Логотип
Шигърият

Көткәннәр дәшми нигә?

Ут белән язу

М-кә

Мин шигырь язмакчы булам,
Ут камый кәгазь битен, –
Җаныңда уттан да гайре
Берни булмавы читен.

Мин сиңа хат язмак булам,
Каләм сыгылып китә.
Язу түгел, синең хакта
Хәтта уйлау да җитә...

Сиңа багышланган җырым
Җилләр болытка салды.
Авырайган болытларны
Җир ничек тартып алды.

Хис туфаны авырдыр шул,
Җир ыңгыраша, елый.
Туфан хисне кабул итәр
Җаннар бар диеп уйлый.

Миллиард еллар әйләнә җир.
Әйләндерә шул өмет.
Минем йөрәкне яшәткән
Зәррә мәхәббәт кебек.

 

Бу сүз

Бу сүз болай гадәти ул,
Тик әйтелми гадәти.
Аны әйтү-ишетүнең
Бар үзенең сәгате.

Бу сүз – үзе шундый кирәк,
Үзе шундый куркыта,
Күккә күтәрепләр чөя,
Кабат җиргә ыргыта.

Бу сүз, сүз генә түгелдер, –
Хыял, тылсым, әкият...
Ул сүзне көтеп гомер ит,
Йә булмаса үзең әйт!

Бу сүз шулкадәрле олы,
Бу сүз шундый кечкенә, –
Гомер буе тел очында, –
Әйтеп булмый һич кенә.

Бу сүз – зур да, кечкенә дә,
Бу сүз су да, ут та ул.
Чынлап яшәмәгәннәргә
Җир йөзендә юк та ул.

Бу сүз – тиңдәшсез наз да ул,
Бу сүз – сүнмәс ут та ул.
Йөрәккә иң тирән яра
Сала торган ук та ул.

Бу сүз... канатлар үстерә,
Әйе, бу сүз – «Я-ра-там!»
Минем җандагысы аның –
Бары сиңа ка-ра-та!

 

 

Бикли алмыйсың

Көн саен эндәшмисең син,
Атна, хәтта ай саен.
Әллә ялгыз калу өчен
Тапмыйсың инде җаен...

Көн саен эндәшә миңа,
Эндәшә әлләкемнәр, –
Телиләр хәерле иртә,
Иҗади матур көннәр.

Рәхмәт әйтеп кабул итәм
Аларның теләкләрен.
Теләкләрен кабул итәм,
Тик тоймыйм йөрәкләрен.

Сәер халәт: җанда сорау –
Көткәннәр дәшми нигә?
Дәшмәгәннәрнең тавышын
Көтеп җан газап чигә.

Бу минем хәл, әллә синдә
Бөтенләй башка халәт?
Һәр иртәдә эндәш диеп,
Мин бит итмимен таләп.

Эндәш атна-айга тик бер,
Кар да яумый көн саен.
Тик җирне туендырырга
Барыбер таба җаен.

Әллә нигә бер яуган кар,
Кыска вакытлы яңгыр
Булырдай гына җаннарга
Тәүлектә мизгел бардыр...

Шул мизгелне тоя җаным,
Бәргәләнә бит җаның.
Җаныңны биктә тотсаң да,
Бикли алмыйсың чаңын...

 

Син эндәшкәч

Син эндәшкәч,
Әллә нәрсә булды, –
Юкса ара шул ук, син ерак.
Гомерлек читлеген ташлап чыгып,
Әллә кая очтымы йөрәк...

Кар кызлары
Һаман ул чактагы, –
Синең белән бергә бииләр...
Ләкин миңа: «Син дә ул чактагы, –
Ул чактагы – япь-яшь», – димиләр.

Син эндәшкәч,
Борылдымы вакыт,
Борылдымы гомер атлары?
Борылмады атлар, вакыты да
Искә төшерделәр антларны...

Антлар дигәч,
Әллә нәрсә булды, –
Антлар бирешмәгән икән без.
Язгы сулар кебек ташканбыз да,
Ярларга да кабат кайтканбыз.

Син эндәшкәч,
Хәтер катламнарын
Язгы ташкын чыкты актарып...
Антлар бирмәгәнне белә ташкын,
Ярларына алды кайтарып.

Син эндәшкәч,
Юкса ара шул ук,
Йөрәге дә... шул ук күкрәктә.
Әллә нәрсә түгел, дөрләп китте, –
Очкын... тере булган йөрәктә.

 

Битәрләү

Бары җандагысы җылы
Сүзләрнең, хисләреңнең.
Көнемә кояш, ае һәм
Йолдызы кичләремнең

Буласың киләме синең? –
Каршы килмим – бул гына!
Әле йөрәк әйтеп тора:
«Миндә – бары ул гына!»

Ышанасы килә генә
Шул йөрәк ярсуына.
Акыл һаман әйтеп тора:
«Элгәре барсын уйла!»

Шул икенең тартышуы
Гомерләрне кимерә.
Төзелгән бәхет сараен,
Тәхетләрне җимерә.

Ә икесе бергә алар
Бер аяктан атламый.
Акылны – йөрәк, йөрәкне
Акыл бер дә якламый...

«Акыллым», – дисең дә миңа,
Мин тыңлыйм йөрәгемне.
Акыл – каршы, йөрәк кенә
Сиздерә кирәгеңне...

Сөйгәннәр айга карый шул,
Йолдыз илендә йөри.
Исәр икәнне белсәң дә,
«Акыллым», – дисең юри.

Йә акылга, йә йөрәккә
Һаман да алдалыйсың.
Син дә белмисең дөресен,
Шуңа да ялганлыйсың.
Ә мине... аңламыйсың.

«Сөембикә», №7, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч! Шигырьләрегез йөгерек, гади һәм матур тел белән язылуы югары сәнгатьлелеген дәлилли...

    Хәзер укыйлар