Логотип
Күңелеңә җыйма

Уйнаштан туган 8

Авылларда атасыз бала табучылар сирәк кенә булса да, очраштыра.

Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-2

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-3   

                          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-4 

                          https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-5 

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-6 

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/uinastan-tugan-7 )

Хәзерге заманда халыкны шаккаттыра алмыйсың: кияүгә чыгарга теләмәгән яисә шәхси тормышын көйли алмаган хатын-кызларның үзләре өчен бала табулары гадәти күренешкә әйләнде. Донорлык үзәкләре дә акчага ясалма орлыкландыру юлы белән балага узу хезмәтләрен тәкъдим итә. Прогресс һәр өлкәдә күзәтелә. Элек ирсез килеш бала табу әхлаксызлык саналган. 

Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр. Тормыш булгач, алданасың, гөнаһлы мәхәббәт ачысын татыйсың... «Өзелеп яратам, синнән башка яши алмыйм», дип йөргән егетләрнең күбесе, кызның бала көткәнен белгәч, куркып кала, аборт ясаттыра, хәтта ташлап китә. Шәһәр саен мәхәббәт уены уйнап, никахсыз дөньяга килгән балаларын ташлап калдырган «күке» аталар да бар. Андыйлар, картайгач, үзләренең яшьлек хаталары өчен үкенәләр, ләкин соң була. Яшьлектә чәчәктән чәчәккә кунып йөргән күбәләк шикелле, хатыннан хатынга йөрүчеләрнең гомер азагы картлар йортларында төгәлләнүчеләр шактый икән. Яшь чакта, гайрәт ташып торганда дөньяны кочаклыйсың, гомер дә тоташ бәйрәм шикелле тоела... Ләкин тормыш бер мизгел, бары «алдавыч» кына... Кем белә, бәлки, Саниянең башын әйләндергән, «яратам» дип лаф орган, кызның ихласлылыгыннан файдаланып, аны ташлап киткән Әнәсне дә шушы язмыш көткәндер?

Гөлҗамал усал булса да, ана кеше бит: газиз баласының хәлен аңлый, жәлли. Кызын ачуланырга теле әйләнми, кыйнарга кулы күтәрелми. Ата-ана авылда таралачак гайбәттән курка... Моңа кадәр алар турында беркем начар сөйләмәде, улларын Саниягә өйләндерергә хыялланучы гаиләләр дә байтак иде. Их, белгән булса кыз гыйшык уеннарының ни белән тәмамланасын, кунак егетнең матур сүзләренә ышанмас, тәнен аның кулларына тапшырмас иде дә, соң... Эш узган шул инде... Гөлҗамал ах-ух килә, әти кеше дә йодрыгы белән өстәлгә сугудан ары берни эшли алмый. Саниянең балага узуына 6 ай булып килә.

Гөлҗамал, ниһаять, баланы ясалма юл белән таптырырга риза булган табибны таба. Бу эш өчен акушер зур акчалар сорый. Гөлҗамал өчен кызының дәрәҗәсе, әлбәттә, беренче урында: уйлашалар да, мул итеп сөт бирүче «Сөтләч» исемле сыерларын сатарга булалар. Сатып алырга теләүчеләр дә тиз табыла. Хайванны яңа хуҗалар ияртеп китә. Икенче көнне хатын тукымага төрелгән кәгазь акчаларны сумкасына салып, автобуска утырып, Казанга чыгып китә. 

5 сәгать буе юлда килгән Гөлҗамалның тамагы ача, Казан автовокзалына килеп төшкәч, ашханәгә кереп ашап алырга уйлый. Өйлә вакыты, автовокзал халык белән шыгрым тулы: кассада чират торучылар, хәер сорашучы чегәннәр, автобус көтеп торучылар... Гөлҗамалга озак кына чиратта басып торырга туры килә: кассада акчасын түләгәч, өстәл янына утырып, токмачлы аш, бәрәңге боламыгы, итле кәтлит ашый. Тамагы туйгач, сумкаларын күтәреп трамвай тукталышына чыга, кызы яшәгән тулай торакка юнәлә.

Сумкасындагы акчаларының юкка чыгуын хатын Сания яшәгән бүлмәгә килеп кергәч кенә белә. Гөлҗамал ике кулы белән башына ябыша: нишләргә? Акчадан җилләр искән, операциягә түләргә акча юк! Милициягә барып гариза язарга курка ул. Аллаһ сакласын, шәһәрдә нәрсә эшләп йөргәнен төпченә башларлар, гаепле калдырып төрмәгә утыртып куярга да күп сорамаслар. Ходай теләмәгәндер: шул ук көнне ясалма юл белән бала таптырырга дип сөйләшеп куйган акушер хатын эшкә барганда таеп китеп аягын сындыра...
 
Шулай итеп, планнар барып чыкмый. Санияне бала тудыру йортыннан кызы белән авылга алып кайтып китәләр. Ул урамга чыгып йөрми. Саниянең уйнаштан бала табуын белгәч, авыл халкы берара шаулашып ала да тынычлана. Балага Регина дип исем кушалар. Сабый тәпи йөргән чакта, авылның өйләнә алмый калган буйдак егете Гаяз Саниянең кулын сорый. Ата-ана шатланып риза була. Авыл мулласын чакырып никах укыталар, Сания баласын күтәреп Гаяз яшәгән өйгә күчә. Тора-бара йөрәгендә Әнәскә булган шашкын мәхәббәт онытыла, Сания икенче ирен ярата башлый.

– Син, балам, мине гафу ит инде, бәхиллегеңне алмасам, мине Аллаһы Тәгалә җәһәннәмгә атачак, – диде карчык калтыранган тавыш белән.

– Мин чын әтиемнең кайда яшәгәнен беләм, – дип җавап бирде әбисенә Сания. – Чормада әти-әниемнең бергә төшкән фотоларын таптым...

– Кан тартмаса, җан тарта. Әтиеңне эзләп табарга тырыш, аның туганнары, ата-анасы бардыр. Гаяз өчен син бервакытта да якын булмассың, – диде карчык, хәлсез тавыш белән. – Бәхил бул, бәхетле бул, кызым...

Әбисеннән шундый сүзләрне ишеткәч, Регина елап җибәрде. Аның моңа кадәр беркемнән дә мондый җылы сүзләр ишеткәне булмады шул...

Шушы төнне Гөлҗамал карчык күзләрен мәңгегә йомды. 

Көн артыннан көн үтеп, Регина 11 нче сыйныфны тәмамлады, Казанга килеп экономистлар әзерләүче ВУЗга документларын тапшырды. 

Укудан бушаган арада әтисе яшәгән йорт янына килүне гадәт итте ул. Ләкин фатирга күтәрелергә батырчылык итмәде, башында мең төрле уй бөтерелде: «Әти мине корсакта вакытта ук ташлаган, димәк, мин аңа кирәк булмаганмын. Хәзер дә мине күреп шатланмас, ачуы гына чыгар. Ул фатирда, бәлки, башка кешеләр үк яшидер?»

Якшәмбе көннәрнең берсендә Регина әтисе яшәгән фатирга күтәрелергә көч тапты. Җанында ургылып чыккан хисләрен тынычландырырга кирәк иде аңа. «Кит» дисәләр, китәр, «кал» дисәләр, калыр, ләкин ул атасын үз күзләре белән күрергә тиеш. Күңелендәге сорауларга җавап тапмаса, тормышта үз юлын табарга, кешеләргә ышанырга авыр булачак аңа. Күрсен, белсен әтисе кызын. Ни өчен ул аны ташлап киткән? Куркак атасының күзләренә тутырып карыйсы килә иде аның. Кайчандыр Казан урамнарында сугышып йөргән сугыш чукмары кызы каршында үзен ничек тотар икән?
Регина ишек кыңгыравына кабат-кабат басты, ләкин ишекне ачучы булмады. Китәргә җыенганда, авырлык белән генә кемнеңдер ишекне ачарга маташуын ишеткәч, баскан урынында катып калды кыз, йөрәге читлектәге кош кебек тыпырчынып тибә башлады. 

Ишекне ак яулыклы, кечерәк кенә буйлы өлкән яшьтәге бер әби ачты.

– Сезгә кем кирәк? Райсобестан иртәгә киләбез диделәр, бит?..

– Исәнмесез, миңа Әнәс, Әнәс абый, әти... кирәк...

Әби кеше, аптырап, Регинага баштанаяк күз йөртте.

– Кызым, Әнәс абыеңның үлгәненә бик күп еллар бит инде, кем син? – дип дәште әби.

– Мин Регина булам, ул минем әтием...

Әби бер мизгелдә хәлсезләнеп китте, күз кабаклары зур булып ачылды, нәрсә әйтергә белмичә, баскан җирендә катып калды. Аннары калтыранган куллары белән Регинаның кара чәчләренә кагылды, маңгаен, кашларын сыйпады. Әбинең күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты.

– Кер балам, фатирга кер, суыткычтан йөрәк даруымны гына алып бирче, – диде ул. Үзе таягына таянып, акрын гына залдагы диванга барып утырды. Регина биргән дару сәдәфен су белән йотып куйгач, әби бераз тынычланды булса кирәк, Регинаның кулларын калтыранган бармаклары белән сыйпый башлады.

– Балакаем, мин сине бер күрүдә оныгым булуыңны белдем, син улымның тач үзе... Ходай могҗизасы бит бу... Минем ялгыз калганыма күп еллар инде. Улымны урам сугышында атып үтерделәр. Картым да күптән вафат инде. 
Әнәснең әнисе Кифая исемле булып чыкты. Ул серванттан битләре саргаеп беткән гаилә альбомын алып, Регинага фотолар күрсәтә башлады. Улы, ире турында сөйләгәндә Кифая апаның дулкынланудан тавышы калтырады, бертуктаусыз күз яшьләре акты. 

Кифая апа улының очрашып йөргән кызы барлыгын белсә дә, танышырга өлгермәгән. Әнәс группировкалар белән бәйләнеп киткәч, аз сүзлегә әйләнгән, серләрен әти-әнисенә сөйләмәгән. Егет атналар буе өенә кайтып кермәгән. Урам сугышларының берсендә үтерелгәнен бер атна узгач кына хәбәр иткәннәр. Кифая апа озак еллар атна саен улы, ире яткан каберләргә бара, алар белән сөйләшеп, җанын бушатып кайта. Бүгенге көндә аңа анда бару инде бик авыр, аның беркеме дә юк, ялгызы гына яшәп картайган.

– Дөньяда барлыгыңны белгән булсам, әллә кайчан яныңа килгән булыр идем, гомер буе улымның башлы-күзле булуын күрергә, оныклар сөяргә хыялландым... Кызым, минем бу дөньяда беркемем калмады, зинһар, ташлама мине, – диде Кифая апа.

Регина ул көнне әбисе янында бик озак утырды: сөйләшеп сүзләре бетмәде аларның. Озаклап чәй эчтеләр, фотолар карадылар, кочаклашып бер көлделәр, бер еладылар... 

Икенче көнне Регина тулай торактан бар булган киемнәрен җыештырып, әбисе яшәгән фатирга күчеп килде...

Фото: Изображение от Racool_studio на Freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар