Коелыплар төште ике канат...

Нәҗибә САФИНА: Чорыбызның  ике олуг шагыйре, куш тирәктә пар былбыл булып сайраган ике дус — Мөдәррис Әгъләм һәм Зөлфәт вафатыннан соң.


Мөдәррис Әгъләмгә

Ә таң атты…
Бүген таңда уяндыңмы, әйтче, —
Син күрдеңме кара болытларны?
Таң кызлары шәмнәр тотып йөрде,
Караңгылык йотты ул нурларны.

Әй, болганды болыт ачуыннан,
Күктә котырынып ташкын ташты.
Ташкыннарны өзеп-өзеп алып,
Көз җилләре җиргә карлар атты.

Ә таң атты. Атмый каламыни!
Атты, әмма алсуланмый гына.
Кояш карап торды шул хәлләргә
Мәгърур гына, ачуланмый гына.

Һәм көн туды. Кара сыннар — кара,
Аклары — ак, сорылары — соры.
Таңны аттырмаслык хәлләр белән
Тагы күзгә килеп керде чоры.

Бүген таңда уянмадың, бәгърем?! —
Әллә күрми калдың син шуларны?
Җиргә ятып эчте көз җилләре
Күз яшьләре диеп шул суларны.

Яңа таңда кабереңә килдем…
«Тыныч йокла, бәгърем», — дигән идем,
Үз хәлемне үзем генә белдем…
 


* * *

Ашкындың, —
Дөнья ташкынын
Җаның аша үткәрдең.
Хәсрәтләрне син елмаеп,
Иңнәреңә күтәрдең…

Күтәрдең, күрегез диеп,
Игелекле затларны, —
Яшен кеби яшьнәп узган
Изге бөек чакларны…

Яшьлек, мәхәббәт,
Яр дидең, —
Болар өчен коллык юк.
Яндырам дип шашып килгән
Афәт-утка юллык юк.

Яшьлек, мәхәббәт,
Яр китми, —
Алар шигырьгә иңә.
Үлем юк шагыйрь сүзенә,
Ул сүз үлемне җиңә.

Һәм…
Гасырлар аша кабат
Кабына шагыйрь җаны.
Шагыйрьле гасырлар бөек —
Күтәрә тарих данын.



Зөлфәткә

Сандугач тамак кырган мәл

Таңда торып шигырь яз син, дустым,
Таң нурлары сеңәр фигылеңә.
Таң туганда гына була торган
Илаһилык сеңәр шигыреңә.

Яфраклар да селкенмәслек тынлык.
Уянуы сары сандугачның.
Тамак кырып тәүге өн салуы
Керфек сирпеп канат кагынгачтын,
Ирешер дә килеп синең җанга,
Илаһи гамь тулыр синең аңга,

Җаның кушылып җырлар сандугачка,
Күз нурларың сибелер алсу таңга.
Көнче кошлар көлеп җибәрерләр:
«Шул да буламыни җыру?» — диеп,
Сандугач бит сары һәм кечкенә,
Без зур, матур, чырру-чырру», — диеп.

«Иң сөйкемле тавыш миндә!» — диеп,
Бар көченә аваз салыр карга.
Егылып төшә язып очып китәр,
Бу тирәктә кара мәче барга.

Җил әлегә, барыбер, эшкә чыкмас,
Таң нурлары яфрак саен кунар.
Яфрак асларында дер калтырап,
Яңа туган чебен-черки туңар.

Яфрак җепләренә чык җыелыр,
Энҗе булып ялтырарлар тәмам.
Алар да бер әйтер калтыранып:
«Их, каласы иде… тамам, тамам…»

Сандугачны куар чибәр кошлар,
Комачаулама, дип, безнең хорга.
Куылабызмыни бу дөньядан
җырлый белмәгәнгә, урын тарга?

Таңда торып шигырь укы, дустым,
Сине тыңлар затлар тын торырлар.
Сандугач ул хорны боза, диеп,
Көнче кошлар гына котырырлар.

Керфек очларыңа чык җыелыр.
Энҗе булып ялтырарлар тәмам.
«Яшисе лә! — диеп сыгылырсың, —
Гомер бетеп бара, җиргә тамам…»

Таң туганчы тор син, җырчы дустым! —
Төн кошлары юкка уһылдамый.
Барлый алар җырчы сандугачны:
«Уянганмы шагыйрь, һушындамы?»
 

* * * 

Дустың китте, —
Сыңар канат белән
Очалмаган коштай талпындың.
Син дә киттең, —
Белмәдеңме шуны — 
Син бит, шагыйрь,
милләт иңендәге
бер канаты идең халкыңның…

Йөрәгеңне синең
Былбыл чакты.
Еланны да хәтта сайраттың.
Былбыллы да, зәһәр еланлы да
Шушы җирне ничек яраттың!

Каләмеңнән фәкать сөю тамды.
Каләмеңнән тамды гүзәллек.
Сабырлыклар телим милләтемә 
Синең китүеңә түзәрлек.


* * * 

Китте,
Коелыплар төште
Милләт иңендәге 
                ике канат.
Яра урыннары 
              тора канап…

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    7314
    1
    104
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    5256
    1
    86
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    4603
    4
    74
  • Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык. 
    12810
    4
    65
  • Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә. 
    23240
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...