Калифорниянең татар яшьләре хәмерсез "Көзге пикникка" җыелды

Билгеле булганча, Калифорниянең бу өлешендә данлыклы Силикон Даласы урнашкан. Бу якларда татарлар 1950 еллардан бирле яши. Ләкин 1990 нчы елларда бу тарафка ИТ-технологияләр өлкәсендә эшләүче яшь татар белгечләре дә күченә башлады. Бүгенге көндә Сан-Францискода гомер итүче татарларның саны 1 меңнән артып китә.
Мондый форматта татар яшьләре беренче тапкыр җыелды. Чараны оештыруны үз өстенә Төньяк Америка Татар яшьләренең “Кардәшлек” оешмасы алды. Бу оешманың бурычы булып Америкада яшәүче һәм укучы татар-башкорт яшьләрен берләштерү тора. “Кардәшлек”нең Калифорния бүлеге активисты Зөһрә Сәләхетдинова әйтүенчә, ул бу чараның шул кадәр популяр булуын көтмәгән дә.
“Бу чара зур уңыш белән узды дип әйтә алам. Ачык һавада оештырылган очрашуга һәр кеше үзе пешергән ризыклар алып килергә тиеш иде. Оештыручы буларак, мин 6 төрле бәлеш пешердем! Милләттәшләр бик кәнәгать калды. Татарларның күпчелеге белән элек таныш та булмаганбыз икән. Татарлар бер-берсе белән аралашты-танышты. Мондый чараларны гел үткәреп торуны сорадылар. Бу безнең эшкә иң зур бәя булды”, – диде Зөһрә.
Әйтеп үтәргә кирәк, татар яшьләре һәр чараны хәмерсез үткәрү максатын куя. Бу юлы да әлеге гадәт сакланды. Җыенга гаиләле кешеләр күп килгән иде. "Татар мәдәниятенә һәм теленә якынайту максатыннан балаларны да иярттек", – дигән алар. Өлкән буын вәкилләре дә теләп катнашкан. Сан-Франциско татарларының АТА оешмасы лидеры Туран Апакай да татарлар очрашуын читләтеп узмаган.
Бу сишәмбедә Калифорния якларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Аның җәдвәлендә Америка татарлары белән күрешү дә каралган.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
16 гыйнвар 2021 - 17:49Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
17 гыйнвар 2021 - 17:20Без имениСабыр тобе сары алтынРәфинә Ганиуллина: “Без бала чакта бөтен нәрсә “тәмле” һәм тансык иде”
-
18 гыйнвар 2021 - 19:50Без имениСезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгызАлсу күзлек
-
18 гыйнвар 2021 - 21:54Без имениЖинел укыла, табигатнен матурлыгын Бик оста тасфирлагансыз, унышлар телимен!!!Ник ашыктың?
-
20 гыйнвар 2021 - 15:10Без имениГаеп итмэгез яратмаган ул сезне , яраткан яры булса гафу итэ ул, чын хэл булсада.Хатыгызны укыгач уз хэллэрем исеиэ тошеп ярсуландым, минем ирем улгэндэ эйтте мин сине яратмыйча яшэдем дип ,эле ничек аны искэ алырга яхшы иде диеп,нибар яхшы лыкларын оныттыды.Яратса кеошедэндэ суз тидертми, узе дэ эйтми.Нишлэргэне узегез хэл итегез гонахка баьмагыз, кын,гыр эш бик тиз беленэ ул.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.