Логотип
Күңелеңә җыйма

Яратудан башка дөнья буш икән ләбаса...

Кырыс чын­барлык шушы икән инде. Мин монда — шау-шулы шәһәрдә, ә ул анда — тыныч авыл урамында. Берүзе. Юк, юк, хыялланма, ул инде берүзе түгел, түгел...
Мамык юрганыма чорналам да тәрәз каршына киләм. Дөньяны аклыкка, сафлыкка төреп, ябалак кар ява. Кыш җитә бит җиһанга, кыш... Әле дә хәтерлим, кышның бер аяз кичендә безның белән, үзебезгә-үзебез кызык ясап, юл буенда кыр тычканнары куып йөрдек. Тырыша торгач, тычканнарны бер-берсеннән аерып, икесен-ике якка җибәрдек. Ник, нигә аердык без аларны?! Бәлки мин бүген шуларның рәнҗешен татыймдыр? Менә бит әле дә кыр тычканы төсле кая барып бәрелергә белмичә тәрәз алдында басып торам.
Йә Ходаем, биш ел буе кичләрем тик аны уйлап, төннәрем аның белән саташып үтте бит. Авылга да, әти- әниемнән битәр (бала күңеле далада шул!), аны сагынып, аны күрер өчен кайта идем.
Тик беренче каникулга кайтуымда ук аңарда ниндидер бер салкынлык тойдым. Өшеп киттем. “Син хәзер минеке түгел инде”, — диде ул. Укыйсым, кеше буласым, тормышта үз урынымны табасым килгәнгә гаеплемени инде мин?! Ни әйтергә белми аптырап тордым да:
- Соң, әйдә, син дә шәһәргә кил. Укырга кер, укырга кермәсәң, эшкә урнашырсың, — дидем.
Ул дәшмәде, бераздан: “Әти-әнине кем карар?” — кенә куйды.
Шул кичтән соң без бер-беребездән ерагая төштек. Юк, без дошманнар түгел, әмма бер-берсенә гашыйк җаннарга да охшамый инде. Күбрәк дуслар идек бугай без хәзер. Әмма моңа артык кайгырмадым. Күрше группаның старомтасына күзем төшеп йөргән чак. Ул да миңа битараф түгел шикелле. Аның бер дустының туган көненә барырга, үбешергә дә өлгердек инде. Авылны, Азатны искә төшерсәм, йөрәгем еш-еш тибә башлый-башлавын. Әмма мин шунда ук үз-үземне акларга керешәм: “Азат белән без хәзер дуслар гына. Шулай булгач, мин ирекле кош, кем белән телим, шуның белән очрашам. Аннан... Азат инде ул минеке. Ни генә булса да, ул көтәчәк, кирәк икән — гомер буе”.
Быел яз Азат мине урманга алып менде. Янымнан берара югалып торды бу — чәчәкләр җыеп йөргән икән. Карыйм, бәйләмдә гел сары чәчәкләр генә. “Нигә болай?” дип сорарга өлгермәдем, “Кызылларын, акларын өзмәдем, аларны бер-берсен яраткан, уйлары бер булган кешеләр генә бүләк итешә”, — диде ул күземә карап. Мин урманны яңгыратып көлеп җибәрдем. Күзләре шунда ук моңсуланды.
- Хыялый син, — диде ул.
Мин тагын көлдем. Үзе җыйган сары чәчәкләрдән такыя үрдем дә аңа киерттем. Кайтканда, мотоцикл җиле белән башыннан очып төшеп, юлда аунап калды такыям. Азат туктамады, сизеп тә сизмәмешкә салышты бугай.
Соңгы күрешүебездә дә:
- Укып бетерерсең дә, кайтып миңа кияүгә чыгарсың әле, — диде ул зәңгәр күзләрен тутырып карап. Мин тагын дәшмәдем. Акыл йөрәгемне җиңеп килә, мин хәзер сине үземә тиң санамыйм, дип әйтә алмыйм лабаса. Биш ел уку дәверендә мин бик күпкә үзгәрдем, әллә ниләр белдем, әллә никадәр дөнья күрдем. Минем офыкларым шактый киң хәзер. Ә син... Син соңгы биш ел эчендә бер китап та укып чыкмадың! Сизмисеңмени, безнең бит сөйләшер сүзләр дә юк хәзер.
Әйе, акыл шулай, ди. Тик йөрәк тә җиңел генә бирешергә теләми шул. Бүгенгәчә төшләремдә син назладың, иркәләдең мине. Төннәрен мин синеке идем. Бүгенгәчә...
Ә бүген синең туең... Үз тиңеңне очраткансың әнә, ул да синең кебек “дөньяда иң зур бәхет — мәхәббәтеңне табу” дип уйлый торгандыр. Ике арада мәхәббәт булса, калганы үзеннән-үзе җайлана аның, дия идең бит. Мин шул башкача уйладым һәм... ялгыштым бугай.
Сиңа булган саф хисләремнең башка берәүдә дә кабатланмаячагын мин инде күптән беләм. Синең кочакта гына дөньямны онытам, синең иреннәр генә мине җиде кат күккә күтәрә...
Мин болардан башка да яшәп була дип уйлый идем. Яратудан башка дөнья буш икән ләбаса! Мин моны бүген таңда аңладым. Синең туең булачак көннең таңында...

Ләйлә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур язма...Укыйбыз,кеше булабыз,дип купме язмышлар буталган,купме хаталар ясалган...Ахырда, БЕРЕНЧЕ МЭХЭББЭТ,САФ СОЮ сагынып сойлэргэ генэ калган...

    • аватар Без имени

      0

      0

      беренче мэхэббэт онотолмый шул

      • аватар Без имени

        0

        0

        менэ мина 55 яшь тулды э минем яратып караганым юк их ничек икэн ул яра=ату яратасы килэээээ. татыйсы килэ шуны .уземнен 2 бала бар яратып чыкмадым .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Правильно сделала. Разный уровень.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эле егет ойлэнмэсэ, собака на сене булыр иден Лэйлэ!Икегезген язмыш ике торле, син авылга кайтмыйсын, ул шэхэргэ бармас иде! Всё логично!

            Хәзер укыйлар