Минем үземнең әтиемне күргәнем юк. Бер тапкыр да! Аны бөтенләй белмим.
Әни 4 нче курста укыганда таныша алар. Әти башка институтта, бер курска алдарак укыган. Бер-берсенә шунда ук гашыйк булалар. Көн дә очрашалар, ул чакта кафеларга кереп утыру юк бит әле, туңып беткәнче шәһәр урамнарында йөриләр.
Киләчәк турында хыялланалар. Әти: «Мин диплом алуга өйләнешәбез, сине үзем белән алып кайтып китәм. Бер елыңны заочнога күчеп укырсың, синнән башка алай озак яши алмыйм», – ди.
Май аенда ул – авылга, әнине сорарга кайта. Ул чакта әти-әниләр, туганнар белән килеп кыз сорау булмаган әле. Аннары әти Башкортстанның ерак бер районыннан була, аның туганнары аннан кадәр килеп тә җитә алмыйлар.
Шул кайтуда ук аларга никах укыйлар. 3-4 көн авылда торып, бакчаларда эшләргә булышып, мунчалар кереп, кунак булып, авылдан инде ир белән хатын булып китәләр. Июнь аенда, экзаменнар арасында, тагын икәү авылга кунакка кайтып киләләр. Диплом алуга, Башкортстанга китәм, туй көнен билгеләүгә, сезгә хәбәр итәрмен, дип, әйтеп китә әти.
Әнинең инде балага узганын белеп китә ул. Аңа да: «Телеграмма көт! Аны алуга, юлга чыгарсың, мин сине каршы алырмын», – ди.– Башта кайтып өйдәгеләрне әзерли торыйм әле, ди.
Ул китүгә әни телеграмма көтә башлый. Көтә-көтә җәй уза, август ахыры җитә. Ниһаять, әнигә хат килә. Аны әтинең әнисе язган була. Шундый кыска гына хат: «Улымны көтмә дә, эзләмә дә! Ул инде башкага өйләнде. Алар бик бәхетлеләр!» Кемдер шаярта дип ышанмас иде, фото да салганнар конвертка. Туй фотосы! Минем әти бик бәхетле булып ак күлмәкле бер кыз янында басып тора... Бер дә көчләп өйләндергәнгә охшамаган...
Әни мине шулай итеп ялгызы таба. Әтине барып эзләп йөрми инде ул. Беренчедән, бик ерак, корсаклы хатын шундый еракка ничек юлга чыгып китсен; икенчедән, барып тапса ни үзгәрер дип уйлый. Ул чакта ни булган, әти нигә бер сәбәпсез әнине ташлаган, башкага өйләнгән – бу сорауларның берсенә дә җавап юк безнең.
Әти турында ялгыш кына сүз чыккач, әнинең: «Мин аңа бик рәхмәтле. Ярый ике тапкыр булса да, авылга кайтып килде, анда минем баламның атасы барын күрделәр, зинадан тапты дип әйтмәделәр», – дигәне булды.
Мин 5 яшемдә булганда ул кабат кияүгә чыкты. (Беренчесен кияүгә чыгу дип санап булса инде.) Мин Камил абыйга шундук «әти» дидем. Ул сүзне әйтергә бик кызыга идем! Әти дип әйттең дә, миңа уйларга да урын калдырмадың, дия иде әни.
Минем әти кебек кеше башка дөньяда юктыр!
Берсендә ул Мәскәүгә эш белән китте дә, миңа кызыл төстәге пальто һәм шундый ук төсле бүрек алып кайтты. Аларның матурлыгы! Кидем дә, зал уртасында әйләнәм. Ә әни елый... Ул чакта аның нигә елаганын аңламаган идем. Еллар узгач кына аңладым әле мин аны.
Әти миңа гел кызым дип дәште, беркайчан да исемем белән әйтмәде. Кая гына барса да, күчтәнәчсез, бүләксез кайтмады. Миңа да ала, әнигә дә. Һәм һәрвакыт иң беренче бүләген миңа тапшыра иде.
– Кызым, әйдә, киеп кара әле, яратырсыңмы икән? – дип.
Сеңлем тугач та үзгәрмәде аның бу гадәте. Киресенчә, миңа һәрвакыт зуррак бүләк алырга, мине күбрәк сөендерергә тырышты. Югыйсә ул хәзер мине түгел, сеңлемне күбрәк ярата дигән уй башыма да кереп карамады. Әти болай уйларга беркайчан урын калдырмады.
Мин мәктәпне тәмамлаган елны ул:
– Кызым, әгәр теләсәң, үз әтиеңне эзләп кара. Бәлки синең аны күрәсең киләдер, миннән уңайсызланма, үпкәләмим, – диде.
Андый уй башыма да кереп караганы юк иде.
– Нәрсәгә ул миңа? – дим.
– Синең әтиең бит ул, – ди.
– Минем әтием бер генә – ул син! – дидем аңа.
Мин, чыннан да, аны үземнең әтием саныйм, миңа башка әти кирәкми.
Язмыш сынавыдыр инде: мин кияүгә аерылган кешегә чыктым. Иремнең беренче хатынында улы бар. Аның өчен утка керергә дә әзер инде ирем... Яшерен-батырын түгел, яңа өйләнешкән мәлдә улын үзебезгә алып килүенә күңелем белән бик риза түгел идем. Берәр сәбәп табып, өйдән чыгып китәргә генә тора идем. Әтисе белән әнисе арасына мин кермәдем, ул бала каршында үземне беркайчан гаепле сизмәдем...
Берсендә ничектер бу хакта әнигә әйттем. Ул мине тыныч кына тыңлап торды да:
– Кызым, әтиеңне исеңә төшер. Син дә аңа үги бала идең бит, – диде.
Миңа ничек оят булып киткәнен белсәгез иде.
Баланың бит бернинди гаебе юк!
Шуннан үзгәрдем. Моны иремнең улы шундук сизде: миңа үзенең яңалыкларын сөйли башлады. Ә иремнең ничек сөенгәнен белсәгез иде! Атлаган саен миңа рәхмәт әйтә.
Инде теге хатыны икенчегә кияүгә чыгарга җыена менә. Улы ул гаиләсенә бик сыеп бетәргә охшамаган. «Ярар, борчылма, без бар бит, анда яши алмаса, безгә килер», – дидем иремә.
Үзем күңелемнән әтигә рәхмәт укыйм. Үрнәк алыр кешем бар минем!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк