Логотип
Күңелеңә җыйма

Улым баласына Святослав дип кушарга җыена, миңа нишләргә?

Сезгә бу хатны язганчы мин бик озак уйладым һәм менә, ниһаять, тәвәккәлләдем. Нигә нәкъ менә сезгә язаммы? Чөнки сезнең журнал сайтында барыбер тузга язмаган киңәш бирми кеше, «алай эшләргә иде», «болай эшләргә иде» дип шунда ук үзеңне гаепли дә башламый.

Сезгә бу хатны язганчы мин бик озак уйладым һәм менә, ниһаять, тәвәккәлләдем. Нигә нәкъ менә сезгә язаммы? Чөнки сезнең журнал сайтында барыбер тузга язмаган киңәш бирми кеше, «алай эшләргә иде», «болай эшләргә иде», дип шунда ук үзеңне гаепли дә башламый. Нәрсәнең дөрес, ә нәрсәнең дөрес түгел икәнен мин үзем дә аңлар яшьтә инде. Язмыш та бар бит әле – аннан берничек уза алмыйсың. 
Мин дә менә улым башка милләт кешесенә өйләнер дип күз алдына да китермәгән идем. Хәтта начар төштә дә. Ә ул беркөнне аны җитәкләп кайтып керде дә: «Менә бу киленегез була», – диде. Безнең хәлне үз башыннан кичергәннәр генә аңлар... Әтисе дә, мин дә телсез калдык. Очрашып йөргәнен дә белмәгән идек. Безнең каршы төшәсебезне белә бит – шуңа күрә әйтмәгән инде. 
Өйгә алып кайткач, «юк» дип ничек кире борып чыгарасың? Ул кыз да бит кеше баласы. Аннан күзләреннән күреп тордым – улымны ярата. Бик ярата! Араларын өзсәң, боларны бәхетсез итсәң, гөнаһысын кайларга куярсың?! Туганнар да шундый киңәш бирде: «Улың башка кешене якын итә алмаса аннары нишләрсең?» – диделәр. Алла сакласын, тирә-юньдә андый мисаллар да җитәрлек. 
Кыскасы, килештек. Килешми чарабыз булмады. Никах та укыттык – улым белән бергә булу өчен килен барысына да риза иде. Туй да ясадык – барысы да кешенеке кебек булды. Матур гына яшәп киттеләр. Киленнән зарлана алмыйм. Уңган-булганлыгы да бар, улымны да ярата, хөрмәт итә. 
Барысы да әйбәт булгач, нигә яза инде бу дисездер. 
Хәзер төп сүзгә күчәм. 
Бала көтәләр болар. Инде киленнең табар көне якынлаша. Малай буласы. Кем икәнен белүгә, исем эзли башлыйсың бит күңелеңнән. Мин дә үземчә куанып, матур исемнәрне барлый башладым. Дөрес, моны яшьләр үзләре хәл итәргә тиешлеген беләм, алар баласы бит, әмма безнең фикергә дә колак салмый калмаслар дип өметләндем. 
«Әле һаман уйлыйбыз, кем кушарга икәнен белмибез», – дип дәшми генә йөргәннәр иде, ниһаять, әйттеләр менә. Чып-чын рус исеме кушарга телиләр! Килен шунда ук күзләрен яшерде, акланырга тотынды: «Әни, мин түгел, ул шулай тели», – ди. Улым исә акланып та тормады. Армиядә бергә хезмәт иткән дустының исемен кушмакчы икән. Воркута шәһәрендә туган рус малае исемен. Аның безнең оныкка ни катышы бардыр, аңламыйм. «Татарга өйләнгән булсам да, мин барыбер улыма шул исемне куша идем», – ди. 
Матур гына аңлатып та карадым, елап та сорадым – мине ишетми дә. Тыңларга да теләми! Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас. Исем кешенең бөтен язмышына тәэсир итә, аның белән болай җиңел кыланырга ярамый дип тә әйттем. «Фамилиясе татар, атасының исеме татар, ничек ул рус исеме йөртә алсын?» – дидем. Әллә аңа әйтәсең, әллә – стенага. 
Килен, ничек борчылганымны күреп, әллә ничә тапкыр: «Әни, син теләсәң, икәү мәчеткә барып, үзең сайлаган исемне куштырырбыз, мин каршы түгел», – диде инде. Алай итәргә була, билгеле. Әтисенә белгертмичә генә мулладан исем куштырып кайтырга. Тик болай дөрес буламы икән соң ул? Бала ике исемле булып чыга бит аннары: документта – бер төрле, Ходай каршында – икенче. Оныгыма кеше арасында борынгы рус исеме белән эндәшүләрен ишетү бер дә рәхәт булмас шул. 
Көн елыйм, төн елыйм. Нишләргә дә белгән юк. Бала туганчы акылына килмәсме дип бик көтәм. Минем хәлдә калган кешеләр юкмы икән? Алар нишләде икән? Килен аяк терәп: «Үзем теләгән исемне кушам!» – дип торса да, бу кадәр авыр булмас иде. Катнаш никахларда андый хәлләр еш була бит, «Баланы үзем таптым, исемне дә үзем кушам!» – дип, киленнәр авыз да ачтырмыйлар. Ә монда газиз балаң шул адымны ясый. Ничекләр итеп фикерен үзгәртергә икән аның? 
Ания (исемемне үзгәртеп языгыз, зинһар).
Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Киленегез белән яхшы мөнәсәбәттә икәнсез, аның белән сөйләшеп карагыз, бәлки, улыгызны ул күндерә алыр башка исем кушарга

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин кысылмас идем

      Хәзер укыйлар