Логотип
Беренче ашлар

Кавказ ашы

Сентябрь ул – көзге муллык чоры. Яшелчәләр күп чагында әзерләп калыйк, дип, «Сөембикә» журналында эшләүче хезмәттәшебез, татар дөньясына билгеле блогер Фәгыйлә ШАКИРОВА укучыларыбызга Кавказ ашы пешерергә тәкъдим итә.

Фәгыйлә  –  «You Tube» хостингында татар телендә үз каналын булдырган беренче журналист. Кызы Мәдинә киңәшен тотып, моннан биш ел элек  башлап җибәргән каналының бүген 85 меңнән артык язылучысы бар. «Кулымдагы шул бер телефонга интервьюлар яздырып, репортажлар төшереп, татар блогын үстердем. Каналымlа татар дөньясын, милләттәшләребез тормышын яктыртам. Күпчелек геройларым –  үзенчәлекле шөгыле булган кызыклы кешеләр, дәвалаучылар, халык табиблары, авыл кешеләре... Халкыбызның гореф-гадәтен чагылдырган видеоларны аеруча яратып төшерәм: никах туйлары, бәби чәйләре, кыз сорау, «килен токмачы» ашлары, ифтарлар...» – ди Фәгыйлә, үзенең блогерлык тарихы белән таныштырып. «Татар каналларын караучылар аз, аны үстереп булмый», дип әйтүчеләргә киресен раслый ул. 
Күпләр Татарстан дәүләт телевиденисендәге «Чулпан» программасында Фәгыйлә Шакирова исемле яшь кенә журналист кызны да хәтерлиләрдер әле. «Алтын тәңкә» дип аталган татар телендәге беренче финанс программасы да аныкы. 
Бүген Фәгыйләнең «You Tube» хостингында гына түгел, «ВКонтакте» челтәрендә дә үз сәхифәләре бар. Кызыклы геройлары белән генә таныштырып калмый ул анда, тәмле рецептлар белән дә бүлешә. Фагыйләгә кушылып, үзе тәмле, үзе файдалы Кавказ ашын бергәләп әзерлик әле!

Кирәк
 (дүрт кешелек гаилә өчен)
0,5 кг чамасы сөякле ит / 2 баш зур суган / 2 баллы борыч / 2-3 эре помидор / 1 кишер / 6-7 эре бәрәңге / 1 баш сарымсак / 1 аш кашыгыннан кимрәк тоз / ярты чәй кашыгы төелгән кара борыч / үсемлек мае / укроп һәм петрушка / чәй кашыгы очында гына аджика.

Эш барышы

Бу ашны рецепт буенча бәрән итеннән әзерлиләр. Сыер итеннән дә әзерләргә мөмкин. Итне сөягеннән аерып, эрерәк кисәкләргә турыйбыз. 

Казан яки төбе калын кәстрүлне утка утыртып, төбенә үсемлек мае тамызабыз һәм итне сөяге белән бергә салып, бераз кыздырабыз. Ит майлы булса, май салырга кирәкми. Итнең суы чыккач, капкачын каплап, утны киметәбез. Суы бетсә, бераз гына су салабыз. Ит йомшарганчы томалап пешерәбез.

Суганны – ярымбоҗралап яки эре-эре итеп каурыйлап, ә кишерне шулай ук калынрак ярымтәгәрмәчләп турыйбыз. Ит янына башта суганны, 5 минуттан соң кишерне салабыз. 

Баллы борыч белән помидорны да эре кисәкләргә бүлгәлибез. Кишердән соң башта помидорны, 5 минуттан соң борычны өстәп, томалап пешерүне дәвам итәбез. 

Бәрәңгенең кабыгын әрчеп, эре кисәкләргә бүләбез. Вак бәрәңгене бүлмичә генә дә салсаң була. Бәрәңгене ит янына кушып, өстенә чыкканчы кайнар су өстибез. Тоз белән борыч салабыз. Уртага бөтен килеш кенә бер баш сарымсакны батырабыз. 

Бәрәңге пешеп җитәрәк, турамыйча гына бер тотам петрушка белән укроп, кинза, дәфнә яфрагы (лавр), чәй кашыгы очында гына аджика салабыз. Кинза белән аджика яратмасагыз, салмагыз. Аш пешеп чыккач, үләннәрне алабыз. 

А

Ашны тәлинкәләргә бүлеп, өстен туралган кыяклы суган белән бизибез һәм кайнар килеш табынга бирәбез. 

Теги: аш-су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар