йөрәгеңне көл итеп.
...Салам ятим шигырьне
Кабереңә гөл итеп –
Атмаган сөмбел итеп.

Авылыма
Авыл-авыл, сине сагынырга
Иртәрәктер әле яшьлектән.
Ялантәпи тормыш шаукымына
Йөгереп чыктым кайчан ишектән?
               Бәллүендә тирбәткәне дә син,
               Атынчыкта күккә атканы...
               Иманымны тетрәткәне дә син,
               Тәмләп-чәйләп гайбәт сатканы...
Төрле чагың булды, төрле тәмең –
Гел яраттым дисәм, алдармын.
...Зиратыңда аткан сиреньнәрне
Күңелемдә менә саклармын.
               Күпме җәйләр үтте елый-көлә,
               Күпме язлар ташып түгелде.
               Тәрәзләрдән пыш-пыш килә-килә
               Озатучы да син түгелме?
Тыкрыкларың бигрәк озын иде,
Бигрәк баткак иде юлларың...
Мин дә синдә үскән кызың идем,
Ни юлларда йөри улларың?
               Аркаладан сөя-сөя генә
               Гәрәбәдәй баллар ашаттың...
               Инде череп барган нигезеңә
               Кем беренче булып таш атты?
...Әй яраткан идем дә соң, авыл,
Хәтфә сыман бәбкә үләнен.
Кабат яратырга соңрактыр шул –
Күрми калдым үлгәнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар