Логотип
Күңелеңә җыйма

Йөзлек белән туу

Балама мәдхия

Тәүлек буе Газраил белән тартышып, аңым­ны бер җуеп, янә һушыма килеп, бик зур авырлык белән тудырган кызымны миңа өч көн күрсәтмәделәр.  Таш булып каткан күк­рәк­ләремне ирен­­нә­рем­не тешли-тешли савып йомшарткач: «Ник имезергә китермиләр икән  балам­ны?» — дип, әрнеп-әрнеп еладым. «Елама, кызыңа авыр була», — диде шәфкать туташы. Бәбидән котылганымның дүртенче көнендә генә ул ике кулына ике төргәк — ике бәби кочак­лап керде. Шул чактагы сөенечем! Без палатада ике хатын — ике ана идек бит. Үземнең туган көнемнән ике генә көн алдарак дөньяга килгән кызымны күрү бәхетенә ирештем, ниһаять!
— Нигә шулкадәр озак китермәдегез? Балам сау-сәламәтме? — дип төпченүемә каршы, шәфкать туташы артыннан ук кереп җиткән табиб:
— Бар да яхшы, бер дә борчылмагыз, — дип мине тынычландырырга ашыкты. — Беләсезме, кызыгыз йөзлек белән туды бит, шуннан арындырырга кирәк иде аны, — диде. Гаҗәпләнүемне күреп, елмаеп өстәде: 
— Була андый хәлләр. Халыкта андый бала йә бик бәхетле, йә аеруча сәләтле була дигән сүз бар!

«Синмени инде минем әнием?» дигәндәй, кызым бер мизгел күзләремә текәлеп торгандай итте дә, күкрәгемне эзләп табып, ашыга-ашыга имә башлады. Нинди кабатланмас ләззәт, гаҗәеп мизгел бу?! Сабыеңа күкрәгең­не каптыру! Ходай аңа җан өргән, ә син аны дөньяга алып чыгарга тиешле кеше — Ана! «Ана — бөек исем!» — дип шагыйрь бик дөрес әйткән.

Кызыбыз безнең бик көтеп алган тәүге балабыз иде. Миңа егерме җиде, әтисенә инде утыз алты яшь. Кара күзле, кара чәчле, икебезгә дә охшаган кыз баланың безгә никадәр куаныч китерүен сөйләп кенә аңлатырлыкмыни! Без аңа Лилия дип исем куштык. Тәпи басып, кулына әйбер тота башлауга — каләм, чыбык кебек нәрсәгә үрелде. Очлы әйберләрне яшерергә күпме генә тырышсак та, таба, әллә яза, әллә сурәт ясарга тырыша. 

Бервакыт шулай ачы тавыш белән кычкырып, елап җибәрүенә аптырап йөгереп чыксам, күрәм, перо дип йөртелгән корыч каләмнең очлы башын аңкавына кадаган. әйе, теле ачылганчы ук рәсем ясап безне шаккатыра башлады ул. Берсендә шулай кеше сурәте ясаган да,  бер күзен «битенә» сыйдыра алмый, шуңа кычкырыпмы-кычкырып елый. Кулыннан тотып баш сурәтенә «күз» төртми булмады. Йокларга яткыргач та кайчак куркып торып утыра яисә елап яныбызга килә: «Анда бабай!» — ди, йә маймыл, аю «күрә». «Берни дә юк ич. Кая ул, күрсәт!» — дибез. Ә ул таба! Келәмдәге сурәт-орнаментларны бармагы белән йөртеп-сызып күрсәтә, чыннан да  ул бизәк-сурәтләрнең җан ияләренә охшаш икәнлеген күреп аптырашта калабыз!

Кызымның теле татарча ачылды. Без өйдә гел туган телебездә сөйләшә идек. Әмма ул чакта бала белән өйдә сигез айдан артык утырырга рөхсәт, мөмкинлек юк иде, эшкә чыгарга, баланы яслегә урнаштырырга кирәк. Тәрбияче: «Кызыгызның ни әйтергә теләгәнен мин дә, иптәшләре дә аңламый. Башта рус телен өйрәтегез, аннан үзегезчә сөйләшерсез,» — диде. Ни хәл итмәк кирәк, тыңладык.

Озакламый улыбыз туды. Әтисенә ияреп Лилия дә бәби күрергә килгән. Өченче кат тәрәзәсеннән энекәшен күрсәттем. Кызым әтисенә борылып нидер сөйли башлады. «Ник әни малай алган, мин кыз сораган идем бит!» — ди икән. әтисе: «Бүген кызлар булмаган шул. Әллә кире бирикме?» — дигәч, өч яшь ярымлык Лилиябез әзрәк уйлап торган да: « Юк инде, әти, аны беркем дә алмаса, ул елар бит!» — дигән.

Лилия миңа улыбызның беренче көненнән башлап зур ярдәмче булды. Аңа бернәрсәне дә ике кат кабатларга кирәкми: губка кебек, бер күрсәтү, әйтүдә бөтенесен сеңдерә, аның хәтеренә, барысын да аңлавына гаҗәп­ләнеп тә куя идем. Мәктәбендә дә бик мөстәкыйль, үтә гадел булды. Гаиләдә без балаларга яхшының ни өчен яхшы, начарның ник начар икәнлеген төшендерергә омтылдык. Гомер буе безнең белән булмаслар, үз акыллары белән яшәргә өйрәнсеннәр дип тырыштык.

…Киләчәген үз милләтебез белән бәйләр дигән өметебез зур иде, шуңа күрә Лилияне дус кызлары белән Мәскәүгә укырга җибәрмәдек. Әмма язмышны алдап була димени! Чәч толымына күбәләкләп бантик бәйләп йөри торган кызыбызга беренче курс­та ук рус егете, яшьтәше Леонид гашыйк булды. һәм Лилиябез янына бер генә егетне дә якын җибәрмәде. Тау­лы Алтай санитария-эпидемия оешмасы — СЭСтан өлкә паразитология бүлеге мөдире вазифасын башкарырдай, белгечлеген яхшы үзләштергән, оештыру сәләтенә ия яшь табиб чакыруларына җавап итеп Казан медицина институтының санитария факультеты деканы нәкъ менә безнең кызыбызны тәкъдим иткән. Биш ел уку дәверендә ул үзен күрсәтеп өлгергән иде инде. 

Бишенче курста өйләнешкән яшь гаиләне — Лилия белән Леняны Алтайга җибәрделәр. Леонид хезмәт юлын гади врач булып башласа да, бер ел да үтмәде, аны шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенең баш табибы итеп куйдылар. Лилия Җиһангиров­наның да ел тулуга эше җайга салынган, гадел җитәкче дигән абруе бар иде инде.

Әмма тормышлары шома юлдан җиңел генә тәгәрәмәде... Тулай торакның бәләкәй генә бүлмәсендә лампочка белән җылылык батареясыннан гайре бернинди уңайлыгы булмаган урында ике нәни улы белән өч ел җәфа чикте яшь белгечләр гаиләсе. Ниһаять, өч бүлмәле фатирга күченәбез дип иркен суларга өлгермәделәр, бәла ишек какты. Тулган ай шикелле ап-ак йөзле, зур соры күзле, күпереп торган дулкын чәчле, абыйсы ни эшләсә шуны кабатлап, барча кешене сокландыра торган уллары Тимурга әллә күз тиде, әллә... Дүрт яшендә аягына баса алмас булды балакай, бакчага йөрми, теле көрмәкләнә. Кая гына алып барып, кемнәргә генә күрсәтмәделәр, нинди генә дәва кулланып карамадылар — ярдәм итмәде. Мәскәү профессоры: «Церебраль паралич, моңа дәва юк», — дип, Лилия белән киявебезнең өметләрен  өзде. Лилия эшен калдырып, өйдә «йозакланды». Баштагы елларны утырып тора алган Тимур утыра алмаска әйләнде. Авыртулары көчәйде. Тугыз яшендә хәле тагын да начарайды, элек ул яраткан әкиятләрен тыңлап юана иде, аларны да сорамас, унбер яшь тулганда ятактан да тора алмас булды. Лилиям улының авырайган гәүдәсен күтәрә алмый иде инде. Бер яктан икенче якка авыштырып урын-җирен алыштыру да газап. Күпме күз яше түккәнен, нинди газап-михнәт чиккәнен ул инде үзе генә белә. Чирле баласына ана бигрәк тә нык ияләшә. Тимур утырып тора алганда аны дүртенче каттан әтисе күтәреп-төшереп елга буйларына алып чыга. Бергәләп урманнарга барып, дөнья күрсәтәләр иде. Унбер яшьтә аны паралич сукты, аш йотуы читенләште. «Баш миендә яман шеш» дигән диагноз куелганнан соң, ике елдан  күп газаплар кичергән баланы Алтай җире үз куенына алды. Әтисе белән әнисе, абыйсы Руслан михнәт-кичерешләрдән айный алмый тагын озак газапланды.

Лилиямнең әрнүләре, Тимур белән бәйле кичерешләре шигырьләренә һәм символик образ — сүнеп бара торган шәм булып сурәт-картиналарына күчте.

Аның түземлеген фәрештәнекенә тиңлим. Алтайда мондый хәлләр була икән, әмма аның халәтендәгеләрнең күбесе балаларыннан баш тартты. Ли­лиягә дә шундый киңәш бирүчеләр булмады түгел. Үз җаннарын ярып бирердәй булып, үз-үзләрен аямыйча соңгы мизгелгә кадәр тырышып һәм яратып карадылар йөрәк парәләрен Лилия белән Леонид.

Лилиянең бер картинасы «Авто­портрет» дип атала. Төнбоек чәчәге куелган вазаның кырыеннан зур гына бер кисәге  кителеп төшкән, янында ята. Яртысы янган шәм. ә икенче шәм ике яклап янып килә. Тормышта балакаем ике яклап кына яндымыни?! Алтай республикасы санитария-эпидемиология станциясе баш врачы буларак Лилия Җиһангир кызы Шучинова (Юсупова)ның ничәмә-ничә журналда, җыентыкларда  мәкаләләре басылды. Эш урыны — лабораториясенә керсәң, шаккатасың, ярты меңләп вак-вак көпшәләрдә талпан-клещ. һәр язда урман-аланнардан махсус киемнәргә киенеп талпаннарны җыеп төрләргә бүләләр, кайсы зарарлы, кайсы түгеллеген тикшерәләр. СЭС врачларына йөкләнгән бурыч күзгә күренмәслек, әмма санап бетергесез бит ул.

Картиналарындагы «ике яклап яну» дигәнне Лилия шигърият утында һәм рәссам буларак януга ишарәләгән. Аның шигырьләренә җыр язучы композиторлар, башкаручылар — җырчылар, музыкантлар белән Таулы Алтайда гына түгел, Бийск, Омск, Барнаул, Новосибирск шәһәрләрендә музыкаль-әдәби кичәләр үткәрүе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителүе, «Алтын лира» конкурсында җиңүе, Петровски белем академиясе һәм сәнгать, әдәбият өлкәсендә лауреат исемнәре яулавы, тугыз китап авторы һәм тәрҗемәче булу — болар соң яну түгелмени?! Йөрәк шәме дөрләп яна бит аның!

Ә картиналары Татарстанда гына түгел, Америка, Франция, Монголия, Чехия һәм Россиянең сәнгатьсөярләре коллекцияләрендә, шул исәптән илле эше Ульяновскида саклана. Алтай, Себер шәһәрләрендә төрле күргәзмәләрдә катнашкан әсәрләр тамашачы мәхәббәтен казанды. Шәхси күргәзмәләрен дә үткәрде Лилия. Соңгы китапларыннан дүртесенә символларга бай картиналарының кечерәйтелгән төсле рәсемнәре дә керде. Шунысын да әйтим әле, аның ярты гомерен алып киткән газиз улкаеның исеме картиналарында да, китапларында да юк. Иҗатчы чынбарлыкны чагылдыру өчен бар хисләрен үзе — йөрәге аша үткәрә, дөрләтеп җибәрә. Бар күргән-кичергәннәре янә бер мәртәбә җаны аркылы үтә. Лилия, гомеренең караңгы елларын, әрнү-газап­ларын янып торган шәм нигезләренә беркеткән. Менә «Ана мәхәббәте» дигәне: бала-шәм күпме күләмне биләсә, ана-шәм шулкадәр микъдардан мәхрүм... Язмыш басымыннан сыгылган шәм... Кызгылт-көрән җирлек — кояш ялкынын хәтерләтеп шәм яна. «Сыгылмалылык» картинасы да мине төрле уйларга сала. Ул сурәт-картина турында Лилия көлеп болай сөйләгән иде: «Каралып бөрешкән язгы кардан таптым мин бу зәгыйфь чәнечкене. Леня күреп алды да, нигә урам чүплегеннән инфекция эзләп йөрисең, җитмәсә, өйгә керткәнсең», — дип ачуланып, аны чыгарып ташлады. Ә мин ул күрмәгәндә, иртүк торып, чүп савытыннан шуны эзләп таптым, чөнки уемда картина яралган иде инде».

Уйлый белгән кеше кәкрәеп имгәнгән чәнечке, кашык, пычакларга карап та әллә нинди нәтиҗәләр чыгара ала икән. Беренчедән, алар кемнеңдер ачу-ярсуына дучар булган; кирәкле кешесеннән ачу алырга базмаган адәм бу мескеннәрне сыту-имгәтүдән ары китә алмаган. Икенчедән, кайчандыр өр-яңа булган, кемгәдер хезмәт иткән нәрсә хәзер инде ташландык — кирәксез, чүп әйбергә әйләнгән. Нәтиҗә, вакыт — рәхимсез. Өченчедән, болар йомшак металл — алюминий, үз сынын үзе сакларлык түгел. Чыныкмаган, язмышына каршы тора алмаган кеше шуларга охшаш түгелмени?!
Лилия тугач, табиб: «Йә бик бәхетле, йә сәләтле булыр», — дигән иде. Юрамышның икенче өлеше чынга ашты.

Рәссам, шагыйрь, табиб Лилия Юсупованың эстетик зәвыгын, нечкә тоемын, киң интеллектын, эрудициясен дәлилләп, Омск шәһәренең сәнгать белгече А. Соляник «Әлегә шәм яна...» дигән мәкаләсендә болай дип язып чыккан иде: «Сәнгать серләрен тирән аңлаучы тамашачыны да, белдекле сәнгать белгечләрен дә рәссамдагы фикер сөрешенең гадәти булмавы, гайре табигыйлеккә тартымлык һәм Гүзәллек гаҗәпкә калдыра. Чын сәнгать әсәрен билгеләүче сыйфатлар шулардыр». Әмма ләкин автор мәкаләсендәге тагын бер көенечле фикер сискәндерсә дә, анда хаклык ярылып ята: «Лилия Юсупова әсәрләре постмодернизм сөючеләрне фикер киңлеге, фәлсәфәсе, символик образларга бай булуы һәм гайре табигыйлеге белән дә җәлеп итә. Үзенчәлекле рәссамның картиналары читкә — ятларга китә, чит ил коллекционерлары аларны шәхси  тупланмалары һәм интерьер бизәү өчен рәхәтләнеп сатып ала. Ә безнең музейлар талантлы рәссам картиналарын алу өчен акча арттыра алмый. Рус мәдәниятенең мәңгелек проблемасы бит бу: «Булганны сакламыйбыз, югалткач, елыйбыз».

 Таулы Алтай—Ульяновск.   

«Сөембикә» журналы, № 3, 2008.
фото: http://pixabay.com

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лилия Җиһангир кызына Ходай түземлек һәм мәдэт бирсен! Узган ел без дә параличланганнан соң сигез ел урын өстендә яткан кызыбызны югалту ачысын кичердек... Урыннары оҗмахта булсын мэрхүмнәребезнең!!! ******** Татлы газап була яшь вакытта, Сөйгәненнәң әгәр аерылсаң... Җан газабы килә икән сиңа, Газиз балаң гүргә салдырсаң. Йөрәк шул ук – сулкылдавы башка, Кысып тора күкрәк читлеге. Шартлар чиккә җитеп талпына ул - Чәнчүләрнең саны күплеге... Алай итмә әле йөрәккәем! Кызым рәнҗеп анда ятмасын! Утыз еллап без бәхетле булдык, Шөкер итик шуңа, Аллахым!!! 15.11.2015ел. Балтач.

    Хәзер укыйлар