Логотип
Күңелеңә җыйма

Ялгышларны төзәтеп булмый

Ник без кеше фикерен үзебезнекеннән өстенрәк куябыз икән ул?!

 

Ник без кеше фикерен үзебезнекеннән өстенрәк куябыз икән ул?! Безнең буыннан бигрәк, үзебезнең әниләр җәфалана ул «чирдән». «Кеше ни әйтер», «кеше көлдермә» дигән сүзләрне мин генә тыңлап үсмәгәнмендер ул. Әнинең башындагы «тараканнар» комачауламаса, мин, бәлки, бөтенләй башка тормышта яшәр идем... бер кешене дә гаепләмим, үзем сайлаган язмыш, тик дөньядагы иң якын кешемнең сүзләре колагыма керми калмагандыр шул. Мин хәзер генә әнине тыңларга кирәк булмаганын аңладым. Аның белән әни түгел, мин яшисе иде бит...

– Лилия, танымый калдым, сине кем озатты ул?

Тәрәзә янтыгына сөялгән әни һаман урамны күзли иде. Караңгы урамда беркемне күрә алмаганын аңлап, ул миңа таба борылды. Күзләрендә усаллык чаткылар чалынды.

– Ришат...

– Фәнүзә малаемы?

– Әйе, без бер сыйныфта укыйбыз бит аның белән. 

– Аның әнисенең эчәргә яратканын бөтен авыл белә бит. Син мине кеше көлкесенә калдырмакчы буласыңмы әллә? Исерек Фәнүзәне түр башына утырттырмакчы буласыңмы?

– Ришат исерек түгел бит. Балалар әниләре өчен җавап тотмый. Ул бик акыллы егет, – дип Ришатны яклый башладым.

– Үзең лаеклырак егеткә карасаң иде син. Тапкансың, исерек малае белән чуалырга. Башка безнең капка төбендә эзе булмасын, – диде дә бүлмәсенә кереп китте. 

Моңа кадәр әни минем кем белән аралашуыма артык игътибар итми иде. Быел әллә нишләде. Һаман тикшереп-күзәтеп тора. «Кыз саклау бик авыр икән», – дип уфтангалап та ала. Әледән- әле унберенче сыйныфта укуым, имтиханнарга әзерләнергә кирәклеге турында искә төшереп тора. Әнинең Ришатны яратмаганлыгын аңлаганнан соң, мин аны күршеләр капка төбеннән борып җибәрә башладым. Ләкин без капчыкта ятмый.

– Нинди бала соң син? Әйттем бит чуалма ул Фәнүзә баласы белән дип. Кеше ни әйтер? Авыл халкынна оят, билләһи. Алма кебек кызым, исерек малае белән йөри бит. Җүнле рәтле киеме дә булмаган егет, нәрсәгә хаҗәт соң ул сиңа? – дип, әни бер көн өйдә тавыш чыгарды. 

– Ул бик акыллы һәм бик игътибарлы, – дип чираттагы тапкыр аны якларга керештем.

– Ни җүнле гаиләсе, ни җүнле киеме булмаган кеше, шул галантлыгы белән генә кызлар каратса инде, – диде әни мыскыллы елмаеп.

– Җитәр инде, әни. Ул миңа ошый бит, – дидем бар кыюлыгымны җыеп.

– Әтиең белән минем йөземә кызыллык китереп йөрисең инде. 

– Ник син һаман кеше дип әйтәсең соң? Мине, мәсәлән, бер кеше фикере дә кызыксындырмый. 

– Менә бала табарсың да, аңларсың...

Ә Ришат чынлап та бик акыллы егет. Башка егетләр кебек әтәчләнми дә, оятсыз да түгел. Мине генә түгел, башка кешеләрне дә хөрмәт итә. Ул – Фәнүзә апа бәхетенә туган, балам. Әнисе генә шуны аңламый, эчә шул, күрәсең, туктый алмый.

Көннәрдән бер көнне Фәнүзә апаның аягына сыер басып, йөри алмас булды. Ришат өй мәшәкатьләрен үз җилкәсенә алды. Мәктәптән тизрәк өенә чапты. Әнисен тәрбияләде, мал-туарын карады. Безнең очрашулар да сирәгәйде. Шул вакытларда безнең сыйныфка яңа егет килде. Аларның гаиләсе безнең авылга Себердән күченеп кайтты. Бик хәлле кешеләр иде. Мәктәптә кызлар арасында бик тиз абруй казанды Илнур. Тик артык чибәр булмасам да, минем арттан йөри башлады. Кызлар борынына чиертим әле дип уйладым башта, әмма дөрес эшләмәгәнемне аңлап, тиз арада киртәләр куярга өлгердем. Ул минем ачуны да чыгара башлады. Хәтта аның елмаюы да ясалма тоелды миңа.

Аның каравы, Илнурның минем арттан йөргәнен белеп алган әни канатланды. Һәрвакыт аны, аның гаиләсен мактап торды. Җитмәсә, Илнурның әнисе белән бергә укыган булганнар икән. Әни фикеренчә, алар гаиләсе безнең гаилә белән туганлашырга лаеклы иде. Ләкин миндә егетләр кайгысы юк иде әле. Чыгарылыш сыйныф имтиханнары башланды.

Имтиханнарны уңышлы тапшырып, кулга аттестат алган кичне Ришат мине озата кайтты.

– Безгә сөйләшергә кирәк, – диде ул җитдиләнеп. – Мин вахта белән еракка төзелешкә китәргә булдым. Укырга акча җыярга кирәк бит инде.

– Син югары белем алырга булдыңмы?

– Әлбәттә, ир хатыннан акылсызрак булырга тиеш түгел бит инде, – диде ул елмаеп.

– Хатын?

– Әйе... Син миңа кияүгә чыгарсыңмы?

– Хәзерме?

– Юк инде. Башта институтка кереп белем алыйк, аннан соң мин ныклап эшли башлагач, гаиләмне ашатырлык дәрәҗәгә җиткәч өйләнешәбез.

– Ришат, син миңа тәкъдим ясыйсыңмы әллә? Менә бу романтика, – дидем мин кулларны чәбәкләп.

– Юк, барысы да үз тәртибе белән булачак. Йөзек алып, әтиең белән әниең янына килеп кулыңны сораячакмын. Миңа төгәл белергә кирәк: син риза булырсыңмы?

– Әлбәттә, риза булам, – дип Ришатның кочагына сыендым.

– Алайса син көтәргә риза?

– Көтәрмен...

Көз җиткәч, мин укырга – шәһәргә, Ришат эшкә Себергә китте. Ялларга кайтканда Ришатны сагынудан кара коелып йөргәнемне күргән әни суга ут кына өстәде.

– Күп акча эшләп кайта алыр дип уйлыйсыңмы инде син аны? Тамып тормаса, җыелган акча тиз бетә ул. Ник, балам, Илнурга кырын карыйсың соң? Сине бәхетле итәргә аның мөмкинлекләре күпкә зуррак бит, – дип әйтештерә башлады. 

Сүз берләшкән кебек, Илнур да кабат минем арттан йөрергә кереште. Олыларча, чәчәкләр бүләк итте, кинога чакырды. Бер шәһәрдә укыгач, еш очрашуларга да сәбәп табылды. Авылга кайтканда да мине утыртып алып кайтырга онытмады. Ә Ришат белән телефоннан сөйләшеп тордык торуын, ләкин сагыну алай гына басылмады. Ул тагын берничә айга калып эшләячәген әйтте. Аның тизрәк кайтын теләсәм дә, мин риза булдым. Эх, шунда кайт кына дип әйткән булсам...

Әни һаман Илнур турында гына сөйләде. Гаиләләр белән йөрешә башладылар. Еш кына безгә кунака килделәр. Дүртәүләшеп утырып яшьләрнең якты киләчәгенә планнар кордылар.

...Һәм мин, ни сәбәпледер бирештем. Хәзер аңлата алмыйм. Мин бит Ришатны бик ярата идем. Күрәсең, әниләргә каршы торганчы, «ярар» дип әйтү җиңелрәк булгандыр. Юк мин үземне акларга теләмим, бары тик бу адымны ясауның сәбәпләрен генә эзлим.

Соңыннан зурлап туй ясадылар. Бөтен кеше дә шатланды, биеде. Бер мин генә томан эчендә утырган кебек утырдым. Кунаклар тарала башлагач, Илнурның әнисе белән безнең карашлар очрашты. Ул бер сүз дә әйтмәде, тик шундый итеп карады...

Ул вакытлардан соң ун ел узып китте. Мин бәхетле хатынмы? Юктыр, бәхетле яшим дип әйтә алмыйм. Миннән дә бәхетсезрәк хатын бар микән? Ирем салгаларга ярата. Аны да аңлыйм: онытыласы килә. Аны яратмаганымны аңлагандыр ул. Илнурны ташларга да куркам, мин чыгып китсәм, бөтенләй башын ташлап эчә башларга мөмкин. Аның тормышын мин боздым бит... Менә шулай яшәп ятыш.

Әни янына авылга кайтканда Ришатлар өен узып китәм. Ул якка карамаска тырыша. Әле һаман да вөҗданым борчый. Бер дә очрашканыбыз юк, очрашасым да килми. Күзләренә карарга куркам. Ике ел элек өй турыларыннан узганда капка төбендә Фәнүзә апаның оныгы белән утыруын күрдем. Күзләремнән яшь килеп чыкканын үзем дә сизми калдым. Тормышымдагы иң зур ялгышымны, нишләсәм дә төзәтә алмыйм.

Ә кешеләрдә минем гамем юк... барысы да үз дөньяларында яши...

Кеше сүзләреннән курку кайчан бетәр микән безнең җәмгыятьтә? Бәлки, минеке кебек ялгыш язмышлар кимер иде...

 

Лилия, Әлмәт шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше ни әйтә соң хәзер синең турыда, берәресенең кызыксынганы бармы ничек тормышың дип? Шул - шул менә!

    Хәзер укыйлар