Логотип
Фоторепортаж

Зәңгәр йомырка

Есть женщины в русских селеньях
Спокойною важностью лиц,
С красивою силой в движеньях,
С походкой, со взглядом цариц, –
        Их разве слепой не заметит,
        А зрячий о них говорит:
        «Пройдет – словно солнце осветит!
        Посмотрит – рублем одарит!» (...)
Красавица, миру на диво,
Румяна, стройна, высока,
Во всякой одежде красива,
Ко всякой работе ловка.
        И голод, и холод выносит,
        Всегда терпелива, ровна...
        Я видывал, как она косит:
        Что взмах – то готова копна! (...)
В игре её конный не словит,
В беде не сробеет – спасет:
Коня на скаку остановит,
В горящую избу войдет! (...)


Эльвира Рәфгать кызы Долотказина җитәкләгән «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» иҗтимгый оешмасы, Түбән Кама районы авыл җирлекләре җитәкчеләре белән берлектә, 2017 елның 28 июлендә алтынчы тапкыр «Авыл хуҗабикәсе» – «Хозяйка села» район бәйгесен үткәрде. 

Бәйге елдан-ел үз гаиләләрен һәм районнарын гына түгел, ә бәлки тулы бер җәмгыятьне алга җибәрү өчен фидакарь хезмәтләре белән аерылып торган яңа исемнәр ача. Алар гаиләләрен, халыкны азык-төлек белән генә тәэмин итеп калмыйлар. Һәр авыл җирлегендә заман белән бергә атлаучы, халкының бай мирасын кадерләп саклаучы талант ияләре яши. Үзенчәлекле җырлар, биюләр, йолалар, аш-су – авыл хатын-кызларының шундый хәзинәсе дә бар әле. Әлеге бәйгедә катнашучылар да учакта тәмле ризык пешерү, каен себеркеләрен бәйләү, кыр чәчәкләреннән такыялар үрү, утын яру, печән чабу кебек эшләрдә рәхәтләнеп ярыштылар.

Бәйгедә катнашучыларның мәйдандагы өйләре белән танышып йөргәндә, жюри әгъзалары хатын-кызларның гаҗәеп мавыгуларына тап булды. Мәсәлән, Костина Анастасиянең яшелчә бакчасы матур булуы белән генә түгел, АКЫЛЛЫ булуы белән дә шаккаттырды. Анастасия бакчачылык һәм яшелчәчелек белән бердәй мавыга, уңыш та чиратлап өлгерә, чәчәкләр купшы булып бакчаларын бизи... 

Пляшева Гөлфинә Нәҗип кызы нәселле тавыклар тота. Алай гына да түгел әле. Жюри әгъзалары тавык йомыркаларын күреп гаҗәпләнсәләр дә, буялмаган микән дип, махсус карап йөрделәр. Зәңгәр йомыркалар салучы тавыклар да бар икән бит! Нәселле терлекләр һәм кош-корт тоту – күп хезмәт сорый торган  җаваплы эш. Авыл хатыннарының тормышы шәһәрнекеләрнекеннән катлаулырак та әле. Аларның көнкүреш һәм социаль проблемалары да, шәхси хуҗалык белән бәйле мәшәкатьләре дә җитәрлек. Шулай булуга да карамстан, алар үз районнарының һәм авылларының иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Әнә, үз өйләрендә китапханә оештырган Гаврилова Эльвира Фирдәвес кызы «Сөембикә» журналының махсус бүләгенә лаек булды – ярты ел буена аңа «Сөембикә» журналы килеп торачак. Эльвиралар өендә һәрчак кунаклар була, аеруча балалар күп килә икән аларга. Эльвира ханым кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрсен дә! Быелгы бәйгедә әнә шундый 15 уңган хатын-кыз үзләрен осталыкта, булганлыкта сынады.

Түбән Уратмадан Ләйсән Якуп кызы Шиһапова һәм Сухарево авылыннан Фролова Татьяна Евгеньевна җиңүчеләр дип танылдылар.     

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар