Логотип
Күңелеңә җыйма

Якын әбекәй, ерак әбекәй

Мин – дөньяда юк бер елак. Әбекәй мескенем: «Балам башына еладың, инде тагын кемнекенә елыйсың?!» – дия иде. Югары әбекәм белән югары бабыкам да мине, мөгаен, шуңа яратмагандыр. Шуңа кара төндә елап, ялварып кайткан әткәйгә дә: «Үзеңне үстердек, кызыңны үстерә алмыйбыз», – дигәннәрдер. Шуңадыр...

Үткәннәрдән бер ядкарь.

Мин – дөньяда юк бер елак. Шуның белән әбекәемнең бәгыренә күпме кан саудырганмын. Хәер, минем елавым байтак кешеләрнең йөрәкләрен телгәләгән. Бала әнисен сагынып, җирсеп елый, дигәннәр.

Инде бераз исәя, үсә төшеп тә әллә ни үзгәреш күренмәгәч, тәмам тәкате корыган чакларда, әбекәй мескенем: «Балам башына еладың, инде тагын кемнекенә елыйсың?!» – дия иде.

Югары әбекәм белән югары бабыкам да мине, мөгаен, шуңа яратмагандыр. Шуңа кара төндә елап, ялварып кайткан әткәйгә дә: «Үзеңне үстердек, кызыңны үстерә алмыйбыз», – дигәннәрдер. Шуңадыр...

Югыйсә алар да ким-хур кешеләр түгел. Берсе – кышлыкка, берсе – җәйлеккә, алтышар тәрәзәле, кара-каршы ике йорт. Мал-таур, абзар-кура, урыс капка. Өй эчендә чатыр сыман киндер-киҗе чабылдыклар, чаршаулар, тамбурлап чигелгән кашагалар, ак  киезләр, чыпта паласлар. Түшәмгә чаклы өелгән түшәк, ястык, мендәр, тун, толып. Өйалдында ларлар, бастырыклы ишекләр. Курәсең, безнең кайгы-хәсрәт тә шул бастырыклы келәләр аша үтә алмыйча гаҗизләнә. Бәрелеп-сугылып карый да, нәүмизләнеп китеп бара. Өйдә кояш нурлары да уйнап йөрми, әллә кайда йотыла, югала тора.

...Менә мин, өч-дүрт яшьлек бала, әлеге шул ак өйнең бәләкәй як сәкесендә бәрәңге каезлагандай кыланып утырам. Югары әбекәй бәрәңгене юмый гына каезлый. Минем куллар, күлмәкләр каралып беткән, бармак та киселгән. Пычак тикле пычакны Наһар әбекәй әлеге дә баягы мин көйсезләнмәсен дип биргәндер инде. Хәзер менә ала алмый интегә. Инде тагын яшьләрем иртәнге чык төсле керфек очында эленеп, төшәргәме-юкмы, дип торган бер мәлдә, ишектән ак күбәләк сыман Хәнифә әбекәй очып килеп керә. 

Ул да өч көн буена килмәгән. Түзгән. Әткәйнең үз теле белән: «Әби, бабай, бу баланы сез үстерегез инде, мин карый алмам, нарасые да бар бит әле», – дигәнне көткән. Әткәй, бичара, шуннан ишегалдындагы чиремдә ауный-тәгәри елаган. Ни дисәң дә, мин аның яраткан баш баласы. Әнкәем, бәгърем белгәндер, аңлагандыр шул, соң сулуында да минем хакта «җан көйдергече бар бит әле аның», – дип өзгәләнгән.

Кемнең итәгенә төшсә, шул яна. Әнә хәзер ике әбекәй дә «Без күрәсен кеше күрмәс инде», – дия-дия, җөм-майлар түгеп елый. Әби кешеләр дә шулай елый микәнни?! Мин аларны кочаклап та, яратып та, җырлап та карыйм.

Биек тауның башларында 
Аерым-аерым түтәлләр.
Без аерылдык, мәхрүм булдык,
Аерылмасын бүтәннәр.

Бу җырдан соң Хәнифә әбекәй башкача монда бер минутка да кала алмый, һәм без, тота-каба, кеше күзенә күренмичә генә, урман кебек көнбагышлар арасыннан түбән оч бабыкамнарга йөгерәбез.
Анда инде мине дүрт күзләп көтәләр. Элгәре, өйгә дә кереп тормастан, мунчага алып барып изрәгәнче юындыралар. Мин йолык-йолык нурлар биешкән зур ак таз эчендә су чәчеп кинәнәм. Ул да түгел, әбекәй ләүкәгә алып менеп, алдында әйләндерә-әйләндерә, елата-елата хуш исле пиннек белән чәбәкләп төшерә дә, чарачага чыгарып бастыра. Андагы рәхәтлек, ярыклардан өргән җылымса җәйге җил, тамактан голт-голт итеп төшкән тәмле, салкын чәй! Их, тагын бөдрәләнеп, чәбәләнеп беткән чәчне дә тарыйсы булмаса, әбекәй әйткәнчә, алай каравыл да салмас идем. «Үзең авырттырдың да әле», – дип, авыз да турсайтып тормас идем. Хәер, бу юлы көйсезләнүләр әллә ни озакка бармый. Мин инде тәмам мәлҗерәгән, арыган. Ап-алсу, кап-кайнар тәнем белән чем-ак, салкынча урынга чуму белән, дөньяның иң садә, иң бәхетле бер заты булып рәхәт йокыга талам.

Төшемдә миңа ак кофталы, шундый сылу, шундый чибәр әнкәем ватык пыяла кисәкләреннән искитәрлек уенчык «өй» тезеп бирә. Мин беләм, башка берәү дә, берәү дә аның шикелле әкияттәгечә итеп тезә алмый. Ул өй тоташ төсле нурдан тора. Аның балкышыннан минем күзләрем чагыла, ирексездән керфекләрем ачыла. Мин, ачыргаланып, ярсып бетеп елыйм. Минем уянасым килми, анда әнкәй калды, мин аны «кунакка» чакырып өлгермәдем. 

Әбекәйнең үзәге, бәгыре киселә. Аны чарасызлык сагыну-сагыш көясе кисә. Көя ияләнсә яман нәрсә. Әнә Наһар әбекәйнең дә Солтан абый Ярманнан җибәргән җан кебек, затлы әйберләрен теткәләргә керешкән. Селкеп, җилләтеп җибәрсәң алай әрәм дә буласы түгел кана, тик әбекәй улы кайтып бер-бер сүз әйтмичә, кеше күзенә юлыгуыннан курка. Ул да җан көеге, сугыштан кайдадыр ерак Себергә киткән. Киткәнме, җибәргәннәрме, анысын берәү дә белми. Ничә еллар инде «И, анысы пәйгамбәр иде», – дигән хатирәләр белән генә яшиләр.

Хәер, сүз чыкканда, ике әбекәй дә балаларының төбен-җирен, ниндилеген уйлап, тәгаен үз дәрәҗәләрен белеп кенә сөйләшә. Шулай булмый ни, берсе «су сөлегедәй өч ул», икенчесе «мыскалланмаган ефәк төсле өч кыз» үстергән.

Ике әбекәй дә сер бирә торганнардан түгел. Икесенең дә кулы сынса, җиң эчендә, аягы сынса, итек эчендә булыр. Ләкин алай яшәве авыр. Хәнифә әбекәйгә бигрәкләр дә. Ул бөтенләй бу җир, бу дәвер кешесе түгел. Ихтимал, ул үзен хыял дөньясы, туктаусыз омтылыш, камиллек белән алдап кына яшәтәдер. Әбекәйнең көлле эшендә, көлле хәрәкәтендә үз хасияте, үз кануннары. Ул берәүне дә кабатларга яратмый. Әнә авылда берәүнең дә өендә пар мисыр күгәрчене гөрләми, «күгәрчен өстәле» дә юк. Шаляпин, Русланова пластинкалары да уйнамый. Бакчасында безнеке ише пәйгамбәр тырнагы, Мәрьям ана, бадьян, бояр гөлләре дә үсми. Бүтән берәү дә кергән кеше артыннан капка, ишек тоткасы сөртеп, чәшкеләрне сода белән ышкып, шикәр шакмакларын кырып, тозлар юып интекми. Кышларын, бәкегә чиләк тыкканчы дип, башка беркем дә караңгыда кар ярып, чишмә суларына тикле талымлап гаҗизләнми.

Әбекәй – чисталык, пөхтәлек өчен җанын фида кыла. Әмма аның кер, идән юганын язып-таеп, ялгыш кына да күргән кеше юк. Чөнки ул эшне төнлә, йә кара таңнан торып эшли. Шунлыктан безнең өй кайчан гына керсәң дә, ялт иткән була.

Югары әбекәй дә чиста. Бер башласа, идән-сәкеләрне, өйалларын гәрәбә төсенә кергәнче, көннәр озыны ышкый. Тезләре пычранып, кызарып бетә. Әбекәй исә алай «ятып», тезләнеп юган кешеләрне һич кенә дә сөйми. «Ялкау, йә хәерче кешенең эше», – ди. Бу – аның иң яраткан сүзе. Йон җегерләү, оекбаш, бияләй бәйләүне дә хәерче кеше эше, дип,өйгә кертми. Хәерче кебек, көн уздырып, чабата туздырып, кояшта әлсерәп йөрергә монда, дип, урманга да җибәрми. Ул бик җирәнчел. Шомырт белән баланны да ни җитте кешедән алмый. Ә калган җиләк-җимешне без бакчабыздан ашыйбыз. 

Бабыкай ат белән Тарту артына утынга барганда мине дә үзе белән ала. Мин агачка бәйләнгән ат янында аңа гел кычкырып, кайдалыгын белеп торам. Бабыкай миңа кеше буе кычытканнар арасыннан авыз суларын китерә торган сусыл салкын бөрлегәннәр алып чыгып бирә. Аннан мине камыр агачы янына алып бара. Кызык, камырның мондые да була икән!

Ә менә югары бабыкай белән югары әбекәй урманнан бөтенләй кайтып керми диярлек. Бабыкай җәй буе чиннеккә юкә кайрысы ташый. Аларда балан да бездәге ише чутлы түгел. Мин югары әбекәйнең балан бәлешен күбрәк яратам. Ул калын арыш камырыннан мунчала белән бәйләп, мич төбенә салынган була. Мичнең күмерен тартып, пумалалауга кереп утыра да, икенче көнне мич тәмам суынгач кына алына. Мин бәлеш пешәсен алдан беләм һәм юк йомышны бар итеп килеп керәм. Югары бабыкай гына йомыш белән дә, йомышсыз да мине бик өнәп бетерми. Ул кайчак тар күңелле, каты бәгырьле булып кылана. Кылана гына иде бугай. 

Ә югары әбекәй кызыл шакмаклы киҗе ашъяулык җәя дә, мине сәке түренә менгезеп утырта. Аннан алдыма теге табак чаклы бәлешне китереп, олы итеп авызын ачып куя, кулыма шомарып беткән агач кашык тоттыра. Арыш оны кушып пешергән салкын баланны шулай кашыклап ашаудан да тәмлерәк тагын ни бар икән?!

Кайткач, без дә шундыйны пешерик әле, дип, әбекәй янында кыбырсый башлыйм. Әбекәй алай дигәнемне бер дә ошатмый. «Апралысын шунда баргач ашарсың, икенчесендә куып җибәрмәсәләр», – дип, канәгатьсезлеген шунда ук йөзенә, тавышына чыгарып ала. Ә мин баланны бик тә яратканга гына әйткән идем канасы...

Безнең бәлеш исә бөтенләй башкача пешә. Әбекәй әүвәле баланны чуен белән мунча миченә куя. Берәр сәгать үтәме-юкмы, чарачаларга чаклы тәмле ис бәреп чыга. Мунча кергәндә бик сорап йөдәткәч, әбекәй ул баланны миңа да каптырып карата. Мин чытык чырай белән бераз басып торам да, күрсәтми генә төкереп киләм. Әбекәй моны абайлап: «Балан да синең кебек баллыны ярата шул», – дип елмая. Ә инде мин йокыдан торуга ике бармак яссылыгында гына ике пар бәлеш куна тактасында ята. Әбекәй әз генә әйберне дә бик ниргәле, нәзакәтле итеп пешерә белә шул. Мин дә башта аны күпереп пешкән ап-ак камыры белән ашыйм. Ә соңарак яшереп кенә баланын чемчергә тотынам. Андый чакта бабыкай авызын да тота алмый елмая: «Әй, кзым, кзым, биче, биче монда», – дип, камырларын үзенә ала. Кызык, ул гел шулай «р» хәрефен төшереп, «биче, биче», дип сөйләшә. И-и, бабыкай – дөнья бәһасе кеше. Ул миңа ялгышып кына да авыр сүз әйтми. Кеше сүзенә дә хәзер сөмсере коела. Югары бабыкайны да шуның өчен, эченнән генә булса да, өнәп җиткерми бугай. Аларны да аңламассың, озак килми торсам, нишләп килмисең, диләр. Килсәң, тагын нишләп йөрисең инде, дип гаҗәпләнәләр.

Әбекәй дә бер караганда: «Анда барып этенеп йөрисе түгел», – икенче караганда: «Бар, җибәрмиләр, дип, безне гаепләп ятмасыннар», – ди. Менә әбекәй бу юлы ашап-эчеп торырга кушмаган иде дә, мин югары әбекәйнең боламыгын бик яратам шул. Инде мичнең шаулап төшкән күмере казан астына тартылган. Учакта әле зәңгәрләнеп, әле аларып ялкын бии. Казан тактасын ачып җибәрүгә пар бөрки, боламыкка бер генә чүмеч су кайный. Әбекәй башта аңа чеметеп кенә тоз, аннан әкренләп он сала-сала озын агач калак белән гел болгатып тора. Мич алдында чуен өчаякта чытырдап-чытырдап сары май эри.

Берничә минуттан боламык әзер. Әбекәй аны йөри-йөри шомарып беткән агач табакка төшерә дә, уртасына тирән чокыр ясап, кашык-кашык кызган май сала. Мин сәкегә яртылаш ятып, боламыкка өреп-өреп алам. Югары бабыкай кашык белән шык итеп табак читенә сугып: «Ризык өстенә алай өрәләр димени, ниткән әдәпсезлек ул», – дип, каш астыннан гына карап куя. Мин дә җавапсыз калмыйм. «Мин бәләкәй әле», – дим. Югары бабыкай бер дә каршы сөйләгәнне яратмый. Хәер, аңа каршы әйтергә базган кеше дә юк. Кичен гармун уйнап авыл әйләнгән яшьләр дә бабыкайлар турына җиткәч, туктап калалар.

Бабыкай ничә барсаң да шөшлесе сыман бөкрәя төшеп чабата үрә. Гадәттә, аның чабаталары базарга чаклы ук тәңкә ярымга кыйбатракка өйдән сатылып бетә. Хәер, ул аларның акчасы өчен түгел, шулай уникедән гаҗәеп оста, җиңел үрә белгәнгә ләззәтләнеп, рәхәт чигеп утыра иде төсле. 

Ә базарга югары әбекәй берүзе, бөтен урамны тутырып төшә. Аның кыяфәт килгән. Өстендә бөрмәле-бөрмәле күк парча күлмәк, чиккән күкрәкчә, чит-читләре укалы бәрхет камзул, ак сәйләне күпертеп-бүртмәчләп чигелгән калфак. Калфак өстеннән озын чуклы шәл. Шәлдән күренеп торган пар талир тәңкә. Кышкы суыклар булса, «сыер ялаган» озын коңгырт тун, чана шәл. Ул кешегә күтәрелеп карамыйча, вәкарь белән генә сөйләшү, ул озын, какча буй-сындагы, кыяфәттәге тәкәбберлек. Моны шулай югары әбекәй генә килештерә белә.

Хәнифә әбекәй югары әбекәй белән чагыштырганда, күбәләк кенә. Ул нәфислекне, җиңеллекне ярата. Аның курач, матур гәүдәсе артыннан өрфиядәй йон, ефәк, кашемир күлмәкләренең итәкләре генә дулкынлап кала. Хуш исле ак кершәннәрдән әбекәйнең болай да ак, нурлы йөзе тагын да яктырып, илаһиланып китә. Әбекәйнең һәрнәрсәсе уйланган: билле костюм да, ак ефәк шәлне салгач күренәчәк кызгылт-сары гәрәбә дә, чак кына синькаланган ак батист яулык эченнән шәйләнәчәк алтын алка да, дога кылганда ялтырап киткән зөбәрҗәт кашлы йөзек тә. Чәмчәле читек тә авылда анда гына. Казанның иң оста күнчеләрендә, махсус шыгырдавык куеп тегелгән. Үзе әйтмешли, әбекәй урамда күпләрнең йөрәгенә басып үтә. И-и, безнең кайгы да булмаса анда! Шушы күбәләк төсле җанның канатларын хәсрәт уты көйдермәсә!

Әбекәй авырып аяктан-кулдан калгач, авыл халкы: «Хәнифәттәйне чисталык кына бетерде», – диде. Әбекәй – чыннан да бик нәзберек, берәзгә зат. Ул бик күпләрнең ашын да, эшен дә өнәми. Безгә шуңа өй юарга да ничә еллар бер үк кешеләр генә йөри. Кыз Әдия апа да, Ипакай апа да (без Һәдия апа белән Зифа апаны нигәдер шулай дияргә күннекәнбез) аның таләпләрен дә, юмартлыгын да беләләр.

«Сезгә килсәк, үзебез генә түгел, балаларыбызның да тамаклары тук була, өсләре бөтәя», – диләр. 

Бездә өй юу аеруча пөхтәлек сорый, чөнки безнең стеналар печатьле. Зәңгәрсу җирлеккә көмеш путал төшкән затлы обойлар берничә елга бер генә алмаштырыла. Шунлыктан аларга бер генә тамчы су да, ком да чәчрәргә тиеш түгел. Әбекәй аларны коры чүпрәк белән үзе генә сөртеп ала.

Безнең түшәмнәр, бәләкәй яклар болай да гәрәбә төсле. Кешенеке кебек почмаклар да күгәрми, әбекәй аларны парландырмый саклый. Пычак белән кырып чүбекләндергәнне бөтенләй сөйми.

Өй юган көннең шактый өлеше гөлләр коендырып үтә. Безнең зур кәнәфине тутырып олы-олы фикуслар, розалар, ылыслы гөлләр үсә. Кергән кеше: «Сездә оҗмах төсле», – ди. Ә менә тәрәзә төбендәге гөлләрнең чәчкәсенә су тидерергә ярамый. Бездә су гөленнән кала, әллә нинди гөлләр бар. Әбекәй шау кызыл чәчәкле шул гөлне генә нигәдер, хәерче гөле дип, өйгә кертми. Каен гөлен дә кайгылы, дип, чыгарып ташладык.

Өй юучылар һәрнәрсәнең хасиятен үзләре белеп эшлиләр. Ипи көрәкләре, табагач, ухват сапларының аерым чиләк, аерым мунчала белән юыласын да, умарта кортлары кертәсе базга су агызырга ярамаганлыгын да, идән ярыкларында ком калмаска тиешлеген дә истә тоталар.

Әбекәй морҗаны гына әллә берсенә дә ышанып җиткерми, әллә өй юучыларның эшен җиңеләйтергә тели, гел үзе агарта. Су ташу, самоварны җырлатып тоту, май төпләре, шәңгәләр, бәлешләр пешерү, мунча ягу һәм мине көйләү дә – аның өстендә. Әбекәй әйткәндәй, андый чакта мин, үч иткәндәй, аяк астында буталам. Миңа да, һичшиксез, кечкенә чиләк тотарга, кычкырып-кычкырып сөйләргә кирәк. Кызык бит, тавыш сәер яңгырап, кайтавазлап йөри. Өйгә ком, яңа мунчала, агач исе тарала, чыгасы килми...

Эш-мәшәкатьләрнең, борчуларның берсе бетә, икенчесе чыга тора. Сәбәбе дә табыла. Безнең күңелгә коткы салганы бабыкайның авылдан бик читтә, басу уртасында утырган җил тегермәне. Әбекәй көннең-көнендә шул тегермәнгә ут-күз салырлар, бабаңның башы өтермәдә черер, түләргә чәч бөртегебез дә җитмәс, дип ут йота. Аллам сакласын!

Бабыкайның әле өйгә кайтып тәненә җылы да кермәгән. Тагын шушы чатнама суыкта берьялгызы, җәһәннәм кебек җиргә каравылга чыгып китәсе бар. Өйдә җылы, чиста, рәхәт, ашап-эчелгән булса да, әбекәйнең самовары әле хәмишә чыжлап, төбендә утлар чәчеп, яктырып утыра. Патефон уйный.

«...Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга.
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»

Мин беләм: «Әллүки» бабыкайның иң яраткан җыры. Ул аны һәрвакытта да икешәр мәртәбә тыңлый. Мин елт кына торып патефонны борам да, мембрананы янә шул җиргә куям.

...Ишеттем мин, берәү җырлый...

Бабыкай мичкә аркасын терәп, сандык өстендә уйга чумган. Ишегалды ягындагы беркатлы тәрәзәдән мөлдерәмә ай карый. Тулган айдай күңел тула, сагалап кына торган сагыш килеп сарыла. Әбекәй җаным: «Сиңа әйтәм...» дип, һаман бер сүзне сөйли.

Юк, бабыкай әлегә кузгалмый, аның әле үз җанын бушатасы, әкрен генә көйләп «Шәм-шәрифе»н җырлыйсы бар.

Шәм-Шәрифкәй дигән, ай, шәһәрдә
Кич ахшамсыз капка ябылмай,
Калган хәтер, югалган мал, 
Сатып алыйм дисәң, табылмай.

Җырның калганын мин ишетеп бетермим, бабыкайның тамагына төер утыра, яңаклары буйлап яшь тәгәри. Ул күлмәк итәген әйләндереп, күзләрен, борынып сөртеп ала. Күлмәк астыннан күренеп киткән шәрә тәне мине суыксытып, әллә нишләтеп җибәрә. Мин бабыкайны ялгызы тегермән борып кузгалган билләре, таш түшәгәндә төшкән эчләре һәм бер генә көн дә җылы йомшак урында йоклый алмаганы өчен жәллим. Әбекәйнең күңеле тагын ниләр дип сыкрыйдыр...

Бабыкай киткәндә мин туңа-туңа Киек каз юлын, Иләк йолдызны карарга чыгам. Ул миңа йолдызларга, айга карап дога укырга куша.

Гомумән, бабыкайларны, әбекәйләрне берләштергән бер мөкатдәс хис – ул динилек, укымышлылык, намазда-ниязда булу, мәүлет укыту, ураза тоту, авыз ачтыру, гаетләрне олылау.

...Мин әбекәй белән сәхәр ашарга яратам. Җылы өйгә, әзергә торганда шулай. Ә менә хәзер әбекәй мескенем чәшкене дә көч-хәл белән генә тота. Шулай булса да рамазанның башында, уртасында, ахырында, карыша-карыша бер-ике көн уразага керә. Әбекәйнең уе белән теле генә йөри. Аның сызлануларын Раббым берәүгә дә күрсәтмәсен, әбекәйне чуар йөрәге, ниндидер кодрәт кенә яшәтә...

Кичтән бик торам дип ятсам да, тиз генә йокыдан айный алмыйм, салкын өйгә торасы да читен. Бераздан барысы да җайлана, әбекәй әкренләп өйрәтеп утыра. Тимер мич яна, бер дигәнче самовар кайнап чыга. Менә аны өстәлгә күтәреп куярга гына көч җитми. Ул арада өй җылына, өстәлгә тәмле-тәмле ризыклар тезелә. Минем иң яратканым – юка гына калҗалап куелган, салкын каз ите һәм дә кичтән болгатып, өстенә сары май катырып куелган шомырт оны.

Әбекәй тамакка нечкә. Бераз ашаштырган була да мөнәҗәткә күчә.

Кәлдегеңдә җирдә-күктә
Сөенешерләр әл-видагъ...

Әбекәйнең күңеле тула. Мин дә мөлдерәмә күзләремне яшерергә теләп, сәхәргә кемнәр торды икән дигән булып тәрәзәгә борылам.

Кәттекеңдә җирдә-күктә
Еглашырлар әл-видагъ.
Әл-видагын әл-видагъ
Шәһри Рамазан, шәһри нур...

Әбекәй мөнәҗәтләрнең йөрәккә үтә, елата торганнарын сайлап әйтә, «Киләсе елга бу вакытларда булмам инде», – ди. Рамазан Шәрифенең соңгы сәхәрен ниятли. Аның белән бергә мин дә дога кылам һәм Ходайдан газиз әбекәемә исәнлек, хәерле гомерләр теләп ялварам.

Фото: Мәдияр Хаҗиев эше.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар