Гомернең тәңкәле толымы

Флера Гыйззәтуллина шигырьләре гади, тормышчан, халыкчан булуы белән җәлеп итә. Ятимлекне, сугыш елларын кичергән, Кемерово, Донбасс шахталарында эшләгән, тегү теккән, балалар үстергән, иҗат иткән хатын-кызның күңел кыллары поэмаларында, шигырьләрендә чыңлый. Шагыйрә җанына туган ил кайгысы моң булып урнашкан. Ул ил гаме белән яши. Иҗатында Ил, Ана образлары янәшә. Аның үз теле, үз стиле, үз бормалары, үз җыры.
Флера апаны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Үзенчәлекле иҗаты белән укучыларын сөендереп яшәсен!
Флера апаны гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Үзенчәлекле иҗаты белән укучыларын сөендереп яшәсен!
Кадерлем, чамала!
Сөю – ул күңелнеңБылбыллы тирәге, –
Яшәрә йөрәкләр сагында.
Без дә бит йөрәктән
Былбыллар очыртып
Серләштек тирәкләр шавында.
Сөю – ул гомернең
Тәңкәле толымы, –
Сагышка чылдырап камала...
Кадерлем, чамала! –
Толымнар чалара,
Гомерләр минутлап санала.
Сөю – ул өметнең
Кояшлы кыйбласы?
Юл анда җыр аша ачыла.
Кояш та иртәрәк
Баерга ашыга
Моң төшсә кайгылы башына...
Ара ерак...
Гомер талларымда – Язгы бөре!Шигъри Ярларымда – Якты ташкын!
Тал-бөреле шигъриятем аша
Мин тормышның яктылыгын ачтым.
Күкләр биек, зәңгәр күкләр биек,
Хыял көймәсендә йөзәр өчен.
Туган якның хәтер кашагасын
Энҗе-мәрҗән белән бизәр өчен.
Ара ерак... Бик тә ерак инде...
Кайту көнен көтеп тәкать корый.
Үтә гомер, газиз туган якка
Бәрәкәтле тормыш юрый-юрый.
* * *
Җир тирәли йөреп кояш янаБездән алып яну чамасын.
Җирне кочып алыр колачым бар,
Күк киңлеген иңләр карашым.
Җирдән күккә,
күктән җиргә кадәр
Бик күп әле юллар ярасым.
Баштан алып азагына хәтле
Гомеремнең беләм чамасын.
Ак кәгазьгә язар хак сүзләрем
Күптән инде уйда өлгергән.
Башак чайкый бодай басуларым,
Арыш кырым туңга сөрелгән.
Баш түбәмдә балкып кояш яна.
Баш түбәмдә – антым – ирегем.
Бер йөгерим ызан-кырлар буйлап
Көзләре мул туган җиремнең!
Игенче өчен...
...Басуда башаклар саргайтып,Салмаклап сары җил агыла.
Уйнап көч сынашкан сабыйдай
Башаклар башакка сарыла.
Игенче шатлана: «Балама
Көч кергән!.. –
...Басуга төс кергән!..»
Игенче өчен бу мул уңыш –
Бала күк кадерләп үстергән.
Зөһрәгөл!..
Су буйлап ай йөзә...Шул айга Зөһрәгөл
Сулардан кайтышлый калыккан.
Ай кызы да туа,
Су кызы да туа,
Җир кызы да туа халыктан.
Зөһрәнең иңендә
Пар чиләк тирбәлә:
Юк, ахры, су ташып бушары.
Суларым чайпалып
Бетмәсен! – дигәндәй,
Сак кына әйләнә Җир шары.
Сак кына, Сок кына
Ярларга кагыла.
Су юлы, тымызык ай юлы!..
...Йортка су ташучы
Кызлардан башлана
Дөньяның исәнлек-саулыгы.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.