Логотип
Күңелеңә җыйма

Яратсаң, җибәр

Үземне белгәннән бирле без әни белән икәү. Әти ике яшь чагымда безне ташлап чыгып киткән. Коңгырт чәчле, зәңгәр күзле кызын оныткан. Аның бервакытта да мине эзләп килгәне булмады... Әни икенче тапкыр кияүгә чыкмады. Сәбәпчесе мин булганмындыр. Бик яраткан бала булып кына үстем. Әни минеке генә иде!

Үземне белгәннән бирле без әни белән икәү. Әти ике яшь  чагымда безне ташлап чыгып киткән. Коңгырт чәчле, зәңгәр күзле кызын оныткан. Аның бервакытта да мине эзләп килгәне булмады... Әни икенче тапкыр кияүгә чыкмады. Сәбәпчесе мин булганмындыр. Бик яраткан бала булып кына үстем. Әни минеке генә иде!


 Тик коңгырт чәчле кечкенә кызчык үсеп буйга җиткәч, башка дөнья ымсындыра башлады. Ул дөньяга аяк басасы килә, тик әни алдындагы намус ирек бирми. Шулай да институтта бергә укыган егет белән ике арада мәхәббәт уты кабынып, мин кияүгә чыктым. Әмма озак яши алмадык, аерылыштык. Әни янына кайттым. Икәү генә яшәргә күнегеп беттем инде. Мәхәббәт тә эзләмәдем. Язганы мине тапмый калмас дип уйладым. Шулай итеп кырык яшькә якынлашканымны сизми дә калганмын. Димәк, миңа күңелсез булмаган. Мин гел әни белән. Без ял итәргә дә бергә бардык. Тик быел гына аеры ял итәргә туры килде. Әнигә санаторийга юллама бирделәр дә, ул шунда китте. Мин күп елларга беренче тапкыр диңгезгә ялгызым гына юл тоттым. 


 Кара диңгез ярына барып урнашкач, комлыкка  иртә таңнан гына йөрергә булдым. Кояшта көюнең ни мәгънәсе бар?! Ә иртән диңгез буенда беркем дә булмый. Рәхәтләнеп кызына, тынычлап китап укый алам. Беркөн иртән чыктым да китабымны култык астына кыстырып, диңгез яры буйлап йөреп кайтырга булдым. Кояш назлап кына иркәләгән вакыт. Диңгезнең төннән җылынып бетмәгән суы аяк табаннарын кытыклый. Озын ак күлмәгемне, чәчләремне иртәнге тымызык җил уйната.  Каршыма озын гына буйлы, кояшта тәне янып өлгергән ир-атның салмак кына атлап килгәнен күрдем. Минем кебек таң кошлары бар икән әле.  Килеп җитүгә ул да кулындагы китабын күрсәтеп елмайды. Янәсе, бер мин генә китап укучы түгел. 


– Нәрсә укыйсыз, – дип кызыксынды ир-ат. 
–  Ялда нәрсә булсын, хатын-кызлар романы, ә сез?
– Тарихи шәхесләрнең биографияләрен...
Икебез янәшә атлый башлаганны сизми дә калдык. Диңгез буендагы кафеларның берсендә иртәнге ашны да бергәләп ашадык. Сөйләшер сүзләр үзеннән-үзе табылды. Олег бик кызыклы әңгәмәдәш иде. Көне буе бергә йөргәннән соң, мине  озата килде.
– Иртәгәгә кадәр...
– Комлыкта очрашырбыз...


Көн саен очраша башладык. Гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Киресенчә, бу очрашуларның ни белән бетәсен уйлап, качарга да тырыштым. Тик аяклар үзеннән- үзе иртән комлыкка алып китә иде. Олег минән күпкә олы, аерылган ир-ат. Улы бар. Аның хакында бик яратып, җылы итеп сөйләвенә караганда, алар бик якыннар. 


Диңгез буендагы ял бик тиз үтте. 
– Телефон номерыңны булса да бир, – диде саубуллашканда Олег. 
– Нигә? Безнең аралар бик ерак. Барыбер аралаша алмаячакбыз, – дидем, тавышыма үкенеч төсмерләре чыккан иде. 
– Күперләрне яндырма әле син. Бер тапкач, югалтмыйм инде, – дип, соңгы тапкыр кочагына алып иреннәремнән суырып үпте. 


Шулай да телефон номерымны бирдем. Кайтуымның икенче көнендә телефон шалтырады.
– Ниндидер Олег сине сорый, – дип, әни бик аптырган кыяфәт белән телефон трубкасын миңа сузды. – Кем ул?
– Бер танышым шунда...
Мин әнидән бик кыенсындым. Аның күз карашыннан ук оялдым. Ә бит мин яшем кырыкка җитеп барган хатын!
– Сине бик сагынам, – диде Олег. – Берни эшли алмыйм. Диңгез яры буйлап атлаганың күз алдымнан китми. Сагындырдың...
– Сихерләдем микән?..
– Син минем сихерчем! Әйдә, очрашыйк.
– Кайда?
–  Ялларда сезнең шәһәргә киләм...
Эсселе-суыклы булып киттем.
– Әмма... – мин әни турында уйладым. 
– Борчылма кунакханәдә генә яшәрлек мөмкинлегем бар. Минем белән очраша алсаң, киләм.
– Кил, – дип пышылдадым. – Сагындым. Мин көтәрмен...
Без искиткеч яллар үткәрдек. Аннан соң да очраштык. Шәһәрара сөйләшүләргә күп акчалар да бетердек бугай. Мин чынлап торып яратканымны аңладым. Тик әни алдында үземне гаепле санадым. Ялларга Олег янына киткәндә, аны ялгызын калдырам бит. Җитмәсә, әни авырый башлады. Ләкин Олег белән очрашудан соң бөтен борчулар юып төшергән кебек була. Аның белән уздырган көннәр миңа яшәргә көч бирә иде. Аралар ерак булганда мәхәббәтне саклау авыр, диләр. Безнеке, киресенчә, дөрләде дә дөрләде. Олегны бик яратсам да, үземне ялгыз хис иттем, чөнки янымда ул юк. Сирәк очрашулар, бары тик сәгатьләр белән исәпләнгән бәхетле мизгелләр генә күңелне җылытты. Ә бәйрәмнәрне без аерым үткәрдек. Мин – әни, Олег улы янында...


– Бергә булыр өчен синең бер сүзең җитә... Күчеп киләсеңме минем янга? Олегның бу тәкъдиме аптырашта калдырды. Юк, аны югалтасы килми. Әмма әнине дә картлык көнендә ялгызын ташлап калдырырга теләмим.
– Бәлки син минем янга күчәрсең?
– Ир башым белән сиңа күчү дөрес булмас...
– Ә әни?
– Ә улым... Аны ташлап калдырыйммы?
«Нинди генә карарга килсәк тә, беребез юл куярга тиеш, – дип уйладым. – Кем юл куяр?»
– Әнине ташлап калдыра алмыйм, – дидем җайлап кына. Әйе, Олегка сиңа әни белән генә күчә алам  дип шарт куя алмыйм. 
– Ә син аның белән сөйләшеп кара әле, сөеклем, – дип ул минем муенымнан сыйпады...
«Карт агачны күчереп утыртмыйлар», – дип, әни күченү хакында ишетергә дә теләмәде. Кабат үземне гаепле хис иттем. Әнине ничек ялгызын калдырасың? Ул бит мине ялгыз итмәс өчен кабат кияүгә дә чыкмаган. Ә мин?!. Тик Олегтан баш тартсам, тормыш юлымда тагын шундый кеше очрата алырмынмы? Ике ут арасында яндым... Нишләргә?
Кабат очрашкач, күзләремә карау белән Олег: «Әниең юк дип әйттеме?» – дип сорады. Мин анык кына җавап бирмәдем. Бу хакта уйларга теләми идем. Соңгы тапкыр яраткан кебек яраттым мин аны. Назладым, назландым...


Әни янына кайтканда барысын да хәл ителгән иде инде:
– Бүгенге көннән без синең белән бары тик икәү генә булабыз. Элекке кебек... Безгә беркем дә кирәкми, – дидем. Күзләремнән яшь бөртекләре бәреп чыкканын сизми дә калдым. Моны күреп әни сораштыра башлады. Барысын да сөйләп бирдем.
– Кызым, мин инде яшисен яшәгән, ә синең иң бәхетле яшәү елларың әле алда, – дип, әни минем башымнан сыйпады. – Миңа карап бәхетеңне корбан итәргә тиеш түгелсең. Аның янына күчен дә бәхетле яшә. Балаңның бәхетеннән дә зур бәхет юк бит ул...


Без бик озак әни белән кочаклашып утырдык. Нәкъ бала чактагы кебек. Йөрәгемне шатлык та, курку да биләп алды. Минем шик-шөбһәләремне сизеп булса кирәк әйтеп куйды:
– Һәм һәрвакыт исеңдә тот: яратасың икән, аңа китәргә ирек бир. Кайта икән, димәк, синең кеше. Юк икән, димәк, ул синеке булмаган. Ә синең Олег кайтты. Димәк, ул синеке... Аннан соң, мин инде күптән оныклар сөяргә хыялланып яшим... Мине бәхетле әби итәрсез, шәт...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар