Логотип
Күңелеңә җыйма

Улым, бәхетле бул! - 3

(дәвамы)

башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul-1740605360

 

Ялгышлар... «Кайда егыласымны белсәм, алдан салам җәеп куйган булыр идем», диләр халыкта. Хәзер, күп еллар узгач, Сәрия ялгышлыклардан үз баласын саклап каласы килә. Улы аның язмышын кабатламасын, тасма телләргә ышанып, беренче очраган кызга йөрәген ачып салмасын иде дә бит...
Хатынның күз алдына кабат яшьлеге килеп баса... Кояшта пешкән кара карлыгандай ялтырап торган күзле, кара мыеклы Марат аның йөрәгенә юл таба белде – каян акча табып бетереп, һәр кич төрледән-төрле матур чәчәк бәйләме күтәреп килде. Ана кеше һәрнәрсәне ерактан сизә, диләр. Рабига бер күрүдә яратмады Маратны: «Бу егетнең күзләре ата мәченеке кебек ялтырый, күпне күргән аферистка охшап тора. Сак бул, кызым, очрашма, башыңны харап итмәсен», – диде. Сәрия яшь иде шул, җүләр иде... Әнисенең сүзләре бер колагына кереп, икенчесеннән чыкты – егетнең тасма теленә ышанып, балавыздай эреп акты... 
Яз килгән вакыт, ак чәчәкләргә күмелгән ямьле май ае иде. Кичке паркта Марат белән кулга-кул тотынышып йөргәндә, куак арасында матур сайраган кошлар тавышы белән бергә кызның күңелендә – әллә кайсы почмакларга яшеренгән мәхәббәт гөлләренең орлыклары шытым бирде, тамырланып үсеп китте. Шомырт чәчәкләреннән килгән хуш исләр тәнен мәлҗерәтте, никахсыз килеш егет кочагында изрәвен үзе дә сизми калды Сәрия. Күктәге айның сүрән яктысында, шомырт чәчәкләре арасында Марат кызның күлмәгендәге изү төймәләрен ычкындыра башлагач, гипнозланган шикелле катып калды, хәлсезләнгән бармаклары егет кулын читкә этәрергә көч тапмады.
Марат әрсезләнгәннән-әрсезләнә барды: кызның муеныннан, йомры матур күкрәкләреннән шашыш-шашып үпте, эскәмиягә яткырды. Назларын биреп бетергәч, Марат Сәрияне кайнар кочагына кысып, чәчләләреннән сыйпады: «Матурым, безнең арада булган серне әниеңә сөйләмә, бераз гына сабыр ит. Бер дә борчылма, мин сиңа тиздән өйләнәчәкмен, син минем хатыным булачаксың», – диде. Сөйгәненнән бу сүзләрне ишетү рәхәт иде Сәриягә, ул Маратның сүзләренә чын күңеленнән ышанды... 
Нәрсә булганлыгын өенә кайткач кына аңлады Сәрия, әйтерсең гипноздан айныгандай булды. Йөрәге ярсып-ярсып типте. Кыз кан тамчылары тамган ак күлмәк итәген кулына учлап, бүлмәсенә кереп бикләнде. «Әни генә сизә күрмәсен», – дигән уй узды башыннан. Тизрәк киемнәрен салып, карават астына яшерде, эчтән генә әбисе өйрәткән бисмиллаларын укыды: «Кичер мине, Аллам, кичер, мин гөнаһ эшләдем», – дип кабатлады яшь аралаш, кыз...
Берәр ай узгач, Сәрияне иртәләрен укшыта башлады, авызына ризык каба алмады. Җитмәсә, эче авыра башлады. Хасталаган кызын җитәкләп, әнисе хастаханәгә алып китте. 
Табиб йөзе агарган кызның температурасын үлчәде, телен ачып карады. Эченә бармаклары белән басып карагач, анализлар алды. 
Барлык манипуляцияләрне үтәгәч, күзләрен төбәп, табиб әле Сәриягә, әле әнисенә карады да бар тавышка дөреслекне ярып салды.
– Котлыйм, син авырлы, өч атналык авырың бар!
Сәриягә бу сүзләрне ишетү аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итсә, әнисе дә шок хәлендә калды
– Нәрсә, нәрсә, дидегез? – дип кабатлап сорады ул.
– Кызың, авырлы, котла! Кияүдәдер бит?
Рабига апа ниһаять, айнып киткәндәй булды. Ул учларын йомарлап кызына ташланды.
– Нәрсә, уеннан уймак чыктымы? Инде бала алып кайтасыңмы? – дип кычкырды ул Сәриягә. Йодрыкларын йомарлап кызының күкрәгенә төя башлады. 
– Нәрсә, ул оятсыз сиңа өйләнер, дисеңме? Бер карауда сиздем бу хәлнең юньлегә илтмәячәген! Хәзер кеше ни әйтер, урамга чыгарлыгымны калдырмадың, өстерәлчек!
Табибә аптырашта калды. Ул инде диагнозны әйтүенә үкенә дә иде, бугай. Ләкин табиб үзен тиз кулга алды. Күз яшьләренә буылып елаган Сәрияне ике кулы белән кочаклап, урындыкка утыртты, әнисенә тынычландыру даруы бирде.
– Сез нигә алай борчуга калдыгыз: Аллаһы Тәгаләгә биргән балага шатланыгыз! Әле генә минем яннан бер хатын чыгып китте. 10 ел ире белән тора, балалары юк. Сәбәбе гади – беренче балаларын аборт ясап алдырган булганнар. Хәзер нинди генә дәва алмыйлар, юк, балага уза алмый хатын. Ирләр алар, мин сезгә әйтәм, тукталыштагы трамвай шикелле, берсе китсә, икенчесе килеп җитә. Аңлы егет булса өйләнер, аңсыз булса качар. Ләкин егет ташлады дип, аборт ясатырга киңәш итмим, гомер буе үкенеп яшәрсез. 
Озак сөйләде табибә. Бу өлкән яшьтәге табибәдә ниндидер гипноз тәэсире бар иде. Аны тыңлаганда Сәрия дә, анасы да тынычланып калды – күздән агып чыккан яшьләр кипте, боегып калган йөзләрендә өмет чаткысы пәйда булды. Дөресен әйткәндә, нигә борчыла әле алар? Марат бала турында белми, ишеткәч, шатланыр гына. Ходай кушса, кешечә итеп Сәриягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясар, ата-анасы белән таныштырыр. Начар кешеләр түгелдер, бар нәрсәне дә уртага салып сөйләшерләр, никах укытырлар, әйбәтләп туй уздырырлар.
Табибә яныннан ана белән кыз тынычланып чыкты. Алар арасында якынлык барлыкка килде. Рабига үзе дә атасыз үскән, кызының үз язмышын кабатлавын теләми иде... Ничек кенә булса да, бу хәлнең уңай якка хәл ителүен тели иде әни кеше.

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар