Алсу гөлләр җыям...

Аның шигырьләрен укыганда, шагыйрь, әйтерсең, үзе күз алдыннан уза, тавышы, сүзләре күңелдә яңгырый. Елмайган иреннәр, бу дөньяга сокланып, яратып баккан күзләр. Романтик Нияз. Ул шундый иде!..
Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал укучыларын ихласлыгы, эчкерсезлеге белән җәлеп итте, үтемле һәм тәэсирле язуы белән сокландырды. Аның иҗаты тулы моң, хис, яну... Ярата, нәфрәтләнә, кайчак елый да. Ул шундый иде!..
 

Туган тел

Ул мине мәхрүм итмәгән
Моңнарыннан, җырыннан,
Мин карында чагымда ук
Аккан ул тамырымнан.

Иркәли алмас идем мин
Җирнең иң иркә гөлен, –
Белмәсәм Туган телемне,
Булмаса Туган телем.

Шатлана белмәс идем мин,
Кайгыра белмәс идем,
Ак белән караны хәтта
Аера белмәс идем.

Аера белмәс идем мин
Дөньяның көнен, төнен –
Белмәсәм Туган телемне,
Булмаса Туган телем.


И әнкәй!

Күктәге йолдыз!
И әткәй!
Җирдәге таң!
Син, Сөйгән яр!
Син, Табигать!
Син, Шигърият!
Син, Ватан!
Башка телләрдә әйталмас,
Аңлата алмас сүзне
Туган телемдә әйтеп мин
Иркәли алам сезне!
Ул мине мәхрүм итмәгән –
Ул мине эзләп тапкан:
Мин карында чагымда ук,
Тамырларымнан аккан!..
 

Күптән инде...

Күптән инде үксеп елаган юк,
Күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа – белгән юк?

Күптән инде җылы яңгырларга
Кочакларны җәеп кергән юк.
Күптән инде йолдыз санаган юк,
Күптән инде айны күргән юк.

Күптән инде язгы күкрәүләрдә
Ярга ятып учак яккан юк.
Күптән инде, күптән югалткан юк,
Күптән инде, күптән тапкан юк.

Бураннарда күптән адашкан юк,
Давылларга күптән тарган юк.
Күптән инде, күптән саргайган юк,
Күптән инде яфрак ярган юк.

Күптән инде янып ашыккан юк,
Мең үкенеп соңга калган юк.
Бер сокланып тыңлар дөреслек юк,
Бер ышанып тыңлар ялган юк.

Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа – белгән юк? –
Күптән инде, күптән яшәгән юк,
Күптән инде, күптән үлгән юк.

Күптән инде күзләремне тутырып
Караган юк дөнья күзенә.
Сүз тидермим диеп яши торгач,
Күз тидердем мәллә үземә?!

Коткарыгыз мине, коткарыгыз
Тик бер генә көнгә булса да!
Сез аңларга тиеш минем хәлне –
Сезнең дә бит хәлләр
                                 шул чама...
 

Хатын-кыз

Күпме җылы тоеп яшим җирдә
бу кояшлы, якты көндә мин.
Кичер, Кояш!
Аның җан җылысын
мин сиңа да хәтта тиңләмим.

Җыеп бирсен миңа дөнья
                                       үзенең
аннан башка булган мең ямен, –
мин дөньяның шушы мең яменә
бер керфеген аның тиңләмим.

Алларында гөлләр чәчәк атсын,
йолдыз коелып барсын эзенә, –
хатын-кызны бөек диеп әйтсәм,
                тиңлим аны
                                 бары үзенә!

Сак-Сок

Көннәрнең, айларның, елларның
Исәбен хәтердән чыгардым.
Мин сиңа шулкадәр ашыктым!
Мин сиңа шулкадәр соңардым...

Мин беләм, син дә бит көткәнсең:
«Ул килер... Ул барыбер киләчәк!..»
Соңардым. Мин сизәм: гөлләрем
Үземнең учларда кибәчәк.

Төнемә уралса уйларым,
Айнымый интегә һәрбер сүз.
Син миңа шулкадәр кадерле!
Төн миңа шулкадәр кадерсез...

Ничәмә мәртәбә урадым
Сак белән Сок узар юлларны! –
Соңардым, соңардым, соңардым, –
Шул бәйли, шул бәйли кулларны.

Каяндыр син йөргән яктан да
Туктаусыз яңгырый сыман моң:
«Мин сине шулкадәр сагындым!..»
Мин сиңа шулкадәр соңардым...

 

Син түгел

Елатучы белән юатучы
Беркайчан да әле тиң түгел.
Сагынулардан елатканны шулай
Ник юксына икән бу күңел.

Елаганны юатучы табыла,
Анысына бер дә соң түгел.
Юатучы мине син булсаң да,
Елатучы мине син түгел...

 

Мәхәббәт

Алдыгызга
алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга – яшел аланнар.
Мең мәртәбә бәхетледер җирдә
Мәхәббәтен таба алганнар.

Мәхәббәтнең күге – гел кояшлы,
Тугайлары – һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы – гел былбыллы,
Мәхәббәтнең төне – гел айлы...

Әгәр күңелең мохтаҗлыкка чыкса
Һәм теләсә синнән бер аклык, –
Бу гөнаһлы җирдә яши алган
Мәхәббәттә генә гөнаһ юк!

Яралавы аның – шифа гына,
Язмыш сине үтсә яралап, –
Мәхәббәтең саклап калыр һәрчак,
Мәхәббәтең калыр аралап.

Алдыгызга алсу гөлләр җәям,
Юлыгызга – яшел үләннәр.
Мең мәртәбә бәхет телим сезгә,
Мәхәббәтен таба белгәннәр!..

* * *

Очрагыз бер урам чатларында,
Без кайчандыр табынып йөргән
                                             ярлар!
Тагын бер кат тетрәп куяр йөрәк,
Тагын бер кат мәхәббәтен барлар.

Урам чатларында очрагыз бер,
Сагындырган караш бүләк итеп –
Онытылмаган хакка шул карашлар
Сездән башка айлар-еллар үтеп.

Урам чатларында очрагыз сез,
Бер могҗиза булып, әкият булып, –
Сезне җуйган гамьсез көннәр өчен
Тагын бер кат куйсын оят булып.

Очрагыз сез бер кояшлы таңда,
Кар-буранлы, җил-яңгырлы көндә,
Тын авылда, шаулы бер шәһәрдә,
Йә булмаса шунда – Җир читендә!

Урамнарның төрле йөзләр белән,
Сүзләр белән тулган чакларында
Очрагыз сез, без табынган ярлар,
Язмышларның җиде чатларында!

Шул бер караш җитәр иде безгә,
Алыр иде мең ваклыктан йолып, –
Очрагыз сез урам чатларында,
Бер могҗиза булып,
                              әкият булып?!
 

Озата бар

Ерактан ук танып алдың мәллә? –
Йөгереп чыктың аны каршыларга.
Сөю килә үз вакыты белән,
Каршы барма аңа, каршы барма!

Килә сөю, күкрәгеңә тула,
Күзләреңнән карап ташып тора.
Ул ашыга синең үзең кебек,
Ашыктырма аны, ашыктырма!

Бер югалтсаң, ул да сине җуя,
Ул кемнедер эзләп табар.
Сөю китсә – мәңгелеккә китә,
Озата бар аны, озата бар!..
 

* * *

Каргыш итеп юрап әйттеңме син
Без хушлашып йөргән бер көндә:
«Мин яраткан кебек сине бүтән
Яраталмас, – диеп, – беркем дә».

Сине җуйган ул көннәрдән бирле
Күп исемнәр кергән хәтергә.
Мин базмамын ләкин беркемгә дә
Яратмадың диеп әйтергә.

Хәер... Барыбер... Нигә яшерергә? –
Ни әйтсәм дә – минем иркемдә:
Син яраткан кебек яратмады
Бу дөньяда мине беркем дә...

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 октябрь 2020 - 20:45
    Без имени
    Бик яхшы эсэр дэвамын котэбез
    КУНАК АПА
  • 22 октябрь 2020 - 03:00
    Без имени
    Тормыш кагыйдэлэре,сина Зур рэхмэт!!!Бик матур кешелэр белэн сойлэшкэн кебек булам,шушы язмаларны укыганда...
    Җиргә күктән дә карарга кирәк
  • 22 октябрь 2020 - 07:49
    Без имени
    Ошады БИК эчтәлекле дәвамен көтәм
    Айлы күлдәвекләр
  • 21 октябрь 2020 - 14:33
    Без имени
    Кияугэ чыккансын икэн, баласы бар икэнен белеп, теперь "с этим жить".... Яшь чагымда бер егет кияугэ чакырды, тик минем улым бар, мин аерылышкан диде. Шул вакытта мин араларны оздем, улына тартылып, беренче гаилэсенэ китсэ, минем бала атасыз усэрме диеп. Ул вакытта ике булмэле квартирада яшэп ята иде.Яшэп китергэ бик эйбэт иде. Тик.....
    Бирнәле ир
  • 21 октябрь 2020 - 16:21
    Без имени
    Ашагач, остэл яныннан торып киткэндэ, урындыкны алып куймасан, ирен ялкау була. Чэй эчкэндэ остэлгэ тугеп эчсэн,-ирен исерек була. Кояш баегач, тырнак киссэн-гомерен кыска була. Чэч-тырнакны телэсэ кая ташлап йорсэн, теге доньяда барсын да эзлэп табасы була. Тэрэзэ тобенэ утырсан, буен кыска кала.
    Илсөя БӘДРЕТДИНОВАга ниләр эшләргә ярамый?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...