Логотип
Күңелеңә җыйма

Язмыш ыңгырашуы



Сугыш бара. Чернигов җирләре фашистлар кулында. Полина исемле украин кызы энесе белән бергә, кечкенә арба тартып, басуга йөри. Анда мал-туарга үлән, кайчак бодай башагы да табып була. Берзаман буш көлтәләр өеме янында  ыңгырашкан тавыш ишетелә. Балалар, куркышып, тиз генә кире авылга йөгерә. Бу хәл турында әниләренә сөйлиләр. «Немецмы, безнекеме – барыбер кеше бит инде, алып кайтырга, ярдәм итәргә кирәк аңа. Тик бу турыда беркем белмәсен», – дип кисәтә әниләре. Төнлә белән Полиналар тагын басуга китә. Яралыны арбага салып өйләренә алып кайталар да идән астына яшерәләр. Исемен сорыйлар. «Вәдүт» дигән исем украиннар өчен бик сәер тоела, алар үзләренчә «Вася» дип йөртә башлыйлар. 

Вәдүт ничек көлтә өеме астына килеп эләгә соң? Безнекеләр, Украинаның көньяк-көнчыгышын фашистлардан азат итеп, Чернигов ягына якынлаша. Каты сугышлар бара. Немецлар яралы солдатларны атып үтерә баралар, ә эшкә ярардай яшьләрне ат абзарына кертеп ябалар. Дошманның хәле мөшкел була, хәтта яралыларны сакларга сакчы да калдырмыйлар. Берничә әсир, абзар астын казый да, шуышып чыгып, як-якка качалар. Вәдүт тә көч-хәл белән шул көлтәләр астына шуышып килеп җитә. Төннәр кыска, таң тиз ата. Тагын дошман кулына эләксәң, исән калу юк. Безнең армия якынлашу да Вәдүттә яшәүгә өмет уята. 

Вәдүткә 25 яшь, Полинага да шул чама. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына. 1943 елның көзе якынлаша. Тик күңелдә аңлашылмый торган халәт. Беренчесе – шатлык: безнекеләр Чернигов өлкәсендә, икенчесе – аерылышу сагышы. Менә Анисимовка авылына да безнекеләр керә. Егет, сугыш беткәч Полинага өйләнергә вәгъдә биреп, хушлаша. Аны Горький шәһәрендәге госпитальгә озаталар. Аннан чыккач, тагын сугышка китә. Вәдүт картограф, автоматчы, авиация дивизиясендә яшерен часть начальнигы урынбасары булып хезмәт итә. 1946 елның көзендә генә, Берлиннан демобилизацияләнеп кайтышлый, Анисимовка авылына Полина янына керә. Тагын очрашу һәм тагын аерылышу. Вәдүт, Казанга кайтып, Полинага өйләнергә әнисеннән рөхсәт сорарга һәм кызны алып кайтырга хыяллана. Ләкин әнисе рөхсәт итми. 1930 елларда Яңа Сала авылыннан куылган мулла абыстае, әлбәттә инде, мондый никахка ризалык бирә алмый. Вәдүт ике ут арасында – әнисе сүзен тыңларгамы, кызга биргән вәгъдәсен үтәргәме? Беренче мәхәббәтен, яраткан Полинасын, аңа  биргән вәгъдәсен корбан итеп, анасына тугрылыклы булып кала шулай да. Ул – әнисенең исән калган бердәнбер улы бит! Дөрес, еллар узгач, Вәдүтнең әнисе үзенең сүзләренә үкенеп тә куя. Ләкин «поезд киткән» була инде. 

Юк, китмәгән икән шул! 1985 елның җәендә Вәдүт исеменә «16 июльдә каршыла 11 нче вагон Полина» дигән телеграмма килеп төшә. Вәдүт каршы ала, өенә алып кайта. Бер-берсенә карап, бер тын сүзсез утыралар. Полина апа тезләнеп, аның аякларын кочаклап елый. Чал чәчле Вәдүт абый аны күтәреп торгызырга тырыша, яралы башы кинәт авыртып, үзе дә идәнгә сыгылып төшә. Бер мизгелгә бәхетле мәңгелек бәхетсез җаннар... 

Полина апа Казанда өч көн кунак булып, киләсе җәйдә тагын кайтырга сүз биреп, китеп бара. Ләкин аларга кабат күрешү насыйп булмый. 1986 елда Чернобыльдәге авариядән соң поездлар йөрми башлый. Алдагы елда да күрешә алмыйлар – Вәдүт абый йөрәктән кинәт вафат була. Полина апа бу кайгылы хәбәрне ишеткәч, хат язып сала. Ул хатны укыганда күздән генә түгел, йөрәктән дә яшьләр тама. Аларның уллары туарга тиеш була, ләкин ул бала да җитлегеп туа алмый. Полинаны кияүгә сораучылар да була, ә ул бердәнбер мәхәббәтенә тугры кала. Тагын бер елдан Полинаның да үлү хәбәре килә: сеңлесе хат язып сала безгә. 

Вәдүт абый Полина чигеп бүләк иткән сөлгеләрне комодында күз карасыдай саклады. Миңа бер сорау тынгы бирми. Ни өчен соң көлтә өеме астындагы ыңгырашуны нәкъ менә Полина ишеткән? Бәлки, бу аларның икесенең дә язмышлар ыңгырашуы булгандыр? Бәлки, аларга теге дөньяда гына кавышу мөмкин булгандыр? 

 

Рәсемдә: Вәдүт абый Полина белән Анисимовка авылында. Украина. 1946 елның язы.            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул Полина тутигэ ничэ яшь булган була сон? бэби табарга тиеш була, лэкин ул туа алмый диелгэн. Минем санавымча, 64-65 яшьтэ генэ очрашканнар бит алар

    • аватар Без имени

      0

      0

      1946 елда табарга тиеш булгандыр ул, 25 яшендә. 64-65 яшендә КАБАТТАН очрашканнар бит алар, беренче тапкыр түгел. Шуңа күрә гомер буена оныта алмаган инде Полина... Вәдүт әнисенә аңлатырга иде, ул мине үлемнән алып калды, дип. Вәгъдәне тотарга кирәк. Әнисе дә аңлар иде әле, кабул итәр иде тора-бара, минемчә.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Галия Этнэдэн бик дорес язган: вэгъдэ, Вэдутне коткарып калуы очен энисе АллаhТэгалэгэ hэм Полинага гомер буе рэхмэтле булырга тиеш иде. Килде-китте кыз булмаган бит-ап-ачык анлашыла! Бэлки моселман булып куяр иде... Бик матур эдэби эсэрлэр бар рус-украин кызларынын да татар гаилэсендэ ничек уз, якын булып яшэулэре турында. Мэсэлэн, Абдулла Алишнын "Яна килен"е, Гомэр Бэшировнын "Нуржиhан"ы...

        Хәзер укыйлар