Логотип
Фоторепортаж

Арчаларга баруларым...

Үземне чын Арча кешесе итеп санасам да, туган авылым Кышкарга атна саен диярлек кайтып йөрсәм дә, районымның бүгенге хәле турында бик аз белгәнмен ләбаса. Заманча урау юл Арчаны читләтеп кенә үткәнгәме, Арча урамнарын урамаганга биш былтыр икән бит инде.

Арча хакимияте якташ журналистларны җыеп, үзара танышу-таныштыру уздырырга уйламаса, тагын бер биш ел гына узар иде әле мөгаен. Хәер, Арчаның көннән-көн үсүе, кичен клубка чыгарга әзерләнүче яшь кыздай чибәрләнүе әнә шул урау юлдан узганда да күренә үзе. Безнең Арчабыз – Татарстанның башка районнары арасында иң матуры дисәм, арттыра диярләр микән? Һәркемгә үзенеке сөйкемле, үзенеке якын булган кебек, миңа да үз районыбызның матур күренүе гаҗәпләндермәсен сезне.

«Арча! Бөтен дөнья сокланыр як» дип язган Сибгать Хәким мең кат хаклы (Сара апа Садыйкова белән бергәләп иҗат иткән «Син йөрәктә минем, Арча» җыры). Сокланырлык икән шул. Арча муниципаль башлыгы Илшат Нуриев әйтмешли, эшлим дигән кешегә бөтен шартлар тудырылган. «Фермер хуҗалыгы башлап җибәрергә телим дигәннәргә миллион ярым акча бирелә. (Хәер, сүз барышында аның теләгән һәркемгә бирелмәве, ә иң элек яхшы гына эшләп күрсәткән кешеләргә бирелүе тәгаенләнде.) Савым сыерларының баш санын арттыручыларга да дәүләт ярдәм итә. Яшелчәчелек белән шөгыльләнәм диючеләргә орлыгына кадәр бирәбез», – диде ул шушы очрашуда. Авыл җанлы, ихлас кеше дигән фикер калдырды Илшат Габделфәрт улы. Аның белән сөйләшүе рәхәт. Ул – безне, без аны аңладык. Әдәби сүз тылсымы белән сихерләнгән, бераз гына буш вакыты булды исә, кулына әдәби әсәр алган кеше бүтәннәрнең хисләренә сизгер була шул. «Арча турындагы язмалардан бер җыентык туплап чыгарасым килә» – диде ул, бу нияте тиздән тормышка да ашып куяр әле. Булдырам дип тотынса, булдыра торган егеткә охшаган.

Замана авыр дип зарланырга яратсак та, бүгенге көнебезнең матурлыгын, тормышларыбызның җитешлеген һич кенә дә инкар итә алмыйбыз. Моның шулай икәнлеген шик астына алучыларга Арча шәһәрнең мәктәпләренә сугылырга киңәш итәм. Безне капиталь ремонттан соң әле узган ел гына ачылган өченче мәктәпкә алып бардылар. Монда үз укучыларын бакчадан ук тәрбиялиләр (мәктәп бинасында балалар бакчасы да урнашкан). Һәр тәрәзәсеннән кояш караган, сыйныф бүлмәләре ялт итеп торган бик матур мәктәп! Мондый матур җирдә балалар гел «биш»легә генә укыйдыр, мөгаен!

Монда кадәр килеп Арчаның данын бөтен Россиягә тараткан педагогика көллиятенә керми китсәк, ул ни була инде. Бусагадан ук каршы алган «Ләйсән» ансамбле кызларының чыгышын тыңлап, көллият белән танышабыз. Бүген мондый уку йорты республикада нибары икәү генә калган икән инде. Аның берсе Арчада булса, икенчесе Минзәләдә. «Сөембикә» укучыларына Арча педагогика көллиятенең җитәкчесе Гөлнара ханым Гарипова яхшы таныш. Узган елның ноябрь санында аның турында күләмле генә язма да чыккан иде бездә. Бик бәхетле кешеләр эшлидер бу көллияттә. Анда бөтенләй башка төрле энергетика. «Әлифба» музее да бар монда. Бар да бар. Вакыт кына юграк шул. Барысын да иркенләп карап кына булмый. Әле карыйсы нәрсәләребез күп: сәнгать мәктәбе, спорт комплексы, бассейн, Түбән Мәтәскәдә фермер Айдар Сабиров хуҗалыгы («Сөембикә» алар турында да язып чыкты), Түбән Атыда Дамир Хәлиуллинның теплицалары... Ап-ак кар дәрьясыннан шау чәчәктә утырган кыяр түтәлләренә килеп керү шундый кызык икән. Яфраклар арасыннан ымсындырып йомры кыярлар карап тора, төклетуралар мәш килә. Урамда март башы икәнен дә онытырсың. «Кыярларыбызны Казан кибетләренә озатабыз. «Ашан»да сатылган кыярлар – безнеке», – диде Дамир әфәнде. Нитратларга тикшерү узган файдалы кыярлар инде болар.
Ни кызганыч, алдан ният иткән булсак та, «Казан арты» музеена сугыла алмадык. Һаман да шул вакыт кысан. Без сәнгать мәктәбендә балаларның чыгышлары белән гозурланганда, кояш инде офыкка ук чумган. Аерыласы килми генә аерылышабыз. Тагын бер урарбыз әле Арча урамнарын. Җыелышып сөйләшүләр моннан соң ешрак булыр. Хәзер безнең үзебезнең Арча журналистлары берлеге бар. 7-8 апрельдә Арча якташлары очрашуы буласы.

Очрашмыйбызмы соң инде, әлбәттә, очрашабыз.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар