Казанда Татарстан гүзәлен сайладылар

«Татарстан гүзәле» XVIII республикакүләм матурлык конкурсында Казаннан 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова җиңде.
Гүзәл кыз Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең 1 нче курсында укый, 3 яшеннән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнә һәм Россия спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән. Балалар тренеры булырга планлаштыра. “Татарстанның иң гүзәл студенты-2015” конкурсында җиңгән.

«Татарстан гүзәле-2016» конкурсында җиңүче кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында конкурсның финал этабында билгеле булды.

Кызлар «Визитка», «Су керү киемнәрендә дефиле» һәм «Блиц-әңгәмә» конкурсларында сынау узды.

Татарстанның беренче вице-гүзәле – Казаннан 20 яшьлек Валерия Тимкина, икенче вице-гүзәле – Казаннан 22 яшьлек Ксения Яруллина.

«Татарстан гүзәле» конкурсы финалында традиция буенча «Казан гүзәле»н дә сайлыйлар. Быел ул – Казаннан 21 яшьлек Софья Мостафина.

«Мисс фото» исемен Менделеевскидан 18 яшьлек Екатерина Грудцова яулады,«Сокландыргыч гүзәл» – Казаннан 21 яшьлек Диана Нәбиева.

фото: http://rt.rbc.ru/tatarstan
сылтама: http://tatar-inform.ru


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»