Логотип
Күңелеңә җыйма

Йөрәк эшләре табибы

Тормышымны үзгәртергә булдым! Елап торган балаларым да, нәрсә әйтер икән, дип уйларга ирем дә юк. Чит шәһәрдән үз һөнәрем буенча хезмәт урыны табу да авыр булмады. Интернет заманы барысын да хәл итә. Эшемдә гариза яздым да чемоданымны җыеп, чыгып киттем. Ә чит шәһәрдә мине Ул көткән булган икән... 

 

Тормышымны үзгәртергә булдым! Елап торган балаларым да, нәрсә әйтер икән, дип уйларга ирем дә юк. Чит шәһәрдән үз һөнәрем буенча хезмәт урыны табу да авыр булмады. Интернет заманы барысын да хәл итә. Эшемдә гариза яздым да чемоданымны җыеп, чыгып киттем. Ә чит шәһәрдә мине Ул көткән булган икән... 

Яңа ел алдыннан әнә шундый дуамал хыялымны чынга ашырырга булдым. Дөрес, әле аңа кадәр ике ай бар иде. Арендага фатир таптым да булачак эш урыныма киттем. Яшь коллектив, гөрләп торалар. Яңа елга үз шәһәремә кайтмаска булдым. Шушында берүзем каршылыйм. Аннан соң Яңа елны ялгызың каршыласаң, киләсе елга үз ярыңны табарсың дигән бер ырым колагыма кереп калган иде. Әти-әни белән яшәгәнлектән минем ул ырымны кулланып караганым булмады. Бәлки, чынлап файдасы тияр.  

Яңа ел ул һәрвакыт чыршы, гирляндалар, мандаринннар... Яңа оямны бик тә бизисем килде бәйрәмгә. Ылыс исе аңкып торган чыршыны ясалмасына алыштырырга әле әзер түгел идем. Әти һәрвакыт чын чыршы алып кайта иде. Монда әти юк, ир дә юк, базарга чыршыга үзем киттем. Чыршы сатып алып, тукталышка таба атлый гына башлаган идем, таеп егылдым... Авыртуга чыдый алмыйча кычкыруыма тирә-яктагы бар халык җыелды. «Ашыгыч ярдәм» машинасы да тиз килеп җитә икән бу шәһәрдә. Мине утыртып алып киттеләр, чыршым шунда тәгәрәп калды, аның белән бергә хыялларым да... Тубыктан сынган урынны озаклап караганнан соң, травматологның соңгы сүзе бик катгый булды: операция. Дөрес ялгансын өчен спица куярга кирәк. Хәлемне әйтеп кенә аңлатып булмый: тиздән Яңа ел, ырым турындагы планым каравыл кычкырып юкка чыкты, чит шәһәр, беркемне дә белмим һәм мин сырхауханәдә! Әни! Мин шунда ук аңа шалтыраттым. Ул шул ук көнне килеп җитте.  

Операция алдыннан палатага анестезиолог керде. Ап-ак халат кигән ир уртасындагы, кап-кара күзле, ияген сакал баскан табиб. Болай да наркоздан курка идем, мондый җитди табибны күргәч, куркуымнан калтырый ук башладым кебек.  

– Йә, нәрсә булды инде безнең белән? – дип сорады ул, үзе белән таныштыргач.  

– Яңа елга чыршы сатып алмакчы идем... 

– Мондый нәфис хатын-кыз түгел, җилкәсенә салып ир-ат алып кайтырга тиештер чыршыны өйгә, – диде ул елмаеп. Елмайгач, бөтенләй үзгәрде ул. Матурланды! Күзләре дә җитди булудан туктап көлә башлады.  

– Беләм, тик чыршы ташырга тиешле кандидатураны сайлый алмыйм әле... Ә сез, аңлавымча, операция вакытында минем янда булачаксыз? 

– Әйе, сезнең йөрәк өчен җавап бирәчәкмен. Тәк, сезгә нинди кино күрсәтергә инде? 

– Нәрсә? – аптыравым тавышыма кадәр чыкты бугай. 

– Мин бит анестезиолог. Сезгә наркоз бирүче кеше. Нәрсә карарга телисез соң? Мелодрама? Комедия? Бәлки мультфильмнар?.. 

Аның шаяртуларыннан куркуым да басылды кебек. Операциядән соң да берничә тапкыр керде әле ул палатага. Йөрәк тибешен тыңлады, мәзәк хәлләр сөйләп көлдерде.  

– Бик ешлады әле синең янга безнең Альберт Наилевич, – диде беркөнне, палата идәнен юа-юа, санитарка түтәй. Әллә күзе төште инде? Белмәссең... 

– Нәрсә сөйлисез инде? – дип тизрәк аны сүзен бүлдерергә тырыштым. Сизәм, бит очыма алсулык йөгерде. Үзем дә  палатага аның керүен көтеп алам бит. 

Ник? Аның бер начарлагы да юк. Яшьләрнекен белмәссең... Ул – ялгыз. Хатыны күптән ташлап китте аны. Балалары булмады. Моңа кадәр бик җитди генә йөрде, бер шәфкать туташы да аны үзенә карата алмады. Бик әйбәт ул. Кеше буларак та, табиб буларак та. Аны «йөрәк эшләре» докторы дип йөртәләр. Һәрбер пациентка игътибарлы, – ярым пышылдауга күчеп, – акча да алмый, – дип куйды. – Күңелеңә ошаса, кире какма син аны. Бик әйбәт кеше. 

Санитарка түтәй үз улы турында сөйләгән кебек, аны мактады-мактады да, эшен бетереп чыгып китте. 31 декабрьдә сырхауханәдә кеше калмады диярлек. Аякта булган кешеләрне өйләренә чыгардылар, ә миңа рөхсәт итмәделәр. Әнине дә кайтарып җибәрдем. Әти ялгызы утырмас бит инде бәйрәм төнендә. 

Кичен палатага Альберт Наилевич килеп керде. Кулында кечкенә генә  чыршы, җиләк-җимешләр, шампан шәрабы да бар.  

– Сез бүген дежур торасызмыни?– дип сорадым мин, шатлыгымны яшерә алмыйча.  

– Юк, – дип елмайды ул. – Дежур торсам,  монда сезнең белән утыра алмас идем...  

– Алайса нишләп йөрисез соң? 

– Хм... әйтик, Яңа ел каршыларга беркемем дә юк. Сезгә дә ялгыз гына палатада күңелсез булачак. Уйладым-уйладым да, нигә әле бергә бәйрәм итмәскә дигән карарга килдем. Хәзер чыршы бизибез дә, бар да бәйрәмчә булачак... 

Болай күңелле итеп Яңа ел каршылаганым юк иде әле. Альберт Наилевич ноутбугын да алып килгән иде. Без төне буе кино, тапшырулар карадык, сөйләштек, көлештек...  

Сәгать төнге уникене сукты... 

– Теләк... теләк теләргә өлгердегезме? – дидем мин балаларча беркатлылыгым белән, чөнки үзем бу минутларда ел буена җитәрлек теләк телим бугай... 

– Әйе, – диде ул. Һәм шундый итеп күзләремә текәлеп карады... Тәнем буйлап ток узган кебек булды. – Ә нәрсә теләгәнне әйтергә ярамый, алайса чынга ашмый... 

Бу вакыйгага инде бер еллап вакыт узды. Без өйләнештек. «Теге Яңа ел төнендә бу кыз минем хатыным булсын иде, дип теләгән идем», – дип пышылдады ул ЗАГСта тантана вакытында... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Всё что делается-делается к ЛУЧШЕМУ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тэ эйбэт булган.Не было бы счастья, да несчастье помогло.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Очраклы очрашу кемгәдер бәхет , ә кемгәдер сагыш китерә шул. Ходайдан узып булмый.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Йорэгеенэ язылгган.язмышы. Бэхетлее булсынннар. ??

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик яхшы язылган хикэя

            Хәзер укыйлар