Һиндстан серләре

2017 елның 5 сентябрендә Василий Аксенов йортында рәссам Виктория Егорованың шәхси күргәзмәсе ачылды.
Атаклы рәссам Мадияр Хаҗиевның шәкерте Виктория исемен моннан берничә ел элек еш телгә ала башладылар. Кыска гына вакыт эчендә ул билгеле авторга әйләнде, республика, Бөтенроссия, халыкара конкурсларда катнашып, картиналары җиңү яулады. Викториянең эшләре Германия, Финляндия, Франция, Англия, Россия музейларында һәм шәхси коллекцияләрендә саклана.
Рәссамның үз стиле бар, анда остазы Мадияр Хаҗиев төсмерләрен дә танып була. Әмма Виктория үз юлын тапкан, ул һаман камиллеккә омтыла.
Викториянең Һиндстаны – ул фәлсәфә, рух дөньясы. Картиналарында тасвирланган кешеләр, ничә яшьтә, кайсы җенестән булуларына карамастан, тирән акыл ияләре булып күренәләр. Аның нечкә, нәфис, үтә күренмәле аквареленнән Шәрыкның хуш исләре аңкып тора, изге Ганг елгасының тәэсир көче сизелә, халыкның авыр көнкүреше шәйләнә.
Виктория сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшли: ландшафт дизайны, флористика, монументаль дивар рәсемнәре. Һәм һәркайсында сынлы сәнгатьтәге тәҗрибәсе, күнекмәләре булыша: композиция төзегәндә дә, төсләр ритмында да, аларның контрастында һәм гармониясендә дә...
Татарстанның яшь рәссамының эшләре, башка яшәеш билгесе, Һиндстанны яңача ачу, аңа үзенчә якын килү рәвешендә, заманның динамик чынбарлыгын баеталар. Матур, ачык төсләре белән күз явын алып, әлеге картиналар җанны иркәли, рәхәт бер халәткә кертеп, тынычландыра.
Виктория әсәрләренең экспозициясе рәссамның киңкырлы талант икәнен ача. Акварель, майлы буяулар белән язылган картиналар күргәзмәне яктыртып, бизәп тора.
Күргәзмәгә рәхим итегез!
Адресы: Казан, К. Маркс урамы, 55/31 нче йорт.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (238-62-32)

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Айгөл + Линар Бу язма – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның көндәлекләре. Аларда – ире Линар белән танышу тарихы, әнисен югалту ачысы, татар кызының ерак себердә дә үз юлына тугрылык саклавы, туган якка бөтенләйгә кайту шатлыгы. Ихлас, самими хатирәләр...
Соңгы комментарийлар
-
5 июль 2022 - 20:09Без имениБик матур мәхәббәт тарихы.Үзебезнең гаиләбезнеке белән аваздаш.Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 18:10Без имениКызлар, игьтибар белэн укыгыз эле, автор анда 15 ел яшэдек дип язмаган бит...Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
5 июль 2022 - 14:50Без имениЕлый елый укыдым.Айгөлнең авыр кайгысынберни белән дә җиңеләйтеп булмасын бик яхшы аңлыйм.Балалары исән имин йөрсен.Аллаһ үзе сабырлык бирсен!Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 21:04Без имени15 ел яшэдек дигэн жомлэ юк бит,каян алып укый бу халык юк сузне.Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.