Логотип
Күңелеңә җыйма

Үз тиңем...

Айгөлнең Рәфис белән очраша башлауларына бер ел тулып килә...

Үз тиңе кызның юлында һич көтмәгәндә очрады. Бер күрүдә ошаты ул Рәфисне: чибәрлеге, акылы, тапкыр сүзе белән әсир итте егет. Танышулары да сәер рәвештә булды. Ноябрьнең салкын, җилле бер көнендә авылдан Казанга килгәндә тукталышта автобусны озак көтәргә туры килде. Әллә техник сәбәпләр аркасында, әллә башка нәрсә килеп чыккан – автобус билгеләнгән вакыттан бер сәгатькә соңарып килде. Әнисе җылы киенергә кушса да, Айгөл тыңламаган иде – аягында капрон колготки, башы яланбаш. Яшь кызларга диңгез тубыктан – аларның барлык ел фасылларында да матур, модалы итеп киенеп йөриселәре килә. Апасы Рамилә дә яшь вакытында модалы киенергә яратты – кышкы салкын бураннарда да башына кими иде. Кияүгә чыккач кына сәламәтлеге турында ныклап уйлый башлады. Яшь вакытта «фырт» йөрүләр үзенекен итте – апасының аналык юлларына салкын тигән, өч ел балага уза алмады. Рамилә табибларга йөреп бик күп акча туздырды, дәвалану курслары узды. Ярый, нәтиҗәсе булды – бер-бер артлы ике кыз алып кайтты. Айгөлгә апасы да һәрвакыт әйтеп тора: «Минем кебек җиңел акыллы булма, җылы киенеп йөр, сәламәтлегеңне кайгырт, кыз чакта сизелми ул, соңыннан гына барлык авырулар тышка бәреп чыга». Айгөл «ярар, ярар», – дип җавап кайтарса да, җилбәзәклеге үзенекен итә, урамга киенеп-ясанып, кыска итәктән, башына шапка кими генә чыгып китә.  

Ул көнне автобус килгәндә Айгөлнең тәне салкыннан дер-дер калтырады. Юлда барганда учларын бер-берсенә ышкып, ничек кенә җылынырга тырышмасын, эченә җылы кермәде. Кызның тешләре-тешкә бәрелеп шыкылдады, аяклары җылы тоймый башлады. Өйгә ничек кайтып кергәнен дә сизми калды ул, бусагадан атлап керүгә ваннага тизрәк кайнар су агызды. Киемнәрен салып, шау кайнар суга кереп утырды. Хәле бераз җиңеләйгән төсле булды, битенә кызыллык йөгерде. Ваннада юынып чыккач,  аякларына әнисе бүләк иткән кәҗә мамыгыннан бәйләнгән җылы носкиларны киеп куйды, чәйнектә мәтрүшкәләп-бәтнекләп чәй пешерде. Чәчәк балы белән бер-ике чынаяк чәй эчкәч, калын юрган астына кереп ятты. 

Иртән бик ватылып уянды – түзеп булмаслык башы авырта, тамагы шешкән, температурасы күтәрелгән. Кыз үзе бөркетелгән шифаханәнең кайнар линиясенә шалтыратып өенә табиб чакыртты. Бер-ике сәгатьтән ишектә кыңгырау шалтырады. Ак халат кигән врач букчасын күтәреп түргә узды. Айгөлнең тын юлларын тыңлагач, башын чайкап алды. «Пневмония булмасын», дип, көчле антибиотик, башка төрле дарулар исемлеге язылган кәгазьне сузды. 

Ике атна тамагына аш кермәде Айгөлнең – болай да гәүдәгә арык кыз, 4-5 килограммга ябыкты. Авырганның икенче көнендә авылдан әнисе килеп җитте, кухняда тәмледән-тәмле әйберләр пешерде. Айгөлне кыстый-кыстый ашатырга тырышты. Ләкин тамакка бер-ике кашык аштан кала, бернәрсә дә кермәде. 
Авырып аякка баскач, эшкә китте кыз. Тик беренче көнне үк биле кузгалып, яңадан урынга ятты. Невролог берничә төрле укол, дару эчәргә кушты. Бер атна тагын ятакта узды. «Сиңа ярдәм итсә, мануаль терапевт кына ярдәм итәр», – диде табиб, түләүле медицина үзәге адресы язылган кәгазъ сузды. «Геннадий Иванович исемле профессорга барып кара әле, МРТ, УЗИның анализ нәтиҗәләрен күрсәт. Ике-өч сеанстан соң авыруларны аякка бастыручы белгеч ул», – диде.

Айгөл шул ук көнне Геннадий Ивановичны эзләп, медицина үзәгенә юл алды. Кызганыч, профессор отпускыда булып чыкты, аның урынында яшь табиб кабул итә икән. Айгөл үзенә карап елмаеп торган егеттән ятсынды, «ярар мин профессор отпусктан чыккач килермен», дип китү ягына борылды. Ләкин Рәфис Марсович, Айгөлнең анализларын лампа яктысында күздән уздырды да, китмәскә, берничә сеанс мануаль массаж алырга тәкъдим итте. Массажистлар, чәчтарашлар шикелле, телгә беткән кешеләр бугай. Яшь табиб та эш барышында Айгөлгә сораулар яудырды, үзе турында сөйләде. Рәфис Марсович яңа гына институтны тәмамлаган, хастаханәдә невролог булып эшли, ял көннәрендә түләүле клиникада авырулар кабул итә. «Табибларның хезмәт хаклары аз, шуңа күбесе берничә җирдә эшләргә мәҗбүр. Минем өчен Геннадий Иванович кул астында эшләү – зур дәрәҗә», – дип сөйләде Рәфис. 

Айгөл бер-ике сеанстан соң үзен яхшы хис итә башлады, аякларга төшкән авыруы да юкка чыкты. Яшь табибның тәҗрибәсе аз булса да, кулы шифалы икән. Соңгы килүендә Рәфис Айгөлне кафега чакырды. «Табиблар үз пациентлары белән шәхси элемтәгә кермәскә тиеш, ләкин син миңа ошадың, бәлки, дуслыкны дәвам итәрбез?» – диде. 

«Язмышыңа язса, Аллаһы Тәгалә юлыңа чыгарып куяр», – дип әйтергә ярата иде әбисе, дөрес икән. 27 яшькә җитеп, күңеленә ошаган егет очрамады әле кызга. Кайчан да булса табиб егет белән дуслашырмын дип башына китереп тә карамады. Институтта укыгын вакытта тулай торактагы бүлмәдәш кызлары медицина институтында укучы студент егетләр белән очрашып йөрделәр, йөрүен... 

Әле дә хәтерендә Айгөлнең: дус кызы Әлфия табиб хатыны булачагы турында хыяллана иде. «И-и, кызлар, ирең табиб булса, нинди зур бәхет! Авырып китсәң дә куркыныч түгел, ирең уколын да кадар, даруын да табар, бер көн эчендә аякка бастырыр. Табиблар алар халык арасында бик дәрәҗәле кешеләр, хатыннары да башкалардан бер башка өстен!» 

Хыялый Әлфиянең сүзләренә Айгөл көлеп кенә карый иде. Ирең кем булса да, беренче чиратта хатын-кызны хөрмәт итүче, тормыш алып бара торган кеше булсын. Профессиядәмени хикмәт?!

Әлфия ничек кенә хыялланмасын, барыбер табиб хатыны була алмады, очрашып йөргән табиб егет врач кызга өйләнеп куйды. И борчылды шул вакытта Әлфия, әй өзгәләнде! Вакыт дигәнең яраларны тиз төзәтә икән, һич уйламаганда Шамил исемле авыл егете белән танышты. Бер-ике ел очрашып йөргәч, «мин шәһәрдә яшәячәкмен», дип әйтергә яраткан Әлфия Чирмешән районындагы кечкенә генә авылга кияүгә чыгып китеп барды. Хәзерге көндә мәктәптә балалар укыта, ире белән абзар тутырып сыер, сарык асрап гомер кичерәләр. Ире Шамил гаиләдә төпчек бала икән, апалары кайсы кая кияүгә чыгып таралышып беткән, егет әти-әнисен ташлый алмаган, авылда төпләнеп калган.

Бервакыттада мин шулай итәрмен мин болай итәрмен, дип яшәргә түгел икән. Һәркемнең бу дөньяда үз язмышы. Күрәчәгеңнән кача алмыйсың, теләсәң дә!
Институтны тәмамлагач, Айгөл, Чаллы шәһәренә китәргә план корган иде. Чөнки анда апасы да, абыйсы да яши. Туганнар белән бер тирәдә яшәсә, тормыш җиңел бара. Авырлыклар килгәндә таяныр кешеләрең булу да – зур бәхет.

Ләкин институтны тәмамлагач, кыз Казанны ташлап китә алмады. Уку барышында күңеле белән яратты ул башкаланы, башка шәһәргә алыштырасы килмәде. Тора-бара яхшы эше дә табылды, фатир мәсьәләсе дә хәл ителде. Туганнан туган апасы фатирын Айгөл исеменә яздырган иде. Ике ел элек авырып китеп, якты дөньядан кисәк кенә китеп барды. Шулай итеп, Айгөл бүгенге көндә эшле дә, фатирлы да. Яхшы егетне очратып кияүгә генә чыгасы калды...


(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uz-tinem-2)

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар