Улыммы, иремме?


Беренче ирем юл һәлакәтендә үлде. Ул вакытта улыбызга 5 яшь иде. Кечкенә бала белән кияүгә чыгу турында уйлап та карамадым.Үсеп аякка бассын да, аннан үз тормышымны карармын дип яшәдем. Юк, улым әни итәгенә генә тагылып йөри торган егет булып үсмәде. Бик мөстәкыйль, үзенең фикере бар. Кечкенәдән армиягә барам дип үсте һәм укуын тәмамлауга армиягә китте. Улым армиягә киткәнче үк дус кызым тол калган туганы белән таныштырган иде. Бик ипле генә кеше. Күңелемә керде. Армиягә китәр алдыннан бу кеше турында улыма да әйттем. Ул: «Синең тормышың, үзеңә кара», – диде. Без әкренләп аралаша башладык. Бер-беребезгә ияләштек тә бугай. Бер елдан соң улым армиядән кайтты да, көтеп алган кызына өйләнеп, ул кызның фатирында яши башладылар. Балаларның бәхетенә бик сөендем. Үземнең дә тормышны җайларга вакыт җиткәнен аңладым. Без никах укытып, минем фатирда бергә яши башладык. Әмма улым яңа ирем белән бергәләп яши башлагач һәрвакыт аны яратмавын күрсәтте, аның миңа күченеп яши башлавын да ошамады. Әледән әле: «Ул сине яратмый, фатирың өчен генә яши», – диде.
Куркынычы алда булган икән әле. Көннәрдән бер көнне улым өйгә кайтып керде. «Без аерылыштык. Миңа яшәргә урын кирәк. Әйдә, фатирны сатып икегә бүләбез», – диде. Миңа кайнар су койдылармыни?! Ничек итеп сатыйм инде мин бу фатирны? Шушында үстем, улымны да шушында үстердем. Фатирның һәр почмагы кадерле миңа. Аннан соң өч бүлмәле фатирдан соң бер бүлмәде хрущевкада яшисем дә килми. Ә фатир сатып икегә бүлсәк аннан да яхшырак фатир тимәячәк. Әле анысын алып булса. Әйе, улым хаклы, аның да бу фатирга хакы бар. Шуңа да бергәләп яшик дип карадым. Тик ул хакта ишетергә дә теләми. «Мин монда иреңне куып чыгарсаң гына яшәячәкмен», – ди. Югыйсә, иремнең аңа бернинди зыяны тигәне юк. Улыма каршы бер сүз әйтми. Ни өчен әле мин үз бәхетемнән баш тартырга тиеш, болай да улым дип ялгызым яшәдем бит.
Әйе, дөрес тәрбия дә бирмәгәнмендер дип уйлыйм хәзер. Эгоист булып үскән улым. Ике ут арасында яшим: йә иремне куып чыгарам, йә улсыз калам...
А., Казан
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.