Логотип
Фоторепортаж

«Иясез шатлык» – ияләрен тапты

 Атаклы татар журналисты, «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире, гомеренең 30 елын «Ялкын»  журналына (аның 16 елын баш мөхәрирр булып эшләгән) багышлаган, татар халкына дистәләгән журналист үстереп биргән Эльмира Закированың Татарстан китап нәшриятында «Иясе шатлык» дип аталган китабы басылып чыкты. Кичә, ягъни 2 ноябрь көнне Казан шәһәренең Бауман урамындагы Татарстан китап нәшрияты кибетендә әлеге җыентыкны укучыларга тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәгә Эльмира ханымның хезмәттәшләре, дуслары, бергә укыган группадашлары, ул үстергән яшь журналистлар, китап сөючеләр, хәтта якташлары – актанышлылар да килгән иде. Дөресен генә әйткәндә, китап тәкъдим итү кичәсе генә түгел, чын иҗат кичәсе булды ул. Сөйләшү-аралашу Эльмира апаның үзе кебек ихлас, эчкерсез, дустанә мохиттә барды. Сораулар да булды, тәбрикләүләр дә, кызыклы истәлекләргә дә кереп кителде. «Эльмира апа бик талантлы, әмма бик тыйнак кеше» – «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова шулай дип бәяләсә,  «ул гомере буе ихлас, эчкерсез, бераз хыялыйрак та булды», – монысы аның группадашлары биргән бәяләмә.
Инде китапның үзенә килсәк, җыентыкка Эльмира ханымның төрле елларда иҗат ителгән хикәя, нәсер, әдәби парчалары һәм «Иясез шатлык» повесте кергән. Китапның исеме итеп алынган әлеге повесть чын вакыйгаларга нигезләнеп язылган тормыш хакыйкате. Яшьлек, саф хисләр, чит илгә китеп эшләүче Алсуның тормышта үз урынын эзләве, төрле милләт яшьләренең үзара мөнәсәбәте – болар бар да Эльмира апга хас булганча матур йөгерек тел белән, бераз хыялыйлык, эчкерсезлек, чын мәхәббәтнең барлыгына инану, матур хыялларга өретеп язылган. Кичәгә Алсу (чын исеме башка, билгеле) үзе дә килгән иде, күпләр аны танымады гына.


Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар