Логотип
Күңелеңә җыйма

Юрау

Юраган юш килә, дигән әйтем бар. Юк, мин аңа бу язмышны юрамаган идем, чарасызлыктан гына әйтелгән сүз иде бит ул...

(Булган хәл)
Яшьрәк вакытта, әле беренче улыбызны үстергәндә, без коммуналь фатирда яшәдек. Халык аны «коммуналка» дип кенә йөртә. Бәлки, кемдер коммуналь фатирның ни икәнен белмидер: биш-алты бүлмәгә уртак кухня, уртак бәдрәф, уртак коридоры булган зур бер фатир ул. Монда берәүнең дә купкан штукатуркага, почмактагы пәрәвезләргә исе китми. Идән, тәрәзә рамнарына да күптән кеше кулы тимәгән. Чөнки биредә һәркем үзен вакытлыча гына хис итә. Шулай вакытлыча дия-дия, айлар үтә, еллар... Стенадагы пәрәвезләр зурая, түшәмдәге таплар җетеләнә... 
Бу фатир безгә әнидән мирас булып калган иде. Әнине без бик иртә югалттык. Югыйсә язмыш нәкъ менә аңа гомернең иң озынын бирергә тиеш идек кебек. Безне – өч кызын ул берьялгызы үстерде. Җитмәсә, олы кызы тумыштан гарип тә. 
Фатир әнинеке булса да, үзе монда озак яшәмәде ул. Апа авыру булгач, йөри дә алмагач, авылдагы бабай белән дәү әни салган йортта яшәделәр. Анда аларга көн итүе җиңелрәк иде. Ни әйтсәң дә, үз ишегалдың, үз мунчаң. Нәрсә эшләсәң дә, беркем бер сүз әйтми. Ә коммуналь фатирда сеңлем белән икәү – әнинең ике студент кызы яшәдек. Мин кияүгә чыккач та, ирем белән шушы фатирда сыену таптык әле. Кемгәдер түләп яшәгәнче, коммуналь булса да, үз почмагың. Безнең күршеләр начар кешеләр түгел иде үзе, әмма барыбер дә үз гаиләң белән генә яшәүгә җитми инде. 
Көтмәгәндә әниебез каты авырып китте. Яман чир таптылар анда. Гарип бала белән тилмереп яшәүләр, стресслар эзсез узамыни ул?! Мәңгелеккә күзләрен йомганда ул әле пенсиягә генә чыккан япь-яшь ханым иде. Әнине озату белән, алдыбызга авыру апаны кая куярга, нишләтергә дигән сорау килеп басты. 
Гариплек ул төрлечә була: кемдер кан басымы югары дип кенә дә гарипләр исемлегендә йөри, кемдер колакка катырак. Ә безнең апа бөтенләй үз-үзен карарлык, гамәлләренә бәя бирерлек хәлдә түгел. Янында һәрвакыт кемдер булырга тиеш. Сеңлем дә, мин дә аның янында яшәргә авылга кайта алмыйбыз. Сеңлем әле укып та бетермәгән, ә минем гаиләм, балам... Димәк, юл бер генә: апаның үзен монда алып килү. 
Моңа кадәр сүзгә килешми яшәгән күрше хатыны әлеге хәбәрне ишетүгә кара тавыш чыгарды:
– Акылга зәгыйфь ул апагызны монда алып килмисез! Бу – юләрләр йорты түгел!
Алай гына безне ниятебездән кайтара алмаганын аңлагач, мисалга танышларын китерә башлады. Туганнарының берсе Даун синдромы белән туган икән. Әти-әнисе үлгәч, апалары аны интернатка тапшырганнар. Анда ашаталар, юындыралар, вакытында медицина ярдәме күрсәтелә... Безгә дә шул юлны сайларга куша иде ул. 
– Сез аңа тиешенчә тәрбия бирә алмыйсыз. Ирең белән син эштә, сеңлең укуда. Алла сакласын, кухняга чыгып, газларны ачуы бар.... Суга батыруы да ихтимал... Төнлә дә йокы бирмәячәк ул... Алып килсәгез, мин милиция чакыртам, сезне судка бирәчәкмен.. Тапшырыгыз аны юләрләр йортына!
Ипләп кенә сөйләшеп тә, аңларга, безнең хәлебезгә керергә теләмәде ул. Берсендә, түзмәдем, ачуымнан, йөзенә бәреп әйттем: «Алай бик ошаса, юләрләр йортына картайгач үзегезне илтерләр!»
Билгеле, без күрше хатынына карап тормадык, апаны үзебез яшәгән бүлмәбезгә алып килдек. «Ни күрсәк тә бергә», – дип үстерде безне әни. Авырлыгын да, җиңелен дә, күрсәк, бергә күрербез. Күзгә карап тилмереп яткан, бергә үскән апаны ни йөрәгебез белән юләрләр йортына тапшырыйк?!
Әлбәттә, уңайлыклардан бары салкын су белән бәдрәф кенә булган бүлмәдә апаны тәрбияләү бик кыен иде. Моны үз башына төшкән кеше генә аңлый ала. Без, бик тырышып, үзебезгә аерым фатир сатып алырга йөри башладык. Коммуналь фатирдагы бүлмәбезне саттык, күршеләр белән юллар аерылды...
Бездән бүлмә сатып алган яңа хуҗаларга ниндидер документлар кертергә баргач, коточкыч хәбәр ишеттем. Апаны алып килергә теше-тырнагы белән каршы торган күршеләрнең бердәнбер малайлары суга батып үлгән. Без аның белән яшьтәшләр идек. Ул әле өйләнергә дә өлгермәгән япь-яшь ир-егет иде...
Шулай еллар үтте. Балалар үсте, апа да безнең белән яшәп картайды. Без дә яшәрмәдек, билгеле. Инде «коммналкадан» киткәнебезгә унбиш елдан артык вакыт узды. 
Беркөнне суыткычыбыз ватылды да, яңасын алырга булдык. Аны китерүче егетнең йөзе никтер бик тә таныш кебек тоелды миңа. Кайда гына күрдем соң? Ул да миңа еш-еш карап ала. 
– Сергей! Син Сергей бит?
Әйе, бу Сергей, күрше хатының туганнан туган энесе иде. Апасына кунакка еш килә иде ул. Шуларда яшәде дисәң дә була. 
– Юк, юк, чәйләр эчмичә җибәрмим сине! Апаң ни хәлдә, сөйлә әле барысын да! – Сергейны кыстый-кыстый чәй эчәргә утырттым. Элеккеге күршеләр турында да беләсем килә иде. Ничә еллар бергә гомер иттек бит алар белән. 
– Апа... авырый бит. Улының суга батканын ишеттең микән? Шуннан соң сәерләнде ул. Гел улын көтте. Ул кайтса дип, ишекләрне ачып куя, утларны кабыза. Газдан чәйнеге бер дә өзелмәде. Шуның аркасында әллә ничә тапкыр янгын чыга язды. 
Сергей бик авыр көрсенеп, алдындагы чәен йотып куйды. Озак кына дәшми утырды. 
– ...Без аны юләрләр йортына тапшырдык... Кем карасын аны? Анда аны ашаталар, юындыралар, медицина ярдәме...
Бу сүзләрне унбиш ел элек бер ишеттем бит! Колагыма күрше хатынының тавышы ишетелгән кебек булды. Әйтерсең, кабат шул вакытка кайттым, ул да бит теге юлы нәкъ шул сүзләрне әйткән иде. «Юләрләр йорты иң яхшы вариант...» – диде. «Алай бит ошатсагыз, үзегезне шунда илтерләр...» – монысы минем җавабым иде... Юк, мин аңа бу язмыш теләп әйтмәгән идем, чарасызлыктан гына чыгып киткән сүз иде ул...
фото:https://pixabay.com/

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар