Тиң ярым һәрвакыт янымда булган

Без Әнвәр белән бер сыйныфта укыдык. Ул бик күп кызларга ошый иде, ә мин аны дустым итеп кенә кабул иттем. Аңа җитди итеп караган вакытым да булмады бугай. Ул һәрвакыт минем тирәмдә бөтерелде, һәрвакыт ярдәм итте. Мәктәпне тәмамладык. Чыгарылыш кичәсеннән соң озата кайтты. Анда да мин курыкмасын өчен генә кайтарып куйды дип уйладым. «Рәхмәт дустым», – дип өемә кереп киттем.
Аннан соң югары уку йортлары... Икебез ике шәһәргә укырга кердек. Параллель төркемдәге егет белән очраша башладым. Ул кызлар арасында бик популяр иде. Аның нәкъ миңа игътибар итүеннән бәхетемнән җиденче кат күктә йөздем. Ул бәхет нәкъ ярты елга сузылды. Көннәрдән бер көнне ул егет, берни аңлатмый, мине ташлады. Группадаш кызларыма бу хакта сөйләргә оялдым. Эчне бушатасым килә. Әнвәргә шалтыратып, бәхетсез мәхәббәтем хакында сөйләдем. Әнвәр ике көннән минем янга килеп җитте. Көне буе юатты, дөньяның ул егеткә генә терәлеп калмавын аңлатты. Җавапсыз мәхәббәтнең җүнлелеккә илтмәвен кат-кат әйтте. Киткәндә Әнвәр битемнән үпте дә, шалтыратып торырга кушты.
4-5 ай шалтыратып тордым әле. Аннан яшьлек шаукымы тагын бөтереп алды. Яңа егетем Олегка ниндидер классташым белән телефоннан сөйләшеп торуым ошамады. Фатир арендалап, бергә яши башладык. Әмма озак та тормый, кабат ялгызым калдым. Җитмәсә, фатир өчен дә бурыч җыелган иде. Кабат Әнвәргә шалтыраттым. Ул икенче көнне үк «кайчан булса да бер кайтарырсың әле», дип акча салды. Аның белән каникул вакытында туган шәһәребездә очрашып тордык. Укуны тәмамлаганнан соң, эшкә урнашкач та ялларда күрешә идек. Кино-театрларга бергә йөрдек. Аңа һәрвакыт: «Син ышанычлы дустым», – дип әйтә идем. Ә ул: кап-кара күзләре белән миңа тутырып карый да, серле генә елмая иде.
Аннан соң бик юмарт романтик Илгизне очраттым. Безнең туебыз журнал битләрендәге кебек булды. Ә менә гаилә тормышыбыз барып чыкмады. Төрле бәйрәмнәр алып барган шат күңелле Илгиз үзен бик ярата иде. Балага узуымны белгәч тә, тавыш чыгарды. «Безгә бала кирәкми әле, абортка бар», – диде. Борчылуларым эссез калмады, баламны югалттым. Больницадан чыгуга аерылышырга гариза бирдем дә, Әнвәргә шалтыраттым. Ул ике атнага ял алып, минем янга килде. Фатир табарга ярдәм итте, сәламәтлегемне кайгыртты. Аңа – китү, миңа ялгызым калу бик авыр бирелде. Китәр алдыннан миңа бик озак карап торды. Нидер әйтергә теләде бугай, әмма әйтмәде.
Яраларым бераз төзәлгәч, башка гаилә кормыйм, карьера ясыйм дип үземә сүз бирдем. Әнвәр белән шалтыратышып тордык, әмма шундый нык башым белән эшкә чумган идем, аңа вакытым калмады. Хәтта туган көне белән котлап шалтыратырга онытканмын.
Бер ялларга өйгә кайткач, әни гаилә кору турында сүз башлады. Аңлыйм, яшем бара. Әмма теләсәм дә, янымда лаеклы кеше таба алмый идем.
Әни җайлап кына:
– Кызым, әллә соң син ир-ат сайлый белмисеңме? Ир иң элек кайгыртучан булырга тиештер инде ул. Әтиең кебек.
– Ә ярату? Мин аны яратырга тиештер инде. Яратмаган кеше белән яшәп буламы?
– Кызым, тормыш яратудан гына тормый. Син яратып, ул сине яратмаса, бу – зур фаҗига. Беләсеңме, син үзеңә сорау бир: әгәр беркөнне ач-ялангач урамда калам икән, кемннән ярдәм сорый алам, диген. Кем сине коткара алачак? Шул коткарырга килгән кешене күз алдыңа китер дә, ябыш инде син аңа. Менә шул кеше бик яхшы ир булыр.
– Янымда андый кешеләр юк шул.
– Ышанмыйм, үзен хөрмәт иткән һәр хатын-кыз янында андый ир-ат булмый калмый...
Бу сөйләшүдән соң йокларга яттык. Башымнан әнинең сүзләре китмәде. Шунда аңладым: тормышымда бар бит андый кеше!!! Бары бер генә кеше минем өчен таулар да күчерергә әзер. Бу төн бик озын тоелды. Күземә йокы кермәде. Таңны аттыра алмый озак азапландым. Иртән тордым да, әнигә берни аңлатмыйча, вокзалга йөгердем. Язмышым янына!
Әнвәр яшәгән шәһәргә барып төшүгә, аңа шалтыраттым. Вокзалда көтеп утыруымны әйттем. Әнвәр, билгеле, бик аптырады. Әмма һәрвакыттагыча: «Хәзер килеп җитәм», – диде. Гомеремдә беренче тапкыр Әнвәр белән очрашу алдыннан бик дулкынландым. Аңа бөтен хисләремне ничек итеп ачуымны, аңлашуыбызны, хәтта туебызны күз алдыма китереп бетергән идем инде.
Әнвәрне ерактан ук күреп алдым. Ул бик чибәр, пәһлеван гәүдәле икән бит ул. Гомер буе аралашып шуны да күрмәгәнмен. Каршына йөгереп бардым да, кочаклап алдым. Әнвәр аптыраулы күзләре белән миңа карады.
– Әнвәр, безнең бик күп уртак хатирәләр, фотолар, сөйләшер сүзләребез бар. Әйдә, гаилә альбомы ясыйк, – дидем тиз-тиз генә, төне буе уйлап яткан сүзләремне онытып җибәрүдән куркып. Әнвәрнең мине күтәреп алып сөенүенә шигем юк иде. Ул бит бу көнне 7 ел көтте... Әмма...
Ул минем кулларымны алды да, бер адым артка атлады.
– Минем гаилә альбомым бар инде...
Әнвәр бер ел элек өйләнгән. Аның инде кызы туган икән.
– Мин сине бик яраттым. Җаваплы мәхәббәтеңне көттем. Синең белән булырмын дип хыялланып йөрдем. Әмма син миңа ул хисләрне бирә алмаячагыңны аңладым. Син аны беркайчан да миңа бирә алмаячаксың. Аңлыйсыңмы? Бернәрсә дә үзгәртәсем килми. Бүген мин бәхетле, – диде Әнвәр, күзләремә карап. Элекке тугры караш түгел иде инде ул.
– Аңлыйм, Әнвәр. Бәхетле бул!
Ул минем хәзер нишләячәгем турында кызыксынды. Һәрвакыттагыча ярдәмгә килде. Кайтып китәргә поездга билет алып бирде. Без бер-беребезгә эндәшмәдек. Билетны кулыма тоттырды да, хушлашып китеп барды. Поезд китәргә вакыт бар иде әле. Кафега кереп утырдым да, рәхәтләнеп еладым. Үткәннәрне кайтарып булса икән ул...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
1 март 2021 - 23:59Без имениШаккаттым! Ничек инде, шулай яратышып, башкага чыгып була? Аның да яратуын белә торып? Андый ярату бар кешегә дә килми бит әле ул! Кем нәрсә әйтмәс... Сине яраткан кешегә чыгарга була, узеңнең куңелеңдә башка берәу булмаса. АнҖиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 21:30Без имениЭзме купме гомер калган, хоть шуны бергэ яшэсэлэр иде. Кемнэн куркасы? Безнен халык торле исэрлек ясый да, шул интегуне героизм итеп, кеше ни эйтер дип, хаман шул юлын дэвам итэ. Кинэштэн генэ дэ тормый. Мало ли кто что скажет, бэлки, теге жингиме, кемме апа да очраклы гына эйтеп куйган суз булгандыр ул чибэрлэр турында? Кешенен бит уз башы да бар, кинэш биргэн кеше гаепле тугел монда. Но шунысы ин кызганычы: хаман очрашмый, курешми яши бу хатын яраткан кешесе белэн, мэнге яшэргэ жыенган, диярсен. Элеге вакытта ул интегу нигэ, анламыйм.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 17:44Без имениСез узегезне бик дорес тотасыз. Но мондый галэмэткэ чик куярга или башка отделга кучэргэ. Бары шул гына.Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.