Логотип
Күңелеңә җыйма

Заһид белән Мәүлидә кыйссасы

Фахирә карчык йөгерә-атлый өенә ашы­кты. Кеше ярдәмен­нән башка йөри дә алмас хәлгә калган килененә өметле хәбәрне тизрәк җиткерү иде аның те­ләге. Башкортстанның Ка­мышлы төбәгендә күптөрле авыруларны терелтеп аякка бастыра ала торган багучы бар икән, дип кайтып сөйлә­гәч, килене Мәүлидәнең кү­зеннән яшь тәгәрәде. Әмма шатлыктан идеме бу яшь, кайгыданмы — кайнанасы аңламады. Кичен улы Заһид эштән кайтып ашарга утыр­гач, Фахирә карчык көндез күргән, ишеткәннәрен бик тәфсилләп яңадан сөйләде. Заһидның: «Бик озакка суз­мый юл хәстәрен күрергә ки­рәк булыр»—дигән сүзләре­нә каршы хатыны Мәүлидә:
— Юк, юк, беркая да бар­мыйбыз. Күрәзәчегә бар­саң— бозым, врачларга кү­ренсәң— нервыдан, диләр. Йөрмәдек тугел, йөрдек бит инде,—диде.

Әмма Мәүлидә бу сүзләр­не барасы килмәүдән әйтмә­де. Ул Заһидын кызганды. Аркасына күтәреп дигәндәй, кайларга гына алып барма­ды бит инде ул аны. Хәзер колхозда да эшнең бик кыз­ган чагы. Заһидның берүзенә ике трактор. Берсеннән бушауга, икенчесе көтеп то­ра. Мәүлидәнең әнисе Зәкия әби дә ялгыз кеше. Барысы­на да Заһидның ярдәме ки­рәк. Шушы хәлне белә торып ничек инде мине күрәзәчегә алып бар, диеп әйтмәк ки­рәк? Әгәр, чынлап та, мөм­кинлек таба алса — каршы килмәячәк, әлбәттә. Бу туры­да ул кычкырып әйтмәде.

Дөнья мәшәкатен бер чит­кә куеп, Заһид Мәүлидәне алып тагын сәфәр чыкты. Тик, кызганыч, бу юлы да нәкъ Мәүлидә әйткәнчә тә­мамланды. Сәламәтлеккә файдасы тиярдәй ярдәм бул­мады. Өйгә кайтып сызлану­ларына түзә алмый яткан көннәренең берсендә Мәүлидәгә Казанга барып про­фессорларга күренеп карар­га киңәш иттеләр. Әллә инде авыру килеш юл газапла­рыннан интеккәнгә, әллә сы­рхауханәләрдә ятып дәвала­нып та, бер файдасы тими, сәламәтләнүдән өмете суы­нып барганга, аның өйдән беркая да кузгаласы килмә­де. Күңеленнән төрле уйлар кичерде. Заһид та, башка­лар да мине караудан ялыкканнардыр, тик белгертми­ләрдер генә, дип борчылды.

Ләкин Заһид Мәүлидәсен профессорларга да алып ба­рды. Әгәр риза булсагыз, операция ясыйбыз, диюгә Мәүлидә, икеләнеп тә тор­мыйча, килеште. Тик опера­ция өстәленә яткач ашык­мыйммы, ялгышмыйммы, дип икеләнде. Дөнья белән бөтенләйгә бәхилләшергә ту­ры килсә дә балаларым, За­һидым ятлар кулына кала ич дигән уй миен көйдереп үт­те. Әмма тәкъдиргә буйсыну­дан башка чарасы юклыгын аңлаган хәлдә наркоз тәэси­реннән күзләрен йомды.
Катлаулы операция бары­шының һәр минутын ни бу­лыр дип җан атып көтеп тор­ган Заһид, ниһаять, Мәүлидәсенең ут чәчеп торган ма­ңгаена кулын куйды. Илле ике тәүлек буена ул гомере кыл өстендә торган хатын­ның баш очыннан китмәде. Әмма танылган белгечләр тарафыннан ясалган бу опе­рация да аларга шатлык ки­термәде. Мәүлидәсе элек аякларына гына баса алма­ган булса, хәзер инде уты­рып та тора алмый башла­ды.

Бер-береңә булган хисләр тирәнлеген вакыт агышы гы­на түгел, язмыш үзе дә сы­ный. Заһид әнә шул хәлләр­дә дә рухын төшермәде. Аның бөтен курыкканы Мә­үлидәсе үлеп китәр дә, ко­яшның нурлары сүнеп, до­нья караңгылыкка чумар, то­рмышның бер кызыгы кал­мас дигән уй иде. Ярый әле, хатыны исән калды. Ул шу­нысына да куанды.
Кайтуларына тормыш аларга тагын бер сынау әзе­рләп куйган булып чыкты. Зәкия әбинең күзләре нача­рланды. Газ плитәсендә аш пешергәндә ут чыгара язган. Ярый әле, күршеләре күреп, фаҗига булмый калган.
Ялгызы яши алмаган әби­сен Заһид үзләренә алып кайтты. Соңгы көненә кадәр
тәрбияләргә дә иде исәбе, тик Зәкия әби кодагыен кыз­ганды, картлар йортына ки­тәргә карар итте. Авыл хал­кы, күрше-күләннән яхшы түгел бит, дип каршы да кил­гәннәр иде дә, Зәкия әби: «Үзләре сау-сәламәт була торып та әти-әниләрен карт­лар йортына илтүчеләрне дә әллә нишләтмиләр әле. Ә се­знең хәлегез аллага гына тү­гел, бәндәгә дә мәгълүм, га­еп итмәсләр»,—дигәч, Заһид әбисен Мөслимдәге картлар йортына илтеп урнаштырды.
Анда тәрбияләнүчеләрнең тамаклары тук, өсләре бө­тен, урын-җирләре йомшак булса да, бераздан олы ке­ше туган ягын сагынып җир­си башлый. Гомер иткән ни­гезе, дөньяның ачысын-төчесен бергә татыган, гәплә­шеп гомер кичергән күрше­ләре, авылдашларын исенә төшереп газаплана. Сагыш­тан зар, әрнүле мөлдерәмә күңел, яшь тулы күзләрен тәрәзәдән ала алмыйча үлеп тә китә. Озак та үтмәде, Зә­кия әбинең дә хәле начар­лануы турындагы хәбәр өйдәгеләргә килеп җитте. За­һид шул көнне үк барып аны алып кайтты. Өч көннән соң әби бөтенләйгә Аллаһ хозу­рына сәфәр кылды.

Дөньяда әниләрне югалту­ның авырлыгы һәркемгә дә билгеле халәт. Әмма ул юга­лту Мәүлидә өчен икеләтә газаплы булды. Үзен туды­рып үстергән, аның матур яшәве хакына күпме хәләл көчен салган әнисен соңгы юлга озатканда бер төрле дә ярдәм итә алмый ятуына бик нык борчылды. Әнисен өй­дән алып чыгып киткәндә:
— Зинһарлар өчен рәнҗепләр китмә инде, әнием. Әгәр мөмкинлекләрем бул­са, шушылайлар ятар идем­мени?—дип өзгәләнеп мен­дәренә капланды. Мондый хәлләргә төшмәгән булса бә­хетнең ни икәнен гомерендә дә аңламаган булыр иде Мә­үлидә. Йөгерә-йөгерә эшләп йөргән көннәре кире кайтса алтын тауларына да алыш­тырмас иде бүген ул аны. Әмма ни хәл итәсең...
Шулай да бу гаиләне мин канаты каерылганга тиңлә­мәс идем. Йорт-җир, каралты-кураның төзеклеге урам­нан ук күзгә ташлана. Ә инде эчкәрәк үткән саен чиста­лык, төгәллектән йорт хуҗа­сының ни кадәр көчле ихты­ярлы, булдыклы кеше икән­легенә тагын бер кат ышана­сың. Монда сиксән яшен ва­клап килүче кайнананың хе­змәтләре дә мәдхиягә лаек. Балалар да бик тыңлаулылар. Олыларның һәр сүзен йөгерек йомгак шикелле тә­гәрәшеп кенә үтиләр. Моны Заһидның үтә таләпчәнлегеннән дип кенә түгел, ә аның гаиләсенә карата олы ихтирамыннан дип аңлау дө­ресрәк булыр. Заһидның са­бырлыгына, игътибарлылыгына, мәхәббәтенә тап төше­рми, аны тагын да югарырак үрләргә күтәрә алуына со­кланмау мөмкин түгел. Кыш көннәрендә бәләкәй чанага салып Мәүлидәсен театр-киноларга алып баруларын, аны сабый баладай кадер­ләп күтәреп йөртүләрен күргәндә әллә кызганудан, әллә сокланудан йөрәгем кысы­лып, ихтыярсыз күзләрем­нең яшьләнүе, авылдашла­рымның да шундый ук халәт кичерүләре бу язманың туу­ына сәбәп булгандыр дип уй­лыйм.

Тормыш шулай бара тор­ды, әмма Заһид Мәүлидәсен терелтү өметен өзмәде. Көн­нәрдән бер көнне аңа Әлмәт шәһәрендә бер тылсымчы хирург бар икән, дип килеп әйттеләр. Ул Илгизәр Вәлиевич Усманов дигән кеше икән. Врач аларны бик җы­лы кабул итте. Мәүлидәнең тәнендәге операция җөйлә­рен күргәч: «Йа хода, бу ка­дәрле тураклау кемгә кирәк булды икән»—дип авыр су­лап куйды. Мәүлидә кабат операция өстәленә ятты. Бу юлы Заһидның йокысыз төн­нәре, кан артыннан кан би­рүләре бушка китмәде. Мә­үлидә култык таяклары яр­дәмендә булса да, аяклары­на басты. Утырып та тора ал­маган кеше өчен бу яңадан туу белән бер иде. Заһид бе­лән Мәүлидәнең рәхмәт сүз­ләренә каршы Илгизәр Вәлиевич: «Мин үземнең бурычы­мны гына үтәдем. Кирәк бул­са, кулымнан килгәнчә тагын ярдәм итәрмен»,—дип оза­тып калды.
Кышның зәмһәрир сал­кыннарында яшеллеген җуймыйча үз төсен саклап кала алган нарат урманын күргәнегез бармы сезнең? Булмаса, безнең авылга ки­легез. Заһид белән Мәүлидә гаиләсен менә шул яшел ур­манга тиңлим мин. Авылы­бызның һәр кешесе исемен­нән аларга бәхет, якты килә­чәк, балаларына тәүфикъ һәм һидаят телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ нинди була чын ир.Тормыш мэшакэтьлэре дэ,хатыннын авыруы да куркытмаган.Сабырлыгы очен Ходай эжерен дэ биргэн.Соклангыч язмыш,тигез тормыш матур картлык узлэренэ телисем килэ.Ходай салэмэтлектэн аермасын

    • аватар Без имени

      0

      0

      кая микэн сон шундый ирлэр?!!экияттэ,кинода гына очратырга момкиндер минемчэ ...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Уз башына килгэннэр анлый...иртэгесен белми беркем...Рэхмэт актуаль тормышчан хикэя тугел бу- БУ ЧЫНБАРЛЫК!!! Ихтирамым.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кургэн сынаулары икэн... Эбекэйне генэ картлар йортына илтмэскэ иде! Баласы янына ул да сыяр иде, икесенэ жайлырак булыр иде.

          • аватар Без имени

            0

            0

            СөбханАллаһ!

            Хәзер укыйлар