«Синең ирең башка берәү белән очраша». Әгәр кемгәдер, кайчандыр бу сүзләрне ишетергә туры килгән икән, андыйлар минем хәлемне, бүген ниләр кичерүемне яхшы аңлар. Теләсә кайсы хатын-кыз өчен дөньяда иң авыр әйбер – иренең хыянәте бугай. Беренче мәлдә аяк астында җир убылган кебек булды...
Матур гына яшәп ятканда бит. Хәер, мин «матур яшибез» дип уйлаганмын инде. Яшьли йөреп өйләнештек. Кинәт кенә дә түгел, дүрт ел очрашып. (Ул армиягә киткәнче бер ел йөрдек, аннан ике ел аны армиядән көттем. Кайткач, тагын бер ел йөрдек әле.) Вак-төякне санамаганда, зурдан кубып тавышланганыбыз да юк. Үз гомеремдә бер тапкыр, башка моның белән яшәп булмый дип, китеп тә тормадым.
Ир – гаиләдә баш, аның сүзе – закон дип яшәдем. Балалар туганчы гына эшләдем дә, аннары гел өйдә булдым. Ул шулай теләде. Аның теләге мөмкинлекләре белән туры килгәч, мин дә каршы булмадым инде. Кайткан төшенә аш пешкән, өй җыештырылган булды. Балалар караулы! Ул аларның нинди садикка йөргәннәрен, кайсы мәктәпкә укыганнарын белмәде, бер тапкыр ата-аналар җыелышына бармады. Хәтта аларның соңгы кыңгырауларын күрмәде: икесендә дә командировкада калды.
Зур булмаган оешмада җитәкче булып эшли ул. Еш кына командировкаларда була, без аның өйдә юклыгына ияләшкән инде.
Аннары бакча алдык. Ул да миңа калды. Килсә дә, эшләргә түгел, ял итәргә генә килә иде. Бөтен эше – газон чабу. Аны да эш дип түгел, башым ял итсен дип кенә эшли иде. Хәер, улыбыз үсеп җиткәч, газон чабу да күбрәк аңа калды. Ә ул килә, мунча кереп чыга, аннары эшлим дип үзенең документлары белән утыра. Хәтта шашлык пешерү дә минем өстә. Бакча казыту, тирес китертү, мунчага ягарга утын алу – ул боларның берсен дә белми. Зарланып әйтүем түгел, өйдә генә торгач, мин боларны үземнең эшем, үземнең бурычым дип санадым.
Гел командировкада булгач, туганнар арасында да, дус кызлар арасында да: «Атлаган саен шулай чыгарып җибәрергә курыкмыйсыңмы? Ир-ат бусагадан атлап чыгуга ялгызга әйләнә бит ул», – диючеләр булгалады. Йөрсә сизәр идем, дия идем. Ялгышканмын, берни сизмәдем, белмәдем менә.
Егерме-егерме биш ел элек бер шикләндем шикләнүен. Ул чакта кесә телефоннары юк иде әле. Кич җиттеме, өй телефонына шалтырата башладылар берара. Барып аласың, дәшмиләр. Тик сизәм, телефонның теге башында кемдер бар, хәтта сулаганы ишетелә. Иң кызыгы: гел без кичке ашны ашарга утыргач шалтыраталар. Каяндыр карап торалармыни. Көн саен бер үк вакытта да ашамыйбыз да югыйсә, әтиебез кайчан кайта – шунда. Менә шунысы шикләндергән иде мине. Милиция аша кем шалтыратканын да белешергә тырышып карадым, тик очына чыгып булмады: телефон-автоматтан шалтыраталар, диделәр.
Аннары ничектер тынды ул шалтыратулар, мин дә тынычландым, оныттым. Менә хәзер генә яңадан барысы да искә төште.
Ә иремнең йөргәнен менә ничек белдем.
Дөнья түгәрәк бит ул! Бер дус кызым больницага эләкте. Яман шеш дип куйганнар иде башта, шөкер, ахырда ул диагноз булмады. Операция ясадылар ясавын.
Андый җирдә кеше бер-берсе белән сөйләшә, үзе турында ачылып сөйли бит. Күз алдына китерәсезме, алар ирем йөргән хатын белән бер палатада, янәшә ятканнар. Дуслашканнар инде, билгеле. Бер кичне бу хатын үзе турында барысын да ачыктан-ачык сөйләгән.
Хәл белергә киләм дигәч, дус кызым шундук кырт кисеп:
– Килеп йөрмә! Сүземне тыңла! Нигә килергә ярамаганын аннары әйтермен! – диде.
Болай диюе сәер тоелса да, ризалаштым инде – телефон аша гына сөйләшкәләп тордык.
Чыккач янына – өйләренә бардым. Ире эштә, үз генә иде.
Утырып бергә чәйләр эчкәч, ул кинәт бик җитдиләнеп китте.
– Шактый озак уйладым, әйтергәме, юкмы, дип. Дөрес аңларсыңмы дип курыктым, хәзер дә куркам... Әмма барыбер яшермәскә тиешмен дип таптым. Читләрдән ишетсәң, тагын да авыррак булыр, – ди.
Теге хатын ун ел (!) инде бер ир белән очрашам дип сөйләгән.
– Мин ул фотосын күрсәткәнче үк синеке икәнен аңлаган идем, – ди дустым.
Командировкада танышканнар. Ул хатын да шул ук өлкәдә эшли икән. Өйләнгән икәнен башта ук белдем, тик болай якынаербыз дип уйламадым, аннары инде араларны өзәргә соң булды, дип сөйләгән. Мин балалар белән ялга киткәч, хәтта безнең өебезгә дә килгән. Андагы чисталыкка шаккаттым, хатыны бик уңган, ялга киткәндә җиде көнгә җитәрлек итеп күлмәк үтүкләп, һәрберсенә туры килгән галтугын сайлап калдырган дип сөйләгән. Аңарчы аерылышыр, миңа күчеп килер дигән өметем бар иде, шул көнне аңладым: мондый хатыннан ул беркая китмәячәк, минем мондый ук булдыклы түгел икәнне белә бит ул, дигән. Ирем белән дә бу хакта сөйләшкәннәр, ахрысы, тегесе: «Ир-атка чиста күлмәк кенә җитми шул», – дигән.
«Араларны әллә ничә тапкыр өзәргә тырышып карадым, тик ул миннән китми. Аңа нәрсә, җайлы бит: теләгән чакта төш вакытта гына килеп китә, ә миңа көтеп яшәргә кала», – дигән. Барысын да сөйләгән инде: шуның аркасында баласыз калдым дип тә (узган булган, монысы төшерттергән), хәзер инде бу яшьтә кемне табам, кияүгә дә чыга алмаячакмын дип тә. Авыруын да аннан күрә икән. «Инде ничә ел стресста яшим, менә хәзер шулар чир булып чыга», – дигән.
– Синеке көнгә әллә ничә тапкыр шалтыратты, тик бу алмады. Больницага керер алдыннан үпкәләшкән булганнар. Палатага эзләп килеп кермәсә ярый, дип бик куркып тордым, – ди дус кызым.
Әтиебезнең соңгы арада нигә кәефсез йөрүенең сере дә шулай ачылды.
Аллаһы Тәгалә син беләсе нәрсәне сиңа барыбер белгертә икән. Нинди генә юллар белән булса да.
Мин ул көнне беренче тапкыр ул кайтышка ашарга пешермәдем. Ул кайткач та, башым бик авырта дип, урыннан тормадым. Башка вакыт булса, авырсам да, торып барыбер нидер пешерә идем инде. Икенче көнне иртән киеп китәргә күлмәк тә әзерләмәдем, торган җиренә иртәнге чәй дә булмады. Нишләсен, авырыйм, дигәч, каты да бәрелә алмый. Бик кәефсез чыгып китте. Үзе үтүкләп кидеме, әллә кичә кигән күлмәген алып кигәндерме, белмим. Йөзенә дә күтәрелеп карыйсым килми.
Алга таба ничек яшәргә дә белмим хәзер. Әмма элеккечә яшәргә дә теләмим.
Үзе белән бу хакта сөйләшкән юк әле – мин белгәнне ул белми. Азрак тынычланганымны көтәм: әйтәсе сүзләремне барлап йөрим. Белмәмешкә салышырга башка җыенмыйм.
Иң авыры – балалардан, киленнәрдән оят. Алардан яшереп калдырып булмас инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк