Логотип
Шигърият

​Котлы булсын бәйрәм көнегез

Әниләрнең көне иң мөһимме, 
Әйе, алар безнең яшәеш.
Алар биргән гомер көрәш, ләкин 
Без ясыйбыз аңа бизәлеш. 
Әнкәйләргә рәхмәт әйтик әле, 
Бу бәйрәмнәр гел дә сөенеч.
Озын-озак яшәсәгез иде, 
Кыска гомерләр ул үкенеч. 
Бирәсез сез безгә, һәрчагында, 
Бу дөньяда дөрес юнәлеш.
Шатлыклардан балкын торсын, 
Әнкәйләр, дим сезнең йөзегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар