Логотип
Күңелеңә җыйма

  Тәүфыйк булса, бәхет булырмы?!

«Их, әбием! Мин бит сиңа ул чакта нык ышандым. Бүген дә  шикләнергә теләмим. Ләкин ялгышкансың син!..»


Яңгырның инде 3–4 сәгать туктаганы юк: чиләкләп тә коя, бераз хәл алырга теләгән төсле, тамчылап та ала. Ләкин нәни Алсуга ул бүген бер дә комачауламый. Кызчык әбисендә кунакта. Җәйге яңгырдан курыкмаса да, өйдән чыгасы килми аның. Шундый тыныч, рәхәт, җылы аңа бу йортта. Әбисе оныгын сыйлыйм дип көне буе мич яныннан китми. Йә коймагын чыжылдатып ала, йә бәрәңге дучмагын хәстәрли. Әти-әнисе кыстап та ашата алмаган Алсуны танымассың. Тәлинкәгә кунаклаган һәр тәм-томны күз ачып йомганчы бөгеп куя. Ашаганнан соң хәл алырга кирәк бит инде. Олы яктагы сәкегә кереп утыралар да, тормыш мәшәкатьләре турында гәпләшә башлыйлар. Әйтерсең ике чордаш. Араларында ярты гасырдан артык яшь аермасы юк та төсле. Бер-берсенә чын иптәш алар. Алсу үз өендәге вазгыятьне тәфсилләп сөйли, әбисе үзенең көндәлек хәл-әхвәлләрен җиткерә. Иң кызыгы, шушында сөйләнгән бер генә сүз дә читкә чыкмый, ике арада кала. Әбисенең «сүз йөртмә, кызым», дигән киңәше Алсуның гомерлек юлдашына әйләнде. Ул аны мең тапкыр сынаячак. 


Яңгыр тамчыларына кушылып, әбисе, көйли-көйли, догаларын укырга кереште. Алсу аны мондый вакытта юк-бар сораулары белән борчымый иде. Тын да алмыйча, урамга карап утыра. Уенчыклар да кирәкми, чыр-чу килгән дус кызларын да сагынмый. Аңа шушы тынлыкта утыру бик ошый, хәтта селкенәсе дә килми, әллә йокы баса инде. Әбисенең тавышы кызчыкны уятып җибәрде төсле. 
–  Кызым, ашыйсың килмиме? 
–  Юк, – диде ул иренеп кенә. 
–  Укырга барасың киләме соң, кызым? Мәктәпкә керәсең бит инде.
Бу сорау Алсуны тәмам уятты. Ничек килмәсен инде? Әлбәттә, барасы килә. Сәкедән сикереп үк төште кызчык. Аны бит нинди кызыклы тормыш көтә алда!!! 
– Бәхетле бул, балам. Тәүфыйклы бул. Бәхет белән тәүфыйк янәшә йөрер, – дип, әбисе башыннан сыйпап куйды. 


Бу сүзләрнең мәгънәсен Алсу ул вакытта аңлап та бетерми иде. Ләкин алар аның канына сеңеп калды. Үсә-үсә төшенде, билгеле. Әбисе оныгын озаткан саен, шушы сүзләрне әйтә иде. Кечкенә чакта аңламаса, соңыннан игътибарга алмый башлады, чөнки ияләшә төште. Кулына аттестат алган көнне дә Алсу әбисеннән шушы сүзләрне ишетте. Әмма соңгы тапкыр. Мәктәпне бетергән елны кадерле сердәшчесен мәңгелеккә югалтты ул.  


«Эх әбием! Мин бит сиңа ул чакта нык ышандым. Бүген дә  шикләнергә теләмим. Ләкин ялгышкансың син! Бәхетнең тәүфыйкка бер катнашы юк икән шул...»    
 Кырыкка җитеп килүче Алсу бүген бер ялгызы, истәлекләргә бирелеп утыра. Урамда көне буе яңгыр, беркая да барасы килми аның. Күңелдә ниндидер бушлык. Ни көтә ул бу тормыштан? Үзе дә белми. Кабат яшьлек хатирәләрен яңарта. 
Менә аның иң бәхетле мәктәп еллары. Беренче мәхәббәт кичерешләре. Хәер, сөйгәне Марат кызның хисләрен аңлап та бетермәде бугай. Алсу аңа бу хакта әйтергә оялды. Аннары ничек инде кыз үзе беренче булып мәхәббәт аңлатсын! Тузга язмаган хәл бит бу. Әле киресенчә, Мараттан качып йөрде, аңа сиздермәс өчен төрле ысуллар уйлап тапты. Кыскасы, егет армиядән кайтты да, башкага өйләнде. Күпкә кыюрак, сүзгә остарак, оялуның ни икәнен дә белмәгән кызны хатынлыкка алды. Ә Алсу яшерен сөю утында янып, ярык тагарак янында утырып калды. 
Ярар, бар кешегә дә 25 тә кияүгә чыгарга димәгән бит. Әле укып бетерәсе бар (икенче югары белем алуга керешкән иде ул), бәлки, эшен алыштырыр. Үз фатиры юк, әниләрендә тора. Бу да дөрес әйбер түгел. Кыскасы, планнар зурдан. Ә план кора белә иде ул. Кечкенәдән тәртипкә, пөхтәлеккә өйрәттеләр Алсуны. Аның бүлмәсендә бер бөртек тузан, урыннан күзгалган бер кием яки туфли күрмәссең. Өстәлендә һәр китап белән дәфтәр төп-төгәл үз урынында. Әгәр, өйдә җыю-юу эшенә керешәләр икән, бөтен җирне ялтыратмыйча, табын янына якын килү юк. Урамга чыгып уйнау да тыела. Егетләр белән очрашуга килгәндә, бер дә кирәкле эш түгел – вакыт уздыру  дип кенә  санала иде. Аны шулай тәрбияләделәр. Кирәк идеме соң болай «дөрес» тәрбия бирү? Әти-әнисе ни уйлый икән? Бер сорыйсы  килә Алсуның. Әбисеннән сорар иде, ул инде исән түгел.
Хәер, 35 ләр тирәсендә инде тәмам карт кыз исемен алып өлгергән Алсуны бер ир белән таныштырырга булалар. Моңарчы гел каршы килсә дә, бу юлы никтер ризалашты. Кем белә, бәлки, бәхете шулдыр? Үзе белән эшләгән хезмәттәш егетнең абыйсы булып чыкты ул. Бер дә белмәгән кеше түгел, ләбаса. Ятып калганчы, атып калыйм, дип Алсу очрашуга барырга була. Ләкин бер проблема бар икән. Соңгы елларда күлмәкләр кибетенә керүләр нык кимегән, ә өйдәге кием тарайган булып чыкты. Эшкә гел чалбардан йөргән Алсу гардеробын яңартырга тотынды. Бизәнү осталыкларын искә төшерде, рецептлар барлады. Бераз тазарак булса да, фотодагы кеше ошый иде аңа. Әмма тагын бер проблема килеп чыкты. Ә ир кеше белән беренче күрешүдә ниләр турында сөйләшәсе икән соң? Кем белә? Әти-әнидән сорап булмый, оят. Иптәш кызлары инде икешәр-өчәр бала анасы. Мондый вак-төяк белән мөрәҗәгать итү яхшы түгел. Интернет битләрен актарырга кереште ул. Ярар, ничек булса да ерып чыгармын дип тынычланды Алсу. Аның бит бик зур плюсы бар. Юк, төс-кыяфәт тә түгел, алтынга тиң холкы да санга сугылмый. Иң мөһиме: бар уңайлыклары булган фатиры, ә танышасы ир фатир арендалап яши икән. 
Танышу көне килеп җитте. Аңа кадәр төн йокламый, Алсу өен «ялап» чыкты. Кеше килер алдыннан  күлмәк-чабуларны җыю – канга сеңгән гадәт ул. Мичтә бәлеше,  кәстрүлдә пилмәне иртәнге унга әзер иде инде аның. «Кияү» төшке ашка килеп җитте. Ишекне ачуга, борынга хәмер исе килеп бәрелде. Исерек түгел, бераз салмыш диләр андыйлар турында. Гафу үтенде, әлбәттә, нык дулкынлануы хакында җиткерде. Шуңа «бераз җибәргән», имеш. Кулында бер коробка конфет һәм шәраб. 
Бер ай очрашып йөрүләр Алсу күңелендә бернинди хис тә кузгатмады. Эштәгеләр: «Үзең гаепле, идеаль кеше булмый», – дип ярага тоз салды. Килешә Алсу, булмый. Тик нишләсен?  
Бүген, кырык яшендә  ул ялгыз. Әбисенең сүзләрен искә ала. «Ул ялгыштымы, мин дөрес аңламадыммы? Кайда соң ул бәхет? Тәүфыйгы чамадан ашкан бит инде...» 
Егетләрне пирчәткә урынына алмаштырган дус кызлар бүген бердәнберен табып, рәхәт чигеп яши. Кечкенә чакта идән юуның ни икәнен дә белмәгән танышлары бүген ирләре өчен иң әйбәт хуҗабикә. Укымаган иптәшләре көрәп акча эшли. Ә Алсу ипотекасын каплар өчен ставка ярым алырга мәҗбүр. Әле югары квалификацияле белгеч булса да, җитми. Нинди гаделсезлек соң бу? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бу чын тормыш

    • аватар Без имени

      1

      0

      Эрсезлэр заманы

      • аватар Без имени

        1

        0

        Әйе шул, ни дип әйтергә дә белеп булмый. Яшем 70 тә булса да җавап таба алмадым.

        Хәзер укыйлар