Логотип
Күңелеңә җыйма

Тумаган килеш балама урын юк

(Телефоннан Роза исемле ханым сөйләгән тарих)

               
(Телефоннан Роза исемле ханым сөйләгән тарих)


  Минем дә үз хәлемне сөйләп үтәсем килә.  Ирем белән өйләнешүебезгә алтынчы ел китте. Моңа кадәр балага уза алмадым. Минем туганнар да, иремнекеләр дә: «Кайчан балагыз була инде?» – дип кызыксынып, төпченеп тордылар. Әйтерсең  балага узу бездән генә тора. Аллаhы Тәгалә бирмәсә, нинди генә табибларда дәваланма, барыбер уза алмыйсың.  Әлбәттә, ирем дә, мин дә тикшеренү уздык.  Бала булмауның сәбәбен генә әйтә алмадылар.
 Менә быел уйламаганда-көтмәгәндә балага узып куйганмын! Ирем дә, әти-әниләрем дә бик шатланды. УЗИ малай күрсәтте. Бала тууга әзерләнә башладык. Фатир арендалап торсак та, яңа обойлар сатып алып ябыштырдык. Бала тумас борын, яңа әйберләр алырга ярамый, диләр. Мин хорафатларга ышанмыйм. Бала коляскасын да, киемнәрне дә алып куйдык.
 Ирем хезмәт хакын яхшы алып эшләсә дә, ипотека белән бәйләнәсебез килмәде. Аның каравы, рәхәтләнеп чит илләргә йөрибез,  икебездә дә чит ил машинасы. Алайга китсә, минем әти-әни дә, кайнана-кайната да аерым фатирларда яши. Алар бит гомерлеккә килмәгән. Фатирлары безгә каласы.
  Бала туарга да бер айлап вакыт калып бара.  Кичә хәлемне белергә әнием килде. Икәүләшеп чәй эчкәндә: «Балагызны кайда пропискага кертәсез?» – дип сорап куйды. Дөресен әйткәндә, бу сорау тугыз ай буе башыма килеп тә карамаган иде әле. Мин әни белән әти яшәгән фатирда пропискада, ирем – үз әти-әниләрендә. «Кычытмаган җирне кашып йөрмә әле, әни. Сездә булыр пропискасы»,  – дидем.
 Шул сүзләрдән соң әнине корт чактымыни! Чәбәләнә-чәбәләнә үзенекен тукый: «Безгә пропискага кертергә уйлама да! Бала ясаган атасы бар аның! Без атаң белән пенсиягә чыккач, квартираны сатып, авылда йорт салырга уйлыйбыз. Бала белән квартираны сату авыр булачак, кертмибез баланы пропискага!» – ди. Әлбәттә, бу сүзләрдән соң кәефем кырылды. Минем бит әле апам да бар. Ләкин тормышлары әйбәт, ире фатирында яши. Минем баламның төп фатирда пропискада булуында каршы килмәсләр иде.
  Ирем эштән кайткач хәлне сөйләп бирдем. Ул мине тынычландырырга ашыкты. «Тапкансың борчылыр нәрсә, минем әниләрдә пропискада булыр!» – ди.
  Кайната-кайнаналарым бик хәлле кешеләр. Шәhәр үзәгендә, шәп яңа йортта, өч бүлмәле фатирда яшиләр. Күңелдәге шом юкка чыкты. Болай булса, кайгырасы юк, дип үземне юаттым. Ә беркөн кайнана хәл белергә кереп чыккан иде, теге җанга тынгы бирмәгән теманы да кузгаттык.
 Туачак балабызны пропискага кертергә ниятләвебезне ишеткәч, кайнанам чәчрәп чыкмасынмы! «Нишләп без аны пропискага кертергә тиеш? Розаның әниләре менә дигән фатирда яши. Аерылсагыз, судта йөрисебез юк!» – дип,  каршы килде кайнана.
 Закон буенча, без әби-бабайларның рөхсәтеннән башка да баланы пропискага кертә алабыз. Ләкин аларның шундый мәнәсәбәте мине бик нык рәнҗетте. Инде бер атна әнинең дә, кайнананың да шалтыратуларына җавап бирмим. Минем хәлдә калганнар бармы?  Киңәшләрегезне көтеп калам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...телсез калдым. Көтеп алынган оныкка урын юк ((( Хәлегездән килә бит, үзегезгә фатир алыгыз.Арендага акча түләгәнче, ипотекага түлибез, ди, хәзер яшьләр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Менә сиңа мә... Нигә әзрәк бала турында кайгыртмыйсыз? Сьемный квартирада шул гөмер яшәгәнче ипотека аласы иде дә, рәхәтләнеп торасы иде, әти әнинең үлгәнен көтеп утырганчы. Машина бит ул ел узган саен-бәясе кими, ә квартираның наоборот ел саен бәяме арта гвна тора.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Уз квартирагызны булдырыгыз. Аналарыгызга салынып ятмагыз. Менә сезгә киңәш

        • аватар Без имени

          0

          0

          Оятсыз йэштэр! Иномарка, ял итеу хэзэр проблема тугел. Хаман Ата инэ елкэхендэ йэшэргэ оят бит хезгэ. Узегез генэ елкэ кимереу етмэйме ни, тыумаган балагызга урын Таба алмай ятахыгыз

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ул чит илгэ туккэн акчага, лучше квартира аласында, тынычлап яшисен. Безнен дэ беренче бала съёмныйда туды, ир эти энилэренэ кертте пропискага. Аннары узебез ипотека алгач, уз кв пропискага кердек. Садик вакыты житкэчтэ проблема булмады, чонки постоянный прописка кирэк иде, именно шул шэхэрдэ и территориально. Сначала крыша над головой, а потом остальное. Эти эниегез оенэ сез бкрничектэ хужа тугел. Кемгэ каласы дип яшэргэ кирэкми. Тем более сез ике бала.

            Хәзер укыйлар