Логотип
Күңелеңә җыйма

“Әти, диеп әйтә алмадым...”

Онытмагыз безне, онытсагыз,
Кайта алмабыз казлар булып та.
 

Күңелнең иң нечкә кылларына кагыла-кагыла җыр агыла, шигъри юллар йөрәкләрне сызлатып куя. Табын тирәсендә ап-ак яулыкларын бөркәнеп, үзләре дә ак күгәрченнәрдәй тезелешеп утырган әби-апаларның күзләре сагышлы, уйлары еракта-еракта.
 
Әнә алар — язмышлары уртак булганнар — тәүге мәртәбә шулай бергәләшеп җыелыштылар да, озын-озак еллар аша да сүнми, һич тә сүрелми торган кичерешләрен яңартып, үткәннәргә өйләнеп кайттылар. «Онытмагыз безне, онытсагыз...» Онытулар кая ул?!

Сугыш беткәнгә ничә ел узып китсә дә, аның дәһшәте — көл булган шәһәр-авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы — әтисезләр йөзендә. Бүген тирән хөрмәт, гаҗәеп ярату белен өртелгән якты-җылы залда күзгә-күз карашып серләшүче апалар да бик белгән ул сагыш ачысын, чөнки алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар — утлы елларда туган балалар. Шуңа да сабыр, нык алар. Хәзер дә, хатирәләр капкасы кинәт каерылып китеп, хисләр барысы берьюлы кубарылып тышка бөреп чыккан мәлдә дә, алар эчләрендә ни кайнаганын артык сиздерми, күзләренә килгән мөлдерәмә яшьне яулык очлары белен сөрткәләп, үзләрен бирегә чакырып, иң зур кунакларга гына булган кадерне күрсәткән җитәкчене тыңлый.
 
Республикада беренчелөрдән булып авыл җирендә хатын-кызга багышлап салдырган һәйкәле, әниләргә карата ихтирамы, кайгыртучанлыгы белән туктаусыз сокландырып торучы район хакимияте башлыгы Азат Хәнифәтуллин сугыш елларында туган кыз балаларны — ә бүген исә лаеклы ялда булган аналарны — бәйрәмгә дәшеп, Апас халкын янә бер куандырды. Әйе, җитәкче үзе әйткәнчә, дәүләт статистикасында күптөрле саннар бар. Без илебездә күпме халык яшәвен, шуның ничәсе хатын-кыз, ә күпмесе ир затыннан булуын, сугыштан кайтмый калганнар һәм кайткач үлгәннәр санын беләбез. Геройларыбызны, күпме хатын-кызның хөкүмәт бүләкләренә лаек булуын барлыйбыз. Апаслылар да бармакларын бөгө-бөгө саный андыйларны: районда бүген 25 Герой-ана (271 бала тәрбияләп үстергәннәр дип тә өстәрләр), 72 тракторчы хатын-кыз, язмышларына сугыш көсөфөте кагылып, ялгыз гомер итәргә дучар булган 108 кыз-әби яши. Аларның исемнәре хәтта китапларда мәңгеләштерелгән. Инде менә яңа — әлегә район статистикасына кертелмәгән мәгълүмат:
— 1941 елның июненнән 1945 елның маена кадәр туган кыз балалар сез, хөрмәтле апалар — 102, — диде Азат Хәнифәтуллин. — Күргән авырлыкларыгызны бернигә дә алыштырып булмый. Сез — бер язмыш кешеләре. Сезне күтәреп кенә йөрсәк тә, аз...
 
Чыннан да, әтиләрен күрмәгән, бер генә мәртәбә дө «әти» дип әйтә алмаган кешеләрне аерып хөрмәтләү турында моңарчы ишеткән булмады. Әле менә беренчесе бу. Сигезенең әниләре исен дигәч, тагы бер шатланып куйдык. Табынның түрендә иң олы кунак булып Нурзидә әбекәй белән Өммегөлсем әбекәй утырды. «Икесенең иңенә ак шәл ябыйк әле», — дип, аркаларыннан сөя-сөя, тапшырды бүләкләрне җитәкче.
 
...Очрашу тора-бара эчкерсез сөйләшүгә әверелде. «Күптән эч-серләремне бушатасым килә иде», — дип башлады апаларның һәркайсы.
Без тын да алырга кыймый йотлыгып тыңладык...
 
 
«Исемен Гөлирәм кушарсыз...»
1942 елның 8 марты, Гөлирәм Нигъмәтҗанова туган көн. Әлбәттә инде, ул чагында без зурлап бәйрәм итәргә күнеккән 8 Март бәйрәмен искә алучы да булмаган. Кая инде, шунда гынамы булган кайгы?!
— Ул көнне без авылда икәү туган.

Әни гел: «Әби-тәтәң (кендек әби) миннән соң Фәхерҗанга чапты», ди торган иде, — дип сөйләп китә апабыз. Шулай да Габидулла солдатка кызын күрү бәхете тәти әле. Балага исем дә куелмаган була. «Узып барышлый, кечкенә кызымны сөяргә генә кердем, — ди солдат һәм: — Исемен Гөлирәм куярсың», — ди. Гөлирәм апаның әнисен — тирә-якка атаклы имче һәм белекче Сорурбәнат апаны — хөрмәтләп «Барыш әби» дип йөрткәннәр. Ул, хатыны үлгән алты балалы кешегә кияүгә чыгып, сугыш башланганда иң олысына 12 яшь, кечесенә ай ярым чамасы булган сигез бала белән кала. Барысын тигез күреп, аякка бастыра. Тормышлары бик авыр булса да, сер бирми Сорурбәнат апа. Әнисенең ай яктысында ызба сылаулары өле дә күз алдыннан китми. «Ник көндез сыламыйсың?» дип сорагач, «Көндез кубып төшә ул», дия торган була әнисе.

Гөлирәм белән Наил Нигъмәтҗановлар үзләре дө сигез бала тәрбияләп үстергән. Соңгысын, дөресрәге соңгыларын Гөлирәм апа 42 яшендә таба. Игезәкләр Алсу белән Алсинә Казан дәүләт педагогика университетында чит телләр өйрәнәләр. «Бер конфетны урталай бүләләр инде, бик дуслар, — ди әниләре. — Конфет бар бит дим, юк, бүләләр».
 
«Мине алып каласыңмы?»
— 1943 елның зәмһәрир суыгында туганмын, дип дәвам итә сөйләшүне Флюра Хәбибуллина.
Аның әтисе Заһир сугышка кадәр комбайнчы була. Сугышта каты яралана. Ике солдат һәм шәфкать туташы аны шул хәлендә, чанага салып, озата кайта. Төн уртасында ишек шакыйлар. Әнисе Фәхриҗиһан барып ача да, «Ирегезне алып кайттык», — дигәнне ишетүгә, урамга атыла. Салкын кыш уртасында каршысында күлмәкчән басып торган хатынга ир бер генә сорау бирә: «Мине алып каласыңмы?» Калмыймы соң? Әтисе җиде ай урын өстендә ята. Әнисе аны җиде ай буе кадерләп тәрбияли. Сугыш бетәргә бер ел кала фронтовик мәңгелеккә күченә...
 
Аларның телендә бер генә сүз: җир йөзендә сугышлар булмасын!
Авылга солдатлар кайта башлагач, «бөтен кеше ирле, бер мин генә ялгыз», дип елаган әни...
Ләкин яудан исән-имин кайтучылар бармак белән генә санарлык булган шул...
 
 
«Итек тә шул, читек тә...»

— Әтием Гыйбадуллин Сәлимулла сугышка кадәр авыл Советы рәисе булып эшләгән, — дип сөйли илгә зур кайгы килгән көннәрдә туган Дания апа Вахитова. — Ул сугышта яраланып госпитальгә эләгә. Шуннан әнигә хат җибәрә. Без аны әле дө булса ядкарь итеп саклыйбыз:
«Без китәрбез, ахыры,
Чуен юллар аркылы.
Өстемдәге тар шинелем
 Кәфен булыр, ахыры.
Елыймын да, кулым сөртәм,
Ап-ак кулъяулыгыма.
Уйлыймын да, сабыр итәм
Башымның саулыгына»,

дип язган ул. Әни аны гомер буе көтте. «Менә әтиегез кайткач әйтәм әле», дип безне әти сүзен онытмаслык итеп тәрбияләде. Әтидән егерме яшендә, үзе дә бала гына калган әниебез утыз өч ел каенанасы белән гомер кичерде. «Уйлыймын да, сабыр итәм башымның саулыгына» дип язган булса да, әти әйләнеп кайтмады. Без аның кайда ятып калганын да белмәдек. Сугыштан бөтен авылына унлап кеше кайтты. Хәзер шуларның берсе — Рәхимҗан абзый гына исән.

Мин әтиле кешеләргә кызыгып үстем. Күршедә бер әтиле кыз бар иде. Олтан салган булса да, аягында кышын итеге, көзен-җәен галошы булыр иде. Ә безгә әни җылы йон оекбаш бәйләп киертте. Шул сиңа итек тә, читек тә, дигәндәй...
 
 
«Әбәү, оялам»
— Әти фронтка киткәндә, әни дүртенчегә авырлы булган. Мин 1941 елның 25 августында дөньяга килгәнмен.
Валентина Кудряшеваның егерме сигез яшендә ирдән калган әнисе Агафья соңгы сулышынача әтиләрен теленнән төшерми: «Әтиең озын буйлы, бөдрә чәчле», — дип сөйләп китә дә бәләкәй Валя аны шып туктата: «Әнием, ә ничек итеп мин аңа әти дип әйтермен соң?! Әбәү, мин оялам», — ди. «Исән кайтса, әйтер идең әле», — дип әнисе кызның башыннан сыйпый. Кайтмый шул әтиләре. «Әтигә әйтәм» дип өйләренә йөгергән кызлар шикелле, аның да әтисе кочагына сыенып, әләкләшәсе, тез башында иркәләнеп утырасы килми идемени?!
 
 
«Тапсам, чокырда калдырам»
Дәвеш авылыннан Рузалия Галимова:
— Әтием 1943 елда яраланып кайта да җиде ай авылда тора, аннары яңадан сугышка китә. Ә мин йөктә калганмын. Әнием, Рәхилә Зиннәтуллина, җиткән корсак белән Кайбычтан Мәрәлегө кайтканда, Кошманга кереп кайчы алып чыга. Ара шактый — унбер чакрым. «Юлда ни булмас, алай-болай бәби тапсам, чокырда калдырам», дип уйлаган әни. Тормышлары бик авыр булган. «Үлсә ярар иде», дигән. Мин иртәгесе көнне — өйдә туганмын.
Бер шулай, урамда уйнап йөрибез — күрше кызының әтисе эштән кайтты. Иптәш кызым әтисен куллары белән дә, аяклары белән дә кочаклап алды. Мин карап-карап тордым да: «Әнкәй, кара инде, Нурания ир кешене кочаклый», — дип әйтергә өйгә йөгердем: «Әтисе бит ул аның», — ди әни. «Ә минем әти кайда, алай булгач?» —дим. Шул чагында әнинең күзләреннән мөлдерәп яшь агып төште.
 
Мин дә әни шикелле әтине көттем. Поездлар күрсәм, күзләрем талганчы карый идем. Шуларның берсеннән әти килеп төшәр сыман. «Ул кайтыр, ничек инде минем генә әти кайтмасын», — дия торган идем. Бик озак көттек без аны. Тик көтеп ала алмадык.
 
«Алдыма намазлык җәйде...»
Кичәне районның үзешчән сәнгать осталары чыгышы һәм шигырьләр белән аралаштырып алып барган хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча элеккеге урынбасары Рәмис Ногманов: «Тагы сөйләргә теләүчеләр бармы?» — дип сорауга, сүзне Түбән Барыш авылыннан Рушания Яруллина ала. «Беркайчан һәм беркайда сөйләмәгәнемне сөйлим әле», — дип башлый ул.
— Әнием Хәлимә авылның беренче тракторчысы, чибәр егет Хәбибуллага кияүгә чыга. «Авылыбызда иң матур пар булдылар», дип сөйләгәннәр алар турында. Әмма, җете кызыл тиз уңа дигәндәй, бәхетләре генә озакка бармый. Әтине сугыш алып китә. Әни минем белән авырлы кала. Әти, әни сөйләвенчә, яу кырына киткәндә мондый җыр суза:
«Кулымдагы балдагымның Исемнәре Хабул.
Булмады инде, булмас инде Теләкләрем кабул».

Әтиемнең соңгы җыры әниемнең йөрәк түрендә татлы сагыш булып гомер буе сакланды.
 
...Хәбибулланы озатканның икенче көнендә аның исеменә бронь килеп төшә. Авылында карап торган бер тракторчы бит ул! Шуңа да сугышка китүе кичектерелгән була. Хәлимә апа, шул кәгазьне тотып, кош тоткандай, Казанга — ире артыннан илтә китә.

Тик ул чакларда калага барып җитүләре диңгез кичү белән бер. Җәяүләп тә, юлаучы атларга утырып та барып җиткәндә инде яңа көн туган була. Килеп җитә Хәлимә апа ире тукталган частька, ә анда аңа «әле генә киттеләр» дигән сүзләрне җиткерәләр. Хатын бу хәбәрне ишеткәч, багананы кочаклап, үкси-үкси, әрни-әрни елый. «Өлгерә алмадым, ут эченә үз кулларым белән озаттым», — ди. Шул чагында беренче һәм соңгы мәхәббәте белән хушлашуны аның кылдан нечкә күңеле сизенгәндер. Ул хәтта гомеренең соңгы сулышларында да: «Минем тормышымда шул минутлардан да авыррагы булмады», — дип искә алган.
 
Хәлимә апа, шул чорның меңләгән хатыннары кебек, иренә тугрылык саклап, сагынып һәм сызланып яшәгән.
 
— Әни кайгысын да, шатлыгын да хезмәт белән күтәрде, — дип дәвам итә Рушания апа. — Берьялгызы калган карт әнисен карады, сеңлесе һәм абыйсының улларын ач-ялангач итмичә, тәрбияләп үстерде. Сугышның иң авыр елларында да сыер асрый алды. Шул сыер безне ач итмәде, шул сыер белән әни Каратун станциясенә икмәк ташыды. Кул эшенә дә бик оста иде әни, йон эрли, бәйли, үзе теләгәнчә күлмәкләр тегә, авылдашларның балаларына итек басып бирә иде.
 
Мин бәләкәй чакта өни мине алдына утырта да җыр өйрәтә:
«Су буенда уйнаганда
Тәтиемне югалттым.
Әтиемне сугыш алды,
Мәңгелеккә югалттым».

 
Әнинең үлгәнчегә кадәр телендә бер җыр булды:
«Агыйделгә төшкән чакта,
Тотмадың беләгемнән.
Тамыр җәйгән гөлләр кебек
Китмисең йөрәгемнән».

Кешене өмет яшәтә, диләр. Әмма минем әнигә анысы да насыйп булмады. Сугышның беренче елында ук аңа кара кәгазь килә. Өзелгән өмет белән ул гарасаттан ничек чыкты икән?! Без әтине белми үстек. «Әти» дигән сүз дә сәер тоела иде. Үзем генә калып, пышылдап «әти» дип әйтеп карый идем. Иң кыены — фронттан солдатлар кайта башлагач булды. Әтиле кешеләр бәхетле, ә без алар янында ким булып үстек. «Әти нинди була икән ул?» дип, әтиле кешеләрнең ишегалдына капка ярыгыннан карый идек.

Әни берничә хатын-кыз белән Казанга — базарга ит сатарга бара торган иде. Шул баруның берсендә алар кызыклы хәлгә юлыга. Өч хатын кечкенә чаналарын тартып кайтып килә. Төн уртасы җитә. Тирә-як дөм караңгы, күзеңә китереп төртсәләр дә, берни күрмәссең. Шулчак чаналары шып итеп туктап кала. Өчәүләшеп җигелеп тә тартып карыйлар, кузгалмый да. Аннары чана тирәли, белгәннәрен укып, йөренә башлыйлар. Тик файдасыз. Моңа кадәр җай гына барган чана тукталып калсын әле! Озак кына җәфалана торгач, кайдадыр якында гына әтәч кычкырган тавыш ишетелә. Шул мизгелдә чана да шуып китә. Авылга кайткач, әбиләр: «Сез җенле урыннан үткәнсез, алар сезнең чаналарыгызга менеп утырганнар. Ә таң әтәченнән курка алар», —дип аңлатканнар.
 
Әни үләр алдыннан төш күрде: «Хәбибулла минем алга намазлык җәя», — диде ул. Хәл белергә кергән дус карчыгы Вагыйза апа бу төшне: «Терелерсең, Хәлимә, Алла боерса», — дип юрады. Ул чыгып киткәч, әни мине үз янына дәшеп алды да: «Юк, кызым, әтиең мине үз янына чакыра, юл әзерли. Мин аның янына китәм», — диде. Ике көннән әни, 73 яшендә дөнья белән хушлашып, әти янына китеп барды.
 
* * *
...Бәйрәм тәмамланып килә. Гыйбрәтле дә, хәзерге буынга сабак та булырдай очрашу бу. Нинди генә кыен чакларда да әниләр балаларын һәм хәтта ки туганнарының балаларын ана назыннан мәхрүм итмичә тәрбияли алганнар. Соңгы телем икмәкне дүрткә-бишкә бүлә-бүлә ачлык-ялангачлыкны, кайгы-хәсрәтне бергәләшеп күтәрү җаен тапканнар. Туасы җаннарны газизләренең соңгы бүләге итеп кабул иткәннәр. Япь-яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар солдат ирләренә булган мәхәббәтне, гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып яшәгәннәр. Шул хисләрне әтиләрен күрми калган балаларына да күчергәннәр! Сугыш чоры әниләре һәм балалары — алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен дә алар башкача аңлый. Аларның телендә бер генә сүз, бер генә теләк: җир йөзендә сугышлар булмасын! Безнең әниләр күргән ачы хәсрәтне балалар күрмәсен! Ходай биргән гомерне һәркайсыбыз тынычлыкта һәм тигезлектә үткәрсен!
 
Шулай гына була күрсен, дип кабатлыйбыз без эчтән. Гөлирәм апа әйтмешли, сабыр холыклы, назлы хатыннар булып яшик әле!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар