Логотип
Күңелеңә җыйма

«Земский докторлар»

Ике атналык отпускыбызны авылда икәү генә үткәрәбез дип сеңлем Рита белән алдан ук планлаштырып куйдык.

Ике атналык отпускыбызны авылда икәү генә үткәрәбез дип сеңлем Рита белән алдан ук планлаштырып куйдык. Гаиләдән, балалардан башка гына. Әйтерсең, балалыкка кайтабыз! Әйтерсең, әти белән әни көтеп тора!.. Югыйсә беләбез бит инде ялгыз өйгә кайтып керәсебезне. Йөрелмәгәч, ишегалдын үлән басып киткәнен дә... Сирәк кайтылгач, бәрәңге бакчасын чүп күмеп киткәнен дә... (Анда әле кабак, кишер, чөгендер, суган да утырткан булдык!) 

Ә хыял әллә кайларга оча!.. Урманга гөмбәгә барырбыз. Аккошлар кайта торган Баян күлләре тирәсеннән урарбыз. Яркәйгә барып кайтырбыз. Актанышка төшәрбез. Үзебезнең бакчадагы колонка суыннан чәй кайнатырбыз. Әни кебек яңгыр суларын җыеп керләр юып эләрбез. Каен себеркесен пешереп мунчада чабынырбыз... 

...И ямьле соң безнең ишегалды! Розалар, маргариткалар, бәрхет чәчәкләр каршы ала. Баш әйләнерлек саф һава... Бәрәңге бакчасына тоташкан Сөн култыгы сәламли... Без кайтканны көтеп кенә торган кебек, Маратларның җирән песие кереп җитә, сырпаланып ашарга сорый. Сыр кисәген теләр-теләмәс кенә капкан арада соры песи күренә. Ырылдашып, территория бүлешеп алалар. Кич керпебез ауга чыгар... 

Күршебез Луиза хәл-әхвәл сорашырга керә. «Тизрәк кайтыгыз! Чияләр пеште! Сезне көтәләр!» – дип язып, көньяк бакчаларындагы кебек койма аша урамга ук сыгылып төшкән кызыл-кучкыл чияләребезне фотога төшереп җибәреп, ымсындырып куйган иде инде ул. 

– И кыярның күплеге быел! Кая куярга белгән юк. Ашагыз әле. Тозлап куйсагыз да була, – дип, Луиза бер табак кыярны баскычка куя. 

...Шушы көннәрдә Югары оч Разияттәйнең юбилее булган икән – 90 яшь тулган! Министр Разиясы дип йөртәләр үзен. Ире мәрхүм Миркасыйм абый Министр кушаматлы булгач соң! (Ул кушамат балаларына да күчте – министр балалары дип кенә җибәрәләр аларны. Ә авылда Миркасыймнар берничә иде, һәрберсенең үз кушаматы...) Разия апаның каз маенда пешкән тәбикмәкләре, шомырт вареньелары телеңне йотарлык була иде. Шул балачак хатирәләренә төренеп, котларга йөгердек. Ярып, ярмалы яшь бәрәңге пешергәннәр!.. Үзләре оеткан катык – өстәлдә... Разияттәй – оныгының улын сөя... Ниндидер тынычлык, муллык, рәхәтлек бөркелә ул өйдә. Көтү кайтыр алдыннан гына үзебезгә кайттык. Чия җыярга чыктык. Артыбыздан бастырып ук диярлек кызы Әлфия – министр Әлфиясе сәпиттә килеп җитте. «Әнкәй ачулана, күчтәнәч тә биреп җибәрмәдек, ди...» – дип сөйләнә-сөйләнә, олы пакетын бушата башлады. Йә Хода! Ниләр генә юк! Кәбестә, кишер, суган, бәрәңге, йомырка... Тагын кыяр!.. 

...Ә без чия җыябыз һаман. «Әлфия, алып кит, зинһар! Бәлки, иртәгә чия җыярга килерсең?» 

...Икенче көнне Түбән очтан – Ахун очыннан ук – Рузалия апа килеп җиткән. 

– Кайткансыз икән. Күренмисез дә... Ипи салдым. Чәйгә килеп китегез. Чәчәкләремне дә күрерсез, – ди. Өстәлгә мәтрүшкә, бөтнек, чабыр үләннәрен тезеп сала, ташкабагын чыгара. Һәм...тагын кыярлар!.. 

Ай күп тә булган быел чия! Чиләкләп җыябыз. Кибеткә песокка йөгерәбез. Чия вареньесы өчен банкалар җитми башлады инде. Сәлимә апаларның чиясе юк бугай. Чакырырга кирәк аны! Үзебез аны көткән арада тагын чия җыярга чыгабыз. Әһә! Капка төбенә бер сәпит туктады... Сәлимә апаның бейсболкасы күренде! Төянгән, тутырынган. 

– Үзебезнең тавык. Аш пешереп ашагыз әле, яме, – ди. Монысы – чәй эчәргә балан бәлеше. Кызлар, мондый озын кыярларны күргәнегез бар идеме? Тәмле алар!.. 

 Кыяр сүзен ишетүгә, пырх итеп көлеп җибәрәбез. «Без земский докторлардан ким түгел! Ашарга китереп, сыйлап кына торалар монда!» – ди Рита. Ә мин үзебезне аштан-ашка йөрүче абыстайларга тиңлим. Көн саен берәрсе кунакка чакырып торгач ни! 

Компот ябаргамы, варенье кайнатыргамы, морозильникта катырыргамы? Чиянең файдасы турында сөйләшә-сөйләшә чиләкне тутырабыз. 

Ул арада Луиза керә. 

– Уф, өмә ясадык, тавыкларны урнаштырып кына бетерәсе калды. Бер-икесен сезнең суыткычка кертсәм... Урын булыр бит? Ә монысы сезгә бәләкәй генә күчтәнәч... Авыл тавыгының тәме бөтенләй башка бит аның! – ди ул. 

Аны чия җыярга кыстап тормыйбыз: бакчалары тулы чия! 

Машинасы белән Ританың сабакташы Рафис килеп туктады. Шул, күрше министр Рафисы инде. Агыйделдән балык тотып кайткан. Борын очыгыз кычыткандыр, дип табан балыклары кертә. «Балык чистарткач, чия җыярга киләм», – ди, рәхмәт яугыры! 

...Инде холодильниклар да тулды чия банкалары белән. Чия җыярга теләүчеләр дә бетте. Китәр көннәр дә якынлашты. Ә чияләр һаман сыгылып утыра... Урманнан урап кайтуга, баскычта – чиләк астында тагын сюрприз көтә иде: кемдер банка белән авыл каймагы калдырып киткән!.. Кем икәнен дә белмәдек тәки – иртүк китәсе идек. 

Безнең авыл халкы шундый инде ул: күчтәнәч кертергә, үзендә булганнан авыз иттерергә, кунакка чакырырга ярата. Уенын-чынын кушып әйтсәк тә, авылга берничә көнгә генә кайтканда да «земский доктор» рәтендә йөрибез шулай. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар