Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялгышыммы, язмышыммы?

Бик арган идем мин ул җәйне. Эшкә яңа җитәкче килде, үзе белән мең дә бер төрле яңалык алып килде. Һәрберсен кабул итәргә, күнәргә, ияләшергә кирәк... Әни ничәнче ел урын өстендә ята.

Бик арыган идем мин ул җәйне. Эшкә яңа җитәкче килде, үзе белән мең дә бер төрле яңалык алып килде. Һәрберсен кабул итәргә, күнәргә, ияләшергә кирәк... Әни ничәнче ел урын өстендә ята. Иртүк торып, ашарга әзерләп, кашык белән аны ашатып китәм, кич белән, ишектән керүгә, өстемне дә салмыйча кабат аның янына ашыгам. Тагын барысын да өр-яңадан башлыйсы: астын алыштырасы, яңа берәр ризык пешерәсе, кашык тотып сәгатьләр буе янында утырасы... Эшкә барганда һәм кайтканда юлда гына йоклый идем мин – шунда гына йокым туя. Автобуска кереп утыруга, янымдагы берәрсенә: «Мине фәлән тукталышта уятыгыз әле», – дип әйтеп куям. Бәхетемә, автобус маршрутының соңгы тукталышында яшим – утырып барырга буш урыннар гел була. 

Апам күрше шәһәрдә яши – аның үз гаиләсе. Әнине дә, мине дә бик кызганса да, гел килеп, булышып йөри алмый. Шуңадыр инде, үзен һәрвакыт гаепле тоя. Аны нәрсәдәдер гаепләргә уемда булмаса да... 

Ул җәйне апа алдан ук әйтеп куйды: «Мин быел путевка алып, сине Төркиягә ялга җибәрәм, ә әни янында ун көн үзем торачакмын. Җизнәң белән шулай хәл иттек», – диде. 
Карышып та маташып карадым – барыбер үз сүзен итте. 

Ялгызың юлга чыгып китү – бигрәк тә менә шулай ерак сәфәргә кузгалу бик рәхәт түгел ул. Кычкырып әйтмәсәм дә, апага үпкәләп тә йөрдем әле. Мондагы ялгызлыгымнан да арып беткән мин, инде диңгез буена барып та каңгырып йөрергә кирәк. Апа исә уйларымны укыгандай:
– Берүзем барам дип борчыла күрмә тагын. Мин сине беләм: юлда ук кемнәрдер белән танышачаксың. Бәлки әле шул юлдашларың белән берүк отельгә дә эләгерсең... – диде. 

Китәр көн килеп җиткәч, күңелем бөтенләй алгысына башлады: нидер булыр кебек. Юк, юк, начар әйбер түгел, киресенчә, яхшы, күңелле, сөенечле... «Әллә язмышымны очратаммы икән, Ходаем?!» – дим үз-үземә. 

Язмышымны... 

Әйе, чынлап та, шулай булып чыкты. 
Әмма диңгез буенда очрашмадык без, самолетта да янәшә урындыкларда утырып очмадык, экскурсиядә дә бергә туры килмәдек. Мин аның классташлары белән бергә ял иттем. Читкә чыккач татарларны очрату туганнарыңны очрату кебек бит ул: шунда ук якынга әйләнәсең. Отельдә икенче көнне иртәнге ашны ашаганда аларның татарча сөйләшүләрен ишетеп алдым. Ирле-хатынлы бу пар район үзәкләренең берсеннән килгәннәр икән, яшүсмер кызларын да иярткәннәр. Шул көннән башлап дүртенчегә мине дә үзләреннән калдырмадылар: ресторанда гел бер өстәлгә утырабыз, диңгез буенда да миңа үзләре янәшәсеннән урын алып калалар. 

Ялыбызның әллә өченче, әллә дүртенче көне иде. 
– Без сиңа бер нәрсә әйтергә телибез әле. Әмма шунда ук «юк» димә, башта уйла, – дип, хатыны җайлап кына сүз башлады. 
Тол калган бер классташлары белән таныштырырга телиләр икән мине. 

Хатыны үлеп, өч баласы белән калган икән ул. Бик зур фаҗига кичергән бу гаилә. Хатыны... Хәер, аның ничек үлгәне миңа кагылмый – миңа кадәр булган хәлләр бит. Балаларның икесе шактый зурлар икән – олы уллары инде армиядә, уртанчысы мәктәптә, югары классларда укый. Ә төпчеге... Анысы әнисеннән бигрәкләр дә кечкенә калган – ике яше яңа тулган гына булган. 
– Тегеләре инде зурлар – тормышта югалып калмаслар. Кечкенәсен бик жәллибез, анысына әни бик кирәк вакыт. Без менә сине күзәтеп йөрибез – балаларны шундый яратасың. Әминәгә дә әни була алыр идең. Ә Дамирга синең кебек янып торган, барысын да үз кулына ала торган хатын кирәк, – диделәр яңа дусларым. 
Танышканда ук кияүдә түгеллегемне, балаларым юклыгын да әйткән идем аларга. 
Башта «андый планнарым юк» дип баш тарткан идем, аннан ризалаштым. Моңа үзем дә шаккаттым. «Димләп таныштыру дөрес түгел, алай гына кешене якын итеп булмый», – дип йөргән кеше бит мин!

Калган көннәрдә без гел Дамир турында гына сөйләштек бугай. Кайтыр вакыт җиткәндә мин аның турында барысын да белә идем инде шикелле. Ул хәрби кеше булган, алар озак вакыт читтә яшәгәннәр. Туган ягына кайтып төпләнгәч, эшкә полициягә урнашкан. Хатынын югалткач, эчүгә сабышкан... Болары әле кыскача әйткәндә. Классташлар булгач, аларда истәлекләр байтак иде, билгеле: әле берсен искә төшерәләр, әле икенчесен. Алар сөйли, мин рәхәтләнеп көләм... Шуңа күрәдер, ялдан кайтуымның икенче көнендә үк Дамир шалтыраткач, мин аңа күптән белгән кеше кебек җавап бирдем. 

Аралаша башладык. 
Беренче сөйләшүдән үк аның телендә очрашу, балалар белән таныштыру сүзе булса да, мин аларга беренче карлар төшкәч кенә кайта алдым әле: һаман да шул әнине калдырып китә алмадым. Аңа кадәр Дамир инде үзе минем янга берничә тапкыр килеп китәргә өлгерде. 

Мин барысыннан да бигрәк аның кечкенә кызы белән очрашуны көттем. Абыйсы белән апасы инде зурлар, аларга мин аның кадәр кирәкмәм дә, ә ул бит әле бөтенләй сабый гына. Әле күргәнче үк мин инде аны яраттым бугай! Башта жәлләдем, кызгандым, аннары яраттым. Кайтканда иң күп бүләкләрне дә аңа алган идем. Дүрт яшьлек кызга нинди уенчыклар кирәген дә бик белмим, кием-салымның үлчәмнәрен дә чамаламыйм. Әмма бу мәшәкатьләр миңа бик рәхәт иде! 

 Шулай килеп чыкты, әйткәнемчә, мин аларга кайтканда җирләр катырган, беренче карлар төшкән иде инде. Әминәгә минем кайтасымны әйткәннәр, аны әзерләгәннәр. «Хәзер Фәридә апаң кайта, ул, мөгаен, синең әниең дә булыр», – дип тә әйтеп куйганнар. «Бик көтте сезне Әминә, инде ничә сәгать буе тәрәзә буеннан китмәде», – диделәр.
Машинадан төшкәнебезне, чынлап та, тәрәзәдән карап торган бугай – өстенә дә кимичә, йөгереп каршыбызга килеп чыкты. Һәм... һәм минем кочагыма атылды! Бу көнне исемә төшерсәм, хәзер дә яшьләремне тыя алмыйм... Өстенә нәрсә кигәненә кадәр хәтерлим Әминәнең, күлмәгенең бизәкләренә кадәр. Тышкы кыяфәтебез белән дә бер-беребезгә охшаган идек без! Әниле-кызлы дип әйтә торган. 
Әйе, без аның белән бер-беребезне беренче минуттан, бер күрүдән якын иттек: ул да, мин дә. Арада шунда ук җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Моны бөтен кеше күрде һәм һәммәсе дә җиңел сулап куйды бугай. 

Йорт тулы кеше каршы алды мине ул көнне Дамирларда. Бөтен туганнары гаиләләре белән кайткан. Әниләрен дә алып килгәннәр: ул инде авырый, өйдән бик чыгып йөрми иде ул вакытта ук. Хәтерлим: өйдә бер мәлдә икебез генә калгач, мәрхүм килене турында сөйли башлады ул миңа. Шунда ук туктаттым: «Зинһар, аның турында миңа берни дә сөйләмәгез. Белергә теләмим... Мин аның белән таныш түгел идем бит», – дидем. Дамир аны бик яратканын, соңгы көненә кадәр аның өчен көрәшкәнен исә мин болай да инде белә идем. Хәер, нигә «яраткан» дим, ул аны һаман да ярата иде әле... 

Әминә исә гел минем тирәдә бөтерелде. Шундый матур, шундый акыллы бала! Тел бистәсе! «Мин бит әле кечкенә – өч кенә яшьлек, дүрт яшем дә тулмаган», – дип сөйли. (Дүрт яше тулырга санаулы гына көннәр калган иде инде.) Абыйсы белән апасы: «Ул туганны бирле сөйләшә! Әни үлгән вакытта ук җөмләләр төзи иде инде», – диләр. Шундый булдыклы иде Әминә – шаккаттым! Минем янга утырып, пилмән бөкте. Аннары: «Үрдәкләрне, казларны ашатып керәм», – дип, ишегалдына чыгып китте. Бераздан карыйм – эткә дип ризык әзерләгән. Беркем кушмаган, әйтмәгән килеш! 

Кунакларны озаткач, өйдә үзебез генә калдык. Кабат чәй куйдык. Табын янында Дамирның олы улы сүз башлады:
– Фәридә апа, без сезнең әти белән кушылуыгызга риза – сезне кабул итәбез. Әмма безнең Әминә белән барысы да әйбәт булырга тиеш. Тагын бер теләгебез бар: үзегез авылга күчеп кайтсагыз иде – безнең Әминәнең ничек үскәнен күрәсебез килә... 

Әмма тиз генә күчеп кайтып булмады шул. 

Дамир белән гел очрашып тордык: әле ул миңа килде, әле мин аларга кайттым. Үз өемә кебек кайттым! Кайтканда инде кунак түгел – бөтен эшләрне эшлим: аларның бер гаилә әгъзасы кебек. Чыгып бакча да казыштым, яшелчәләр утырттым, чәчәкләр... Хәтта алмагачларга кадәр алып кайтып утырттым. Ул алмагачларның исемнәре дә бар иде: Әминә алмагачы, Фәридәнеке, Дамирныкы... 

Никах укытабыз дип кенә җыенган идек – әнинең хәле авырайды. Мондый вакытта мәҗлес ясап булмый, соңрак, дидек. Аннан әни үлеп китте. 

Әнине дә озаткач, минем күченеп кайтуны сузуымның инде бер сәбәбе дә калмады. Әмма соңгы минутта миңа нигәдер бу адымга бару куркыныч булды. Нәрсәдер мине туктатты. 
Икеләнүем телемә дә күчте. 
– Мин, мөгаен, кайта алмам... – дигән сүз авызымнан ычкынды. 

Ә Дамир... Дамир тотты да шунда миңа бик авыр сүз әйтте. Түбәнсетте! Бик нык!

Хәзер уйлыйм: яңа гына әнине озаткан, бик хәсрәтле чагым иде бит. Кемнәндер иркәләнәсем, үземне кызгандырасым, бераз гына ялындырасым килүем булдымы икән әллә бу? 
Икеләнүләрем дә бар иде шул. Шәһәрдәге бүлмәмне сатып, аларның район үзәгендә берәр фатир алырга кирәк иде миңа. Шәһәрдә бүлмәне буш тотып булмый – квартплата түләп торырга кирәк бит. Әйе, сатарга кирәк, ә үзем шул ук вакытта куркам да – бөтенләй торыр җирсез калмаммы икән дим. 
Ә эчүе... Туганнарының артымда: «Эчкәнен белә торып кайтырмы икән?» – дип сөйләшүләрен ишетмәдем түгел, ишеттем. Мин бит аның эчкәнен башта ук белдем. Әмма моңа борчылмадым, әнисенә дә әйттем:
– Ул эчмәячәк! – дидем. – Мин кайтсам, ул эчмәячәк!
Дамир мине беркайчан да исереп каршы алмады. Эчкән килеш озатмады. Миңа сүз бирде: «Син кайтасың икән, эчмим!» – диде. Шуңа күрә бу мәсьәлә өчен бөтенләй борчылмадым. Имансыз кеше түгел иде ул. 
Мин билгесезлеккә китә алмадым. Эш әзерләп берәү дә көтмәде бит анда мине. Билгесезлек куркытты – шул тотты. Тәвәккәллек тә җитмәде!
Бу хакта утырып ачыктан-ачык сөйләшә дә белмәдек. 

Шуның белән аралар өзелде безнең.

Быел февраль аенда көтмәгәндә миңа аның классташлары шалтыратты. Төркиядә танышканнары түгел, бүтәннәре. Дамирның классташлары бу дигәч, башта аптырап киттем.
– Кемнең? – дим. 
– Без сезгә яучы булып шалтырата идек, – диләр. – Күптән түгел классташлар очрашуы булды. Без аның язмышы өчен бик борчылабыз. Кызының язмышы өчен дә борчылабыз... 
Башта: «Юк, юк, без бит инде бөтенләй аерылыштык», – дидем. Ә алар һаман: «Дамирга сез кирәк. Әминәгә дә! Бала начар кешене яратмас, ә ул сезне бик якын иткән бит», – диләр. 
Тыңлап-тыңлап тордым да:
– Туктагыз әле, алай гына булмый бит... Сез шулай дисез дә, ә ул үзе нәрсә уйлый икән соң? Дамирның үзенең бер хәбәре дә юк бит әле. Аннан миңа, мәсәлән, эш тә кирәк бит әле, – дидем. 
– Без сезгә эш кенә тапмаслык, ул проблеманы гына хәл итмәслек классташлар түгел, – диде алар.
Бу сүз күңелемдә тагын өмет уятты. Әмма алар миңа башка шалтыратмады. 

Аның каравы, Дамир шалтыратты. 
– Мин бит бу номерны яттан беләм икән, – диде. 
Исерек иде. Башта: «Фәридә абыстай, хәлләр ничек?» – дигән смс җибәрде әле. Аватаркада яулыклы рәсемемне куйган идем – шуңа игътибар иткән. 
Бик озак сөйләштек без ул көнне. Балаларны сораштым, үзенең тормышын. Аның яңалыкларыннан хәбәрдар булып торсам да – бер апасы белән без бу еллар эчендә элемтәне бер дә өзмәдек. 
– Әминәне фотога төшереп җибәр әле миңа, – дип сорадым. 
Видеога төшереп җибәрде Әминәне! Сөенгәннәрем! 
– Ә ул мине хәтерлиме соң әле? – дим. 
– Ничек кенә хәтерли әле! – диде ул. 
– Әйдә, Әминә белән миңа килегез әле башта, – дим. – Шунда сөйләшербез, барысын да хәл итеп бетерербез. 
– Май аенда килербез, – диде ул.

Шул көннән барысы да кире әйләнеп кайтты: иртүк торуга бер-беребезгә шалтыратулар, хәл белүләр, яңалыкларны уртаклашулар. Йокларга ятар алдыннан «тыныч йокы» теләүләр... 
 
Май уртасы иде. Эшкә килеп кенә утырдым. Телефонга апасыннан хәбәр килеп төште: «Безнең кичә Дамир үлеп китте...» 

Эштән кайта да, бераз ял итеп алам дип, диванга барып ята. Шуннан тормый. Йөрәк... Китә дә бара... Нибары 50 яшь иде аңа. Хатыны өчен соңгача көрәшкән ул – аңа беркайчан тавыш күтәрмәгән. Әмма үзе өчен көрәшергә көче, теләге калмаган бугай. Миннән соң инде бер кеше белән дә танышмаган. 

Бик теләсәм дә, җеназасына кайтып җитә алмый идем инде. 
«Берәр ашына – җидесенә яки кырыгына кайтыйм әле», – дип шалтыраттым апаларына. 
– Гафу итегез, Әминәнең йөрәген яраларга теләмибез. Сез бит инде үткәндә калдыгыз, – диделәр. 

Мин аларны бик аңлыйм: теге чакта белгертмәсәләр дә, туганнары миңа үпкәләп калдылар. Күңелләреннән, бәлки, гаепләгәннәрдер дә. Әмма гаеп бит безнең икебездә дә иде: миндә дә, Дамирда да. Һәм без инде бу ялгышны төзәтергә уйлаган идек! 

Кырыгына кадәр кайтасым килгән иде авылга. Җаны җирдә чак Дамир белән саубуллашырга теләгән идем. 

Әминә бик елый, диләр. Әтисен ул бик ярата иде. Минем яратуым да Әминәгә артык булмас иде хәзер. Мин бит инде аны үземнеке дип саный идем. 
Әле беренче классны гына тәмамлаган сабый тома ятим калды: әнисез дә, әтисез дә. Шуны уйлап тагын елыйм да елыйм: теге чакта кайткан булсам, бала бит минем белән кала иде, дим. Мин аның үскәнен күрә ала идем, аңа терәк була ала идем. Аңа инде ничә еллар ана назы бүләк итә ала идем! 
Мин аңа хәзер дә кирәк. Яратуым аңа артык булмас – ана назын бүләк итәргә башка кешем юк бит. 
Мин бу тарихның менә шулай кинәт тәмамлануын да теләмим. Әйе, Әминәне бик тә үземә аласым килә. Һичьюгы, каникулларны аның белән бергә уздырасым, тәрбиясенә өлеш кертәсем. Аңа ниндидер бүләкләр сатып алып сөендерәсем килә! 
Нишләпләр генә кайтмадым икән мин аларга дип үкенәм. Янымда акыллы киңәш бирүче кешеләрем булмады шул... Әминәгә әни булу өчен миңа тагын нибары бер адым ясарга кирәк иде, әйткәнемчә, тәвәккәллек җитмәде... 
Дамирның олы улы инде өйләнгән: хатыны белән алар икәү Әминәне опекага алганнар. Балалары бик акыллы аның. Зур кызы да университет тәмамлап, үзләре районына эшкә кайтырга җыена икән. Ышанам: сеңелләрен ташламаслар. Әмма Әминәне барыбер бик кызганам. Абыйсы белән апасы әниләрен күреп калганнар: йөзен-төсен беләләр, тавышын хәтерлиләр. Ә Әминә болардан мәхрүм. Миңа «әни» дип әйтергә әзерләнеп беткәч, ул өметен дә кистем... 

Дамир бертуктамый төшләремә керә. 
Башта гел битемнән сыйпап китә иде.
Бүген дә күрдем. Автобуста каядыр бара. Янында бик күп ир-атлар. Ә аның кулында ниндидер яра... 

Ә сез бу тарихның дәвамын ничек күрәсез? Аның азагын ничек күзаллыйсыз? 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Соң инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Син чит бит Эминэгэ,беркем тугел. Эш узган,апакаем. Туганнары усэргэ булышыр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Поезд ушел.

        Хәзер укыйлар