Логотип
Күңелеңә җыйма

Утка очкан күбәләк

Янган ут гел үзенә тарта. Аның яктысы, җылысы, ниндидер сихри бер матурлыгы сине әсир итә. Кулларың белән, күңелең белән – бөтен барлыгың белән аңа кагыласы килә. Ут икәнен онытып... Канатлар шулай көя. Тән ярасы – бер нәрсә, җаннар, йөрәкләр яралана... Әйе, ялгышканыңны аңлаганда инде соң була...

Рәссам Алсу ТИМЕРГАЛИНА тормышындагы табышлар, югалтулар турында сөйләшәбез. Нәрсә ялгыш булган, ә нәрсә юк – шул сорауларга җавап эзлибез. Кемдер бу юллар артында ЯЗМЫШтан көткән җавапларын ишетми калмас. 

Ачыктан-ачык сөйләшәбез.

Хәзер, еллар үткәч, икеләнмичә әйтеп була инде – мин кичерергә тиеш хәл булган бу. Шуңа күрә дә, бернигә дә карамый, утка очкан күбәләк кебек аның каршысына – язмышыма таба очканмын. 

Аның белән танышканда кулларым богаулы иде инде минем. Тормышым начар да түгел кебек иде... Тик, күрәсең, күңелгә нәрсәдер җитмәгән. Яңа тәэсирләр микән... Күпләр булганына канәгать булып, шул тормышка риза булып яши. Башка берни дә эзләми. Ә мин менә моның белән килешмәгәнмен... Ә бәлки бер фаҗига кичерәсем булгандыр... Бик тирән яра аласым. Моңа рәссамлыгым да тәэсир иткән-дер. Бәлки, бу кадәр тирән кичерешләр иҗатым өчен кирәк булгандыр. Алга бару, үсү өчен... Мөгаен, шулайдыр. Ни генә булса да, миңа ул чакта мәхәббәт барысын да аклый кебек тоелды. Моңа чын күңелдән ышандым. 

Бу ярату миңа көтмәгәндә килде. 

Кемнең кемгә беренче күзе төшкәндер, анысын әйтә алмыйм. Ә танышкан көнебезне хәтерлим. 22 март иде ул. Минем «Идел» журналында эшләгән вакытым. Чираттагы санга фото төшерәбез. Бик әйбәт бер тегүче тапкан идек. Аның теккән киемнәрен модельләргә кидертеп төшерәбез, ә фотосурәт янына ничек тегәргә икәнен адымлап күрсәтә-без. Шул модельне фотога төшерергә матур бер урын эзләп бардым мин «Казан» милли-мәдәният үзәгенә. Ә фотограф Ул иде... Шуннан соң без аралашып киттек. Башта, әлбәттә, дусларча гына. Ә аннан... аннан дөньямның асты өскә килде.  

Без бергә булсын өчен мин башта коточкыч бер авыр чорны узарга тиеш идем. Бик җитди адымнар ясарга... Аның хакына. Ул чакларны уйласам, әле дә шаккатып бер нәрсәне искә төшерәм. Миңа ул вакыт бик күпләр: «Син нигә аерылышасың? Барысы да элеккечә дә кала ала бит», – диделәр. Шулкадәр гаҗәпләнгән идем бу сүзләргә. Димәк, шулай яшәүчеләр дә аз түгел икән... Ә мин менә булдыра алмадым. 

И-и ул көннәр!.. Иртән уянам да, күземне ачарга куркып ятам. Ачсам, анда да караңгылык кына булыр төсле иде... Һәр иртәне: «Мин бит бөтен нәрсәне җимердем, үз кулларым белән...» – дип уйлыйм... 

Ә аннан болар барысы да артта калды, әлбәттә. Без бергә яшәгән ул 12 ел эчендә бәхетле вакытларым аз булмады. Бергә эшләп, бергә иҗат иткән чаклар – без бер-беребезне үстердек. Рухи яктан баеттык! Чын ярату шулай буладыр: бер-береңне тормышның яңа баскычларына күтәрәсеңдер. Фотограф – шул ук рәссам бит инде ул. Ул да композиция, төс, ут кебек төшенчәләр белән эшли. Әйе, безне бәйләүче уртаклык-лар бик күп иде. Шуларга соңрак уртак проектлар кушылды. 

Без танышканда исемле фотограф түгел иде әле Дамир. Матбугатка килгәнче ул Татарстан дәүләт музеенда эшләгән: андагы хәзинәләрне үз күзе белән күргән. Аларны халыкка чыгару турында да хыялланып йөргән. Без кушылгач, ул уе тагын да ныгыды. «Татар милли киеме» дигән альбом эшләргә алынды: Татарстан дәүләт музее тупланмаларында сакланучы татар милли костюмнарын төшерә башлады. Модельләргә кидертеп! Хәзер мондый басмалар шактый. Ә бу – татар костюмы тарихы турында беренче китап. Музей хезмәткәрләре белән бергә тугыз ай буе эшләде ул аны. Хезмәт хакы да алмыйча... Модель итеп мине дә чакырганы булды: әлеге затлы альбомда рәсемнәрем бар. 

Без аның белән икәү Сөембикә-ханбикә эзләре белән бәйле берничә экспедиция оештырдык. Машинага утырабыз да төялеп чыгып китәбез. Татар тарихы аңа да кызык иде. Касыйм шәһәрендә булдык. Каланың татар урамындагы бизәк-ле йортларны, Шаһгали хан такыя-төрбәсен, такыя-төрбә эчендәге борынгы ташларны, XV гасырда төзелгән мәчет манарасыннан Касыйм шәһәре күренешләрен, Касыйм татарларын төшерде Дамир. Ә мин – модель! Борынгы татар костюмы Сөембикә узган эзләрдә бөтенләй башкача күренә иде... Бу тарихи урыннарның барысында булганнан соң Касыйм шәһәре җитәкчелегенә кердек. Акҗегетов дигән бер урынбасары кабул итте. Мин: «Тарихи һәйкәлләр бигрәк кызганыч хәлдә. Такыя өстендә каен үсеп утыра әнә», – дигәч, ул, үзем кисәрмен, дип калган иде. Хәзер ул төрбә өсте ябык, тотып алынган, диләр. 

1999 елда Әстерханга, Сарай-Батуга баруыбыз да бүгенгедәй истә. Өч көн яшәдек без Сарай-Батуда. Яр буенда палатка корып, балык тотып, учак ягып ашарга пешереп... Үткәндә калган чорларның рухын тоярга тырышып. Искиткеч фотолар белән кайттык.  

Камал театрының 90 еллык юбилее алдыннан артистларны төшерде ул: тулы бер галерея ясады. Фотошопсыз, ретушьсыз. Гаҗәеп матур портретлар килеп чыккан иде. Дамир, гомумән, театрда эшләргә яратты. Балетны яратып төшерде. Моның өчен аерым сәләт кирәк шул... Аннан, ул күңеленә хуш килгән эшләрне генә эшләде – «ирекле рәс-сам» булгач, андый мөмкинлеге бар иде. 

Безнекеләр ул вакыт галереяга куеп, эшләрен сата башладылар. Мин дә кызыга идем, билгеле. Тик икебез дә ирекле рәссам була алмый идек шул. Тормышны да алып барырга кирәк бит... Редакциядә эшләгәч, иҗатка вакытым күп калмый иде. Илһам килде дип кенә остаханәгә чыгып китә алмыйсың... Күрсәтерлек зур эшләрем әле булмаса да, Дамирның: «Син – талантлы рәссам», – дип әйткәне булды. 

Фотога төшерү хәзер генә бик җиңел бит ул. Ә элек?! Техник яктан шактый катлаулы процесс иде. Аннан бигрәк – аппаратураның кыйммәтлеге! Дамирның бөтен тапкан акчасы диярлек аппаратурага, материаллар алуга китеп барды. Мин берсенә дә каршы төшмәдем: «ут» алырга кирәк, дип әйтә икән, шунда ук ризалашам. Кирәк икән – кирәк! Берсендә фотога төшерү эше белән бәйле журнал сатып алып кайтты ул. 400 сумга! Анда да дәшкәнемне хәтерләмим. 

Барысы да әйбәт иде. Кызым ул вакыт сәнгать мәктәбендә дә укый: мин өлгермәгәндә Дамир аны озата, каршы ала. Ял көннәрендә аның да улын чакырып, Идел буена китеп барабыз. Аннары Кама Тамагы районында өй алдык – шунда йөри башладык. Бакчабызда алмагачлар бик күп иде. Алмаларының тәмлелеге! Слива өлгергән вакытта авыл өстендә слива исе генә тора. Ерак түгел күл... Барган саен этюдлар ясарга да өлгерәм. Безнең каршыдан гына әниләр дә йорт сатып алдылар. Рәшит абыйга анда хикәяләр язу ошап китте... Дамир белән икәү еш кына театрга йөрибез. Өйдә кунак-лар кабул итәбез. Ул Арыслан йолдызлыгында, Маймыл елында туган – кеше күз алдында, үзәктә булырга ярата. Матур пар диләр иде безне... Минем иң бәхетле елларым бу. Әле әти белән әнинең икесенең исән чаклары да бит. Безнең тормыш гел шулай булачак дип уйлый идем. Тик бернәрсә дә мәңгелек түгел икән... 

Безнең үзара мөнәсәбәтләрнең үзгәрүен, аның миңа карата суынуын, өйдәге киеренкелекне сизмәдем түгел, сиздем, әлбәттә. Әмма бу хакта сүз кузгата алмадым. Дамирның Мәскәүдә – Зур театрда күргәзмә оештырырга җыенып йөргән чагы бу. Ул вакыт театрны татар тамырлары булган Анатолий Иксанов җитәкли иде. Дамир Казанда Нуриев фестивален төшерде һәм шул фотолары белән Мәскәүгә күргәзмә әзерләргә китте. Мин яңа гына «Иске Казан» сериясен тәмамлап, картиналарымны бер банкка саткан идем. Ул вакыт өчен шактый кыйммәткә. Дамирның күргәзмәсен оештыру өчен бик әйбәт булды ул акча. Без Мәскәүгә күчәргә җыена идек: үзе китте, мине алырга өлгермәде. Аннары: «Бу синең шәһәр түгел», – диде...

Күргәзмә ачылыр көн җитте. Дамир исә миңа: «Килеп йөрмә», – диде... Ә аннары миңа бер ят хатын шалтыратты. «Ирегезнең йөри торган кешесе бар», – диде.

Телефоннан гына сөйләшә торган сүз түгел, күзгә-күз карап аңлашу мөмкинлеген көттем. Нәкъ шул көннәрдә Мәскәүгә командировкага барырга туры килде. Кунакханә номерында булды безнең соңгы сөйләшү. Мин аңа: «Синең белән булыр өчен мин бит көлгә калып, шуннан калыктым», – дидем. Исе дә китмәде: «Калыккач, яхшы бит инде», – диде. «Соңгы сулышымны синең янда, синең кулда алырга телим», – дигән кеше әйтте моны. Бу теләге чынга ашмас инде аның, юктыр... Бер танышым хәзер дә: «Син аның өчен нинди адымнарга бардың, аның өстендә дә җаваплылык бар иде бит», – ди. Юк, ул алай санамады. 

– Кемеңдер бармы? – дип турыдан-туры сорадым мин аннан.

Ул «юк» димәде. Шул ук вакытта бернәрсә аңлатмады да. Мин барысын да үзем аңларга тиеш идем. Юк, мин белгән, мин яраткан Дамир түгел иде инде ул... Икенче көнне ул безне – мине һәм хезмәттәшләремне үзе эшләгән Зур театрга чакырган иде. «Пиковая дама»ны карадык. Хәер, мин барысын да томан эчендә кебек кенә карадым. Зур театрның колонналары иң авыр хатирәләрем белән бәйле: мин анда башка аяк басмадым. 

Араларны өзеп диярлек калса да, әле аны Казанга кай-тыр дип көттем. Ул Мәскәүгә киткән җәйнең күп көннәрен идәнгә сузылып ятып үткәрдем. Ике күздән дә яшь ага... Иртән уянам да эшкә шалтыратам: «Мин бүген килә алмыйм», – дим. Йогада кешедәге энергияне тигезләү өчен шундый поза барын соңыннан гына белдем, ә ул чакта эчке бер сиземләү белән тойганмын, күрәсең. Үзалдыма матур бер гаилә моделе төзеп куйган идем бит, ә ул килеп чыкмады, таралды – минем бу энергиямә башкалар килеп керде. Яраткан кешең синең сулар һаваңа әйләнә һәм... ул менә юк. Бу юклыкка өйрәнергә кирәк иде бит. Хатын-кыз гашыйк булдымы, ир-атны үзенеке дип саный. Безнең табигать шундый. Һәм бу безне харап итә дә... Ә ир-атларда бу сыйфат юк. Шуңа күрә алар иҗатта да күпкә ирешәләр: гаилә, хатын, балалар барын онытып тора алалар. Ә бездән булмый...

Күземнән бертуктамый яшь акты ул чакта. Кая барсам да, нишләсәм дә... Булды инде, барысы да булды. Кемнәргәдер ияреп, күрәзәчеләргә дә йөрдем. Бер танышым Минникаевка алып барды, икенчесе бер әбигә җитәкләп алып китте. Ул әби шундук: «Аның башка кешесе бар, кире юл күрмим, кайтмый», – диде. Әтигә бу хәлләрне сиздермәскә тырыштым. Әни исә минем өчен борчылгандыр инде, әлбәттә, тик ул аны күрсәтмәде – хәлемә кереп, кызганып утырганын белмим. Кызым кечкенә иде әле. 

Бер сүзгә генә тотынып торган көннәр булды. Шул сүз сине саклый, чөнки текә тау битеннән барганыңны аңлыйсың – аз гына читкә бастыңмы, теге яки бу якка төшеп китү шулкадәр тиз. Ә анда – ике якта да упкын... Җандагы әрнү, йөрәктәге ул яра төзәлсен өчен вакыт кирәк иде. 

Аннан аңладым: гел идәндә сузылып ята алмыйм. Һәм миңа үземнән кала берәү дә ярдәм итмәячәк. Йөреп карадым бит – беркем булышмады... Ниндидер бер көч табып торып басарга, алга атлап китәргә кирәк иде. Мондый көч исә бары синең үзеңдә генә. 

Андый чакта, каяндыр бер көч табып үзгәрергә кирәк ничектер. Төп сүз – «үзгәрү»! Үз-үзеңә бикләнергә кирәкми. Әти белән әнигә бөтен нәрсәне дә сөйләп булмый, шуңа күрә янәшәңдә күңелеңдә йөргән уйларыңны бүлешә алырлык якын бер кеше – дус кыз булу кирәк. 

Бертуктамый үз-үзеңнән гаеп эзләргә дә ярамый. Хәер, мин эзләмәдем дә бугай. Барысын да аңлый идем. Мин әни һәм әби белән генә үстем. Әти белән исә без очраша гына идек. Өйдәге шартларда аны күргәнем булмады, әни белән мөнәсәбәтләрен күзәтергә туры килмәде. Ял көне әтиең сине планетарийга алып барып кайткан арада гына ир кешенең нинди булганлыгын аңлап буламыни?! Романтика күбрәк иде шул миндә... Яшерен-батырын түгел, тигез гаиләдә үскән бала гаилә мөнәсәбәтләренә күбрәк җайлаша ала. Дамирның да гаиләсе тулы булмаган. Казанда туса да, ул Свердловск өлкәсендә үскән. Ниндидер хәсрәт кичергәннән соң алар күчеп китәләр. Дамир мәктәпне шунда тәмамлый. Армия хезмәтен Казанда үткәннән соң, монда әбисе янында яшәргә кала. Әнисе бик иртә мәрхүм булды аның, әтисе үги иде. Ул әтидән туган сеңлесе белән якын булмадылар... Мин Дамирны да шуңа күрә күптән инде бернәрсәдә дә гаепләмим. Узарга тиеш сынау булган бу, мин аласы тормыш тәҗрибәсе. 

Әлеге сынау миңа шуны күрсәтте: бер кеше синең өчен бөтен дөньяны алыштырырга тиеш түгел. Менә шулай яратырга, аңа гына бәйләнергә ярамый. Аерым кешеләрне түгел, дөньяны тулаем яратырга кирәк! 

Ә ул чакта... Ул чакта Дамирның Казанда түгел, нәкъ менә башка шәһәрдә яшәве минем өчен бик әйбәт булды – күз алдыннан китте. Йөрәктән генә алып ташлыйсы калды... Кешенең күңеленнән сине ярату китсә, аны кире кайтарып булмый инде. Урамнарда күбрәк йөрергә, кеше арасында булырга тырыштым. Мине, әлбәттә, иҗат та күпмедер дәрәҗәдә коткарды – тормышыма башка төрле сөенечләр китерде. 

2004 елда ТӨРКСОЙ Халыкара оешмасының чакыруы буенча Төркиягә иҗади командировкага бардым. Алар оештырган зур бер проектта катнаштым. Үзем өчен дөньяның матурлыгын ачтым мин шунда. Дөресрәге, яңадан ачтым... Иҗатым да алга китте. Илһам килде! Өч атна дәвамында Ай, аның өсте белән бәйле картиналар иҗат итәргә тиеш идек без. Бер эшем истә: хатын-кызлар түгәрәккә җыелып утырганнар – барысы да ниндидер япма астында, ә берсе читтә – Йолдыз кебек балкый. Бу үзем идем, ахрысы: борчуларымнан арынып бүгенгемә кайтып барышым... Безгә әллә никадәр яңа җирләр күрсәттеләр, картиналарымны сатып алдылар. Мин аннан җиңеләеп кайттым. 

Тормышымда булган бу тетрәнү мине бик нык үзгәртте. Сынауларның берсе дә кешене үзгәртми калмыйдыр инде ул... Дөньяда моннан да зур хәсрәтләр барын беләм. Югалтулар барын... Сынау килгәндә, гел алга атларга кирәген. Туктамаска, кечкенә генә адымнар белән булса да барырга да барырга! Тагын бер нәрсәне беләм: һәр авыр ситуация тиздән башкасы белән алышыначак. Җиңелрәге белән. Бу тормышта узмас бернәрсә дә юк...

Вакытында үткәннәргә ишекне яба белергә дә кирәк. Бар да бетте дип, тормышыңа киртә куярга ярамый – үзеңә мөм-кинлек бирергә кирәк. Бу көннәр узачак һәм син әле яңадан гашыйк та булачаксың. Минем белән шулай булды... Дөрес, аны яраткан кебек башка берәүне ярата алмадым. Алай яратып булмыйдыр да... Мондый хисләр бөтен кешегә дә бирелми. Үз гомеремдә бу яратуны кичерүем – бәхет тәдер. 

...Мәскәүнең Зур театрында саубуллашканнан соң безнең очрашканыбыз юк. Бердәнбер улы вафат булганын, ике оныгы калганын гына беләм. Улы бик тә үзенә охшаган иде. Дамирга да сынаулар шактый килгән... 

Бу хәлләргә 20 ел булды инде. Алар онытылмаса, яшәп тә булмас иде. Еллар үткән саен, җиңелрәк... Әгәр сезнең белән күпкә алдан очрашсак, ул чакта кичергәннәрем турында бөтенләй башкача сөйләр идем. Нәрсәнең дөрес, ә нәрсәнең дөрес булмавын яши-яши генә аңлыйсың шул. 

Әйе, мин ул чакта мәхәббәт барысын да аклый дип уйладым. Акламый! Ялгышканмын... Әмма бу җирдә ялгышмыйча гына яшәсәк, без барыбыз да фәрештәләр булыр идек.

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар