Логотип
Шигърият

Һавалардан йолдыз яуган чакта...

ҖИТМЕШ ЕЛ ҖИМЕРГӘННЕ АЛТЫ-ҖИДЕ ЕЛДА ЯҢАРТУ АВЫР. УКЫТУЧЫНЫ АЛЫШТЫРЫП КУЕП БУЛМЫЙ, БЕРСЕ КИТСӘ АНЫҢ УРЫНЫНА ТАГЫН ДА ЯХШЫРАГЫ КӨТЕП ТӘ ТОРМЫЙ. ДИМӘК, БУЛГАННАРЫН НӘТИҖӘЛЕ ИТЕП ЭШЛӘТЕРГӘ КИРӘК.

Туган ил, Ватан, Туган җир, Туган тел, Туган як... Шагыйрь Лена Шагыйрьҗан иҗатында әнә шул «бик таныш темалар» да бөтенләй көтелмәгән яктан ачыла, моңарчы беркем әйтмәгәнчә, үзенә бер яңалык табып тасвирлана. Лирика, милләтебезнең асылын тәшкил иткән төшенчәләр, һәр вакыйга һәм күренеш аның шигъри телендә кабатланмас яңгыраш таба. Аның шигырьләре ихлас, чын күңелдән... Шигърияте – затлы, үзе – искиткеч талантлы. Ул күпләрнең яраткан шагыйре. Лена Шагыйрьҗан шигырьләрен эзләп алып, юллап табып укыйлар, алар моңарчы ишетелмәгән, укылмаган кызыклы яңа рифмалары белән күңелне җәлеп итә.
 

Әнием хатлары

Ямансулап йөргәч көн буена,
Искә төшереп үткән чакларны,
Утырдым мин укып төн буена
Әнием миңа язган хатларны.

«Балам» диеп башлана да хатың,
Ике күзем тула яшемә.
Үзем инде менә җиткәнмен ич
Ул чактагы Әнием яшенә...

И Әнием, хатларыңда синең
Юлың саен көю, сызлану,
Хәрефләнеп төшкән хәвефләнү,
Өзелеп сагыну, сөю, кызгану:
«Уйлап йөрдем бүген иртәдән үк...»
«Күргән идем кичә төшемдә...»
«Ярый, кызым, сау-сәламәт яшә,
Уңыш теләп калам эшеңдә...»

И ул чаклар, и ул татлы хатлар,
«Күрешкәнче тиздән» диюләр...
Әти-әни җылысы сеңгән хатны
Алып куанудан биюләр...

Хәбәр-хат та, җавап-хат та алар,
Йөрәгеңнән чыккан вәгазь дә.
Үкси-үкси куям яңагымны
Әнием кулы тигән кәгазьгә.
 

Ачы сагыну

Сагыну уты өтә йөрәгемне,
Күрешү өмете чөнки өзелгән...
Бердәнберләр, алыштыргысызлар
Хәтер дисбесенә тезелгән...

Ишетәм күк кайчак дәшүләрен,
Тутыргандай бушлык сагышын.
Шул авазлар гына көйлидер күк
Гомерем елгасының агышын...

Үз көенә йөзми инде көймәм,
Хәтер ярларына тукталып.
Очып киталмыйсың хыялда да,
«Күреп кайтыйм» диеп укталып.

Һәр югалткан җанга «көтәм!» диеп
Хәбәр салалмыйсың талпынып.
Йөрәгеңне ут ялкыны сыман
Куырып ала юклык салкыны.

Ямансулап, гаҗизлеккә батам,
Бер чара юк – шунысы йөдәтә.
Бергә чаклардагы бәхетемә
Сагыну белән түлим йөзләтә...
 

Ах, юксыну!..

Өмет белән генә
Татлы икән бит син кешегә...
Җан күшегә... догалардан гайре
Бер дәва юк сагыну хисенә...
Туган илкәй бар дөньяда...
Бер ханга да, патшага да,
Башкага да карамастан,
Туган илкәй бар дөньяда –
Ыруг чәчәк аткан бөстан.

Туган Илкәй – исе таныш,
Төсе таныш, бишек – камыш...
Төнен – байгыш, көнен – аккош,
Иртә-кичен хуш ис аңкыш...

Тирәкләре, тупыллары,
Чыпчыклары, былбыллары,
Көчекләре, сыерлары –
Сиңа – җирдәш, якташ – бары.

Кышларын – ак бураннары,
Чеметеп ала торганнары, –
Үзеңнеке, сүзеңнеке –
Болын-кыры, урманнары...

Атлауларым шул җир буйлап,
Язлар киләсене уйлап,
Кышлар чыккач, язылып бер
Кинәнәсең – сабантуйлап.

Оҗмахларга эләксәң дә,
Туган Илкәй калыр җанда...
Ул ич сиңа өлеш биргән,
Барлыгыңны сугып санга.

Сусаганга теләк телим:
«Чишмәләрдән су алгыры!»
Яман теләк яный кемгә? –
«Илсез-ватансыз калгыры...»

«Глобальләшә дөнья» дип
Ишетсәк тә дошман-дустан,
Кече Җир бар Олы Җирдә –
Үзебез туган куыш, ыстан...

Шөкер итәм, әрнесәм дә
Тарих тулы үкенеч-зарга, –
Әткәм-әнкәм, әби-бабам
Гомер иткән Ил-җир барга...
 

Һавалардан йолдыз яуган чакта

Һавалардан йолдыз яуган чакта,
Тамчыларын җыйдым учыма.
Күңелкәем әллә шуннан бирле
Чиксезлеккә, күккә очына...

Һавалардан йолдыз яуган чакта,
Теләкләрем теләп өлгермим...
Ашкынукайларым шулай көчле,
Чүттән генә чыгып йөгермим...

Һавалардан йолдыз яуган чакта,
Инде күралмый да каламын.
Хыялымда җиргә төшкән берен
Учларыма җыеп барамын...
 

Челтәр шәл

Хисләремне үрәм,
Челтәр итеп «күз-күз»...
«Телле-телле» бизәк –
Күзәнәкле һәр сүз...

Пәрәвездәй нечкә,
Юка челтәр шәлем:
Үтә күренмәле
Өрфия күк хәлем...


Гомеркәйләр кире кайтканда...

Чыгып китим ерак сәфәрләргә,
Өйдә ятып, җаннар мүкләнде.
Йөрәк-йортның иске чардагына
Кошлар түгел, җеннәр төпләнде.

Ишек-тәрәзләрне шар ачыйм да,
Бикләп-нитеп тормый капкасын,
Чыгып китим әле... Көтмәсеннәр,
Белеп булмый кайчан кайтасын...

Кем белә бит, бәлки, бик еракта –
Кайтмас җирдә торып калырмын.
Ара-тирә мине җуйганнарга
Җилләр аша хәбәр салырмын...

Чыгып китим юлга үз җаема...
Җәяүләпме шунда, очыпмы...
Югалтмыйча Күңел кыйбласына
Юл күрсәтеп торган өч укны:

Берсе – атам-анам туфрагына,
Икенчесе – сөйгән ярыма...
Өченчесе – гомерем елгасының
Мине көткән ташлы ярына...

Һәм утырып шунда хәл алырмын,
Үткән гомерләрне сагынып...
Баш очымнан очар язлы-көзле
Кыр казлары, канат кагынып...

Үткән гомеркәйләр кире кайткач,
Кузгалырмын кызык сәфәргә...
Җанда җыелып калган
                          саф хисләрне
Ләйсән яңгыр итеп чәчәргә...
 


Ямь-яшел төсләргә  зарыгам...

Ямь-яшел төсләргә зарыгам,
Яшелләрем уңар чак микән?..
Зәңгәр буяу салсаң сарыга,
Яшел чыга, диләр, хак микән?..

Сарылардан сары сагышларым,
Җете зәңгәр килеш хыялларым –
Ник аларны җилләр алмаган? –
Яшел буяуларым калмаган...
 


Айлы гомер

Оныттырды инде шәһәр төне
«Ай яктысы» дигән гүзәллекне...
Ай яктыларында очрашулар
Тик хәтердә генә эзәрлекли.

Ай сукмагы буйлап китте яшьлек,
Кая бара икән аның юлы?
Яшь кыз чагым чагыла күл өстендә,
Яшь күңелем тулган ай күк тулы...

Ай яктысы сыман – үткән гомер,
Үзе моңлы, үзе серле һаман.
Минеке дә, синеке дә түгел, –
Кемнеке соң икән ул яшь заман?..

 

Татар психологиясе

Үкенәбез кайчак, имеш,
Татар акылы төштән соң...
Төбенә төшсәң, дөресе:
Татар акылы хистән соң...
Изгелек инстинктын ул
Бик тиз генә басалмый.
Шартлы рефлексның «җимен»
Гүя һаман ачалмый...

Акылы җиткән җирдә дә
Җиңә ешрак хис-күңел.
Хисләр алдан йөрсә, әлбәт,
Яшәве җиңел түгел...

...Сынавын татар сынаган
«Сабыр төбе – алтын»ны...
Сары алтын – төбе салкын,
Сүрелтмәсме ялкынны?..
 


Сабантуйдан таралган күк...

Әллә яңгыр килә инде,
Күк читләре – кучкылт кара...
Дымга түгел, дуска сусап,
Сабантуйдан кайтып барам...

Никтер моңсу, һава – бөркү,
Бар да уза, бар да бетә...
Көтеп алган бәйрәмнәр дә,
Көтмәгәннәре дә – үтә...

Парлы-парлы, ялгыз-йолгыз,
Берән-сәрән, төркем-төркем –
Таралабыз Сабантуйдан,
Айрылабыз килеп бер көн...

Машиналар, атлар чаба,
Юл тузанын яра-яра...
Шаулап узган бәйрәмнән дә
Җанда кала моңсу яра...
 

Акыл белән хис

...Берсе әнә, шигырь язар өчен
Акыл кирәк түгел һич тә, ди.
Баш эшләтеп азапланасы юк,
Аның өчен җитә хис тә, ди...

Мин хисләргә батып йөрдем беркөн,
Мөмкин иде башны «җуярга»:
Ярый әле «тиле» акылым җитте
Шул хисләрне язып куярга...

Шулай, дустым, ил-көн учагында
Өмет пыскып янган төннәрдә –
Бер «акылсыз» шигырь язып утыра,
Мең «акыллы» йоклый мендәрдә.

Шагыйрь халкы сәер: акылларын
«Шигырь-шигырь» итеп җуялар.
Хис елгасы булып агалар да
Гакыл дәрьясына коялар...

«Сөембикә» № 6, 2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар